5 класс өчен татар теленнән эш планы
рабочая программа (5 класс) по теме

Тинбакова Римма Варисовна

Татарстан республикасы Азнакай муниципаль районы                               

             Азнакай шәһәре 3 нче муниципаль гомуми урта белем бирү мәктәбенең

беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тинбакова Римма Варис кызының

5 нче сыйныфка (төп төркем) татар  теленнән

эш программасы

Скачать:


Предварительный просмотр:

                 «Каралды»                                    «Килешенде»                                   «Расланды»

МО җитәкчесе                             Укыту – тәрбия эшләре                     Мәктәп директоры

       /_____/Мөбарәкшина С.Г./      буенча директор урынбасары           /_____/Махонина Н.Г./

Беркетмә №______                        /____/Хәбипова М.С./                       Боерык  №______

___ /_______2012 ел.                    ___ /_______2012ел.                          ___ /_______2012 ел.

Татарстан республикасы Азнакай муниципаль районы                               

             Азнакай шәһәре 3 нче муниципаль гомуми урта белем бирү мәктәбенең

беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тинбакова Римма Варис кызының

5 нче сыйныфка (төп төркем) татар  теленнән

эш программасы

             

   

                                                                                                 Мәктәп педагогик киңәшмәсе        

                                                                                                 утырышында каралды

                                                                                                 Беркетмә № ________

                                                                                                  _______________2012ел.

                                                                                       

Укытуны тематик планлаштыру

Фән: татар теле

Класс   5

Укытучы  Тинбакова Р.В.

Сәгатьләр саны:

Барысы 105 сәг.; атнага     3    сәг.

Диктант 4(2), Изложение  5(2), Сочинение 4 (1),  Эш кәгазьләре  - 2,  БСҮ   - 15 (Тәрҗемә күнегүләре – 1, мәкалә - 1, әкият язу – 1, хикәя язу – 5, диалогик (монологик) сөйләм үстерү – 6, хаталар өстендә эш -1сәг.)

Административ  контроль дәресләр   2   сәг.

Программа: ”Рус  телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә  татар телен   һәм әдәбиятын  укыту программасы” 1-11  нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф  һәм фән министрлыгы, Казан,  “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел.

Дәреслек: Рус  телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче  сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. - Казан:  “Мәгариф” , 2012 )

Өстәмә әдәбият:

  1. Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова «Рус мәктәбендә татар балаларына ана теле укыту” /5нче сыйныф өчен методик кулланма/ Казан, Мәгариф, 2007 ел.
  2. Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова «Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар”.  Казан, Яңалиф, 2006 ел.
  3. 5-11сыйныфлар өчен язма эшләр. Казан, 2003.
  4. Н.Гыймадиева, Р.Нуруллина – Галләмова “Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы”. Казан, 2003.
  5. Ч.М.Харисова Татар теле. Теория, күнегүләр, тестлар. Казан, Мәгариф, 2006.
  6. Г.Р.Галимуллина. Татар теле. Лексикология. Казан, Мәгариф, 2007.
  7. 5-11сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы.
  8. Я.Х.Абдрәхимова Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. 5-7 сыйныфлар. Казан, Мәнариф, 2003.
  9. Ф.С.Сафиуллина, Г.Б.Ибраһимов “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел”. Казан, Мәгариф, 1998.
  10. Диск “Татар теле. 5-11”.
  11. Диск “Татар телен һәм әдәбиятын укытуда интерактив технологияләр”, 2006.

                                                       Аңлатма язуы                                            5(тат.т)

              Эш программасы статусы.

            Программа “Рус  мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият  укыту  программалары” (авторлары:Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, В.А.Гарипова,  Р.Р.Җамалетдинов, Г.Ф.Җамалетдинова) нигезендә төзелгән, Казан,”Мәгариф”,2010 ел.

    Эш программасы структурасы.

          Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

   Эш программасының эчтәлеге.

  1. сының аралашу, белем алу чарасы буларак аңлы караш тәрбияләү;
  2. укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык шәхесләр итеп тәрбияләү; дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү;
  3. татар теле, аның төзелеше, кулланылышы турында мәгълүмат алу; татар әдәби теленең төп нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллау, аларны тиешенчә куллана белү; сүз байлыгын арттыру, сөйләмдә кулланыла торган грамматик чараларны төрлеләндерү;
  4. телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.

Татар теле – халкыбызның буыннан буынга күчеп килүче рухи, мәдәни байлыгын саклаучы, буыннар  чылбырын тоташтыручы, тормыш көнкүрешнең барлык өлкәләрендә кулланыла торган аралашу чарасы.

Рус мәктәбендә ана теле буларак татар теле укытуның түбәндәге бурычлары бар.

  1. Татар телен өйрәнүгә карата башлангыч сыйныфларда нигез салынган кызыксынуны көчәйтү, үз милләтеңә, телебезгә хөрмәт белән карау, шулай ук татар теле аша башка милләт вәкилләренә, аларның рухи мирасына мәхәббәт хисе тәрбияләү.
  2. Татар теленең фонетика, орфоэпия, графика, орфография, лексика, лексикография, сүз төзелеше, сүз ясалышы  буенча эзлекле рәвештә белем бирү.
  3. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.
  4. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләен камилләштерү. Көндәлек тормышта татар теле мөмкинлекләрен тулысынча файдаланырга өйрәтү.
  5. Туган тел аша өзлексез белем һәм тәҗрибә туплау.
  6. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.
  7. Укучыларны даими рәвештә татар милли  мәдәнияте мирасына тарту.
  8. Укучыларның логик фикерләү дәрәҗәсен үстерү.
  9. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.

   5 нче сыйныфта башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлаганнан соң, фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография буенча белемнәр тирәнәйтелә, системага салына, сүзләргә фонетик анализ ясау күнекмәләре бирелә. Рус мәктәбендә укучыар балалары өчен татар телендәге авазларның үзенчәлеген, үзгәрешләрен белү аеруча мөһим. Үзенчәлекле фонетик закон буларак, сингармонизм , бу темаларны үткәндә, җентекләп өйрәнелә. 5 нче сыйныфта тамыр, нигез һәм кушымчаларның төрләре турында белешмә бирелә. Татар тел белеме казанышларын исәпкә алып, телебездәге сүзләрнең ясалу ысуллары өйрәнелә, сүз төзелешен һәм сүз ясалышын тикшерү күнекмәләрен белдерүгә дә зур әһәмият бирелә.

Программа эчтәлеге

№№

Бүлекләр

Гомуми сәгать саны

Теоретик материал, кабатлау

Практик эшләр

1

Башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау

9

7

2

2

Фонетика

32

25

7

3

Лексикология

22

17

5

4

 Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы

35

27

8

5

 Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

7

6

1

6

Барлыгы

105

82

23

Гомуми сәгатьләр саны -105

Практик эшләр


I чирек

II  чирек

III чирек

IYчирек

Еллык

  Сәгать саны

28

20

30

27

105

Диктант

2(1)

2

1

1(1)

6(2)

Изложение

1

1

2

1

5(2)

Сочинение

1

1

1

1

4(1)

Тест

1

1

3

2

7

Административ контроль эшләр

1

1

2

   

