10 класска татар теленнән эш планы
рабочая программа (10 класс) по теме

Тинбакова Римма Варисовна

Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 10kl.tat_.t.doc234 КБ

Предварительный просмотр:

                 «Каралды»                                    «Килешенде»                                   «Расланды»

МО җитәкчесе                             Укыту – тәрбия эшләре                     Мәктәп директоры

       /_____/_Мөбарәкшина С.Г./      буенча директор урынбасары           /_____/Махонина Н.Г./

      Беркетмә №______                      /_______/Хәбипова М.С./                  Боерык  №______

___ /_______2012 ел.                    ___ /_______2012ел.                          ___ /_______2012 ел.

Татарстан республикасы Азнакай муниципаль районы                               

             Азнакай шәһәре 3 нче муниципаль гомуми урта белем бирү мәктәбенең

беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тинбакова Римма Варис кызының

10 нчы сыйныфның татар төркеменә татар  теленнән

эш программасы

             

   

                                                                                                 Мәктәп педагогик советы          

                                                                                                 утырышында каралды

                                                                                                 Беркетмә № ________

                                                                                                  _______________2012ел.

                                                                                       

                                                                              Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.

Программа  “Рус  мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият  укыту программалары” (авторлары:Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, В.А.Гарипова,  Р.Р.Җамалетдинов, Г.Ф.Җамалетдинова) нигезендә төзелгән, Казан,”Мәгариф”,2010 ел, дәреслек Р.С.Абдуллина, Г.М.Шәйхиева рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 10 нчы сыйныфы өчен дәреслеккә, Казан:Мәгариф, (2006 нчы ел) нигезләнеп төзелде.

Эш программасы структурасы.

Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Татар теле укытуның максатлары:

  1. укучыларда татар теленә хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак аңлы караш тәрбияләү;
  2. укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык шәхесләр итеп тәрбияләү; дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү;
  3. татар теле, аның төзелеше, кулланылышы турында мәгълүмат алу; татар әдәби теленең төп нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллау, аларны тиешенчә куллана белү; сүз байлыгын арттыру, сөйләмдә кулланыла торган грамматик чараларны төрлеләндерү;
  4. телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

Коммуникатив компетенция. Сөйләм. Телдән һәм язма сөйләм. Диалогик һәм монологик сөйләм. Сөйләм стильләре. Матур әдәбият теле.

Телдән һәм язма сөйләмне аеру. Тел берәмлекләрен аралашуны ситуация үзенчәлекләренә карап сайлый белү. Аралашу өлкәсенә һәм ситуациясенә бәйле рәвештә телдән һәм язма сөйләмне дөрес файдалану.

Текстның темасы, төп фикере һәм төзелеше. Аларның стильләрендә жанр төрлелеге.

Татар әдәби теле һәм аның нормалары турында төшенчә.

Сөйләм эшчәнлеге төрләрен ( тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) үзләштерү.

Укуның төрле төрләрен (танышу, өйрәнү һ.б.) үзләштерү. Уку китаплары, масса күләм мәгълүмат чаралары, интернет һ.б. чаралар белән эшләү алымнарын үзләштерү.

Иҗтимагый - мәдәни, әхлакый, көнкүреш,, уку темаларына бәйле булган монологик һәм диалогик сөйләм үрнәкләрен төзү.

Текстның эчтәлеген кыскача, тулы яки сайлап алып сөйләү. Диктантлар, изложениеләр һәм сочинениеләр язу. Төрле стиль һәм жанрдагы текстлар төзү: бәяләмә, аннотация, хат, ышаныч кәгазе, гариза, тезис, конспект һ.б.

Лингвистик компетенция. Телнең кеше тормышында һәм җәмгыятьтә тоткан урыны. Татар теле – Татарстан Республикасының дәүләт теле. Татар теле – татар халкының милли теле.

Матур әдәбият һәм аның нормалары турында төшенчә.

Татар теленең үсештә булуы. Соңгы елларда татар теле лексикасындагы үзгәрешләр.

Тел белеменә караган сүзлекләр һәм алардан файдалану.

Укыту планында 10 нчы сыйныфта татар теленнән атнага 1 сәгать вакыт бирелә. Татар теленнән тематик планны “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на (Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, В.А.Гарипова, Р.Р.Җамалетдинов, Р.Ф.Җамалетдинова. Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010) нигезләнеп төзедем. Программада 35 сәгать каралган.

