Кушма, парлы, тезмә сүзләр. Дәреснең план-конспекты
план-конспект урока по теме

Исмагилова Лейсан Мансуровна

5нче сыйныфта "Кушма,парлы, тезмә сүзләр" темасы буенча дәрескә план-конспект

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kushma_parly_tezm_suzlr.docx19.53 КБ

Предварительный просмотр:

5 нче сыйныф өчен татар теле дәресенең план-конспекты

Дәреснең темасы: Тезмә, парлы, кушма сүзләрне кабатлау

Дәреснең тибы: кабатлау дәресе

Дәреснең максатлары: 1. Белем бирү максаты - Укучыларның тезмә, парлы, кушма сүзләр темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен: бу сүзләрнең мәгънәсен, ясалышын, язылышын,  искә төшерү, сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.

2. Фикер сәләтен үстерү максаты - Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.

3. Тәрбияви максат - аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру,

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, кагыйдәләр, перфокарта, карточкалар,  татар теле дәреслеге.

Дәреслек: Р.Х. Ягъфәрова, К.С. Фәтхуллова. Татар теле: рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрнең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2012.

Дәрес технологиясе: үстерешле укыту.

Метод: өлешчә эзләнү.

Дәрес планы

І. Оештыру. Исәнләшү, укучыларны  барлау, дәрескә әзерлекләрен тикшерү, дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру. 

II. Актуальләштерү.

  1. Өй эшен тикшерү. Тезмә, парлы, кушма сүзләрне төркемләп язарга, җөмләләр төзергә.
  2. Сорау-җавап алу рәвешендә тезмә, парлы, кушма сүзләрне  искә төшерү:
  1. Кушма сүзләр ничек ясала? Җөмләдә ничек языла?
  2. Нинди сүзләрне тезмә сүзләр дип атыйбыз? Алар ничек языла?
  3. Парлы сүзләр нинди сүзләрдән ясала? Ничек язылалар?
  1. Тезмә, парлы, кушма сүзләргә мисаллар китерү.
  1. Ныгыту
  1. Презентациядә 1нче слайдта сүзләр бирелә, әлеге сүзләрдән парлы сүзләр ясау.
  2. Карточкалар белән эшләү. Сүзнең яртысы язылган, калган өлешен уйлап, кушма сүзләр ясау.
  3. Бәйрәм исемнәрен искә төшерү. Һәр бәйрәмгә азрак тукталып китү.
  1. Гомумиләштерү
  1. биремнәрне үтәү.
  2. Билгеләр кую.
  1. Өйгә эш бирү
  1. Кагыйдәне истә калдырырга.
  2. Тезмә, кушма, парлы сүзләргә 5әр мисал язып килергә.

Дәрес барышы

Укытучы: Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн.

Укучы: Исәнмесез, укытучы апа. Хәерле көн.

Укытучы: Утырыгыз,укучылар. Бүген дәрестә кемнәр юк?

Укучы: Барыбыз да биредә.

Укытучы: Бик яхшы. Татар теле дәресен башлап җибәрәбез. Узган дәрестә без сезнең белән нинди тема өйрәндек?

Укучы: Узган дәрестә без кушма, парлы, тезмә сүзләрне өйрәндек.

Укытучы: Әйе. Укучылар, бүгенге дәрестә дә кушма, парлы, тезмә сүзләрне өйрәнүне дәвам итәбез, алган белемнәребезне ныгытабыз. Күнегүләр эшләүгә күчкәнче, әйдәгез, өй эшен тикшереп китик. Өй эше кушма,парлы, тезмә сүзләрне төркемләп язарга, алар белән төзергә бирелгән иде. (Өй эшен тикшерәләр, укучылар кушма, тезмә, парлы сүзләрне төркемләп әйтәләр, җөмләләрен укыйлар)

Укучылар, молодцы, өй эшен барыгыз да төгәл, хаталарсыз эшләгәнсез. Хәзер сорау-җавап ядәмендә үткән дәреснең теоретик өлешен кабатлап китик. Кушма сүзләр ничек ясала? Алар җөмләдә ничек языла?

Укучы: Кушма сүз ике сүз бергә кушылып ясала. Җөмләдә кушылып язылалар. Мәсәлән, ташбака, аккош, көнчыгыш, төнбоек.

Укытучы: Нинди сүзләрне тезмә сүзләр дип атыйбыз? Алар ничек языла? Мисаллар китерегез.