                             Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

  1. ана теленең төп берәмлекләрен һәм аларның билгеләрен белү;
  2. телдән һәм язма сөйләм, диалог, монолог, аралашу ситуацияләрендә  тел стильләре, текст төшенчәләрен аңлау һәм гамәлдә дөрес куллану;
  3. тыңлап аңлау һәм уку буенча телдән һәм язма рәвештә ( радио, телеведениедән һ.б.) хәбәр ителгән мәгълүматны аңлау;
  4. сөйләү һәм язуда татар әдәби теленең төп нормаларын (орфоэпик, лексик, грамматик, орфографик һәм пунктацион) саклау һәм сөйләм әхлагы нормаларын үтәү;
  5. татар теленең фонетик, лексик системаларын һәм грамматик төзелешен үзләштерү;
  6. сүзләрне төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерә белү;
  7. текст төзелешен һәм тел үзенчәлекләрен билгели белү;
  8. сөйләм стиле, фәнни, публицистик, рәсми-эш, матур әдәбият стильләрен аерырга өйрәтү;
  9. ана теленең грамматик категорияләрен белү;
  10. грамматик үзенчәлекләренә карап, сүз төркемнәрен аера белү;
  11. сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау;
  12. сүз, сүзтезмә, җөмләләрдәге хаталарны төзәтү;
  13. җөмләгә синтаксик анализ ясау;
  14. төрле стиль һәм жанрдагы текстларны  тиешенчә уку күнекмәләре булдыру;
  15. төрле сүзлекләрдән һәм белешмә характерындагы китаплардан, массакүләм мәгълүмат чараларыннан урынлы файдалану;
  16. синтетик һәм аналитик иярчен кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана белү;
  17. текстның эчтәлеген  телдән яки язмача төгәл итеп, сайлап яки кыскача, гади һәм кушма җөмләләр кулланып сөйли белү;
  18. бирелгән темага, куелган максатка ярашлы рәвештә, төрле ситуацияләрдән чыгып, сурәтләү яки хикәяләү характерындагы
  19. текстларны телдән яки язмача әзерләү;
  20. җөмләнең тиңдәш кисәкләрен, аерымланган кисәкләрен тиешенчә куллана белү, алар янында тыныш билгеләрен кую;
  21. сорауларга тулы һәм дөрес итеп җавап бирү;
  22. тормыш-көнкүреш, уку, иҗтимагый, мәдәни темаларга әңгәмә кору, үз фикереңне яклап, әңгәмә-бәхәс формасында

сөйләшү күнекмәләренә ия булу;

  1. туры һәм кыек сөйләмнән урынлы файдалану, алар янына тиешле тыныш билгеләрен кую;
  2. текстның планын төзү яки аның эчтәлеген конспект формасында язу;
  3. тәкъдим ителгән текстларны рус теленнән татар теленә, татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү;
  4. ана теленең башка фәннәрне өйрәнү һәм белем алу чарасы икәнен аңлау;
  5. татар теле дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләрне ана теленең кеше һәм җәмгыять тормышында алып торган урынын куллана һәм бәяли белергә өйрәнү, татар теленең Татарстан Республикасында дәүләт теле буларак өйрәнелүен, аның
  6. иҗтимагый әһәмиятенең артуын аңлау.

                                    Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

    Коммуникатив компетенция. Сөйләм. Телдән һәм язма сөйләм. Диалогик һәм монологик сөйләм. Сөйләм стильләре. Матур әдәбият теле.

    Телдән һәм язма сөйләмне аеру. Тел берәмлекләрен аралашуны ситуация үзенчәлекләренә карап сайлый белү. Аралашу өлкәсенә һәм ситуациясенә бәйле рәвештә телдән һәм язма сөйләмне дөрес файдалану.

    Текстның темасы, төп фикере һәм төзелеше. Аларның стильләрендә жанр төрлелеге.

    Татар әдәби теле һәм аның нормалары турында төшенчә.

    Сөйләм эшчәнлеге төрләрен ( тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) үзләштерү.

    Укуның төрле төрләрен (танышу, өйрәнү һ.б.) үзләштерү. Уку китаплары, масса күләм мәгълүмат чаралары, интернет һ.б. чаралар белән эшләү алымнарын үзләштерү.

    Иҗтимагый - мәдәни, әхлакый, көнкүреш,, уку темаларына бәйле булган монологик һәм диалогик сөйләм үрнәкләрен төзү.

   Текстның эчтәлеген кыскача, тулы яки сайлап алып сөйләү. Диктантлар, изложениеләр һәм сочинениеләр язу. Төрле стиль һәм жанрдагы текстлар төзү: бәяләмә, аннотация, хат, ышаныч кәгазе, гариза, тезис, конспект һ.б.

  Лингвистик компетенция. Телнең кеше тормышында һәм җәмгыятьтә тоткан урыны. Татар теле – Татарстан Республикасының дәүләт теле. Татар теле – татар халкының милли теле.

   Матур әдәбият һәм аның нормалары турында төшенчә.

   Татар теленең үсештә булуы. Соңгы елларда татар теле лексикасындагы үзгәрешләр.

   Тел белеменә караган сүзлекләр һәм алардан файдалану.

    Укыту планында 5 нче сыйныфта татар теленнән атнага 3 сәгать вакыт бирелә. Татар теленнән тематик планны “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на (Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, В.А.Гарипова, Р.Р.Җамалетдинов, Р.Ф.Җамалетдинова. Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010) нигезләнеп төзедем.

                                                                    Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары

Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү:

Контроль диктант - ел башында 50 сүз,  ел ахырында 50-60 сүз        

Контроль диктантны бәяләү:

1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела. (Бер – орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2.   Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4” куела.

3.   Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты  пунктуацион хаталы эшкә “3” куела.

4.  Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2” куела.

Изложение текстының күләме

ел башында 70-110 сүз (55-7- - язма күләме)

ел ахырында сүз 110-140(70-85 язма күләме)

Изложениене бәяләү

1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)

2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.

3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.

4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.

 Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү

        Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение — укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия. Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби-иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була.      

 Сочинениене бәяләү

1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.

3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.

4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендә язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.                                      

             

                5 нче класста татар теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр

Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә

Китап, өстәмә әдәбият белән эш итә белү

Фикерләү белән бәйле күнекмәләр

Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше

1. Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

2. Эшне планлаштыра белү.

 3.Эшнең дөреслеген тикшерү.

  1. Эш сыйфатына бәя бирә белү.
  1. Дәреслек белән эш итә белү.
  2. Төрле чыганаклар белән эш итә белү.
  3. Төрле текстлар белән эш иткәндә сәнгатьлелекне саклый белү.
  4. Эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә,дөрес уку:
  1. уку елы башында – 70 -80 сүз,
  2.  уку елы ахырында – 80-90 сүз.
  1. Сүзлекләрдән файдалану белү, белешмә әдәбият белән системалы эшләү.
  2. Аудио – видео белән эш итә белү.
  1. Уку мәсьәләсен куя белү.
  2. Танып белү активлыгын үстерү.
  3. Яңа теманы аңлатуга мотив тудыру.
  4. Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәсен камилләштерү.
  5. Грамматик анализ төрләрен үзләштерү.
  6. Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү.

Телдән сөйләм:

  1. кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе.
  2. Сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирү күнекмәсе.

2. Язма сөйләм:

 - күчереп язу,

 - сүзлек диктанты – 15-20 сүз.

 - контроль диктант – 50-60 сүз.

 - катлаулы план буенча изложение язу

 - фикер йөртү элементлары кертеп, гади яки катлаулы план төзеп сочинение язу.

 - эш кәгазьләре язу.


Календарь-тематик план

Т/с

Бүлекләр һәм темалар

Сәг

саны


Дәрес тибы


Эш төрләре

Үзләштерелергә яки камилләштерелергә тиешле махсус белем һәм   күнекмәләр

Тикшерү төре


Якынча өй эше


Дата

Фактта

1.

Туган тел турында әңгәмә. Тел белеме бүлекләре.