                                      10 нчы сыйныф  укучылары ия булырга тиешле татар  белем һәм күнекмәләр:

Фонетика һәм орфоэпия:

1.Татар телендәге сузык һәм тартык авазларның акустик-артикуляцион үзгәрешләрен белү. Сингармонизм законын, рәт һәм ирен гармониясен белү. Авазларны дөрес әйтү.

2. Сүз басымы белән логик басымны дөрес кую. Сөйләмдә дөрес интонация куллану.

3.Сүзләргә фонетик анализ ясау.

4.Сүзләргә транскрипция ясау.

5.Аваз һәм хәреф төшенчәләрен аеру. Алфавитны белү. Татар теленең язу тарихын. Орфографик принципларын үзләштерү.

Лексикология һәм фразеология:

1.Татар теленең  сүз байлыгын барлау, аңа характеристика бирү.

2.Сүзләрнең һәм фразеологик әйтелмәләрнең лексик мәгънәләрен аңлату, аларга синоним һәм антонимнар табу.

3.Аңлатмалы, энциклопедик, этимологик, тәрҗемәле сүзлекләр белән эшләү.

Стилистика:

1.Телебездә кулланыла торган стильләрне, аларның үзенчәлекләрен белү.

2. Төрле стильдәге текстларны аера белү. Стиль хаталарын табу һәм төзәтү буенча эшләү.

Сүз төзелеше 1әм сүз ясалышы:

  1. Татар теленең ялганмалы (агглютинатив) табигатен аңлау. Сүзләрнең мәгънәле кисәкләрен билгели белү. Тамыр, нигез һәм  кушымчаларга аңлатма бирү.
  2. Сүзләрне төзелеше һәм ясалышына карап тикшерү.

Морфология:

  1. Сүзләрне төркемләү, сүз төркемнәренең үзенчәлекләрен билгеләү, аларның лексик-грамматик, морфологик һәм синтаксик

Билгеләрен аңлау.

  1. Өйрәнелгән сүз төркемнәренең морфологик билгеләрен күзаллау. Татар телендә исемләшә торган сүз төркемнәрен барлау.
  2. Сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау.
  3. Аларның төрле ысуллар белән ясалуын белү.

Синтаксис һәм пунктуация:

  1. Өйрәнелә торган синтаксик берәмлекләрне аңлау;
  2. Җөмләләрне сүзтезмәләргә таркату. Иярүче һәм ияртүче сүзләрне билгеләү, алардагы бәйләүче чараларны табу.
  3. Сүзтезмә һәм җөмләнең бер-берсеннән аермасын таный белү.
  4. Җөмләнең әйтү максаты ягыннан төрен, интонация, логик басым һәм сүз тәртибен белү.
  5. Гади җөмлә төрләрен билгеләү.
  6. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен табып, аларның кайсы сүз төркемнәре белән белдерелүен күрсәтү.
  7. Гади һәм кушма җөмләләрне аера белү.
  8. Җөмләдә тиңдәш кисәкләрне, кереш һәм эндәш сүзләрне табу.
  9. Җөмләнең аерымланган кисәкләрен билгеләү.
  10. Туры һәм кыек сөйләмнең үзенчәлекләрен аңлау.
  11. Тыныш билгеләрен  куюны аңлату.
  12. Җөмлә ахырында,  аерымланган кисәкләр, һәм тиңдәш кисәкләр, эндәш һәм кереш сүзләр янында тыныш билгеләре кую.
  13. Ия белән хәбәр янында сызык кую очракларын белү.
  14. Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен кую.
  15. Диалог һәм туры сөйләм янында тыныш билгеләрен кую.

Сөйләм эшчәнлеге турында мәгълүмат:

  1. Телдән һәм язма сөйләмдә:
  1. репродуктив сөйләм: укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләү яки язу;
  2. продуктив сөйләм; бирелгән темага карата нормалар, эзлекле сөйләм;
  1. Төрле стильдәге текстларны аңлы, йөгерек, дөрес һәм сәнгатьле итеп уку.
  2. Төрле эш кәгазьләрен яза белү.
  3. Караган фильмга яки спектакльгә, укылган китапка бәяләмә язу.
  4. Аннотация язу.
  5. Әдәби әсәр геройларына телдән яки язмача характеристика бирү.
  6. Газета-журналларга мәкаләләр язу.
  7. Тезислар, рефератлар, докладлар язу.

Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары

Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү:

Контроль диктант - ел башында 120-130 сүз,  ел ахырында 125-135сүз        

Контроль диктантны бәяләү:

1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела. (Бер – орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2.   Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4” куела.

