10 класска татар әдәбиятыннан эш планы
рабочая программа (10 класс) по теме

Тинбакова Римма Варисовна

      Татар әдәбиятының эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 10tat.ed_.doc443 КБ

Предварительный просмотр:

                 «Каралды»                                    «Килешенде»                                   «Расланды»

МО җитәкчесе                             Укыту – тәрбия эшләре                     Мәктәп директоры

       /_____/Мөбарәкшина С.Г./      буенча директор урынбасары           /_____/Махонина Н.Г./

Беркетмә №______                        /____/Хәбипова М.С./                       Боерык  №______

___ /_______2012 ел.                    ___ /_______2012ел.                          ___ /_______2012 ел.

Татарстан республикасы Азнакай муниципаль районы                               

             Азнакай шәһәре 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең

беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тинбакова Римма Варис кызының

10 нчы сыйныфка (төп төркем) татар  әдәбиятыннан

эш программасы

             

   

                                                                                                 Мәктәп педагогик советы          

                                                                                                 утырышында каралды

                                                                                                 Беркетмә № ________

                                                                                                  _______________2012ел.

                                                                                       

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы

       Программа ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары» (Казан, «Мәгариф», 2010 ел), рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия (татар балалары өчен) Х.И.Миңнегулов, Н.С.Гыймадиева  тарафыннан эшләнгән (Казан, Мәгариф, 2006), ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде. 

Эш программасы структурасы

      Татар әдәбиятының эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына әдәбият  укытуның  төп максаты һәм бурычлары:

- матур әдәбият текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итү, төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белү; әдәби-тарихи процесс турында гомуми караш булдыру;

- тиз үзгәрүчән заман шартларында файдалы җитештерүчән хезмәткә яраклы, үз-үзен танып белергә һәм һәрдаим камилләштерергә әзер, рухи дөньясы бай булган шәхес тәрбияләү; гуманлылык карашлары, милли үзаң, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, әдәбиятка һәм халыкның мәдәни кыйммәтләренә ярату һәм хөрмәт булдыру;

- укучыларда әдәбиятның үзенчәлекләре турында карашларны, әдәби текстны кабул итү, образлы һәм аналитик фикерләү культурасын, автор

позициясен аңлау, әдәби процессның тарихи һәм эстетик нигезләренә төшенү, эстетик һәм иҗади  сәләтне, кызыксынуны үстерү;

- балаларны татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, теарты, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү;

- укучыларның телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү;

- әдәби әсәрне уку һәм анализлау;

- халык тарихын, мирасын өйрәнү аша Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм, гомумән, кешегә ихтирам,

   мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү.

-әдәби-теоретик белемнәр нигезендә әдәби әсәрне тарихи-әдәби җирлеген аңлап һәм сәнгати кыйммәте бөтен тулылыгында гына ачыкланучы буларак анализлау һәм шәрехләү; төрле типтагы сочинениеләр язу; кирәкле мәгълүматларны (Интернет челтәре аша да) табу, системалаштыру һәм файдалану күнекмәләре булдыру;

-туган әдәбиятта һәм башка халыклар әдәбиятында чагылыш тапкан әхлакый идеалны үзара бәйләнештә аңлау һәм әдәби-сәнгати фикерләүдәге уртак һәм милли үзенчәлекләрне ачыклау;

Белем бирү эчтәлегенең  мәҗбүри минимумы

Әдәби әсәрләрне танып-белү буенча төп эшчәнлек. Татар әдәбиятының күренекле язучылары һәм шагыйрьләре, аларның әсәрләре турында мәгълүмат булдыру; төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади уку; сәнгатьле уку; шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү; әсәрләрне анализлау; план төзү һәм әсәрләр турында кыскача бәяләмә (отзыв) язу; татар һәм рус әдәбиятындагы әсәрләрне чагыштырып бәяләү, үз фикерен әйтә белү.

        

                                             Укучыларның әдәбияттан белем һәм күнекмәләренә төп таләпләр

Гомуммахсус белем һәм күнекмәләр

  1. халык авыз иҗаты һәм әдәбият;
  2. халык авыз иҗаты җанрларыннан бәет, дастан, риваятьләр турында мисаллар китереп, аларга аңлатма бирә белү;
  3. аларның текстларыннан өзекләр китереп, мәгънәсег ачыклап бирә белү;
  4. әдипләрнең тормыш юлы һәм иҗаты турында тулырак мәгълүмат бирә белү;
  5. татар әдәбияты тарихын чорларга бүлә белү;
  6. 5-9 нчы сыйныфларда үзләштергәннән тыш, XIX – XX гасыр татар әдәбияты турында өстәмә мәгълүмат туплап, аңлатып бирә белү;
  7. әдәби әсәрләрнең сурәтләү чараларыннан метафора, эпитет, чагыштыру, җанландыру, гипербола, аллегория һ.б. ны белү һәм мисаллар белән дәлилли алу;
  8. әдәби төрләр һәм жанрлар;
  9. әдәби әсәрләрнең эчтәлеген һәм төзелешен (тема, идея, сюжет, композиция, образлар системасы һ.б.) анализлый белү;
  10. матур әдәбиятның башка сәнгать төрләре белән бәйләнеше.
  11. Сөйләм эшчәнлегенә таләпләр: 
  12. текстның исеме, андагы таныш исемнәр ярдәмендә укучыларның эчтәлекне аңлаулары;
  13. укылган текст буенча әңгәмәдә катнаша алу, сөйләмдә гади һәм җәенке җөмләләрдән файдалана алу;
  14. өйрәнелгән язучылар турында сөйли белү;
  15. укылган текстның эчтәлеген сөйли һәм нәтиҗә ясый белү, аңа үз мөнәсәбәтеңне белдерә алу;
  16. тәкъдим ителгән ситуация, тема яки рәсем буенча сөйли белү;
  17. уку һәм сөйләм барышында орфоэпик нормаларны саклау;
  18. балалар өчен басылган вакытлы матбугат материалларын уку һәм файдалана алу;.

Таләпләр

Билге

1.










2.

Шул сыйныфка таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиз, ачык, дөрес әйтелеп, фикер аңлаешлы бирелсә, ягъни:

  1. фонетик үзенчәлекләр (хәрефләрнең укылыш үзенчәлекләре) дөрес бирелсә;
  2. татар әдәби теленең орфоэпик нормалары (сүзнең язылыш һәм әйтелеш үзенчәлекләре) сакланса;
  3. җөмләләр сөйләмнең төп структур берәмлекләренә (сүзләр – иҗекләргә, җөмлә - сүзтезмәләре һәм сүзләргә, мәгънәле кисәкләргә) дөрес бүленсә;
  4. тукталышлар (паузалар) дөрес ясалса, сүз басымы һәм логик басым дөрес укылса яисә куелса,
  5. интонацион яктан тексттагы җөмләләр дөрес тавыш белән укылса;

Укытучының текст эчтәлегеннән чыгып бирелгән сорауларына төгәл җавап бирелсә;

“5”ле билгесе куела.

1.






2.

Таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиешле тизлектә укылса, ләкин кайбер сүзләрнең әйтелешендә фонетик, орфоэпик үзенчәлекләр тиешенчә үтәлмәсә, ягъни:

  1. кайбер сүзләрне укыганда, сүзләрнең укылыш үзенчәлекләре орфоэпик нормаларга туры килмәсә;
  2. сөйләмнең структур бүленешендә кайбер хаталар булса;
  3. җөмләне укыганда, интонацион яктан 1-2 төгәлсезлек җибәрелсә;

Укытучының  сорауларына төгәл җавап бирелсә;

“4”ле билгесе куела.

1.


2.

3.

Уку тизлеге вакыт чикләренә сыймаса һәм уку барышында 3-4 фонетик, 2-3 орфоэпик хата җибәрелсә;


Текст сөйләм берәмлекләренә тиешенчә бүленмәү сәбәпле, интонация төгәл бирелмәсә;

Текстны аңлап та, сорауларга бирелгән җавапларда төгәлсезлекләр булса;

“3”ле билгесе куела.

1.

2.

3.


4.

Тиешле тизлектә уку күнекмәләре булмаса;

Уку барышында үтелгән орфограммаларда төгәлсезлекләр күп кабатланса;

Уку барышында җибәрелгән фонетик, орфоэпик, интонацион хаталар текст эчтәлеген аңлауга комачауласа;

Текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга өлешчә генә җавап алынганда.