1

Кереш дәрес

Туган тел турында әңгәмә, күнегүләр өстендә эш, туган

телнең сүзлек хәзинәсен  төпле үзләштерү,

хикәя язу

'Туган   телем   -   иркә   гөлем"   темасы   буенча сөйләшү. Г.Тукайның шигырьләрен искә төшерү. Тел белеме бүлекләреннән фонетика, лексикология, морфология, сүз төзелеше, сүз    ясалышы, синтаксисны искә төшерү.

Хикәя "Туган телем – иркә гөлем"

Хикәя, дәфтәрләр

2.

Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр. Сүзнең мәгънәле кисәкләре

1

Кабатлау, ныгыту

Иҗади проблемалы

биремнәр тәкъдим итү,

укучыларның тормыш

тәҗрибәсеннән файдалану,

дискуссия, диктант

Сүзнең туры  һәм  күчерелмә  мәгънәләрен  аера белү. Сүзнең тамырын һәм кушымчаларын билгеләү.

Тәрҗемә итү

9 нчы

күнегү

(язма)

3.

Исем

1

Кабатлау, ныгыту

тормыш белән

бәйләнеш күздә тотыла,

дәрес ахырында яңа

белемнәр булганнары

белән чагыштырыла.

Исемнәрнең берлек-күплек санын, килешләр белән төрләнүен белү. Ялгызлык, уртаклык исемнәрне аера белү. Исемнәрнең тартым белән төрләнүе. Җөмләдә исемнәрне дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану.

Сүзлек диктанты. (Ялгызлык , уртаклык исемнәр)

№12

4.

Алмашлык, сыйфат

1

Кабатлау, ныгыту

Яңа идеяләр булган белем-

нәргә нигезләнеп

бирелә, тормыш белән

бәйләнеш күздә тотыла,

дәрес ахырында яңа

белемнәр булганнары

белән чагыштырыла.

Алмашлыклар турында төшенчә. Зат һәм сорау алмашлыкларын танып белү. Зат алмашлыклары-ның берлек-күплек санда килүе, килешләр белән төрләнешен белү. Аларның җөмләдәге рольләрен аңлау, дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану. Сыйфат дәрәҗәләрен искә төшерү.

Әкият язу

5.

Фигыль

1

Кабатлау, ныгыту

Эшлекле уен, иҗади

проблемалы биремнәр,

группалап эшләү алымы,

техник чарадан файдалану.

Хикәя фигыльнең заманнарын аера белү. Фигыльнең зат-сан категориясен билгеләү. Фигыльләрнең җөмләдәге рольләрен аңлау, дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану.

Язма эшкә әзерлән


6.

Башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау  буенча диктант


1


Дөрес язу күнекмәләрен булдыру.


Диктант № 1

7.

Хаталар өстендә эш. Синтаксис һәм пунктуация. Сүзтезмә

1

Кабатлау, ныгыту

Эшлекле уен, иҗади

проблемалы биремнәр,

группалап эшләү алымы,

техник чарадан файдалану.

Җөмләдән бәйләнешкә кергән сүзләрне парлап аерып чыгару. Сүзтезмәләрне танып белү. Аларда ияртүче һәм иярүче сүзләрне, бәйләүче чараны аера алу. Сүзтезмәләрне тикшерү.

21 нче

күнегү

(язма)

8.

Җөмлә

1

Кабатлау, ныгыту

Телдән һәм язма

күнегүләр, өй эшенә

комментария бирү, аерым

төшенчәләр өстендә эш,

төп фикерне аера белү,

бергәләп уйлау, бәхәс

алып бару, дәлилләү

Җөмлә чиген дөрес билгели белү. Хикәя, сорау, өндәү җөмләләрне дөрес уку һәм язу. Җөмләнең нигезен билгели белү, баш кисәкләрдән чыгып, башка кисәкләрне таба белү.

№23,24

ЯЗма эшкә әзерлек

9.

Изложение

1

тикшерү

Эчтәлекне аңлау , төшенү күнекмәләре булдыру

Изложение № 1


Фонетика

10.

Хаталар өстендә эш. Фонетика һәм орфоэпия. Авазларның ясалу урыннары

1

катнаш

Авазларның сөйләмдәге

әйтелеш-яңгыраш үзенчә-

лекләре, нинди фонетик чолганышта килүләре турында мәгълүмат

Максатны, бурычларны

әйтү, материалга кызыксыну

 уяту, сорау-җавап

эшчәнлегенә

нигезләнеп, материалны

бирү, үрнәк буенча биремнәр

эшләү. Күрсәтмә материалны

куллану һәм проблемалы би-

ремнәр,техник чараларны куллану

Тел белеменең фонетика бүлегенең  сөйләм авазларын,   орфоэпия   бүлегенең     авазларны   дөрес әйтелешен тикшерүе. Аваз һәм хәрефне аера белү. Транскрипция. Төп сөйләм органнары. Авазларның ясалышында сөйләм  органнарының  роле.  Тавышлы,   шаулы, борын авазлары. Авазларны ишетә һәм аера белү.

30 нчы

күнегү

(язма)

 17б. кагыйдә

өйрәнергә,

33 нче күнегү (язма)

11.

Сузык авазлар

1

катнаш

Сузык авазлар, аларның

саны һәм составы.

Эшлекле уен, иҗади

проблемалы биремнәр,

группалап эшләү алымы,

техник чарадан файдалану.

Сузыкларның, телнең хәрәкәтенә карап , алгы һәм арткы рәт сузыкларына, ө иреннәр хәрәкәтенә карап, иренләшкән һәм иренләшмәгән сузыкларга бүленеше.Кыска һәм озын әйтелешле сузыклар, [а] авазының әйтелеше.

18-19 б.

кагыйдә

өйрәнергә,

41 яки 43 нче

 күнегү (язма)

12.

Сузыклар гармониясе

1

катнаш

биремнәрне

эшләү (иҗади биремнәр),

кереш күнегүләр,  яңа

материалны кабул итү

Һәм аңлау, өйрәнү объекты

буенча фикер йөртү.

Татар телендә сүзләрнең калын яки нечкә әйтелешенең сузыкларга бәйле булуы. Сингармонизм законы. Кайбер кушма сүзләрнең, башка телләрдән кергән сүзләрнең, юнәлеш килешендәге 1, 2 зат алмашлыкларын ың сингармонизм законына буйсынмавы.

21 б. кагый-

дә өйрәнергә

48 нче күнегү

(язма)

13.

Ирен гармониясе

1

катнаш

Ирен гармониясе

чагылыш тапкан һәм

 чагылыш тапмаган

сөйләшләрне язарга, ми-

саллар китерергә, кереш күнегүләр,  яңа

материалны кабул итү

Һәм аңлау, өйрәнү объекты

буенча фикер йөртү.

Сүзнен беренче иҗегемдә иренләшкән [о], [ө] сузыклары булса, икенче һәм башка ижекләрдәге [ы], [э(е)] авазлары урынына [о], [ө] сузыкларының әйтелүе.

54 нче

күнегү

(язма)

14.

Тартык авазлар

1

катнаш

Сөйләмдә тартыкларның

үзгәреше, тартык авазлар

таблицасын төзү.

Телдән һәм язма

күнегүләр, өй эшенә

комментария бирү, аерым

төшенчәләр өстендә эш

Тартык авазларның ясалышы. Аларның яңгырау, саңгырау тартыкларга бүленеше. Яңгырау һәм саңгырау тартыкларның парлашуы, һәмзә (“ ) тартыгы.

тест

67 нче

күнегү

(телдән)

15.

Сочинение “Минем яраткан ел фасылым

1

Иҗади эш

Эзлекле фикер  йөртә һәм сыйфатлама бирә белү

Бстү

Сочинение №1

16.