3.   Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты  пунктуацион хаталы эшкә “3” куела.

4.  Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2” куела.

Изложение текстының күләме

ел башында 390-410 сүз (145-155 - язма күләме)

ел ахырында сүз 410-430 (155-165 язма күләме)

Изложениене бәяләү

1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)

2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.

3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.

4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.

Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү:

Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение — укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия. Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби-иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була.      

Сочинениене бәяләү

1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.

3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.

4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендә язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.

                           

Программа эчтәлеге

Бүлекләр

Сәгать саны

1.

Тел һәм сөйләм мәсьәләсе


6

2.

Фонетика.Орфоэпия.Графика. Аваз. Фонема. Басым. Интонация.


9

3.

Язу  тарихы

5

4.

Лексикология

9

5.

Икетеллеклек мәсьәләләре

2

6.

10 нчы сыйныфта үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

4

Милли –төбәк компоненты-4

        Барлыгы

35

Практик эшләр

                

1 нче яртыеллык

2 нче яртыеллык

Еллык

                   Сәгать саны





   

35

         Контроль дәресләр

(контроль диктант, изложения,зачет,тест)

Дикт.-1

Тест-1

Мөстәкыйль эш-1

Дикт.-2

Излож.-1

Тест-2

Диктант-3

Тест-3

Изложение-1 Мөстәкыйль эш-1

      Административ контроль

                     эшләр

   1

    1

                               10 нчы сыйныфта татар теленнән үзләштерергә һәм камилләштерергә тиешле гомумкүнекмәләр

Уку эшчәнлеген оештыра

    белү юнәлешендә

  Китап, өстәмә мәгълүмат

            белән эш итү

        Фикерләү белән бәйле  

                    күнекмәләр

    Телдән һәм язма сөйләм

     үстерү һәм аралаша белү

                юнәлеше

1.Уку мәсьәләләрен мөстә-

кыйль билгеләү.

2.Уку операцияләрен план-

лаштыру.

3.Белем алуның рациональ

ысулларын сайлау.

4. Үзеңнең уку һәм танып-белү

эшчәнлегеңне анализлау, аңа

бәя бирү.

5. Мөстәкыйль белем алу

буенча эшне планлаштырырга өйрәнү.

1.Дәреслек белән эш итә бе-

лү.

2.Төрле чыганаклар белән мөс-

тәкыйль эш итә белү.

3.Төрле текстлардан төп фикерне аерып ала белү, текстның

логик схемасын билгеләү,

гади  һәм катлаулы план белән

эш итү.

4.Белемнәрне системалаш-

тыру өчен таблица, график,

схемалардан файдалану.

5. Эчтәлекне аңлап, тиешле

тизлектә, дөрес уку.

6.Сүзлекләрдән файдалана

белү, белешмә әдәбият белән

системалы эшләү.

7.Вакытлы матбугат басмала-

ры белән даими эшли белү.

1.Уку мәсьәләсен куя белү.

2.Яңа теманы аңлауга мотив ту-

дыру.

3.Танып белү активлыгын үстерү.

4. Төшенчә, термин, кагыйдә,

закончалыкларны аңлап кабул

итү  күнекмәләрен камилләштерү.

5.Грамматик анализ төрләрен

үзләштерү:

  1. мөстәкыйль сүз төркемнәренә

морфологик анализ;

  1. ярдәмлек сүз төркемнәренә

морфологик анализ;

  1. гади җөмләгә синтаксик

анализ;

6. Тикшеренү ысуллары:

- модельләштерү;

- охшатып эшләү;

7. Логик алымнардан чагыштыру,

гомумиләштерү, нәтиҗә ясау кү-

некмәләре булдыру.


1.Телдән сөйләм:

- кагыйдәләрне аңлап эзлекле

сөйли белү күнекмәсе;

-сорауны формалаштыра

белү һәм тулы җавап бирә бе-

лү күнекмәсе;

- диалоглар төзү күнекмәсе;

2.Язма сөйләм:

- күчереп язу;

-фикер йөртү элементлары

кертеп, әзер план буенча бирел-

гән темага сочинение язу- 6(1)

  1. катлаулы план буенча

изложение язу- 5(2)

ел башында 270-310 сүз (125-130 - язма күләме)

ел ахырында сүз 310-350

 (130-135 язма күләме)

сүзлек диктанты-26-34 сүз

контроль диктант - ел башында 85-100 сүз,  ел ахырында 95-110сүз

-эш кәгазьләре язу (гариза,хат,

акт)

Укыту – методик комплекты

  1. “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары” на (Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, В. А.Гарипова, Р.Р.Җамалетдинов, Р.Ф.Җамалетдинова. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010)
  2. Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты (Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, В.Х. Хаков, Г.Г.Измайлова, Э.Х.Хәмидуллина. Казан, 2005.)