“2”ле билгесе куела.

Телдән җавапларны бәяләү.

Телдән җавап бирү – тәкъдим ителгән теманы сөйләү формасында була.

М а т е р и а л:

  1. программа материалы буенча бирелгән яисә үзе сайлап алган тема;
  2. эчтән укылган текстның (нигездә, әдәби әсәрдән яисә әдәбият дәреслегеннән алынган, күрсәтелгән яисә үзе сайлап алган) эчтәлеге.

Әдәбият дәфтәренә таләпләр

Әдәбият дәфтәрендә һәр уку елы дәвамында түбәндәге төп язмалар була:

  1. планнар
  2. эчтәлекне хикәяләп язу
  3. цитаталар (күчереп язу)
  4. аңлатмалар  (сүз һәм төшенчәләргә)
  5. фикер язмалары (үз фикереңне язып кую)
  6. укучы үзе иҗат иткән әдәби әсәрләр (хикәяләр, шигырьләр, мәзәкләр, сценарийлар һ.б )
  7.  халык авыз иҗатыннан җирле материаллар
  8. аннотацияләр (11кл.)
  9. тезислар (8-11кл.)
  10. конспектлар (8-11 кл.)
  11. рефератлар (8-11 кл.).

Әдәбият дәфтәрендә бары тик программа материалын үзләштерүгә һәм аны язып бирә белергә өйрәтә торган язмалар гына булырга тиеш. Язма эшләр сочинение таләпләре белән бәяләнә.

        Әдәбияттан белем дәрәҗәсен бәяләү соңгы чиктә сочинение яздыру белән кылынса да, өлгереш билгеләре чыгарган вакытта аның белән генә чикләнмичә,  уку, сөйләү, телдән җавап бирү дә исәпкә алына.

Укуга карата төп таләп – сәнгатьле уку.

Уку материалы:

  1. Укучы үзе язган текст яки сочинение.
  2. Әдәби әсәрдән, публицистик һәм фәнни хезмәттән өзек.

Материалның күләме:

Һәр класс өчен билгеләнгән сочинение күләме икеләтә алына.

Материалны сайлап алу:

  1. Укучы үзе сайлый, үзе теләгән текстны укый.
  2. Укытучы күрсәтмә бирә.

Укуны әдәбият фәне буенча бәяләү өчен таләпләр:

  1. Уку тел (грамматика) фәне буенча уңай билге куярлык булсын.
  2. Сәнгатьле  яисә логик сәнгатьле (текстның характерыннан чыгып) башкарылсын.
  3. Уку интонациясен бөтен текстка һәм аның аерым өлешләренә карата укучы аңлатып бирә белсен.

И с к ә р м ә. Уку интонациясен аңлатканда: I

X -  XI классларда укучы, болар өстенә, текст эчтәлегенә үзенең мөнәсәбәтен, тыңлаучыларга ничек тәэсир итәргә, аларда нинди хисләр уятырга теләгәнлеген дә аңлатырга тиеш.

   Соңгы ике таләптән берсенең үтәлмәве тел буенча куелган билгене – бер баллга, икесенең дә кимчелекле үтәлүе билгене ике баллга киметә. Икесе дә бөтенләй үтәлмәгән булса, әдәбияттан “2”ле куела.

                                                                                Программаның эчтәлеге                                    

                                                                                   


Бүлекләр

Сәгать саны-70

1.

Татар әдәбияты тарихына кереш. Әдәбиятның чорларга бүленеше. Борынгы һәм урта гасыр әдәбиятына кыскача күзәтү.

1


2.

Кол гали .“Кыйссаи Йосыф” поэмасы. Аның сюжеты, төп образлар, автор күтәргән төп мәсьәләләр, әсәрнең үзеннән соңгы әдәбиятыбыз үсешенә ясаган тәэсире.

3

3.

Алтын Урда чоры һәм Казан ханлыгы тарихыа, мәдәниятенә кыскача күзәтү. Сәйф Сараи, Мөхәммәдьяр иҗатлары турында белешмә.

1

4.

“Идегәй” дастаны(өзек). Аның иҗат ителү тарихы, төп образларның бирелеше. Әсәрдә ил идарәсе, халык язмышы мәсьәләсе. Дастан турында төшенчә.

3

5.

Казан ханлыгы чоры.

1

6.

Мөхәммәдьярның  «Нуры Содур», «Төхфәи мәрдан”әсәрләре

1

7.

XVII-XVIII йөз әдәбиятына кыскача күзәтү. Мәүла Колый, Габдерәхим Утыз Имәни иҗатлары.

1

8.

Габдерәхим Утыз Имәни. Иҗаты турында белешмә. Тематикасының төрлелеге, фикер каршылыклары, әсәрләрендә үгет-нәсыйхәтнең чагылышы. Реаль күренешләрнең эзлекле сурәтләнүе. Мәрсия җанры турында төшенчә.

3

9.

XIX йөз әдәбиятына һәм мәдәниятына күзәтү.Габделҗәббәр Кандалый. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Сәхибҗамалга” поэмасы. Шагыйрьнең әдәбиятка алып килгән яңалыгы. Әсәрдә  мәхәббәтнең чагылышы.

3

10.

Шиһабеддин Мәрҗани. Тормышы һәм күпкырлы эшчәнлеге. Мәрҗәни турында татар әдипләре. Татар иҗтимагый фикер үсешендәге роле.

2

11.

Мифтахетдин Акмулла. Тормышы һәм иҗаты турында белешмә. Аның аерым әсәрләре, аларның идеясе.

2

12.

Каюм Насыйри. Тормышы һәм күпкырлы эшчәнлеге. “Әбүгалисина кыйссасы”(өзекләр).Фантастик сурәтләү алымының сюжетны оештырудагы әһәмияте, гуманистик идеяләрнең яклануы, хаксызлыкка каршы көрәш. Сатирик әсәрдә алымнар, иронияле сурәтләүләр.

3

13.

Муса Акъегетзадә. Тормышы һәм иҗаты турында белешмә. “Хисамеддин менла” повесте (өзек). Әсәрдә искелек тарафдарларының тәнкыйтьләнүе, аларга алмашка килгән яңа кешеләрне күрсәтергә омтылыш, хатын-кыз язмышы мәсьәләсе.

3

14.

Заһир Бигиев. Тормышы һәм иҗаты турында белешмә. “Меңнәр яки Гүзәл кыз Хәдичә” романы (өзек). Әсәрнең темасы, идеясе, образларның бирелеше, композицион төзелеше. Роман турында искә төшерү.

3

15.

XX йөз башы әдәбиятына күзәтү.Гаяз Исхакый. Әдип иҗатының яңалыгы. Татарча яшәү рәвешен башка мохиткә куеп карауда авторның позициясе. “Ул әле өйләнмәгән иде” әсәре (өзекләр), анда катнаш гаилә мәсьәләсенең чагылышы. Холык, әхлакый нигез һәм кеше язмышы мәсьәләләренең үзара нык көрәшүе.

3

16.

Габдулла Тукай. Шагыйрьнең гасыр башындагы әдәбият үсешенә керткән өлеше. “Милли моңнар” һәм “Сәрләүхәсез” шигырьләре. Шагыйрь һәм милләт язмышы мәсьәләсе. Әсәрләрнең темасы һәм идеясе.

Тукай образының әдәбиятта, музыкада, сынлы сәнгатьттә чагылышы.

3

17.

Композитор Нәҗип Җиһанов. Музыка өлкәсендәге эшчәнлеге турында белешмә. “Кырлай” симфоник поэмасыннан өзекләр тыңлауга әзерләнүдә Г.Тукайның “Шүрәле” әсәре белән таныш булуның  мөһимлеге.

1

18.

Рәссам Бакый Урманче. Иҗаты турында белешмә. Тукай образын гәүдәләндергән әсәрләре.

1

19.

Сәгыйть Рәмиев. Тормышы һәи иҗади эшчәнлеге. “Таң вакыты” һәм “Мин” шигырьләре. Авторның аларда үткәргән карашлары.

2

20.

Дәрдемәнд. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Кораб”, “Бәллү”, “Видагъ”, “Татарлыктан татар һич гарь

Итәрме” шигырләре. Аларның темасы, идеясе.

3

21.