[w] һәм [в] тартыклары

1

катнаш

Иҗади проблемалы

биремнәр тәкъдим итү,

укучыларның тормыш

тәҗрибәсеннән файдалану,

дискуссия, диктант

О) һәм [в] тартыкларының ясалышлары ягыннан аерымлыклары: [\У] тартыгы -яңгырау, өрелмәле, ирен-ирен тартыгы булуы, [в] тартыгы -яңгырау, өрелмәле, ирен-теш тартыгы, аның алынма сүзләрдә генә кулланылуы. Саңгырау тартык алдыннан һәм сүз ахырында [в] авазы урынына [ф] әйтелү.

Сүзлек диктанты

31-32 нче

битләр ка-

гыйдә

өйрәнергә,

76 нчы күне-

гү (язма)

17.

[һ] һәм [ х] тартыклары

1

катнаш

Сорау-җавап эшчәнлегенә

нигезләнеп, материал-

ны аңлату, күнегүләр

эшләү, проблемалы би-

ремнәр, сүзлек белән

эш.

[һ] һәм [х] тартыкларының әйтелешләрендә уртаклыклар һәм аермалар Бу авазларның күбрәк гарәп, фарсы телләреннән кергән сүзләрдә очравы.

Сүзлек диктанты

35 б. кагыйдә

өйрәнергә,

81нче күнегү

(ятларга)

18.

Хикәя "Яхшылык эшләргә ашыгыгыз"

1

Иҗади эш

Хикәя

19.

[г], [гъ] һәм [к] , [къ] тартыклары

1

катнаш

Сорау-җавап эшчәнлегенә

нигезләнеп, материал-

ны аңлату, күнегүләр

эшләү, проблемалы би-

ремнәр, сүзлек белән

эш.

[г], [гъ] һәм [к] , [къ] авазларының ясалышы. Бу авазлар кергән сүзләрне дөрес уку. [къ] һәм [гь] авазларының татар теленең үз сүзләрендә генә булуы, [г], [к] - тел арты тартыклары, [гь] [къ] -кече тел тартыклары

Сүзлек диктанты

87нче

күнегү

(ятлау)

20.

Хаталар цстендщ эш. [м], [н] һәм [н] тартыклары

1

катнаш

Сорау-җавап эшчәнлегенә

нигезләнеп, материал-

ны аңлату, күнегүләр

эшләү, проблемалы би-

ремнәр,техник чараларны

 куллану

[м], [н] һәм [ң] тартыкларының уртак һәм аермалы яклары: яңгырау, йомык, борын тартыклары булулары, ләкин ясалу урыны буенча [н] - тел-теш авазы, [ң] - кече тел тартыгы, [м] - ирен-ирен тартыгы . [ң] тартыгының сүз башында килмәве.

Сүзлек диктанты

40 б. кагыйдә

өйрәнергә,

96 нчы

күнегү

 ятларга

21.

[ч], [ц] һәм [ш] тартыклары

1

катнаш

Максатны, бурычларны

әйтү, материалга кы-

зыксыну уяту, сорау-

җавап эшчәнлегенә

нигезләнеп, материалны

бирү, үрнәк буенча бирем-

нәр эшләү, сүзлек диктанты

Татар телендә [ч] - тел алды тартыгы, [ж] тартыгының саңгырау пары. Рус телендә [ч] тартыгының [тч] дип әйтелүе, [ц] һәм [ш] тартыклары алынма сүзләрдә генә кулланыла.

43 б. кагыйдә

өйрәнергә,

102 нче кү-

негү (язма)

22.

[*], (һәмзә) тартыгы

1

катнаш

Сорау-җавап эшчәнлегенә

нигезләнеп, материал-

ны аңлату, күнегүләр

эшләү, проблемалы би-

ремнәр, сүзлек белән

эш.

[*] (һәмзә) тартыгының бугазда тавыш яылары-ның йомылуы һәм кинәт ачылып китүе нәтиҗәсендә барлыкка килүе.

- .

43 б. кагыйдә

өйрәнергә,

“Сабантуй”

газетасыннан

җөмләләр

язып килергә

23.

Хикәя язу "Казан -безнең башкалабыз"

1

 

Рәсем буенча хикәя төзү.  

Хикәя

24.

Тартык авазларның сөйләмдәге үзгәрешләре

1

катнаш

Максатны, бурычларны

әйтү, материалга кы-

зыксыну уяту, сорау-

җавап эшчәнлегенә

нигезләнеп, материалны

бирү, үрнәк буенча бирем-

нәр эшләү, тест

Сөйләмдә тартыкларның  үзгәреше.  Авазларның әйтелешләре ягыннан үзара җайлашуы (җайлашу). Ике сузык аваз арасында яки [р] тартыгы алдыннан килгәндә, [к] [къ], [п] тартыкларының яңгырау парлары [г], [гь], [б] белән алышынуы (чиратлашуы). Борын авазларына беткән исемнәргә борын авазыннан башланган күплек сан һәм чыгыш килеше кушымчалары ялгану борын   ассимиляциясе дип аталу.  Ирен тартыгы алдыннан  килгән тартык авазларларның    ирен тартыгы белән алышынуы (ирен ассимиляциясе).

Диктант - 1 0 мин.

48 б. кагыйдә

өйрәнергә,

113 нче кү-

негү (язма)

25.

Хаталар өстендә эш Иҗек калыплары

1

катнаш

Сүзләрне иҗекләргә

дөрес бүлү, юлдан-юлга

дөрес күчерү , сорау-

җавап эшчәнлегенә

нигезләнеп, материал-

ны аңлату, күнегүләр

эшләү, проблемалы би-

ремнәр,техник чараларны куллану

Иҗекләрнең ике төркемгә бүленүе: сузык аваз-

лардан гына торган яки сузык авазга тәмамланган

иҗекләр       ачык       иҗекләр,       ә       тартыкка

тәмамланганнары ябык иҗекләр   дип аталулары.

Бер иҗекле сүзнең юлдан-юлга күчерелмәве.

53 б. кагыйдә

өйрәнергә,

120 нче кү-

негү (язма)

26.

Сузык һәм тартык авзлар темасы буенча контроль диктант

1

тикшерү

Диктант №2

27.

Хаталар өстендә эш. Сүз басымы

1

катнаш

Мәгънә төрлелегенә

китерә торган омони-

мик сүзләр һәм рус

 теленнән һәм  башка

 телләрдән кергән сүзләр-

нең дөрес басым белән

әйтелүенә игътибар итү,

иҗади бирем, дидактик

материалдан күнегүләр

эшләү.

Ике яки берничә иҗекле сүздә көчлерәк әйтелгән иҗек басымлы иҗек дип аталуы. Сүзнең басымын билгели белү. Татар телендә басымның, нигездә, соңгы иҗеккә төшүе. Рус теленнән һәм аның аша башка  телләрдән   алынган   сүзләрдә  басымның

шул телдәгечә куелуы.    Сорау ал машлыкл арында басымның беренче иҗеккә төшүе.

Диктант 7 мин

(Грамматик

бирем-сүзнең

басымын бил-

гелә)

58, 59 б.

кагыйдә

өйрәнергә,

131 нче

Күнегү

28.

Интонация

1

Яңа белем бирү

Интонациянең төп

өлешләрен күнегүләр өс-

тендә ныгыту,  сорауларга

язмача һәм телдән җавап-

лар, үзлектән эш

Интонация. Тавышның хәрәкәтен билгели белү.

Әйтү максаты буенча төрле җөмләләрне әйткәндә тавышның төрлечә хәрәкәт итүе.

53 б. кагыйдә

өйрәнергә,

139 нчы

күнегү

(язма)

2 чирек

29.