3.        Дәреслек : Ф. С. Сафиуллина, С.М. Ибраһимов Татар теле: (рус телендә урта гомуми белем  бирүче мәктәпнең 11 нче сыйныфы  өчен      дәреслек (татар балалары өчен) Казан :“Мәгариф”, 2006 нчы ел.

  1. Татар теле морфологиясе. Ф.М. Хисамова.- Казан, “Мәгариф”, 2005.
  2. Хәзерге татар әдәби теле Ф.С.Сафиуллина, М.З.Зәкиев. – Казан, “Мәгариф”, 1994.
  3. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. Ф.С.Вәлиева, Г.Ф.Саттаров.-Казан:”Раннур”, 2000.
  4. Хәзерге татар әдәби теле синтаксисы һәм пунктуациясе. М.З.Зәкиев. Казан, “Татарстан китап нәшрияты”,1984.
  5. Татар теле грамматикасы. Фонетика һәм морфология. Казан, “Татарстан китап нәшрияты”,1970
  6. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар. Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. Казан, “Яңалиф”, 2006.
  7. Татар теленнән тестлар. Н.В.Максимов. Казан, “Мәгариф”, 2002, 2008.
  8. Изложениеләр җыентыгы, Казан, “Мәгариф”, 2003.
  9. V-XI сыйныфлар өчен язма эшләр, З.Н.Хәбибуллина, М.А. Вәлиуллин, Х.Г.Фәрдиева. Казан, “Мәгариф”, 2003.
  10. Язма эшләр җыентыгы. Ч.М.Харисова. Казан, “Мәгариф”, 2004.
  11. Татар урта мәктәбендә синтаксик анализ. Н.В.Максимов, З.В.Шәйхразиева. Казан, “Мәгариф”, 2007.
  12. Татар теле. Анализ үрнәкләре. Ч.М.Харисова. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2009.
  13. Татар телендә тыныш билгеләре. Ф.С.Сафиуллина, С.М.Ибраһимов. Казан: Мәгариф, 2004
  14. Урта мәктәптә татар теле укыту. Кушма җөмлә синтаксисы. Н.В.Максимов, З.В.Шәйхразиева. Казан, Мәгариф, 2005

                                                                  Дәресләрне календарь – тематик планлаштыру



Дәреснең  темасы

 Сәгать саны

Дәрес тибы

Укучылар эшчәнлегенә

характеристика,эш төрләре

Контроль төрләре, бәяләү үлчәмнәре  

Материалны үзләштерүне камилләштерү нәтиҗәсе


Якынча өй эше


Срок


Факт

1 яртыеллык

5+1

Тел һәм сөйләм мәсьәләсе.

 

1

Телнең төп функцияләре. Туган тел. МТК

1

Катнаш

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау. Туган телнең  урынын,

ролен аңлау.


Дәреслектәге  5нче күнегү текстына анализ ,терәк сүзләрне табарга, нинди тематик төргә керәләр.

1.Аралашу.

2.Дөньяны танып   белү: гносеологик, аккумулятив функция, когнитив функция, когнитив лингвистика

3.Эмоциональ функцияләр турында мәгълүмати булу


Тезислар язарга.

2

Дөньядагы телләр һәм аларны төркемләү. МТК




1

Катнаш

Бирелгән тема буенча тиешле әдәби нормаларга җавап бирә торган һәм эзлекле сөйләм оештыру

Дәреслек:         20-21 нче бит-текст буенча план төзергә;

Кардәш телләр, Алтай  телләре; көнбатыш һәм көнчыгыш һун тармаклары; 14 телнең берсе - татар теле турында

белешмә алу

Рефератлар язарга.

3

Төрки телләр. Башка телләр арасында татар теленең урыны.МТК







1

Катнаш

Бирелгән тема буенча тиешле әдәби нормаларга җавап бирә торган һәм эзлекле сөйләм оештыру

Информацион

бюллетень

әзерләү

Башка телләр арасында татар теленең урыны, төрки телләр турында мәгълүмати булу.Н.А.Баскаков классификациясе нигезендә төрки телләрнең көнбатыш һәм көнчыгыш һун тармакларына бүленүен, көнбатыш һун тармагына кергән телләр арасында татар теленә иң якын торганы-башкорт теле икәнен ачыклау.