Галиәсгар Камал. Иҗаты турында белешмә. “Бүләк өчен” комедиясе. Әсәрдә күтәрелгән проблема, андагы образларның бирелеше.

3

22.

Артист һәм язучы Габдулла Шамуков иҗаты. Аның татар театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеге.

1

23.

Фатих Әмирхан. Иҗаты турында белешмә. “Хәят” повесте (өзекләр). Әсәрнең идеясе, кееше психологиясен тасвирлауда авторның осталыгы.

3

24.

Мирхәйдәр Фәйзи. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Галиябану” драмасы (өзекләр). Әсәрдә мәхәббәт гүзәллеге, сафлыгы, образлар бирелеше. Драманың халык тормышыннан алынып язылган, җыр һәм музыка кергән әсәрләрдән берсе булуы.

4

25.

Шәехзадә Бабич. Тормышы һәм иҗаты турында белешмә. “Кандала” балладасы. Әсәрдәге нечкә юмор, тәнкыйть фикеренең тирәнгә яшеренүе.

1

26.

Кабатлаулар

2

27.

Сочинение

3

28

Класстан тыш уку

4

29

Сөйләм үстерү

5

30

Шигырь төзелеше

1

Ятлау өчен текстлар:                                                                                             Дәрестән тыш уку - 4  :  

Г. Утыз. Имәни. Гыйлемнең өстенлеге турында.                                           Кол Гали. Кыйссаи Йосыф

Г.Тукай. Милли моңнар.                                                                                      Г.Исхакый. Кәләпүшче кыз.

С.Рәмиев. Таң вакыты.                                                                                            Ф.әмирхан.Хәят.

Дәрдемәнд. Кораб. Татарлыктан татар һич гарь итәрме.                             И.Нуруллин.Тукай

Ф.Әмирхан. Хәят(өзек)

                                                   

                                                   Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары

     УМК        

Укытучы өчен методик әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

1. Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары. Казан. «Мәгариф» нәшрияты. 2010);

2.Дәреслек: рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия (татар балалары өчен) Х.И.Миңнегулов, Н.С.Гыймадиева  тарафыннан эшләнгән (Казан, Мәгариф, 2010), ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән


1. Татар әдәбияты:  Теория. Тарих.

Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш. Гыйләҗев. -Казан: Мәгариф, 2004.

2.Гайфуллина Ф.А.Әдәбият дәресләрендә .Казан, «Яңалиф», 2006

3.Ф.М.Хатипов. Әдәбият теориясе. К.:ТКН, 2000

4. А.Г.Яхин. Әдәбият дәресләре. К.”Мәгариф”, 2003

5.Л.К.Хөснетдинова. Әдәбият укыту мәсьәләләре.

Яр Чаллы, 2000

6.М.А.Мифтахова. Мәктәптә Хәсән Туфан иҗаты.

Алабуга, 2002

7.С.Г.Исмәгыйлова. Мәктәптә Г.Исхакый драматургиясе. Алабуга, 2001

8.Я.Х.Абдрәхимова. Әдәбият дәресләрендә мөстәкыйль һәм иҗади эшләр. К.: Мәгариф

9. Я.Х.Абдрәхимова. Әдәбият дәресләрендә бәйлә-

нешле сөйләм үстерү. К.: Мәгариф, 2007

10.Р.Н. Даутов, Н.Б. Нуруллина. Совет Татарстаны

язучылары. Библиографик белешмә. К: ТКН, 1986

11. Татар әдәбияты тарихы. 6 том. 60-90 еллар әдә-

бияты. К.: Раннур нәшрияты, 2001

12. Д.Ф.Заһидуллина, М.И.Ибраһимов, В.Р.Әмине-

ва. Әдәби әсәргә анализ ясау. К.:Мәгариф нәшрияты, 2005

13.Ф.Ә.Гайфуллина. Әдәбият дәресләрендә. К.:

Яңалиф н-ты, 2006

14. Д.Ф.Заһидуллина. Яңа дулкында. К.: Мәгариф, 2006

15. Д.Ф.Заһидуллина, М.И.Ибраһимов, В.Р.Әмине-

ва. Әдәби әсәр өйрәнәбез һәм анализ ясыйбыз. К.:

Мәгариф нәшрияты, 2007

16.”Фән һәм мәктәп”, “Мәгариф”, “Мәйдан”

журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары

1.Әдәбият белеме сүзлеге.

2. Исламов. Татар әдәбиятын укыт-

канда милләтара бәйләнеш,

К.: Мәгариф,2000.

3.Р.Н.Даутов, Н.Б.Нуруллина Совет

Татарстаны язучылары.

Библиографик белешмә. К: ТКН, 1986

4. Татар әдәбияты тарихы. 6 том. 60-90 еллар әдәбияты. К.: Раннур нәшрияты, 2001.

5. Т.Н.Галиуллин. Шигърият баскыч-

лары. К.: “Мәгариф”, 2002.

6.М.Ш.Җәләлиева. Әдәбиятта тойгы

катламнары. К.:”Мәгариф”, 2005.

7. Д.Ф.Заһидуллина. Яңа дулкында. К.: Мәгариф, 2006

8. Программа буенча каралган

язучыларның әсәрләре.

9. М.Ш.Җәләлиева. Әдәбиятыбызның

Җырлы чишмәләре.К.:Мәгариф”, 2001.

10.Синонимнар сүзлеге. К.:”Мәгариф”

11.”Татарстан яшьләре” газеталары, .”Фән һәм мәктәп”, “Мәгариф”, “Мәйдан”журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары.

                                                                        Дәресләрне календарь – тематик планлаштыру



    Дәреснең темасы



Сәг.

сан.

  Дәрес тибы


   Укучылар

  эшчәнлегенә

характеристика,

   эш  төрләре

 Контроль

 төрләре,

  бәяләү

үлчәмнәр

Материалны

үзләштерүне

камилләштерү

  нәтиҗәсе

    Якынча

         өй

        эше

Үткәрү

вакыты

срок

факт

1

Татар әдәбияты тарихына кереш

Мәхмүд Кашгарый иҗаты “Диване-лөгатәт-төрк”әсәре

Йосыф Баласангулының «Котадгу белег» әсәре

1

Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту

Эзләнүчән әңгәмә, сүзлек

өстендә эш, өстәмә

әдәбият белән эшләү,

электрон дәреслектән

файдалану

Мәхмүд Кашгарыйның

 иҗаты турында мәгълү-

мат бирү“Диване-лөгатәт-

төрк сүзлегенең ничек

төзелүен,үзенчәлекләрен

 ачу,анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә

 ясау,әңгәмәдә катнаша алу,

нәтиҗә ясый белү, үз

 мөнәсәбәтеңне белдерә алу

Анализ

«Котадгу белек»тән строфаларны уку, эчтәлеген, сурәтләү чараларын аңлату.


Татар әдәбияты тарихы нинди чорларга бүленүе, шартлылык нәрсәләрдә күзәтелүе, бу чорда әдәбиятның төп үсеш юнәлешләрен билгеләү, язучы иҗаты турында мәгълүмати булу, нәтиҗә ясый белү, үз мөнәсәбәтеңне белдерә алу, сәнгатьле уку Йосыф Баласангулының «Котадгу белек» әсәренең рухи мираста нинди урын тотуын, нинди мәсьәләләр яктыртылуын ачыклау, нәтиҗә ясый белү, үз мөнәсәбәтеңне белдерә алу

1т.-9бит

сорауларга

 җавап

2т.-12 бит

сорауларга

җавап

3т.-15 бит

 сорауларга җавап

2



Болгар чоры тарихы һәм мәдәнияте

Кол Гали иҗаты


1

Катнаш

Болгар дәүләте турында мәгълүмат алу, Болгар  ханлыгына характеристика

әңгәмәдә  катнаша алу,

нәтиҗә ясый белү, үз мөнәсәбәтеңне белдерә  алу, электрон дәреслектән файдалану Кол Галинең

 иҗаты турында мәгълү-

мат  бирү, сәнгатьле

 уку фикер алышу

Ибне Фадлан

язмасы турында

сөйләшү оештыру

Хронологик

таблица төзү

Болгар чоры тарихы һәм мәдәнияте турында мәгълүмати булу.

