Ачык дәрес план конспекты "Кышкы уеннар"
план-конспект урока на тему

"Кышкы уеннар" темасына дәрес план-конспекты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyshky_uennar_achyk_dres_15_el.docx15.67 КБ

Предварительный просмотр:

Ачык дәрес конспекты

Татар теле дәресе.

2г сыйныфы (рус төркеме)

Тема: “Кышкы уеннар”

Укытучы: Кашапова Миләүшә Хафизовна

Түбән Кама шәһәре, 22 нче гимназия

31.01.2015 ел

Татар теле дәресе.      2г сыйныфы (рус группасы)

Тема: “Кышкы уеннар” темасын йомгаклау.

Дәреснең тибы: ЛГК, д/м сөйләм.

Җиһазлау: презентация, ноутбок, экран, проектор.

Максатлар: 1.“Кышкы уеннар” темасы буенча өйрәнелгән лексиканы сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү.

2. Логик фикерләү, уйлау сәләтен камилләштерү; укучыларның аралашу күнекмәләрен үстерү, бердәм хезмәттәшлек итәргә өйрәтү.

3.Укучыларда кышкы уеннарга кызыксынуын уяту; табигатькә, аны саклауга омтылыш; дуслык мөнәсәбәтләре тәрбияләү.

Дәрес барышы: 1. Оештыру өлеше:

  • Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн! Кәефләрегез ничек?
  • Ә хәзер килгән кунакларга МЭНЭДЖ МЭТКА карап янәшәдәге иптәшегезгә сәлам бирегез,  елмаегыз.
  • Татар теле дәресен башлыйбыз.
  • Әйдәгез бүгенге һава торышына күзәтү ясап алыйк.
  • Укучылар, хәзер елның кайсы вакыты?
  • Бүген көн салкын?
  • Урамда кар ява?
  • Көн кояшлы?
  • Салкын җил исә?

2.Белемнәрне актуальләштерү:

- (2 слайд) Слайдтан текстны карыйсыз һәм төшеп калган сүзләрне  уйлап текстны тулыландырасыз.

-Тулылындырылган текстны бер укучы матур итеп укып бирә.

(3 слайд) Киләсе слайдка игътибар итегез, сез әлеге сүзләрнең дөрес тәрҗемәсен табарга тиеш буласыз.  

  -Әйе, укучылар, без үткән әдәби уку дәресләрендә “Кышкы уеннар” темасына сөйләшкән идек. Бүгенге дәрестә без кыш темасы буенча өйрәнгән сүзләрне кабатларбыз һәм сөйләмдә дөрес куллану максатыннан диалоглар төзербез, төрле структуралар кулланып эшләрбез

3. Төп өлеш

1.(4 слайд)“Киләсе бирем сорауларга җавап бир” дип атала

  • (чыршы бизәү)Такта янына чыгып дөрес җавапны алып магнит белән ябыштырырга тиешсез (салкын, декабрь, гыйнвар, февраль, көннәр кыска, төннәр озын)

2. ( 6 слайд) Тактадагы ребусны чишәргә кирәк

-1 нче рәсемдә чаңгы

-2 нче рәсемдә тимераяк

-3 нче рәсемдә чана

3. (слайд 8 физминутка)  

4. (9,10,11 слайд)

Җөмләләр төзү (1, 2,3 зат эшне башкарганда)

5.(12 слайд) Диалогны тулыландыру

6. (13 слайд) Диалогны уку.

7.  (14 слайд) Дустыңа тәкъдим ясау

8. (15 слайд) Кышка туры килгән һәм туры килмәгән  билгеләрне парлап әйтү) (бияләйләр белән)

Йомгаклау:

-Укучылар, ә сез нинди кышкы спорт төрләрен беләсез?

-Кышкы уеннар уйнаганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәкме.

Өй эше:1. “Кыш” темасына хикәя язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

И.Юзеевның "Өчәү чыктык ерак юлга" поэмасы буенча ачык дәрес планы

Илдар Юзеевның  “Өчәү чыктык ерак юлга” әсәре буенча ачык дәрес планы   Тема:  Илдар Юзеев“Өчәү чыктык ерак юлга”  Максат: И.Юзеевның поэма язу остасы икәнлеген ачыклау, укучыла...

3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы

3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган "Татарстан - минем ватаным" темасына  ачык дәрес планы...

3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы

3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы...

3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы

"Татарстан - минем ватаным" темасына  әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы (3нче сыйныфның рус төркеме)...

3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы

"Татарстан - минем ватаным" темасына  әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы (3нче сыйныфның рус төркеме)...

Саннарга морфологик анализ ясау. 6 нчы сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес планы

Татар мәктәпләрендә 6 нчы сыйныфта "Саннарга морфологик анализ" темасы үтелә.Дәреснең максаты:Мөстәкыйль сүз төркеме буларак саннарга морфологик анализ ясый белү күнекмәләре булдыру;б) санның граммати...

5нче сыйныфның рус төркемендә татар теленнән ачык дәрес план-конспекты"Куркак юлдаш"тексты өстендә эш.

Бердәм дәүләт тестына әзерлекне башлангыч һәм урта сыйныфлардан ук алып барырга кирәк.Мин 5нче сыйныфның рус төркемнәрендә Р.З.Хәйдәрова дәреслеге белән эшлим.Бердәм дәүләт тестына әзерләнү элементлар...