20 бит сорауларга җавап, 18-22б.

Укырга, сөйләргә

4

Татар теле белеменең төп тармаклары. Тел һәм сөйләм.  Тел-шартлы билгеләр системасы.

1




 Белемнәрне тирәнәйтү, күнекмәләр формалаштыру

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

Дәреслек:         24 нче бит-сорауга җавап.Нинди тел тармаклары бар, алар телнең кайсы яктан өйрәнәләр?

Тел белеме, гомуми тел белеме, хосусый тел белеме, лин гвистика, фонетика, лексикология, грамматика, сүз ясалышы, морфология, синтаксис, этимология,

Рефератлар язарга.

5.

Сөйләм үзенчәлекләре

Интонация, басым

1

Катнаш

Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү. Логик схемаларны, графикларны мөстәкыйль төзү.

Группалап мөстәкыйль эш

54,57,58 нче

күнегүләр

Телдән һәм язма сөйләм; монологик, диалогик, полилогик сөйләм, интонация (басым, пауза, сөй -ләм темпы); сүзне оештыручы иҗек турында мәгълбулу

55 бит сорауларга җавап

6

Мөстәкыйль эш

1

Контроль дәрес

Иҗади проблемалы

биремнәр тәкъдим итү,

укучыларның

 тормыш тәҗрибәсен-

нән  файдалану,

Биремнәр, сораулар

Укучыларның алган

белемнәрен тикшерү

---------------


9


Фонетика. Орфография. Графика. Аваз. Фонема. Басым. Интонация.

7

Аваз һәм хәреф. Трансрипция. Сузык һәм тартык авазлар.

1

Катнаш

Белем алуның рацио-

наль ысулларын сай-

лый белү. Белешмә,

 өстәмә, фәнни әдә-

бият куллану.Сөйләм

дә сузык авазларның,

  тартыкларның

үзгәреше.Телдән һәм

 язма  күнегүләр, өй

 эшенә комментария

 бирү, аерымтөшен-

чә-ләр өстендә эш,

төп фикерне аера

белү,бергәләп уйлау,

 бәхәс алып бару,

 дәлилләү

Белемегезне тикшерегез, 58 бит, сорауларга җавап.

Хәзерге татар теле белемендә кулланыла торган транскрипция

урында, мәгълүмати булу,  Аваз һәм хәреф арасындагы аерманы белүгә ирешү.

Тулы конспект. 66 нчы күнегү, бирем буенча.

8

Сузык авазлар. Тартык авазлар.

1

Катнаш

Әдәби нормаларга җавап бирә торган һәм эзлекле сөйләм оештыру

77 нче күнегү,

нәтиҗә

Сузык авазлар; тартык авазлар. Аларга характерис-тика бирә белүгә ирешү.

72, 81 нче күнегүләр, бирем буенча.

9

Аваз үзгәрешләре. Сузык авазлар үзгәреше.





1

Катнаш

Сузык авазлар,

 аларның

саны һәм составы.

Эшлекле уен, иҗади

проблемалы бирем-

нәр,группалап

эшләү алымы,

техник чарадан

 файдалану.

 

 Аваз үзгәрешләрен

аңлату, нәтиҗә

ясау: мисаллар ярдәмендә

Сузыкларның калынлыкта-нечкәлектә ярашулары-сингармонизм законын белүгә ирешү.

Сөйләм авазла-

рының ясалышы һәм

авазлар ясалганда сөйләм органна- рының ничек катнашуын төшен- дерүгә ирешү

Белешмә материал әзерләргә


10


Тартык авазлар үзгәреше. Тартыкларның чиратлашуы.

1

Катнаш

Сөйләмдә тартык-

ларның үзгәреше,

тартык авазлар

таблицасын төзү.

Телдән һәм язма

күнегүләр, өй эшенә

комментария бирү,

 аерым төшенчәләр

 өстендә эш,төп

фикерне аера белү,

бергәләп уйлау,        

 бәхәс алып бару,

дәлилләү.

Белемегезне тикшерегез, сорауларга җавап, нәтиҗә.

Тартыклар охшашлануының

ике очрагын:

яңгыраулыкта һәм саңгыраулыкта охшашлану,борын ассимиляциясен укучыларның аңлавына  ирешү

Белешмә материал әзерләргә

116 нчы күнегү

11

Графика. Сүзгә фонетик- график анализ ясау.