Язучының тормыш юлы

һәм иҗаты турында тулы-

рак мәгълүмат бирә белү,

әңгәмәдә катнаша алу,

нәтиҗә ясый белү, үз

мөнәсәбәтеңне белдерә алу

22 бит

сорауларга

җавап

Кол Гали

һәм аның

әсәре

хакында

сөйләргә

3


 Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф”поэмасы

1

Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту

Сәнгатьле уку, фикер алышу, әңгәмә кору, эчтәлек өстендә эш, образларга характристика, иҗади сөйләү. Әсәрнең идеясе һәм проблематикасы  өст.эш

Образларга

характерис-

тика

Поэманың традицияләре. Халкыбызның рухи тормышында тоткан урынын билгеләү.

Поэманы

 тулысы

белән

укырга,

эчтәлек

сөйләргә.

4

Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф”,поэмасының

сюжеты, күтәрелгән мәсьәләләр

1

Белемнәрне тирәнәйтү, күнекмәләр формалаштыру

Поэманың сюжетын

тотып ала белү, идея –эс-

тетик эчтәлеген ачу,

сүзлек өстендә эш, анализ,

сәнгатьле уку күнекмәләре

үстерү, эчтәлек сөйләү,

сурәтләү чараларын

табу, әсәрнең теле,

жанрына аңлатма бирү.

Әсәрнең

сюжет

сызыгын

билгеләү

Поэманың төп

темасын,

идеясен, анда

күтәрелгән

мәсьәләләрне

ачыклауга ирешү

37 бит

сорауларга

 җавап

5

Кл.т.у.Кол Гали “Кыйссаи йосыф”

1

Кл.т.у.

әңгәмә, дәлилләү,

исбатлау

--

6

Сочинение “Кыйссаи Йосыф” поэмасында гаделлек темасының бирелеше

1

Катнаш

Сәнгатьле уку, фикер алышу, сорауларга җавап бирү, әңгәмә кору, рольләп уку, эчтәлек өстендә эш, образларга характеристика, иҗади сөйләү. Әсәрнең идеясе һәм проблематика-

сы  өстендә эш.


План төзү

“Кыйссаи Йосыф” поэмасында гаделлек темасының бирелешен ачуга ирешү


Сочине-

ниене

язып бете-

рергә

7

Алтын Урда : тарихы һәм мәдәнияте

Котб ның «Хөсрәү вә Ширин»

әсәре

Габделмәҗиднең «Күңел» шигыре . Газәл жанры

1

Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту

Алтын Урда тарихы ха-

кында мәгълүмат бирү, ул

чорда иҗат иткән әдипләр

турында белешмә, бу

дәвер әдәбиятына хас

сыйфатларны ачыклау,

элетрон дәреслектән

файдалану Сәнгатьле уку, фикер

алышу, сорауларга җавап

 бирү, әңгәмә кору,

эчтәлек өстендә эш,

образларга характеристика, иҗади сөйләү, сүзлек эше, жанр үзенчәлеген билгеләү, анализ,

нәтиҗә.

“Алтын Урда

Һәм татарлар” тема-

сына сөйләшү оеш-

тыру. Вакыйга-

ларны өлешләргә

бүлү, сурәтләү

чараларын

ачыклау.

Әсәр формасына хас үзенчәлек-ләрне билгеләү


Алтын Урда : тарихы һәм мәдәниятын белүгә, әдәбиятка хас сыйфатларны ачыклауга ирешү.

Лирик  геройның

вакыйгаларга

мөнәсәбәтен

ачыклау

Татар шигъриятендә

газәл жанрында

иҗат итүче шагыйрьләрне

ачыклауга ирешү,

газәл жанрына хас

сыйфатлар турында  мәгълүмати булу

1т.-42 бит

сорауларга

җавап

2т.-50-51

 бит,

сәнгатьле

укырга,

сорауларга

җавап

.10

8

Сәйф Сараиның  «Сөһәйл вә Гөлдерсен»,”Гөлстан”әсәрләре



1

Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту

Сәйф Сараиның

тормыш юлы, иҗаты

турында мәгълүмат бирү, әсәрләренең идея-эстетик эчтәлеген ачу, сәнгатьле

уку, сүзлек эше, эзләнүчән әңгәмә.

Әсәрдәге

сурәтләү

чараларын

билгеләү .

Образларга

характеристика

Язучының тормыш

юлы һәм иҗаты турында

тулырак мәгълүмат бирә белү,

әңгәмәдә катнаша алу,

 нәтиҗә ясый белү

63 бит.

 сораулар

9

«Идегәй» дастаны


1


Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту

Сәнгатьле уку, фикер

алышу, сорауларга җавап

 бирү, әңгәмә кору,

эчтәлек өстендә эш,

образларга характеристика, иҗади сөйләү.


“Идегәй” дастаны

Һәм аның тарихи

нигезе турында

мәгълүмати булу. Дастан төшенчәсен үзләштерү

«Идегәй» дастаны турында сөйләргә. Дастан төшенчәсенә билгеләмә

10

“Идегәй дастаны” образларга характеристика

1


Катнаш

Сәнгатьле уку, фикер

алышу, сорауларга җавап

 бирү, әңгәмә кору,

эчтәлек өстендә эш,

образларга характеристика, иҗади сөйләү

Дастанның

идея-сән-

гатьчә

үзенчәлек-

ләрен сөй-

ләү

Әсәрдәге төп вакыйга-хәлләр турында, каһарманнары аларга хас сый-

фатларны белүгә ирешү.

“Идел-йорт”

өзеген

ятларга.

10

11

“Идегәй дастаны” әсәренә анализ

1


Катнаш

Сәнгатьле уку, фикер

алышу, сорауларга җавап

 бирү, әңгәмә кору,

эчтәлек өстендә эш,

образларга характеристика, иҗади сөйләү

Дастанның

идея-сән-

гатьчә

үзенчәлек-

ләрен сөй-

ләү

Әсәрдәге төп вакыйга-хәлләр турында, каһарманнары аларга хас сый-

фатларны белүгә ирешү.

75 бит.

 ?-җавап

12

С.ү. Татар каһармннары

1

С.ү

әңгәмә, фикер алышу,

 эзләнү, төркемләп эш

Үткән белән бүгенге арасында аермалык һәм бербөтенлекне таба белү

1 татар

 Каһарманы

тур. язма эш.

13

Казан ханлыгы чоры.

Мөхәммәдьярның  «Нуры Содур», «Төхфәи мәрдан”әсәрләре

1

Катнаш


Казан ханлыгы чоры

турында мәгълүмат бирү,

сәнгатьле уку, фикер алышу, сорауларга җавап бирү,

 әңгәмә кору. –

Мөхәммәдьярның тормыш

юлы, иҗаты турында

мәгълүмат бирү, әсәрләренең идея-эстетик эчтәлеген ачу,

 сәнгатьле уку, сүзлек эше, эзләнүчән әңгәмә.

“Зафәрнамаи вилаяти

 Казан”әсәрен

укып фикер

алышу. Авторның

киңәш – нәсыйхәтләрен

укып, мәгънәләрен

аңлату.

Казан ханлыгы чоры, анда иҗат иткән татар әдипләре турында мәгълүмати булу

Мөхәммәдьярның тормыш

юлы, иҗаты  турында,

әсәрләрендә поэтик

үзенчәлекләр турында мәгълүмати булу.

79 бит со-

рауларга

җавап

“Тел” ту-

рындагы

бүлекчәне

сәнгатьле

уку

14

17 нче йөз әдәбияты.

Мәүла Колый, Габди

 хикмәтләре.

18 нче йөз  әдәбияты.

Габдессәлам

Әхмәдбик иҗатлары


1


Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту

17 нче йөз әдәбияты ту-

рында мәгълүмат бирү,

бу чорда туган язма истәлекләр турында

фикер алышу. Мәүла Колыйның, Габдиның Габдессәлам

Әхмәдбик , Ялчогыл

иҗатлары турында

мәгълүмат бирү, шигырь-

ләреннән өзекләрне

сәнгатьле уку, сүзлек эше, эзләнүчән әңгәмә.

М.Худяковның

“Казан ханлыгы

Тарихыннан

очерклар”

китабыннан

Казанның

алынуы хакында

фикер алышу.

Автор кулланган

әдәби чараларны

ачыклау 18 нче йөз  әдәбиятына хас үзен-

чәлекләрне ачыклау

17 нче йөз әдәбияты турында,татар ханлыклары-

ның бетерелүе, әдәбиятның

ярлылануы турында

мәгълүмати булу. Мәүла

Колый , Габди шигырьләре-

нә хас идея-сәнгати

 үзенчәлекләрне

белүгә ирешү.

