Сүзләрне кушу ысулы. Кушма, парлы, тезмә сүзләр. (5 нче класс өчен татар теленнән дәрес план- конспекты. Р. Г. Хәсәншина дәреслеге буенча)
презентация к уроку (5 класс)

Зайнутдинова Резеля Юриковна

"Сүзләрне кушу ысулы. Кушма, парлы, тезмә сүзләр" (5 нче класс өчен татар теле дәресе план- конспекты.  Р. Г. Хәсәншина дәреслеге буенча)темасына багышланган дәрес эшкәртмәсе ФДББС таләпләрен күз алдында тотып төзелгән.

Скачать:


Предварительный просмотр:

                       

       

          Әлки муниципаль районы Алпар урта гомумбелем  мәктәбе

                                              Сүзләрне кушу ысулы.

                                         Кушма, парлы, тезмә сүзләр.

                              (5 нче класс өчен татар теленнән дәрес

                          план- конспекты.  Р. Г. Хәсәншина дәреслеге буенча)

                                                                            Автор:

                                                                                югары категорияле татар теле

                                                                          һәм әдәбияты укытучысы

                                                                              Зәйнетдинова Резелә Юрик кызы.

               Тема. Сүзләрне кушу ысулы. Кушма, парлы, тезмә сүзләр

Максат:

Дидактик- кушма,парлы,тезмә сүзләр турында төшенчә формалаштыру,

                  сүзләрне кушу юлы белән яңа сүзләр ясалу үзенчәлекләрен аңларга  

                  ярдәм  итү.

Үстерешле-логик һәм иҗади фикерләү күнекмәсе үсеше өчен җирлек булдыру.

Тәрбияви-дуслык,бердәмлек,түземлелек кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Дәрес тибы-уку мәсьәләсен  кую һәм чишү.

Метод: проблемалы ситуация тудыру,өлешчә эзләнүле.

Форма-төркемнәрдә уку эшчәнлеге оештыру.

Җиһаз: 5 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге, авторы-  

             Р.Хәсәншина, компьютер, биремле карточкалар

                                                               Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1.Психологик уңай халәт тудыру.

Укытучы          -Исәнмесез, укучылар!

Балалар             -Исәнмесез, саумысыз!

Укытучы          -Хәерле көн,балалар!

Балалар             -Имин үтсен көнегез!

Укытучы           -Кәефләрегез ничек соң?

Балалар             -Кояшлы иртә кебек.

                             Әнкәм телен, Тукай телен

                             Өйрәнергә дип килдек.

- Ягез әле, укучылар, дустанә елмаеп, бер-беребезгә хәерле көн, дәрестә уңышлы эшчәнлек теләп, татар теле дәресебезне башлап җибәрик.

   

2. УМ кую ситуациясе.    (Таблица экранда күрсәтелә - 5 нче слайд )  

       

    Бирем. Бирелгән сүзләр төзелешләре ягыннан нинди?

                  Мондый сүзләр сүз ясалышының нинди ысулы белән ясалганнар?

                  Дәрескә УМ билгеләргә

       ?

     ?

    ?

көньяк

күзаллау

һичшиксез

унике

дус-иш

алмаш-тилмәш

көне-төне

очсыз - кырыйсыз  

һәлак булу

кура җиләге

егерме биш

       куз салу

   

        Көтелгән җавап:Таблицаның беренче баганасындагы сүзләр - кушма сүзләр, икенчесендә - парлы сүзләр һәм өченчесендә - тезмә сүзләр. Алар сүзләрне кушу ысулы белән ясалган.

Укытучы:

     - Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшербез?   ( Сүзләрне кушу ярдәмендә яңа сүзләр  

       ясалу, кушма,парлы, тезмә сүзләр турында сөйләшербез.)

       Үзбәя куябыз: 4 сорауга да дөрес җавап булса- 5,

                                   1 хата булса- 4,

                                   2 хата булса- 3

       Үзбәя.