1

Катнаш

Стандарт булмаган

шартларда биремнәр-

не эшләү (иҗади

биремнәр),кереш

 күнегүләр,  яңа

материалны кабул итү

Һәм аңлау, өйрәнү

объекты буенча

 фикер йөртү.

Аваз һәм хәреф мөнәсәбәте; фонетик-график анализ

ясау, 122 нче күнегү.

РДИның С вариантын эшләү,

Сүзгә фонетик-график анализ ясый белүгә ирешү.

92 бит

сорауларга җавап

12

Орфография Орфоэпия

1

Катнаш

Телдән һәм язма

күнегүләр, өй эшенә

комментария бирү,

аерым төшенчәләр

 өстендә эш, төп

 фикерне аера белү,

бергәләп уйлау,

 бәхәсалып бару,

дәлилләү.

БДИ га әзерлек (10 минут)

Белемегезне тикшерегез, 99 бит, сорауларга җавап.

 Фонетик, морфологик,    диффренциаль, график, тарихи – традицион принциплар; орфоэпик хаталар турында мәгълүмати булу

Белешмә материал әзерләргә.

121 нче күнегү, бирем буенча.

 

13

Бсү. Укылган әсәргә аннотация язу.

1

Белемнәрне тирәнәйтү, күнекмәләр формалаштыру

Сорау-җавап эшчән-

легенә нигезләнеп,

 материалны аңлату,

әсәргә аннотацияязу

үрнәкләре

Аннотация язу

Бәйләнешле сөйләм теле үстерү, аннотация язусерләренә төшендерү

130 нчы күнегү, бирем буенча.

белешмә материал

әзерләргә

 14


 Фонетика     бүлеген кабатлауга

диктант “Китап ул-халык хәтере”V-XI сыйныфлар өчен язма эшләр,З.Н.Хәбибуллина, Казан, 2003,65 бит.

 1

Контроль дәрес

Дөрес язу күнекмәләре

булдыру.

     диктант

 Укучыларның

белемнәрен гомумиләштерү

------------------

15.

Хаталар өстендә эш. Фонетика темасын кабатлау, тест




 1







Катнаш

Стандарт булмаган

шартларда биремнәр-

не эшләү (иҗади

биремнәр),кереш

 күнегүләр,  яңа

материалны кабул итү

Һәм аңлау, өйрәнү

объекты буенча

 фикер йөртү.

Сүзләргә фонетик анализ ясау

Фонетика буенча

алган белемнәрне

гомумиләштерүгә

ирешү

--------------------

2 нче яртыеллык

4+1

Язу тарихы              

 16.




Рун язуы.



1

Белемнәрне тирәнәйтү, күнекмәләр формалаштыру

Рун  язуы тарихын һәм үзенчәлекләрен белү.  Үрнәкләре белән танышу.

Рун хәрефләре төрки халыкларда кайсы чорларда кулланыла? (җавап язарга)

Рун хәрефләре төрки халыкларда кайсы чорларда кулланылу турында мәгълүмати булу

107-110 бит укырга һәм сөйләргә.


17



Уйгур язуы.

1

Белемнәрне тирәнәйтү, күнекмәләр формалаштыру

Сорау-җавап эш-

чәнлегенә нигез-

ләнеп, материал-

ны аңлату, күнегү-

ләр эшләү, пробле-

малы биремнәр,

сүзлек белән эш.

139 нчы күнегү

нәтиҗә

Уйгур язуы турында төшенчәләр белү. Борынгы рун әлифбасы белән танышу. Уйгур язуы үрнәкләре турында мәгълүмати булу

110-113 б укырга һәм сөйләргә

18

Гарәп язуы.

1

Катнаш

Гарәп язуы тарихын һәм үрнәләрен белү. Гарәп әлифбасы.

Кол Галинең  “Кыйссаи Йосыф” әсәренннән өзек укып, хәзерге татар теле белән чагыштыру.

“ Гарәп язуының татар халкы язмышында роле”(үз фикерлә-реңне әйтергә).

Дәреслек: 117бит.


141 нче күнегү

19

Кириллица.




1

Катнаш

Сорау-җавап эш-

чәнлегенә нигез-

ләнеп, материал-

ны аңлату, күнегү-

ләр эшләү, пробле-

малы биремнәр,

сүзлек белән

эш.