18 нче йөз  әдәбияты, татар

халкының тарихи

язмышы, әдәби

жанрлар турында

белүгә ирешү.

92 бит

сорауларга

җавап

“Игенчелек гали эшдер..”

хикмәтен

укырга


105 бит

сорауларга

җавап.

15

Габдерәхим Утыз Имәни иҗаты








1



Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту


Габдерәхим Утыз Имәни –

нең тормыш

юлы һәм иҗаты белән

таныштыру ,сәнгатьле

уку,   анализ, нәтиҗә


Утыз Имәни

иҗатының

күпкырлы

булуын

раслау


Иҗаты турында

мәгълүмати булу, нәтиҗә ясый

белү, үз мөнәсәбәтеңне

белдерә алу, лирик

геройның кичерешләрен

аңлауга ирешү

115 бит

сорауларга

җавап




16






Габдерәхим Утыз Имәни    әсәрләре






1



Катнаш




Сәнгатьле уку, тематик

һәм идея эчтәлеген ачу, сорауларга җавап,

Шигырьләренең темаларын билгеләү,

идеясен ачу, сәнгатьле уку, анализ.

Әдип иҗатының

үзәгендә нин-

ди мәсьәләләр то-

руын ачыклау.


Утыз Имәнинең

әдәбият тарихындагы тоткан урыны хакында

мәгълүмати булу. Мәрсия төшенчәсен үзләштерү


“Гыйлемнең

өстенлеге

турында”

шигырен

ятларга

17


Габдерәхим Утыз Имәни    әсәрләре






1





Катнаш






Сәнгатьле уку,

тематик һәм идея

эчтәлеген ачу, со-

рауларга җавап,

Шигырьләренең темаларын билгеләү,

идеясен ачу, сәнгатьле уку, анализ.



Утыз Имәнинең

әдәбият тарихындагы тоткан

урыны хакында

мәгълүмати булу.



Мәрсия

Жанры тур. сөйләргә




18

Урта гасыр әдәбиятына йомгак.

19 нчы гасыр әдәбияты

1







Катнаш








Укучыларның урта гасыр

әдәбияты турында алган

белемнәрен гомумиләш-

терү, нәтиҗә, электрон

дәреслектән файдалану.

19 нчы гасыр әдәбияты

турында мәгълүмат бирү, сәнгатьле уку,сүзлек эше, эзләнүчән әңгәмә

Тест сораулары

төзү, нәтиҗә.

19 нчы гасыр әдәбияты-на  хас сыйфатларны ачыклау.




Борынгы һәм урта гасыр әдәбиятына нинди үзенчәлекләр хас булуы турында мәгълүмати булу.

19 нчы гасыр әдәбияты турында, аларга хас сыйфатлар, Казан университеты, белем- мәгърифәтнең  торышы турында мәгълүмати булу.


1т.-116 бит

сорауларга

җавап,

2т.-122 бит

сорауларга

Җавап.


19




Габделҗаббар Кандалый иҗаты




1


Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту


Габделҗаббар Кандалый-

ның тормыш  юлы һәм

иҗаты белән таныштыру, биографиясендәге әһәмиятле мо-

ментларны шигырьләре

 белән өлешчә ялгау,

сәнгатьле уку, анализ

Әсәрләрен-нән үзеңә охшаган чагыштыруларны күр-

сәтергә

Габделҗаббар Кандалый иҗатына хас булган сыйфатларны,

шагыйрьнең әдәбиятка алып килгән яңалыгын ачыклауга ирешү.

123-135 битләрне укырга, сөйләргә



20.





Габделҗаббар Кандалый “Сәхибҗамал” поэмасы

1

Катнаш

Габделҗаббар Кандалый

 иҗатын, темаларны

 аңлату, сәнгатьле уку,

эзләнүчән әңгәмә,

сүзлек өстендә эш, нәтиҗә.әсәрләренең фольклор һәм элеккеге

язма әдәбият белән нинди мөнәсәбәттә булуын ачыклау.

Язучының әдәбиятка алып килгән яңалыгын ачыклау, аңлау  һәм үзләштерү

140 нчы бит

сорауларга

җавап


21

Габделҗаббар Кандалый иҗатын кабатлау







1






Белемнәрне тирәнәйтү, күнекмәләр формалаштыру





Габделҗаббар Кандалый

 иҗатын, темаларны

 аңлату, сәнгатьле уку,

эзләнүчән әңгәмә,

сүзлек өстендә эш, нәтиҗә.әсәрләренең фольклор һәм элеккеге

язма әдәбият белән нинди мөнәсәбәттә булуын ачыклау.

Әдип поэзиясе-

нең тематик,

жанр  төрлелеген билгеләүгә

ирешү, ша-

гыйрьнең  

шәхесе белән әсәр-

ләре арасында бәйләнешне

ачыклау.

Габделҗаббар Кандалый иҗатына хас булган сыйфатларны,

шагыйрьнең әдәбиятка алып килгән яңалыгын ачыклауга ирешү.




Үзеңә

ошаган

шигырен

сәнг. ук.

өйрәнергә



22

Шиһабетдин Мәрҗани турында белешмә


1



Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту

Шиһабетдин Мәрҗанинең

тормыш юлы һәм иҗаты

белән таныштыру,

сәнгатьле уку, анализ,

тел-сурәтләү чараларын

табу, нәтиҗә.

Шагыйрь иҗатының

тематик

киңлеген

күрсәтү.


Мәрҗани гыйльми

эшчәнлеге турында

мәгълүмати булу.

150-154

битләрне

укырга,

сөйләргә

23


Шиһабетдин Мәрҗани иҗатын гомумиләштереп кабатлау

1


Катнаш


Сәнгатьле уку, фикер

алышу, сорауларга җавап

 бирү, әңгәмә кору, нәтиҗә

Шигырьгә  карата

укучы нәтиҗәсе

Шиһабетдин Мәрҗанинең әдәбиятка алып килгән яңалыгын ачыклауга

ирешү.

157 бит

сорауларга

җавап

24





Шигырь төзелеше






1



Белемнәрне тирәнәйтү, күнекмәләр формалаштыру


Силлабик  шигырьнең

асылын аңлату. Гарузга

хас сыйфатларны ачыклау,

 рифма төрләрен, рифма-

ның  шигъри сөйләмдәге

дәге вазифасын ачыклау,

нәзыйрә ысулы белән

язуны аңлату.

“Әдәбият белеме

сүзлеген-нән”фай-

даланып шигырь

төзелеше хакында

сөйләшү оештыру

Шигырь системасы,

төзелеше

хакында мәгълүмати булу.




148-149

битләр

сорауларга

җавап.



25




Мифтахетдин Акмулла тормышы, иҗаты





1






Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту





Мифтахетдин Акмулла-

ның  тормыш

юлы һәм иҗаты белән

таныштыру, биография-

сендәге әһәмиятле мо-

ментларны шигырьләре

 белән өлешчә ялгау,

сәнгатьле уку, анализ

Мифтахет-

дин Акмул-

ланың

иҗат мира-

сын идея-

тематик

яктан күзәтү

ясау.

Мифтахетдин Акмулланың

татар әдәбияты

тарихында тоткан

урыны турында

мәгълүмати булу.



158-166 бит.

укырга,

сөйләргә






26

Мифтахетдин Акмулла иҗатыннан үрнәкләр

1

Катнаш

Сәнгатьле уку, фикер

алышу, сорауларга җавап

 бирү, әңгәмә кору, нәтиҗә

Акмулла әсәрләреннән мәкаль әйтемнәрне, канатлы сүзләрне табып, мәгънәлә-рен аңлату

Акмулланың-мәгърифәт һәм гаделлек җырчысы булуы турында мәгълүмати булу

166-167

бит

сорауларга

җавап

27

«Каюм Насыйри – татар дөньясының мөхтәрәм заты»







1



Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту


Каюм Насыйриның

 тормыш юлы, иҗаты

турында мәгълүмат бирү

сәнгатьле уку,сүзлек эше, эзләнүчән әңгәмә



“Халыкның үзе

кебек”гыйбарәсен галимнең

эшчәнлегенә

мөнәсәбәттә

аңлатып  бирү.