       6 нчы слайд.   Тактада һәм дәфтәрләрдә тема языла. ( Сүзләрне кушу ысулы. Кушма, парлы, тезмә сүзләр.)

II. УМ адымлап чишү.

  1. Дәреслек буенча эш. 326 нчы күнегү. Бирелгән белешмәдән файдаланып, сүзләрне кушу ысулы белән ясалган кушма, парлы, тезмә сүзләр турында модель төзергә.

Укытучы:

  • Укучылар, модельнең исеме ничек булыр икән? (Сүзләрне кушу ысулы )
  • Модельдән ничә ук төшерәбез? ( 3 ук )
  • Ә хәзер белешмәне эчтән генә укып, төркемнәрдә киңәшләшә-киңәшләшә, кушма, парлы,тезмә сүзләрнең үзенчәлекләрен язып алабыз.

           ( -Укучылар дәфтәрдә төзиләр,

             -төзеп бетергәч, һәр төркемнән берәр кешенең җавабы тыңланыла, көтелгән  

              җавап укучылар җавабыннан соң  экранда күрсәтелә,

            - бу үзенчәлекләрне хор белән кабатлыйлар,

- бер-берсенә пышылдап кабатлыйлар,

- үз-үзләренә эчтән кабатлыйлар)

        К өтелгән җавап :( экранда-7 нче слайд )

                                                       Сүзләрне кушу юлы белән ясала

             

             кушма сүзләр                        парлы сүзләр                       тезмә сүзләр

                       

-ике сүз, кушылып,           -антоним,синоним,         -ике яки берничә сүздән бер мәгънә белдерә,                аваздаш сүзләрне парлап,      тезелеп ясала,

-кушымчалар да  өс-             сүзләрне кабатлап ясала      -бер төшенчәне белдерә,

 тәлә ала,                                                                         - бер сорауга җавап бирә              

-кушылып язылалар                  -сызыкча аша языла.            –аерым язылалар

                   Укытучы:

                    - Үзбәя куябыз: бөтен үзенчәлекләрне дә дөрес язган һәм әйткән укучыга- 5,

                                                 1-2 хата булса- 4,

                                                 3 хата булса- 3

       Үзбәя.

2. Гомуми ысулны куллану  

Төркемнәрдә эш. I төркем -328 нче күнегү, II төркем -329 нчы күнегү, III төркем- 327 нче күнегү (Һәр төркемнең биреме экранда күрсәтелә, аңлатыла- 8,9,10 нчы слайдлар )

I төркем- 328 нче күнегү. Мисалларны укырга, тезмә сүзләрне аерып язарга ( 7 сүзне генә тикшерергә ). Тезмә сүзләр турында  нәтиҗәләр ясарга

   Көтелгән җавап ( экранда - 11 нче слайд ): мүк җиләге, күз карасы, бал корты, Кара диңгез

  Нәтиҗә: тезмә сүзләрне сүзтезмәләр белән бутарга ярамый, алар бер төшенчәне белдерә.

                   Укытучы:

                   - Үзбәя куябыз: 7 сүзне дә дөрес тикшергән һәм тезмә сүзләр турында дөрес нәтиҗә ясаган  укучыга- 5,

                                           -1-2 хата булса- 4,

                                     - 3 хата булса- 3

    Үзбәя.

II төркем- З29 нчы күнегү. Бу кушма сүзләр нинди сүзтезмәләр нигезендә барлыкка килгән? Кушма сүзләрне чыганак сүзтезмәләре белән парлап язарга.( 5 сүзне генә) Кушма сүзләр турында нәтиҗә ясарга

     Көтелгән җавап ( экранда- 12 нче слайд ): таш кебек күмер, кара төстәге җимеш, ук төсле яфрак, үрдәкнеке кебек борын, су үсемлеге

     Нәтиҗә: кушма сүзләр сүзтезмәләрдән ясала

                   Укытучы:

                    - Үзбәя куябыз: 5 сүзне дә дөрес язган  укучыга- 5,

                                                 -1-2 хата булса- 4,

                                            -3 хата булса- 3

     Үзбәя.