Графика һәм орфография

1

катнаш

Сорау-җавап эшчәнлегенә

нигезләнеп, материал-

ны аңлату, күнегүләр

эшләү, проблемалы би-

ремнәр,техник чараларны куллану

Кабул ителгән билгеле бер тәртиптә урнашкан хәрефләрнең алфавит булуы. Татарча алфавитны яттан белү: анда 38 хәреф (12 сузык, 24 тартык, 2 хәреф- ъ, ь -аваз белдерми) булуы. Рус алфавиты

белән татар алфавиты арасындагы аерма.

143 нче

күнегү

(телдән)

30.

Сузык аваз хәрефләре

1

катнаш

Сорау-җавап эшчәнлегенә

нигезләнеп, материал-

ны аңлату, күнегүләр

эшләү


Сузык авазларны язуда дөрес билгели белү. Иренләшү күренеше. Тар һәм киң әйтелешле сузык авазлар.

153нче кү-

негү

31.

Сочинение. Яраткан укытучым дәресендә  

1

Иҗади эш

Сочинение №2

32.

Е, ю, я ; о, ө хәрефләренең дөрес язылышы

1

катнаш

Күнегүләр

эшләү, проблемалы би-

ремнәр, сүзлек белән

эш,  фонетик транскрип-

ция

Е, ю, я хәрефләрен куллануның ике очрагы: сүз башында, сузыклардан соң һәм аеру билгеләре - ъ һәм ь нән соң ике аваз кушылмасын белдерүләре; татарның үз сүзләрендә [й] һәм тар әйтелешле[о] һәм [ө] кушылмаларының сүз башында ике хәреф белән белдерелүе. Сузыклардан    сон [йо], [йә] авазлары бер хәреф - е белән белдерелүе. О, Ө хәрефләренең татар теленең үз сүзләрендә /беренче иҗектә генә кулланылуы. Тар һәм киң әйтелешле [е] сузыкларын белдерә торган э һәм е хәрефләренең беренчесе,    нигездә, сүз башында гына кулланылуы. Кушма һәм алынма сүзләрдә о, ө, э хәрефләре язылышына   караган бу кагыйдәнең сакланмавы.

Сүзлек диктанты

156 нчы

күнегү

(язма)

33.

Сузык авазлар.Диалог төзү. Караган курчак театры буенча

1

Бирелгән репликалардан диалог төзү

157, 159 нчы

күнегү

(язма)

34.

Сузык авазларга карата биремле диктант

1

Ти

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту һәм тикшерү

Диктант №3

35.

Хаталар өстендә эш. Тартык аваз хәрефләре. В хәрефенең дөрес язылышы

1

катнаш

Стандарт булмаган

шартларда биремнәрне

эшләү (иҗади биремнәр),

группалап эшләү алымы,

сорауларга җавап,

 фонетик транскрипция

Тартык аваз хәрефләрен язуда дөрес билгеләү. В хәрефе татар сүзләрендә һәм алынма сүзләрдә кулланылуы. Татар телендә бу хәрефнең ирен -ирен тартыгы [ҮУ] авазын белдерүе.

174 нче күнегү

(язма)

36.

[къ] һәм [гь] авазларының язуда белдерелүе

1

катнаш

Үрнәк буенча биремнәр

эшләү, фонетик анализ,

чагыштыру., гомумиләш-

терү, фонетик транскрип-

ция

[къ] һәм [гъ] тартыкларының калын сүзләрдә әйтелүе, гарәп -фарсы сүзләрендә нечкә сүзләрдә дә килә алуы (мәгърифәт, тәкъдим), г [къ] һәм [гъ} авазларының язуда к, г хәрефләре аша белдерелүе. К һәм г хәрефләрен [къ], [гъ] дип дөрес уку кагыйдәләрен белү

170 нче

күнегү (яз-

ма)

37.

ъ һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы

1

катнаш

Үрнәк буенча биремнәр

эшләү, фонетик анализ,

чагыштыру., гомумиләш-

терү, фонетик транскрип-

ция

ь һәм ь хәрефләренең аваз белдермәве, ь, ъ

херефләренен нечкелек-кальшлык һәм аеру билгесе буларак кулланылуы: Нечкәлек билгесенен беренчедән, рус теленнан кергән сүзләрдә генә кулланылуы, икенчедән, калын итеп укылуы мөмкин булган иҗекләрне нечкә әйтү өчен кулланылуы

Сүзлек диктанты

Ъ һәм ъ кергән сүзләрнең язылышын истә калдырырга һәм кагыйдәләрен ятларга. Язма эшкә әзерләнергә

38.

Изложение

1

тикшерү

План нигезендә

текстның стилен саклап

язу

 Стилен саклап, фикер эзлеклеген югалтмыйча, текстның эчтәлеген бирү

Изложение №2


39.

Фонетика, графика,   орфография курсын гомумиләштереп кабатлау


1

Кабатлау, ныгыту

Фронталь, индив.эш, сүзлек диктанты (үз-үзләрен тикшерү)

Татар     орфографиясенең     кыен     очракларын тирәнрәк үзләштерү һәм күнекмәгә әйләндерү



Сүзлек диктанты,

Тест

Т

Гомумиләштереп кабатлау.

40.

Хаталар өстендә эш. Фонетик анализ ясау  тәртибен кабатлау


1

Катнаш

Бердәм, күмәк һәм индивидуаль эш

Фонетик анализ ясау тәртибен үзләштерү

Фонетик анализ

41

Хикәя . Туган ягыма кыш килде.

1

Иҗади эш

Хикәя

Лексика һәм лексикология

42.

Лексика һәм лексикология  турында тәшенчә. Сүзнең лексик мәгънәсе

1

катнаш

Максатны, бурычларны

әйтү, материалга кы-

зыксыну уяту, сорау-

җавап эшчәнлегенә

нигезләнеп, материалны

бирү, үрнәк буенча бирем-

нәр эшләү,

 Билгеле бер телдәге сүзләр һәм әйтелмәләр җыелмасының шул телнең лексикасы дип аталуы. Телнең лексикасын өйрәнүче фәннең лексикология дип аталуы. Сүзнең лексик мәгънәсе (сүзнең үзенә генә хас мәгънәсе).

82, 83 б.

кагыйдә

өйрәнергә,

183 нче

күнегү.

43.

Бер Һәм күп мәгънәле сүзләр

1

катнаш

Стандарт булмаган

шартларда биремнәрне

эшләү (иҗади биремнәр),

кереш күнегүләр,  яңа

материалны кабул итү

Һәм аңлау, өйрәнү объекты

буенча фикер йөртү.

Телнең сүзлек составындагы сүзләрнең бер яки күп мәгънә белдерүе. Күп мәгънәле сүзләрнең берничә мәгънә белдерүе. Күп мәгънәле сүзләр арасында мәгънә уртаклыгы булу.


нең

мәгънәләрен табу

188 нче

күнегү

(язма)

44.

Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы.

1

Катнаш

Сорау-җавап эшчәнлегенә

нигезләнеп, материал-

ны аңлату, күнегүләр

эшләү, проблемалы би-

ремнәр,техник чараларны куллану

Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составының үсеш-үзгәрешләре.

Күрмә диктант

195 нче

Күнегү

45.

Алынма сүзләр

1

Яңа тема

Татар теленә гарәп, фарсы, рус телләреннән һәм рус теле аша башка телләрдән кергән сүзләр.

198 нче

күнегү

(телдән

46..

Контроль диктант

Фонетика, сүзнең лексик мәгънәсе

1

тикшерү

Фонетика, сүзнең лексик мәгънәсе

Диктант №4

47

Хаталар өстендә эш

1

Тикшерү, кабатлау, ныгыту

48.