Язучының  тормыш

юлы һәм иҗаты турында

тулырак мәгълүмат бирә

белү, әңгәмәдә катнаша алу,

нәтиҗә ясый белү, үз

мөнәсәбәтеңне

белдерә алу

168-180

 битләр

укырга,

сөйләргә




28




Каюм Насыйриның“Әбүгалисина кыйссасы”



1




Белемнәрне тирәнәйтү, күнекмәләр формалаштыру


Әдәби әсәрнең сюжетын

тотып ала белү, идея –эс-

тетик эчтәлеген ачу,

сүзлек өстендә эш, анализ,

сәнгатьле уку күнекмәләре

үстерү, эчтәлек сөйләү

Образларга

характерис-

тика



Сөйләгәнннәр

буенча нәтиҗә чыгара  белү



Каюм Насыйри-

ның“Әбүга-

лисина

кыйссасын

укып ки-

лергә

29




Каюм Насыйри китапларыннан үрнәкләр




1



Катнаш





Каюм Насыйри китапларыннан үрнәкләрне

сәнгатьле уку, фикер

алышу, сорауларга җавап

 бирү, әңгәмә кору, нәтиҗә

“Тәрбия”

китабыннан

киңәшләр укып,

мәгънәләрен аң-

лату.


Нәсыйхәтләре, хикәятләре хакында әңгәмә

кору.



181-190

битләр

укырга,

сорауларга

җавап

30


Муса Акъегетзадә тормышы һәм иҗаты


1



Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту

Муса Акъегетзадәнең

 тормыш юлы, иҗаты

турында мәгълүмат бирү

сәнгатьле уку,сүзлек эше, эзләнүчән әңгәмә

“Хиспметдин

менла”романының

 тат.әдәбиятындагы

урыны”-сөйләшү

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты

турында тулырак мәгълүмат

бирә белү, әңгәмәдә катна-

ша алу, нәтиҗә ясый белү, үз

мөнәсәбәтеңне белдерә алу

193 бит

сорауларга

җавап



31



Муса Акъегетзадәнең

«Хисаметдин менла» повесте





1



Белемнәрне тирәнәйтү, күнекмәләр формалаштыру

Әдәби әсәрнең сюжетын

тотып ала белү, идея –эс-

тетик эчтәлеген ачу, сүзлек өстендә эш, анализ,

сәнгатьле уку күнекмәләре

үстерү, эчтәлек сөйләү,

эзләнүчән әңгәмә

Образларга

характерис-

тика


Әсәрнең сюжетын, анда күтәрелгән мәсьәләләрне

аңлауга ирешү


198-211

битләр

укырга




32

Муса Акъегетзадә иҗатын гомумиләштереп кабатлау

1





Катнаш







Бүлекләргә исем  кую,

портретларны сыйфатлаган

урыннарны табып уку,

әсәрнең тормышчанлыгын

аңлату, сәнгатьле уку күнекмәләре үстерү,

эзләнүчән әңгәмә

Романның идея- сәнгатьчә үзенчәлекләре

турында мәгълүмати булу.




211 бит

сорауларга

җавап














33







С.ү Тарих һәм сәнгать

1

С.ү

Әңгәмә, фикер алышу, төркемләп эш, дәлилләү, исбатлау

Тарих белән әдәбиятның уртак  якларын билгеләү, бердәмлеген билгеләү

--

34

Заһир Бигиев тормышы һәм  иҗаты.

1

Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту

Заһир Бигиевның

 тормыш юлы, иҗаты

турында мәгълүмат бирү

сәнгатьле уку,сүзлек эше, эзләнүчән әңгәмә.

Заһир

 Бигиевның

сәяхәт

маршрутын

картадан

күрсәтү.

Заһир Бигиевның

тормыш юлындагы

төп баскычларны

билгеләүгә ирешү

212-221

бит

укырга,

сөйләргә

35

Заһир Бигиевның ”Меңнәр,яки Гүзәл кыз  Хәдичә” романы



1




Белемнәрне тирәнәйтү, күнекмәләр формалаштыру



Әдәби әсәрнең сюжетын

тотып ала белү, идея –эс-

тетик эчтәлеген ачу, проблемасын, сюжет сы-

зыгын,  композицион

үзенчәлеген билгеләү,

сүзлек өстендә эш, анализ,

сәнгатьле уку күнекмәләре

үстерү, эчтәлек сөйләү

Әсәрнең

сюжет үзен-

чәлеген

 билгеләү


Хикәядә күтәрелгән мәсьәләләрне

аңлауга ирешү


Романны

тулысы

белән

укырга


36




Заһир Бигиев иҗатын гомумиләштереп кабатлау


1


Катнаш


Әңгәмә кору,

эчтәлек өстендә эш, проб-

лемасын ачыклау,

образларга характеристика, иҗади сөйләү, нәтиҗә.

План нигезендә

239 бит фикер

алышу,персонаж-

ларны сыйфатлый

 торган таблицаны

тутыру.

Әсәрнең сюжетын, анда күтәрелгән мәсьәләләрне

аңлауга ирешү



241 нче

бит сорау-

ларга

җавап


37

20 нче йөз башы әдәбиятына күзәтү





1


Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту

20 нче йөз әдәбиятында

иҗтимагый вакыйгаларны

Һәм мәдәни күренешләрне

аңлату, иҗади сөйләү,

нәтиҗә.

20 нче гасыр

әдәбиятында

нинди үзен-

чәлекләр

хас икәнен

ачыклау

20 нче гасыр башы әдәбиятының зур

үсешкә ирешү сәбәпләрен аңлауга

ирешү.

242-246

нчы битләр

укырга.

сорауларга

җавап

38





Гаяз Исхакый иҗатының яңалыгы

1


Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту

Гаяз Исхакыйның

 тормыш юлы, иҗаты

турында мәгълүмат бирү,

иҗатының яңалыгын ачу,

сәнгатьле уку,сүзлек эше, эзләнүчән әңгәмә

Хронологик таблиц

таблица

Язучының

әдәби эшчәнлеге

турында мәгълү-

мати булу.

Әдипнең

әдәби

эшчәнлеге

турында

сөйләргә

39


Г. Исхакыйның  «Ул әле өйләнмәгән иде» әсәре


1

Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту

Әдәби әсәрнең сюжетын

тотып ала белү, әсәрдә күтәрелгән төп мәсьәләләрне ачыклау, сюжет сызыгын билгеләү,сүзлек өстендә

эш, анализ,сәнгатьле уку күнекмәләре үстерү,

 эчтәлек сөйләү, әх-

лакый сыйфатларның

бирелешен күзәтү

Язучы иҗатында төп тематик юнәлешләрне

билгеләүгә

ирешү

Әсәрнең бүгенге

көндә

актуальлеге турында мәгълү-

мати булу.

Повесть-

ны тулысы

белән

укырга

40

Г. Исхакыйның  «Ул әле өйләнмәгән иде» әсәре


1

Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту

Әдәби әсәрнең сюжетын

тотып ала белү, әсәрдә күтәрелгән төп мәсьәләләрне ачыклау, сюжет сызыгын билгеләү,сүзлек өстендә

эш, анализ,сәнгатьле уку күнекмәләре үстерү,

 эчтәлек сөйләү, әх-

лакый сыйфатларның

бирелешен күзәтү

Әсәрнең бүгенге көндә

актуальлеге турында мәгълүмати булу.

Повестьны кабатларга

41

«Г. Исхакыйның «Ул әле өйләнмәгән иде» әсәренә минем мөнәсәбәтем» сочинение

1

Катнаш


Укучыларны әсәр белән

эшләргә өйрәтү. Әңгәмә

кору, эчтәлек өстендә эш,

проблемасын ачыклау,

образларга характеристика, иҗади сөйләү, нәтиҗә.

План

төзү

Укучыларның белемнәрен тикшерү.

Сочинение

не язып

бетерергә

42


Кл. тыш уку Гаяз Исхакыйның“

Кәләпүшче кыз”

әсәре.

1

Катнаш

Укылган өлешнең

эчтәлеген сөйләү, нә-

тиҗә ясау, үз мөнәсәбә-

теңне белдерү, план

төзү, проблемасын,

тарихны яктыртудагы

яңалыкларны  ачыклау

Сюжет

сызыгын

билгеләү


Әдәби әсәрнең

сюжетын тотып ала белү, әсәрне

укып аңлауга

ирешү

Гаяз Исхакый-ның“Кәлә-пүшче кыз”әсә-рен укып

бетерергә.