III төркем - 327  нче күнегү. Бирелгән парлы сүзләр нинди мәгънә мөнәсәбәтендә торган сүзләрдән  ясалганнар? Сүзләрне 4 төркемгә бүлеп әйтергә

( -төркемдә бергә киңәшләшәләр

  -чиратлашып, һәр сүзнең кайсы төркемчәгә кергәнлеген телдән әйтеп чыгалар,

  -төркемчәләр әйтеп бетерелгәч,җаваплары тагын бер кат экранда күрсәтелгән таблица белән чагыштырыла )

     К өтелгән җавап: ( экранда- 13 нче слайд )

Антонимнарны парлап ясалган сүзләр

Синонимнарны парлап ясалган сүзләр

Аваздаш сүзләрне парлап ясалган сүзләр

Сүзләрне кабатлап ясалган сүзләр

ачлы-туклы

яше-карты

юк-бар

караңгылы-яктылы

яну-көю

уй-фикер

урын-җир

эзсез-хәбәрсез

уйнап-көлеп

иге-чиге

берән-сәрән

икеле-микеле

имеш-мимеш

кат-кат

икәүдән-икәү

бөртек-бөртек

рәт-рәт

           Нәтиҗә: парлы сүзләр антоним,синоним, аваздаш сүзләрне парлап, сүзләрне кабатлап  ясала

Укытучы:

  • Үзбәя куябыз : сүзләрне төркемчәләргә аеруда хата булмаса, нәтиҗәне ялгышсыз яттан  әйтә алса- 5

                                     -1-2 хата булса- 4,

                                     - 3 хата булса- 3

    Үзбәя.

III. Рефлексия,бәяләү.

1.“Дәрестә нәрсә белән шөгыльләндек?” соравына җавап бирү.(Дәрестә эшләгән эшләрне санап чыгу , вакыт калса, кагыйдәләрне әйтү)

2. Дәрескә гомуми бәя бирү.( Һәр укучы үзенә билгеләре буенча бәя чыгара, төркем җитәкчесе үзбәяләрне укытучыга тапшыра )

3. Өй эше: ( укучы берсен сайлап ала)- 14 нче слайд

            а) мәҗбүри өй эше: 330 нчы күнегү.Бирелгән кушма сүзләр нинди сүз төркемнәре  

            кушылып ясалган? Бу сүзләр белән 3-4 җөмлә төзеп язарга.

      ә) ярым иҗади өй эше: 331 нче күнегү. Парлы сүзләр кергән 5 мәкаль эзләп языгыз,ясалу

       үзенчәлеген аңлатыгыз

            б) иҗади өй эше: 332 нче күнегү. Теманы рәсемдә чагылдырыгыз.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Таблицаны иг ъ тибар белән өйрәнегез. Бирелгән сүзләр төзелешләре ягыннан нинди? Мондый сүзләр нинди сүз ясалышы ысулы белән ясалганнар? Дәрескә УМ билгеләргә. ? ? ? көн ь як күзаллау һичшиксез унике дус-иш алмаш-тилмәш көне-төне очсыз-кырыйсыз һәлак булу кура җиләге егерме биш күз салу

Слайд 2

Сүзләрне кушу ысулы. Кушма,парлы,тезмә сүзләр

Слайд 3

Сүзләрне кушу юлы белән ясала кушма сүзләр парлы сүзләр тезмә сүзләр -ике сүз,кушылып, -антоним,синоним, -ике яки берничә сүздән бер мәгънә белдерә, аваздаш сүзләрне парлап, тезелеп ясала, -кушымчалар да өс- сүзләрне кабатлап ясала, -бер төшенчәне тәлә ала, -сызыкча аша языла. белдерә, -кушылып языла -аерым язылалар.