Укучы: Ике яки берничә сүз үзара тезелеп ясала. Алар бер мәгънәгә ия, бер сорауга җавап бирәләр. Җөмләдә аерым язылалар. Мәсәлән, үги ана яфрагы, кура җиләге, кара чәчле, каен җиләге.

 Укытучы: Әйе, дөрес. Парлы сүзләр ничек ясала?Алар ничек языла. Мисаллар китерегез.

Укучы: Ике сүз кушылып парлы сүзләр ясала. Бу ике сүз үзара антоним, синоним, бер сүзне кабатлау, аваздаш сүзләр булырга мөмкин. Алар җөмләдә сызыкча аша языла. Мәсәлән: әти-әни, көн-төн, уй- фикер, биек-биек, аз-маз.

Укытучы: Әйе, укучылар, биргән җавапларыгыз дөрес. Әйдәгез, үткән материалны тагын да ныграк үзләштерүгә күчик. Сезнең алдыгызда слайдта сүзләр бирелгән. Сезгә шул сүзләрне кушып, парлы сүзләр ясарга кирәк. Бу сүзләрнең үзара нинди мөнәсәбәттә икәнен аңлатырга. (Укучылар биремне үтиләр. Парлы сүзләр язалар). Бу биремне дә башкарып чыктыгыз. Икенче биремгә күчик. Хәзер мин сезгә карточкалар өләшәм, ул карточкаларда сүзләрнең бер өлеше генә язылган. Сезгә икенче өлешен табып, кушма сүзләр уйлап язарга кирәк. (Укучылар бу биремне дә үтиләр. Аккош, көнчыгыш, өчпомак, көньяк, сабантуй, төньяк, алмагач сүзләре килеп чыга). Укучылар, кушма, парлы сүзләр буенча биремнәрне бик яхшы башкардыгыз. Ә хәзер тезмә сүзләрне карап китик. Бәйрәм исемнәре дә безнең тезмә сүзләр рәтенә кертеп карала. Мәсәлән, Яңа ел, Җиңү бәйрәме, Белем көне, Туган көн, Халыкара хатын-кызлар көне. Әйдәгез, бу бәйрәмнәр турында белгәннәрегез белән уртаклашып китик әле. (Укучылар һәрберсе үзенең яраткан бәйрәме турында кыскача мәгълүмат бирә)

Үтелгән темаларны ныгыту максатыннан, мин сезгә карточкалар өләшәм. Андагы биремнәрне мөстәкыйль башкарабыз.

(Уктучы карточкаларнырны җыеп ала, билгеләр куя)

Киләсе дәрескә өй эше тезмә, парлы, кушма сүзләргә 5 мисал уйлап килергә. Дәрес бетте, сау булыгыз.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Мин булышырга яратам" . 5нче сыйныфның рус төркемендә уздырылган дәреснең план-конспекты.

Р.З. Хәйдәрованың  5 сыйныф "Татар теле"  дәреслеге буенча  төзелгән дәреснең план- конспекты....

Дәреснең план-конспекты.

Кыш турындагы лексиканы кулланып уткән заман хикәя фигыльне өйрәнү...

Тезмә, кушма, парлы сүзләрне кабатлау

Әлеге презентация 5нче сыйныфларда  "Тезмә, парлы, кушма сүзләр" темасын  өйрәнгәндә кулланыла...

Муса Җәлилнең "Ана бәйрәме" балладасы буенча үткәрелгән ачык дәреснең план-конспекты

Тема:  Муса Җәлилнең “Ана бәйрәме” әсәре.Максатлар:  “Ана бәйрәме” шигыренә анализ ясау...

Сүзләрне кушу ысулы. Кушма, парлы, тезмә сүзләр. (5 нче класс өчен татар теленнән дәрес план- конспекты. Р. Г. Хәсәншина дәреслеге буенча)

quot;Сүзләрне кушу ысулы. Кушма, парлы, тезмә сүзләр" (5 нче класс өчен татар теле дәресе план- конспекты.  Р. Г. Хәсәншина дәреслеге буенча)темасына багышланган дәрес эшкәрт...

Тема урока: "Сүзләрне кушу ысулы. Кушма, парлы сүзләр" 5 класс

Разработка урока родного (татарского) языка в 5 классе (татарская подгруппа) по теме " Сүзләрне кушу ысулы. Кушма, парлы сүзләр"...