Интернациональ сүзләр

1

Яңа тема

әдәби ктаплардан интернац. Сүзләре кергән җөмләләр эзләү.

Татар телендә интернациональ (рус, латин, грек, француз, немец, инглиз, итальян, испан теленнән кергән) с үзләрне истә калдыру.

203 нче

күнегү

(язма

3 чирек

49.

Хикәя "Мин һәм чит ил"

Иҗади эш

Хикәя

50.

Кулланылыш өлкәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы .Гомумхалык сүзләре

Яңа белем бирү

Телдән һәм язма

күнегүләр, өй эшенә

комментария бирү, аерым

төшенчәләр өстендә эш,

төп фикерне аера белү,

бергәләп уйлау, бәхәс

алып бару, дәлилләү.

Кулланылыш өлкәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы төркемнәре: гомумхалык сүзләр, диалекталь сүзләр, һөнәрчелек сүзләре һәм атама Гомумхалык сүзләренең гомум аңлаешлы һәм кулланылышлы сүзләр булуы.ларны аера белү. Диалекталь сүзләрнең билгеле бер территориядә яшәүче халыкның әдәби телгә кабул ителмәгән үзенчәлекле сүзләре булуы

Диктант - 7 мин.

206 нчы

күнегү

(язма)

51.

Изложение

Иҗади эш

Изложение №3

Изложение №3

52.

Хаталар өстендә эш. Һөнәрчелек сүзләре

1

катнаш

Телдән һәм язма

күнегүләр, өй эшенә

комментария бирү, аерым

төшенчәләр өстендә эш,

төп фикерне аера белү,

бергәләп уйлау, бәхәс

алып бару, дәлилләү.Һөнәр ияләре тур сөйләшү

һөнәрчелек сүзләрнең билгеле бер , һөнәр кешеләре тарафыннан кулланыла торган сүзләр булуы. Атамалар фән, техника һәм башка өлкәгә караган, бер генә мәгьнәгә ия булган сүзләр булуы.

Бер һөнәр турында сөйләргә әзерләнергә (язма)яки  

215 нче

Күнегү  

53.

Кулланылыш активлыгы ягыннан татар теленең сүзлек составы. Актив һәм пассив сүзләр

1

катнаш

Стандарт булмаган

шартларда биремнәрне

эшләү (иҗади биремнәр),

кереш күнегүләр,  яңа

материалны кабул итү

Һәм аңлау, өйрәнү объекты

буенча фикер йөртү.

Телнең сүзлек составының үзгәреп торуы. Актив сүзләрнең көндәлек тормышта еш кулланылуы, ә пассив сүзләрнең сирәгрәк очравы.

220 нче

күнегү

(язма)

54.

Искергән сүзләр

1

катнаш

Яңа сүзләр үзләштерү,

Искергән сүзләрнең кулланылыштан төшеп калган сүзләр булуы.

Искергән сүзләр белән җөмләләр уйларга яки ңурналлардан табып язарга

55.

Неологизмнар

1

катнаш

Неологизмнарның телдәге ролен билгеләү

Телдә барлыкка килә торган яңа сүзләрнең неологизмнар дип аталуы.

223 нче

Күнегү

56.

Фразеологик әйтелмәләр

1

катнаш

Фразеологик әйтелмәләр

турында башлангыч тө-

шенчә бирү, иҗади бирем-

нәр,кереш күнегүләр,  яңа

материалны кабул итү

Үзара тыгыз бәйләнешле берничә сүздән төзелгән, бербөтен мәгънә аңлата торган күчерелмә мәгънәле төзелмәнең фразеологик әйтелмә дип аталуы. Фразеологик бөтеннәрнең (күпчелеге) башка телләргә сүзгә-сүз тәрҗемә ителмәве, шуларга тиң параллель тәгъбирләр ярдәмендә белдерелүе.

Тәрҗемә итү

226 нчы

күнегү

(язма)

57.

Фразеологик әйтелмәләрнең мәгънәләрен аңлату

1

катнаш

Эзләнү, дәлилләү, тикшерү, күзәтү

Үзара тыгыз бәйләнешле берничә сүздән төзелгән, бербөтен мәгънә аңлата торган күчерелмә мәгънәле төзелмәнең фразеологик әйтелмә дип аталуы. Фразеологик бөтеннәрнең (күпчелеге) башка телләргә сүзгә-сүз тәрҗемә ителмәве, шуларга тиң параллель тәгъбирләр ярдәмендә белдерелүе.


әдәби китаптан фразеологизмнар табып язарга, аңлатырга

58.

Фразеологик әйтелмәләрне тәрҗемә итү

I

катнаш

Татарча һәм русча фразеологизмнарның әйтелешен һәм мәгънәләрен күзәтү. Техник чаралар куллану

Фразеологик

әйтелмәләрнең сөйләмне образлы итүе, нәфислән-

дерүе турында төшенчә бирү.

Тәрҗемә итү

229 нчы

Күнегү

59.

Лексикография

1

катнаш

Стандарт булмаган

шартларда биремнәрне

эшләү (иҗади биремнәр),

кереш күнегүләр

Сүзләр исемлеге тупланган китапның сүзлек дип аталуы. Сүзлекләр төзү турындагы фәннең лексикография дип аталуы.

Фразеоло-

гизмнар кер-

теп, җөмлә-

ләр язарга

60.

Лексик анализ ясау

1

катнаш

Индив. Эш

Лексик анализ тәртибен үзләштерү

Тәрҗемә итү

Лексик анализ

2 сүзгә анализ

61.

Лексика бүлеген кабатлау һәм ныгыту.

1

Кабатлауныгыту

Күмәк, иҗади эш. Анализ

Лексикология бүлеге буенча белемнәрне ныгыту

Гаилә хәле турында белешмә язу


2 сүзгә лексик анализ

61.

Б.с. үстерү.

 Белешмә язу.

1

катнаш

Эш кәгазьләреннән белешмә яза белү.

Китап турында мәкальләр

63.

Сочинение “Китап уку- иң яхшы белем алу”

1

Гомумиләштерү, ныгыту

Иҗади эш

Картинаны аңлау өчен махсус лексика файдалана белү.

Сочинение №3

-

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы

64.

Хаталар өстендә эш. Тамыр һәм кушымчалар

1

Яңа белем бирү

Максатны, бурычларны

әйтү, материалга кы-

зыксыну уяту, сорау-

җавап эшчәнлегенә

нигезләнеп, материалны

бирү, үрнәк буенча бирем-

нәр эшләү.

Сүз төзелешенең сүзнең мәгънәле кисәкләрен -тамырын, нигезен, кушымчаларын өйрәнүе. Сүзнең төп мәгънәле кисәге тамыр булуы, аның сүзнең лексик мәгънәсен белдерүе. Сүзнең бербер артлы тамырга ялганып килеп, аңа нинди дә булса мәгънә өсти торган кисәкләренең кушымча дип Каталуы. Кушымчаларның үзләре генә кулланылмавы.

260 нчы

күнегү

(язма

65.

Төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчалар

1

Яңа белем бирү

Телдән һәм язма

күнегүләр, өй эшенә

комментария бирү, аерым

төшенчәләр өстендә эш,

төп фикерне аера белү,

бергәләп уйлау, бәхәс

алып бару, дәлилләү.

Тамырдаш сүзләрнең төрле ясагыч кушымчалар ярдәмендә бер үк тамырдан ясалулары. Кушымчаларның сүзгә үз мәгънәләрен өстәве.

267 нче күнегү

66.

Төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчалар

1

Яңа белем бирү

Исем, сыйфат, рәвеш, фигыль

ясаучы кушымчаларны

төшендерү

Тамырдаш сүзләрнең төрле ясагыч кушымчалар ярдәмендә бер үк тамырдан ясалулары. Кушымчаларның сүзгә үз мәгънәләрен өстәве.

Һәр сүз төркеменә мисаллар

67.

Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар.

1

Яңа белем бирү

Стандарт булмаган

шартларда биремнәрне

эшләү (иҗади биремнәр),

 күнегүләр,  өйрәнү объекты

буенча фикер йөртү.

Кушымчаларның ике төрле булуы: ясагыч һәм мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар. Сүз ясагыч кушымчаларның сүзнең лексик мәгънәсен үзгәртүе; мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларның сүзнең лексик мәгънәсен үзгәртмичә, әйберләр, эш-хәл, күренешләр арасындагы төрле мөнәсәбәтләрне белдерүе. Тамырга башта ясагыч, аннары мөнәсәбәт (бәйләгечләр, модальлекләр) белдерүче кушымчаларның ялгануы

Тест

Кушымчалар

ны ятларга. Таблицасын

ясарга

68.

Мәкалә язу. Безнең сыйныф

1

Сөйләм үстерү

Әле генә булган вакыйга (факт) турында мәгълүмат бирә белү

Темалар: "Сәламәтлек көне",

"Театрга бару" һ.б.

Язып бетерергә

69.

Бәйләгеч кушымчалар

1

катнаш

Максатны, бурычларны

әйтү, материалга кы-

зыксыну уяту, сорау-

җавап эшчәнлегенә

нигезләнеп, материалны

бирү, үрнәк буенча бирем-

нәр эшләү.

Сүзләрне һәм җөмләләрне бәйләү өчен хезмәт итә торган кушымчаларның бәйләгеч кушымчалар дип аталуы. Мондый кушымчаларның исемнәр белән фигыльләргә ялгануы. Болар: исемнәрдәге тартым, килеш кушымчалары, фигыльләрдәге зат-сан , хәл фигыль төрләрен ясаучы кушымчалар.

275 нче

күнегү, кушымчалар

ны ятларга, таблица

70.

Модальлек кушымчалары

1

катнаш

Максатны, бурычларны

әйтү, материалга кы-

зыксыну уяту, сорау-

җавап эшчәнлегенә

нигезләнеп, материалны

бирү, үрнәк буенча бирем-

нәр эшләү.

Чынбарлыкка мөнәсәбәтне белдерүче кушымчаларның модальлек кушымчалары дип аталуы. Болар:   исемнәрдә   күплек   сан,   иркәләу-кечерәйту кушымчалары; сыйфатларда чагыштыру, кимлек дәрәҗшсе кушымчалары; сан төркемчәләре кушымчалары; фигыльләрдә юклык, заман кушымчалары

281 нче

күнегү

(язма)

71.

Модальлек кушымчаларының ялгану тәртибе

1

катнаш


Биремнәрне

үтәү, нәти-

җә ясау,

Модальлек кушымчаларының   бәйләгеч кушымчалар алдыннан килүе.

291 нче

күнегү

(язма)

72.

Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе

I

катнаш

Максатны, бурычларны

әйтү, материалга кы-

зыксыну уяту, сорау-

җавап эшчәнлегенә

нигезләнеп, материалны

бирү, үрнәк буенча бирем-

нәр эшләү.

Татар телендә тамырга башта ясагыч кушымча, аннары модальлек кушымчасы, ахырда бәйләгечләрнең ялгануы.

Тест

№291

73.

Сүзнең нигезе. Тамыр һәм ясалма сүзләр

1

катнаш

Сорау-

җавап эшчәнлегенә

нигезләнеп, материалны

бирү, үрнәк буенча бирем-

нәр эшләү.

Сүзнең нигезе дип бәйләгеч кушымчаларсыз өлеше аталу. Тамыр белән туры килгән нигезнең тамыр нигез, ә составында сүз ясагыч һәм модальлек белдерүче кушымчалар булганы ясалма нигез дип аталуы.

№296

74.

Изложение (контроль)

1

тикшерү

Бстү

Изложение №4

75.

Сүз төзелешен тикшерү

1

катнаш

анализ, карточкалар

белән  эш, биремнәр,

сорауларга җавап,

нәтиҗә.

Сүз төзелешен тикшерү күнекмәләрен камилләштерү

анализ

№301

76.

Сүз төзелеше бүлеген кабатлау

1

Кабатлау, ныгыту

Сүз төзелешен тикшерү күнекмәләрен камилләштерү

анализ

№305

77.

Сүз  төзелеше темасы буенча зачет дәрес. Кабатлау.

1

Кабатлау, ныгыту

Сүз төзелешен тикшерү күнекмәләрен камилләштерү

тест

Яхзма эшкә әзерлек.

78.

Сүз төзелеше темасы буенча диктант

1

тикшерү

Белемнәрнең үзләштеоелешен тикшерү.

Диктант №5

-

4 чирек

79.

Хаталар өстендә эш. Диалог "Язның бер көне ел туйдыра"

1

Иҗали эш, әңгәмә, дәлилләү

Телдән һәм язма сөйләмне үстерү

Диалог язу

-

80.

Сүз ясалыш ысуллары

1

катнаш

Сүз төзелешен тикшерү күнекмәләрен камилләштерү

Сүзләрнең ясалыш ысуллары дип телнең үз чаралары ярдәмендә яңа сүзләр ясау юллары, алымнары аталуы. Сүз ясалышының сүзләргә сүз ясагыч кушымча ялгау, сүзләрне кушу, сүзләрнең аваз составын үзгәртү, сүзләрнең мәгънәсен үзгәртү, сүзләрне бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү , сүзләрне кыскарту ысуллары булуы.

Грамматик биремле диктант- 15 мин.

310

нчы күнегү

(язма

81.

Кушымча ялгану ысулы

1

катнаш

Проблемалы би-

ремнәр,техник чараларны куллану, күнегүләр

эшләү

Сүзнең тамырына яки нигезенә ясагыч кушымча ялгап, яңа сүз ясау кушымча ялгану ысулы дип аталу. Әлеге ысул белән исемнәр, сыйфатлар, рәвешләр, фи-гыльл әрнең ясалуы.

№318

82.

Сүзләр кушылу ысулы. Кушма сүзләр81

1

катнаш

Телдән һәм язма

күнегүләр, өй эшенә

комментария бирү, аерым

төшенчәләр өстендә эш,

төп фикерне аера белү,

бергәләп уйлау, бәхәс

алып бару, дәлилләү,

 тәрҗемә күнегүләре

Сүзләрне кушу ысулы белән яна сүзләрнең ике яки өч сүзне кушып , теркәп, тезеп ясалуы. Ике сүзнең кушылып бер мәгънә белдерүе кушма суз булуы.

Сүзлек диктанты

№329

83.

Укылган китап буенча әңгәмә

1

әңгәмә

Монолог, диалог

Сөйләм әдәбе булдыру өстендә эшне дәвам итү.

84.

Сүзләр кушылу

ысулы. Парлы сүзләр

1

катнаш

Стандарт булмаган

шартларда биремнәрне

эшләү (иҗади биремнәр),

кереш күнегүләр,   өйрәнү объекты буенча фикер

 йөртү.

Парлы сүзләрнең  бер-берсенә  я  мәгънәдәш,  я

капма-каршы мәгънәле, яваздаш ике сүзне теркәү яисә кабатлау юлы белән ясалуы. Парлы

сүзләрнең сызыкча аша язылуы.

№329

85.

Тезмә сүзләр

1

катнаш

Максатны, бурычларны

әйтү, материалга кы-

зыксыну уяту, сорау-

җавап эшчәнлегенә

нигезләнеп, материалны

бирү, үрнәк буенча бирем-

нәр эшләү.