141 нче күнегү

нәтиҗә

Татарларда соңгы

алфавитлар турында

мәгълүмати булу

116 бит укырга, 117 бит сорауларга җавап

20

Изложение

“Тукай каеннары”

V-IX сыйныфлар өчен язма эшләр, З.Н.Хәбибуллина, М.А.Вәлиуллин  Казан 2003 ел

1

Контроль дәрес

Теманы төгәл һәм

эзлекле ачуда

 планның ролен төшендерү

изложение

Текстның эчтәлеге буенча план төзү

------------------

9

Лексикология                                                                      

                                                                     

21








Синонимнар,

антонимнар







1

Катнаш

Мөстәкыйль эшчәнлеккә уку мәсьәләсен куя белү. Максат, бурычларны билгеләп, эзләнү характерындагы кечкенә күләмле фәнни хезмәтләр язу

Белемегезне тикшерегез, 123 бит. Сорауларга җавап

Сүзнең лексик һәм грамматик мәгънәсе “Сүззапасы”төшенчәсеСүзлекләр төре. Абсолют,идеографик синонимнар;  антонимнар, аксюмороннар турында мәгълүмати булу

147, 149, 157 нчы күнегүләр, бирем буенча.

22

Күп  мәгънәле һәм охшаш яңгырашлы сүзләр. Омонимнар

1

Катнаш

Телдән һәм язма

күнегүләр, өй эше-

нә комментария

 бирү, аерым тө-

шенчәләр өстендә

 эш, төп фикерне

 аера белү,

бергәләп уйлау,

 бәхәс алып бару,

дәлилләү.

Белемегезне тикшерегез 128, 129 нчы битләр

сорауларга җавап.

 Күпмәгънәлелек төшенчәсен, омонимнар, охшаш яңгырашлы сүзләр турыңда мәгълүмати булу




 

159 нчы күнегү, бирем буенча.

 23.



 Фразеология . МТК



1

Катнаш

Сорау - җавап эш-чәнлегенә нигез-

ләнеп, материал-

ны аңлату, күне-

гүләр эшләү,

проблемалы би-

ремнәр, сүзлек

белән эш.

Белемегезне тикшерегез,

134 бит сорауларга җавап.

Фразеологизмнар-ның мәгънәсен аңлату, аларны сөйләмдә куллана

белергә өйрәтү

183нче күнегү, бирем буенча.

24.

Этимология.

1

Катнаш

Иҗади проблемалы

биремнәр тәкъдим

 итү, укучыларның тормыш тәҗрибә-

сеннән файдалану,

дискуссия, диктант

“Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге”ннән камыш, чук, карагай, кабак сүзләренең аңлатмасын язу, нәтиҗә

Этимологик тикшеренүләрнең ни өчен кирәклеген төшендерү, сүзнең этимологиясен белү өчен сүзлекләрдән файдалану

186 нчы күнегү

25.

Телнең сүзлек составы

1

Катнаш

Татар теленең сүзлекләре, алар белән эшләү күнекмәләре

Белемегезне тикшерегез, 140 бит. Сорауларга җавап.

Сүзлек бүлекләренең билгеләмәсе, төзелеше,эчтәлеген белүе. Аңлатмалы сүзлек белән эшләү күнекмәләре.

Өстәмә белешмә материал әзерләр.

191- 192 нче күнегүләр, бирем буенча.

26.

Калькалар

1

Яңа материалны  өйрәнү,белемнәрне  ныгыту.

Телдән һәм язма

күнегүләр, өй эше-

нә комментария

 бирү, аерым тө-

шенчәләр өстендә

 эш, төп фикерне

 аера белү,

бергәләп уйлау,

 бәхәс алып бару,

дәлилләү.

Белемегезне тикшерегез, 142б.

Сорауларга җавап

Калькаларның

әһәмиятен  һәм алардан файдалану

үзенчәлекләрен аңлауга ирешү

196 нчы күнегү

27.

Тарихи сүзләр,

архаизмнар һәм неологизмнар




1

Катнаш

Стандарт булмаган

шартларда биремнәр-

не эшләү (иҗади биремнәр), кереш күнегүләр,  яңа

материалны кабул

 итү Һәм аңлау,

өйрәнү объекты

буенча фикер йөртү.

 

Белемегезне тикшерегез, 144б.

Сорауларга җавап

 Үз сүзләребез, алынма сүзләр, калькалар, архаизмнар, тарихи сүзләр, неологизмнар; актив, пассив сүзләр турында мәгълүмати булу

199 нчы күнегү

28.