Слайд 4

328 нче күнегү. Мисалларны укыгыз, тезмә сүзләрне аерып языгыз. Мүк җиләге, акыллы бала, ям ь ле җәй, күз карасы, җәяүле кеше, бал корты, Кара диңгез.

Слайд 5

З29 нчы күнегү. Бу кушма сүзләр нинди сүзтезмәләр нигезендә барлыкка килгән? Кушма сүзләрне чыганак сүзтезмәләре белән парлап языгыз. Үрнәк: кул ъяулык- кул яулыгы. Ташкүмер, караҗимеш, укъ яфрак, үрдәкборын, суүсем

Слайд 6

327 нче күнегү. Бирелгән парлы сүзләр нинди мәг ъ нә мөнәсәбәтендә торган сүзләрдән ясалганнар? Сүзләрне үрнәк буенча дүрт төркемгә бүлеп языгыз. Уй-фикер, урын-җир, яше-карты, эзсез - хәбәрсез, икәүдән-икәү, берән-сәрән Антонимнарны парлап ясалган сүзләр Синонимнарны парлап ясалган сүзләр Аваздаш сүзләрне парлап ясалган сүзләр Сүзләрне кабатлап ясалган сүзләр ачлы- туклы яну-көю иге-чиге кат-кат

Слайд 7

328 нче күнегү. Мисалларны укыгыз, тезмә сүзләрне генә аерып языгыз. Көтелгән җавап: мүк җиләге, күз карасы, бал корты, Кара диңгез

Слайд 8

З29 нчы күнегү. Бу кушма сүзләр нинди сүзтезмәләр нигезендә барлыкка килгән? Кушма сүзләрне чыганак сүзтезмәләре белән парлап языгыз. Көтелгән җавап: таш кебек күмер, кара төстәге җимеш, ук төсле яфрак, үрдәкнеке кебек борын, су үсемлеге

Слайд 9

Антонимнарны парлап ясалган сүзләр Синонимнарны парлап ясалган сүзләр Аваздаш сүзләрне парлап ясалган сүзләр Сүзләрне кабатлап ясалган сүзләр ачлы-туклы яше-карты юк-бар караңгылы-яктылы яну-көю уй-фикер урын-җир эзсез-хәбәрсез уйнап-көлеп иге-чиге берән-сәрән икеле-микеле имеш-мимеш кат-кат икәүдән-икәү бөртек-бөртек рәт-рәт

Слайд 10

Өй эше: ( укучы берсен сайлап ала) а) мәҗбүри өй эше: 330 нчы күнегү. Бирелгән кушма сүзләр нинди сүз төркемнәре кушылып ясалганын язмача күрсәт. Бу сүзләр белән 3-4 җөмлә төзеп язарга. ә) ярым иҗади өй эше: 331 нче күнегү. Парлы сүзләр кергән 5 мәкаль эзләп языгыз, ясалу үзенчәлеген телдән аңлатыгыз. б) иҗади өй эше: 332 нче күнегү. Теманы рәсемдә чагылдырыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4 сыйныфта татар теленнән "Тиңдәш кисәкләр арасында теркәгечләр" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Дәрестә тиңдәш кисәкләр арасында теркәгечләр турында өйрәнелә. Презентация кулланыла, карточкалар белән биремнәр эшләнә....

рус классындагы рус балалары өчен татар теленнән календаь-тематик план 3 класс

Автор Р.Хайдарова "рус классында укучы рус балаларына татар теленнән календарь-тематик план 3 класс...

5 класс өчен татар теленнән эш планы

Татарстан республикасы Азнакай муниципаль районы...

Кушма, парлы, тезмә сүзләр. Дәреснең план-конспекты

5нче сыйныфта "Кушма,парлы, тезмә сүзләр" темасы буенча дәрескә план-конспект...

Тема урока: "Сүзләрне кушу ысулы. Кушма, парлы сүзләр" 5 класс

Разработка урока родного (татарского) языка в 5 классе (татарская подгруппа) по теме " Сүзләрне кушу ысулы. Кушма, парлы сүзләр"...