Тезмә сузләрнең ике яки берничә сүздән тезелеп ясалуы һәм һәрбер сүзнең аерым язылуы. Аларга бер сорау куелу. Тезмә сүзләрнең бер жөмлә кисәге булулары.

Сүзлек диктанты

№333

86.

Изложение (контроль)

1

тикшерү

Кушма, парлы , тезмә сүзләр кулланып, эзлекле итеп текст эчтәлеген бирү

Эчтәлекне эзлекле бирү. Белемнәрне гамәлдә куллану

Изложение №5

87.

Бер сүз төркеменнән икенче сүз төркеменә күчү ысулы

1

катнаш

Эзләнү, тикшерү, дәлилләү, күмәк , төркемләп эш

Сүзләрне бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү ысулы белән яңа сүзләрнең кулланылыштагы бер сүз төркеменә караган сүзләрнең икенче сүз төркеменә күчүе белән ясалуы, ягъни лексик мәгънәләрен үзгәртүе.

Сүзлек диктанты

№337

88.

Бу ысул белән ясалган сүзләрнең төрләнеш үзенчәлекләре.

1

катнаш

Иҗади эш. Иҗади проблемалы

биремнәр тәкъдим итү,

укучыларның тормыш

тәҗрибәсеннән файдалану,

дискуссия,  тест

Мондый сүзләрнең мәгънәсе, төрләнеше һәм җөмлә кисәге булу мөмкинлеге дә үзгәрүе.

№339

89.

Әкият  язу "Сүзләр дөньясы"

1

Сөйләм үстерү

Иҗади эш

Сүзләр турында белемнәрне ныгыту

Әкият

90.

Сүзләрне кыскарту

I

катнаш

Стандарт булмаган

шартларда биремнәрне

эшләү (иҗади биремнәр),

кереш күнегүләр,   өйрәнү объекты буенча фикер

 йөртү.

Тезмә сүзләрне кыскарту юлы белән ясалган сүзләрнең кыскартылма сүзләр дил аталуы. Кыскартылма сүзләрнең ясалуы: сүзләрнең я баш хәрефләре буемча, я беренче сүзнең бер өлеше, ә икенче сүзнең тулысыңча алынуы, яисә һәр сүзнең беренче иҗеген кушып ясалулары.

Газеталардан кыскартылма сүзләр кергән 5 җөмлә

91.

Фонетик ысул

1

катнаш

Максатны, бурычларны

әйтү, материалга кы-

зыксыну уяту, сорау-

җавап эшчәнлегенә

нигезләнеп, материалны

бирү, үрнәк буенча бирем-

нәр эшләү, аңлатмалы

 диктант.

Сүзләрнең аваз составын үзгәртү ысулы белән яңа сузләрнең кулланылыштагы сүзләрнең әйтелеше яки басымы үзгәртелеп ясалуы.

№348

92

Сүзнен мәгънәсе үзгәрү ысулы белән яңа сүзләр ясалу

1

катнаш

Сорау-җавап эшчәнлегенә

нигезләнеп, материал-

ны аңлату, күнегүләр

эшләү, проблемалы би-

ремнәр,техник чараларны куллану

Сүзләрнең мәгънәсен үзгәртү ысулы белән яңа сүзләр кулланылыштагы сүзләрнең мәгънәләре үзгәртелеп ясалуы ( тау итәге - күлмәк итәге)

№360

93.

Бирелгән  репликалардан диалог

1

әңгәмә

Диалог, сорау-җавап уены

Бирелгән репликалардан диалог төзу

-

94.

Сүз төзелешен гомумиләштереп кабатлау

1

Гомумиләштерү, ныгыту

Сорау –җавап, әңгәмә, инд.эш.

Бүлек буенча өйрәнелгән кагыйдәләрне гамәлдә кулланырга өйрәнү

Тест, анализ

95.

Сүз ясалышын гомумиләштереп кабатлау

Телдән һәм язма

күнегүләр, өй эшенә

комментария бирү, аерым

төшенчәләр өстендә эш,

төп фикерне аера белү,

бергәләп уйлау, бәхәс

алып бару, дәлилләү,

 тәрҗемә күнегүләре

Бүлек буенча өйрәнелгән кагыйдәләрне гамәлдә кулланырга өйрәнү

Тест, анализ

№365

96.

Б.с. үстерү. “Алар җиңү көнен якынайтты”

1

Сөйләм үстерү

Әңгәмә, дәлилләү, күзәтү, фикерләү, логик уйланулар.

Язма эшкә әзерлек

97

Сочинение  (контроль)

” Алар җиңү көнен якынайтты”

1

Сөйләм үстерү

Сөйләм төрләрен (сыйфатлау, хикәяләү, фикер йөртү) кулланып, фикерне эзлекле язу

Сочинение №4

-

Кабатлау

98.

Авазлар һәм хәрефләр темасын кабатлау

1

Кабатлау

ныгыту

Телдән һәм язма

Күнегүләр

 тәрҗемә күнегүләре

Авазлар һәм хәрефләр темасын ныгыту

№370+фонетик анализ

99.

Лексика бүлеген кабатлау


 1

Кабатлау

ныгыту

Үрнәк буенча биремнәр

эшләү, фонетик анализ,

чагыштыру., гомумиләш-

терү, фонетик транскрип-

ция

Ныгыту

Лексик анализ

100.

Сүз төзелеше һәм ясалышы бүлеген кабатлау


 1

Кабатлау

ныгыту

Белемнәрне ныгыту

Сүз төзелешен тикшерергә

101.

Өйрәнгән темалар буенча анализ ясауны кабатлау

1

Кабатлау

ныгыту

Грамматик анализ ясау күнекмәләрен камилләштерү

102.

5 нче сыйныфта өйрәнгәннәр буенча контроль диктант

1


тикшерү

Белемнәрне тикшерү

Диктант №6

-

103

Хаталар өстендә эш. Төрле сүзлекләр белән эшли белү күнекмәләрен ныгыту

1

Кабатлау

ныгыту

Сүзлекләр белән эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

-

104

Ел буена өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау

1

Кабатлау

ныгыту

Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау, ныгыту, гомумиләштерү

-

105

Ел буена өйрәнгән темалар бенча  йомгаклау дәрес.

1

Кабатлау, ныгыту

Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау, ныгыту, гомумиләштерү

йомгаклау тесты

-


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9класс өчен татар теленнән эш планы

Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән....

10 класска татар теленнән эш планы

Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән....

1 сыйныфлар өчен татар теленнән тематик план

1 сыйныфлар өчен татар теленнән тематик план...

1 сыйныфлар өчен татар теленнән тематик план

1 сыйныфлар өчен татар теленнән тематик план...

9 нчы класс өчен татар теленнән өстәмә дәрес планы

9 нчы класс өчен татар теленнән өстәмә дәрес планы...

2 нче сыйныфта укучы татар балалары өчен укудан һәм татар теленнән тематик план (дәреслек авторы Ягъфәрова Р.Х.)

2 нче сыйныфта укучы татар балалары өчен укудан һәм татар теленнән тематик план (дәреслек авторы  Ягъфәрова Р.Х.)...

Сүзләрне кушу ысулы. Кушма, парлы, тезмә сүзләр. (5 нче класс өчен татар теленнән дәрес план- конспекты. Р. Г. Хәсәншина дәреслеге буенча)

quot;Сүзләрне кушу ысулы. Кушма, парлы, тезмә сүзләр" (5 нче класс өчен татар теле дәресе план- конспекты.  Р. Г. Хәсәншина дәреслеге буенча)темасына багышланган дәрес эшкәрт...