Лексикографиятест

1

Катнаш

Телдән һәм язма

күнегүләр, өй эше-

нә комментария

 бирү, аерым тө-

шенчәләр өстендә

 эш, төп фикерне

 аера белү,

бергәләп уйлау,

 бәхәс алып бару,

дәлилләү.

Белемегезне тикшерегез,149 бит.

Сорауларга җавап.

Тест

 

Сүзлекләрнең ике төркемгә бүленүен,

аларның төрләрен

өйрәнү. Сүзлекләр төзүче галимнәребезнең

хезмәтләре белән танышу.

203нче күнегү.

29.

Лексикология бүлеген кабатлауга

грамматик биремле диктант “Имән”

Диктантлар җыентыгы, “Мәгариф” нәшрияты, 2006 ел,213 бит.

1

Контроль

дәрес

Лексика темасы буенча үтелгән материалларны искә төшерү.

Текст.

диктант



Дөрес язу

күнекмәләре

булдыру.

----------------

2                                                                                              Икетеллелек мәсьәләләре

30.

Татарстанда икетеллелек (күптеллелек)  мәсьәләсе

  1

Катнаш

Сорау-җавап эшчәнлегенә

нигезләнеп, материал-

ны аңлату, күнегүләр

эшләү, проблемалы би-

ремнәр, сүзлек белән

эш.

Белемегезне тикшерегез, 152 нче бит, сорауларга җавап.

Татарстанда икетеллелек (күптеллелек)  мәсьәләсе турында мәгълү-

мати булу

206 нчы күнегү

31.

Бсү. Эш кәгазьләре.

1

Катнаш

Телдән һәм язма

күнегүләр, өй эшенә

комментария бирү, аерым

төшенчәләр өстендә эш,

төп фикерне аера белү,

бергәләп уйлау, бәхәс

алып бару, дәлилләү

Үзең теләгән эш кәгазен

язу

Эш кәгазьләрен

яза белүгә ирешү

7 нче күнегү

3+1

Кабатлау

32.

Үткәннәрне кабатлау. Тест сорауларына җавап бирү.  

1

Белемнәрне гомумиләштерү.

Стандарт булмаган

шартларда биремнәрне эшләү (иҗади биремнәр),кереш күнегүләр,  яңа материалны кабул итү Һәм аңлау,

өйрәнү объекты буенча

 фикер йөртү.

   Тест






Укучыларның алган

белемнәрен тикшерү


11 нче күнегү

33.

Ел буена үтелгәннәрне кабатлау.

1

Белемнәрне гомумиләштерү.

Стандарт булмаган

шартларда биремнәр-

не эшләү (иҗади биремнәр),

кереш күнегүләр,  яңа

материалны кабул итү

Һәм аңлау, өйрәнү объекты

Аваз үзгәрешләрен

билгеләү

16 нчы күнегү

нәтиҗә.


Ел  буена үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлауга ирешү

167 нче бит, 13 күнегү, бирем буен .

                                                        Икетеллелек мәсьәләләре

34.

Контроль диктант “Өзелгән үзәкләр”. Диктантлар җыентыгы, “Мәгариф” нәшрияты, 2006 ел,214 бит.

 1

Контроль

дәрес

Укучыларның

белемнәрен гомумиләштерү

Диктант

Дөрес язу күнекмәләре

булдыру

 -----------

 35.

Хаталар өстендә эш.  Ел буена үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау

 1

Белемнәрне гомумиләштерү.

Иҗади проблемалы

биремнәр тәкъдим итү,

укучыларның тормыш

тәҗрибәсеннән файдалану,

дискуссия, диктант

тест

Ел буена үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлауга ирешү

--------

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5 класс өчен татар теленнән эш планы

Татарстан республикасы Азнакай муниципаль районы...

9класс өчен татар теленнән эш планы

Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән....

10 класска татар әдәбиятыннан эш планы

Татар әдәбиятының эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек ...

1 сыйныфлар өчен татар теленнән тематик план

1 сыйныфлар өчен татар теленнән тематик план...

1 сыйныфлар өчен татар теленнән тематик план

1 сыйныфлар өчен татар теленнән тематик план...

1 сыйныфлар өчен татар теленнән тематик план

1 сыйныфлар өчен татар теленнән тематик план...

2 нче сыйныфта укучы татар балалары өчен укудан һәм татар теленнән тематик план (дәреслек авторы Ягъфәрова Р.Х.)

2 нче сыйныфта укучы татар балалары өчен укудан һәм татар теленнән тематик план (дәреслек авторы  Ягъфәрова Р.Х.)...