43

Г. Тукайның гасыр башындагы әдәбият үсешенә керткән өлеше. «Милли моңнар»

1

Катнаш

Г. Тукайның иҗаты турында мәгълүмат  бирү, сәнгатьле

 уку фикер алышу, лирик геройның әйтергә теләгән

фикерен, тел-сурәтләү

чараларын, темасын, идея-

сын  ачыклау, сүзлек

 өстендә эш.

Тукайның

шагыйрь

булып китүенә йо-

гынты яса-

ган фактор

ларны ачык-

лау

Тукайның татар әдәбиятында тоткан урыны, әһәмиятен үзләштерү, тану.

Шагыйрь хисләрен

ачыклый белү.

«Милли

моңнар»

шигырен

ятларга

44

Г. Тукайның «Сәрләүхәсез», “Олугъ юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре “ шигыре. Шагыйрь һәм милләт язмышы

1

Катнаш

Сәнгатьле уку

фикер алышу,

лирик геройның

әйтергә теләгән

фикерен, тел-сурәтләү

чараларын, темасын, проблемасын  ачыклау,

 сүзлек өстендә эш.

Шигырьләре-нә анализ,

нәтиҗә.


Иҗат кешесенең

җәмгыятьтәге

ролен аңлауга

ирешү.

“Олугъ

юбилей мөнәсәбәте

 белән халык өмидләре “ шигырен

Сәнг. уку

45

Әдәбиятта һәм музыкада Тукай образы

1

Катнаш

Г. Тукай образының әдәбиятта,музыкада,

сәнгатьтә чагылышын

аңлату, әсәрләрен тыңлау,

сәнгатьле уку. Нәтиҗә.

Иҗади эш.

тест

Г. Тукай образының әдәбиятта, музыкада, сәнгатьтә чагылышы турында мәгълүмати булу.

Г. Тукай образының әдәбиятта, музыкада, сәнгатьтә

 чагылы-

шын

сөйләргә

(проект

эше)

46

Дәрестән тыш уку

Ибраһим Нуруллинның “Габдулла Тукай” әсәре

1

Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту

И.Нуруллинның тормыш

юлы һәм әдәби эшчән-

леге турында сөйләү,

 сәнгатьле уку,сүзлек

 эше, эзләнүчән әңгәмә

Тукайны

кеше була-

рак ничек

итеп күз

алдына

китердегез?

Тукай иҗатын гомумиләштерү, нәтиҗә ясый белү

Әсәрне

тулысы

белән

укырга

47

Композитор Нәҗип Җиһановның музыка өлкәсендәге эшчәнлеге турында белешмә.

1

Катнаш

Композитор Нәҗип

Җиһановның музыка

 өлкәсендәге эшчәнлеге

 турында белешмә бирү,

сәнгатьле уку, әсәрләрен

тыңлау, нәтиҗә.

Р.Фәйзуллин

ни өчен

аны “кабат-

ланмас

шәхес” дип

атый?

Татар музыка сәнгатендә Нәҗип Җиһановның

тоткан урыны

турында мәгълүма-

ти булу.

284 бит

сорауларга

җавап.

48

Рәссам Бакый Урманче иҗаты турында белешмә

1

Катнаш

Рәссам Бакый Урманче

иҗаты турында белешмә

бирү, аның Тукай иҗаты-

на мөнәсәбәтен сөйләү,

әсәрләрен карау, нәтиҗә.

электрон дәреслек


Татар сынлы сәнгатен үстерүдә

Урманченың ролен

ачыклауга ирешү

285-187

битләр

укырга,

сөйләргә

16.03

49

Дәрдемәнд тормыш юлы, иҗаты турында белешмә

1

Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту

Дәрдемәнднең

 иҗаты турында мәгълү-

мат  бирү, сәнгатьле

 уку фикер алышу,

лирик геройның

әйтергә теләгән

фикерен, тел-сурәтләү

чараларын, темасын, идея-

сын, образларның биреле-

шен  ачыклау, сүзлек

 өстендә эш

Иҗатына

нинди сый-

фатлар

хас икәнен

ачыклау.

Шагыйрь-

нең татар поэзия-

сендә тоткан

урынын билгеләү

288-293

нче бит-

ләр укырга,

сөйләргә

21.03

50

Дәрдемәндт иҗатыннан үрнәкләр

1

Белемнәрне тирәнәйтү, күнекмәләр формалаштыру

Шигырьләрен укып,

фикер алышу,  тел-сурәтләү

чараларын, темасын, идея-

сын, образларның биреле-

шен  ачыклау, сүзлек

 өстендә эш

Шигырьләрен

укып, фикер

алышу

Шигырь-

ләренә анализ

ясый белүгә

ирешү

“Кораб”,

 “Татарлы-

ктан ...”

шигырен

яттан өй-

рәнергә

51

Дәрдемәндт иҗатын гомумиләштереп кабатлау


1


Катнаш

Әңгәмә кору, иҗади

сөйләү, анализ, нәтиҗә,

сәнгатьле уку.

Шигырьләренә

хас үзенчәлекләрне

күзәтү,

нәтиҗә

Дәрдемәндт иҗатын гомумиләштереп,

нәтиҗә ясый белүгә ирешү

296 нчы

бит сорау-

ларга

җавап.

52


С. Рәмиевның тормышы һәм иҗади эшчәнлеге

1

Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту

С. Рәмиевныңның

 иҗаты турында мәгълү-

мат  бирү, сәнгатьле

 уку фикер алышу,

лирик геройның

әйтергә теләгән

фикерен, тел-сурәтләү

чараларын, темасын, идея-

сын  ачыклау, сүзлек

 өстендә эш.

Хронологик

таблица

төзү

Әдипнең тормыш

баскычлары турында мәгълү-

мати булу.

297-303 нче

битләр

укырга,

сөйләргә

53

С.Рәмиев иҗатыннан үрнәкләр “Таң вакыты”,”Сызла, күңлем!”,”Авыл”,”Син” яшә! Һәм” мин” яшим!”


1

Катнаш

сәнгатьле

 уку фикер алышу,

лирик геройның

әйтергә теләгән

фикерен, тел-сурәтләү

чараларын, темасын, идея-

сын  ачыклау, сүзлек

 өстендә эш.


6 нчы сорау

307 бит.

Сорауларга

җавап,

укучы

нәтиҗәсе


304-306

нчы битләр,

сәнгатьле

укырга

“Таң

вакыты”-

ятларга

54

Галиәсгар Камал иҗаты турында белешмә

Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту

Галиәсгар Камал ның

 тормыш юлы, иҗаты

турында мәгълүмат бирү

“Бүләк өчен” комедиясе-

нең идея-эстетик эчтәлеген ачу,сәнгатьле уку, сүзлек эше,рольләргә бүлеп уку, эзләнүчән  әңгәмә.

Әдип иҗатның

кайсытөрләре

белән

шөгыльләнүен

ачыклау.

Язучының тормыш юлы һәм

 Иҗаты турында тулырак мәгълүмат

бирә белү, әңгәмәдә катна-

ша алу, нәтиҗә ясый белү, үз

мөнәсәбәтеңне белдерә алу

301 нче

бит, со-

рауларга

җавап.

55

Г. Камалның «Бүләк өчен» комедиясе


1

Белемнәрне тирәнәйтү, күнекмәләр формалаштыру

Әдәби әсәрнең сюжетын

тотып ала белү, әсәрдә күтәрелгән төп мәсьәләләрне ачыклау,  сюжет

 сызыгын билгеләү,сүзлек өстендә эш, анализ,

сәнгатьле уку күнекмәләре, нәтиҗә

Әсәрнең

композицион

үзенчәлеген билгеләү

Сөйләгәнннәр

буенча нәтиҗә чыгара, сюжет сызыгын

билгели белү

Комедияне

тулысы

белән

укырга

 56

Г. Камалның «Бүләк өчен» комедиясен гомумиләштереп кабатлау





1





Катнаш





Сәнгатьле уку, фикер алышу, сорауларга җавап бирү, әңгәмә кору, рольләп уку, эчтәлек өстендә эш, образларга характеристика, иҗади сөйләү. Әсәрнең идеясе,

проблемасы  һәм образлары өстендә

эш.

Образларга

характерис-

тика


Әсәрнең идеясе, төп герой образын ача белү.


317 бит

орауларга

җавап.

 Мәдрәсәләр

 турында

әзерләнергә

20.04

57





Бәйләнешле сөйләм үстерү. Мәгърифәт учаклары”

1


Катнаш

“Мөхәммәдия”, “Галия”, “Хөсәения” мәдрәсәләре турында әңгәмә кору,

фикер алышу, иҗади сөйләү, нәтиҗә.

Үзең белгән

мәдрәсә

 турында

фикер

алышу

Мәгърифәт учаклары(татар мәдрәсәләре) турында мәгълүмати булу

Үзең белгән

бер мәдрәсә

турында

сөйләргә

25.04

58

Артист һәм язучы Габдулла Шамуков иҗаты

1

Белемнәрне тирәнәйтү, күнекмәләр формалаштыру

Артист һәм язучы Габдулла Шамуков иҗаты турында аңлату,

видео, презентация, электрон дәреслектән

файдалану, сәнгатьле уку, фикер алышу, сорауларга җавап бирү, әңгәмә кору

322 бит

сорауларга

җавап

Г.Шамуковның

театр сәнгатен

үстерүдәге роле турында мәгълү-

мати булу

321-322

битләр

укырга,

сөйләргә

27.04

59

Фатих Әмирхан иҗаты турында белешмә


1

Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту

Фатих Әмирханның

 тормыш юлы, иҗаты

турында мәгълүмат бирү,

иҗатының яңалыгын ачу,

сәнгатьле уку,сүзлек эше, эзләнүчән әңгәмә,

нәтиҗә.

 Әдип

тормышын

чорларга

бүлү, нәтиҗә

Әдип яшәгән чор һәм тирәлек турында мәгълүмати булу.

325 бит

сорауларга

җавап

2.05

60

Ф. Әмирханның «Хәят» повесте


1

Белемнәрне тирәнәйтү, күнекмәләр формалаштыру

Әдәби әсәрнең сюжетын

тотып ала белү, әсәрдә күтәрелгән төп мәсьәләләрне ачыклау,  сюжет

 сызыгын билгеләү,сүзлек өстендә эш, анализ,

сәнгатьле уку күнекмәләре, нәтиҗә

Әсәрнең

композицион

үзенчә леген билге-

ләү

Сөйләгәнннәр

буенча нәтиҗә чыгара, сюжет сызыгын

билгели белү

Әсәрне

 тулысы

белән

укырга

4.05

61

Ф. Әмирханның «Хәят» повесте

1

Белемнәрне тирәнәйтү, күнекмәләр формалаштыру

Әдәби әсәрнең сюжетын

тотып ала белү, әсәрдә күтәрелгән төп мәсьәләләрне ачыклау,  сюжет

 сызыгын билгеләү,сүзлек өстендә эш, анализ,

сәнгатьле уку күнекмәләре, нәтиҗә

Әсәрнең

композицион

үзенчәлеген билге-

ләү

Катнаш никахлар темасына үз фикереңне белдерү, логик фикерләү сәләтен  үстерү

Әсәрдән

өзек

ятларга

62

Кл. тыш уку

 Ф. Әмирханның «Хәят» повесте

1

Диспут , конференция

әңгәмә, дәлилләү, анализ,

 логик сызыклар төзү,

Логик фикерләү сәләтен үстерү, фикереңне әйтә, исбатлый һәм дәлилләргә өйрәнү

63

Сочинение Ф. Әмирханның «Хәят» повестенда хатын-кыз язмышының бирелеше

1


Катнаш

Ф. Әмирханның «Хәят» повестенда хатын-кыз язмышының бирелешен

Аңлату, сочинение язырга юнәлеш бирү.

План төзү

Б.с.т.ү. логик эзлекле язма сөйләм үстерү. Укучыларның

белемнәрен бәяләү

Сочинение-

не язып

 бетерергә

11.05

64

Мирхәйдәр Фәйзи тормыш юлы, иҗаты турында белешмә.

1

Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту


Мирхәйдәр Фәйзинең

 тормыш юлы, иҗаты

турында мәгълүмат бирү,

иҗатының яңалыгын ачу,

сәнгатьле уку,сүзлек эше, эзләнүчән әңгәмә,

нәтиҗә. Электрон дәреслек.

341 бит

сорауларга

җавап

Мирхәйдәр Фәйзи

иҗатының үзенчәлеге турында мәгълүмати булу.

349-341

битләр

 укыр-

га, сорау-

ларга

җавап.

16.05

65


М. Фәйзинең “Галиябану” драмасы

1

Белемнәрне тирәнәйтү, күнекмәләр формалаштыру

Әдәби әсәрнең сюжетын

тотып ала белү, әсәрдә күтәрелгән төп мәсьәләләрне ачыклау,  сюжет

 сызыгын билгеләү,сүзлек өстендә эш, анализ, роль-

ләргә бүлеп уку,

сәнгатьле уку күнекмәләре, нәтиҗә

Сюжет

сызыгын

билгеләү



Сөйләгәнннәр

буенча нәтиҗә чыгара, сюжет сызыгын

билгели белү


М. Фәйзи-

нең “Гали-

ябану”

 драмасын

тулысы

белән

укырга

18.05

66

М. Фәйзинең «Галиябану» драмасында образлар бирелеше


1

Катнаш

Рольләргә бүлеп уку,

эзләнүчән әңгәмә,

сәнгатьле уку күнекмәләре, нәтиҗә, диалог


Образларга

характерис-

тика

Әсәрнең идеясе, төп герой образын ача белү.



 357 бит

сорауларга

җавап

67

М. Фәйзинең “Галиябану” драмасы. Гомумиләштерү

1

Катнаш

әңгәмә, төркемләп эш , исбатлау, дзлилләү, логик фикерләү,

монолог

Сөйләгәнннәр

буенча нәтиҗә чыгара, сюжет сызыгын

билгели белү

-

68

Шәехзадә Бабич тормышы һәм иҗаты турында белешмә.


1

Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту

Шәехзадә Бабичның

 иҗаты турында мәгълү-

мат  бирү, сәнгатьле

 уку фикер алышу,

лирик геройның

әйтергә теләгән

фикерен, тел-сурәтләү

чараларын, темасын, идея-

сын, темалар,

 образларның биреле-

шен  ачыклау, сүзлек

 өстендә эш.

Язучының иҗат мирасына

гомуми сыйфатлама

Тукай һәм Бабич

 иҗатлары үзара нинди мөнәсәбәттә

булуы турында

аңлау.

Үзеңә

 ошаган

шигырен

 ятларга

69

Шәехзадә Бабич иҗатыннан үрнәкләр “Кандала” балладасы

1

Яңа материалны өйрәнү, белемнәрне ныгыту

Сәнгатьле уку фикер

алышу, лирик геройның

әйтергә теләгән

фикерен, тел-сурәтләү

чараларын, темасын, идея-

сын, темалар,

 образларның биреле-

шен  ачыклау, сүзлек

 өстендә эш.

 “Кандала” балладасына

анализ

“Кандала” әсәренең идея эчтәлеген ачуга ирешү

376 бит

сорауларга

 җавап

70

С.ү. Яраткан героем. Ел буена үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау

1

Кабатлау С.ү

Диалог, монолог, исбатлау

дәлилләү, образлы фикер

йөртү.

тест

Логик рәвештә образлы фикер йөртү, б.с.т.ү Ел буе үткәннәрне искә төшереп, шул чор әдәбиятына билгеләмә бирү, анализ алымнарын куллана белү

-


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан "А.Алиш "Нечкәбил" темасына дәрес планы

Тема :  Абдулла  Алиш  “Нечкәбил”Максат :       1)    әкиятне  укып, эчтәлеген  үзләштерү...

5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан "А.Алиш "Нечкәбил" темасына дәрес планы

Тема :  Абдулла  Алиш  “Нечкәбил”Максат :       1)    әкиятне  укып, эчтәлеген  үзләштерү...

5класска татар әдәбиятыннан эш планы

Татарстан республикасы Азнакай муниципаль районы...

10 класска татар теленнән эш планы

Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән....

6нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан план

6нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан план (Нигъматуллина Р.Р. дәреслеге буенча)...

9 нчы сыйныфлар өчен (татар төркеме) татар әдәбиятыннан календарь тематик план

9 нчы сыйныфлар өчен (татар төркеме) татар әдәбиятыннан календарь тематик план...