Тема урока: "Сүзләрне кушу ысулы. Кушма, парлы сүзләр" 5 класс
план-конспект урока (5 класс)

Разработка урока родного (татарского) языка в 5 классе (татарская подгруппа) по теме " Сүзләрне кушу ысулы. Кушма, парлы сүзләр"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon suzlrne_kushu_ysuly._kushma_parly_suzlr.doc111 КБ

Предварительный просмотр:

         Дәреснең темасы. Сүзләр  кушылу ысулы. Кушма, парлы   сүзләр.

Дәрес тибы: яңа белемнәрне үзләштерү.

Дәрес максатлары.

Белем бирү максаты:

  • сүзләрне кушу юлы белән яңа сүзләр ясалу үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү;
  • кушма, парлы сүзләр турында төшенчә  формалаштыру;
  • Кушма, парлы сүзләрнең дөрес язылыш үзенчәлекләре турында сөйләшү.

Үстерү максаты:

  • үз белемнәрен тикшерү һәм бәяләү күнекмәләрен үстерү; 
  • укучыларның чагыштыру, анализ ясый белү, кагыйдәләр формалаштыра һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерү, әдәби телдә дөрес һәм образлы итеп сөйләү телен үстерү, укучыларның сүзлек байлыгын арттыру..

Тәрбия бирү максаты:

  • Туган тел дәресләренә мәхәббәт тәрбияләү.

Универсаль уку гамәлләре.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

1) сыйныфташлар фикерен исәпкә алып эш итү;

2) күршең белән хезмәттәшлек итү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

1) уку максатын мөстәкыйль  билгеләү;

2) тиешле мәгълүматны табу, билгеләү.

3. Аңлап  уку, тиешле мәгълүматны  сайлап алу, төп мәгълүматны  аеру.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

1) уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү;

2) уку эшчәнлеген оештыра белү;

3) укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

4) укудагы уңышларны һәм уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

Җиһазлау: дәреслек (Ф.Ф. Харисов, Ч. М. Харисова), презентация, компьютер, проектор, экран.

Дәрес барышы.

1. Оештыру. Дәрестә уңай психологик халәт тудыру.

  • Хәерле иртә, укучылар! Кәефләрегез әйбәтме? Әйдәгез, бер-беребез белән исәнләшик  һәм  күтәренке кәеф белән  дәресебезне башлап җибәрик.

2. Актуальләштерү.

1. Үткән дәресне кабатлау.

Әйтеп торып сүзләр яздыру:

Нефтьче,  ташчы, дуслык, яшьлек, авылдаш, сыйныфташ, сусыз, көчсез, кыргыч,    

эшлә.

  • Сүзләрне мәгънәле кисәкләргә бүлегез. Бу сүзләр ничек ясалган?
  • Көтелгән җавап: кушымчалар ярдәмендә.

Сезнең алдыгызда сүзләр язылган карточкалар бар.  Шул сүзләрне игътибар белән укып чыгыгыз.

Карточка №1 (2нче слайд)

  • Сүзләрне 2 баганага урнаштырыгыз. Кушылып язылган сүзләрне бер баганага, сызык аша язылганнарын – икенче баганага язабыз:

Көньяк, алъяпкыч, дус–иш,  әти-әни, төнбоек, көне–төне, унике, алмаш – тилмәш.

- Димәк, бүгенге дәрес темасы - сүзләрне кушу ысулы һәм без сезнең белән кушма һәм парлы сүзләрнең ясалышын,  язылышын өйрәнербез.  

3. Яңа белемнәрне үзләштерү.

Укучылар, әйдәгез экранга күз салыйк. Кушма, парлы кергән сүзләр белән танышыйк, әйтелешләренә игътибар итик. (3-5нче слайдлар)

 Ике яки берничә сүздән кушылып ясала, һәм яңа бер мәгънә белдерә торган сүзләр кушма сүзләр дип атала. Алар һәрвакыт кушылып языла.  

Гөлҗимеш                             кулъяулык         сабантуй

Аккош                                    төнбоек

Парлы сүзләр үзара синоним, антоним мәгънәле яки аваздаш сүзләрдән  төзелә,  сызыкча аша языла. (6, 7нче слайдлар)

Әти-әни                                  әкәм-төкәм

Малай-шалай                        кием-салым    

Карточка № 2 (телдән) (8нче слайд)

Карточкаларда сүзтезмәләр бирелгән, шулардан кушма сүзләр ясарга.

I төркем                                                                       II  төркем  

 Алма агачы – (алмагач)                                       Ак каурыйлы кош – (аккош)

Бу көн – (бүген)                                                     Эз табучы – (эзтабар)

Озын борынлы - (озынборын)                              Кояш чыгу ягы – (көньяк)

Аргы як – (аръяк)                                                   Бу ел – (быел)

Боз вата торган – (бозваткыч)                               Билгә бәйли торган бау – (билбау)

(Чиратлап укып дөреслеген тикшерәләр)

Нәтиҗә ясау.

Димәк, кушма сүзләр ике тамырдан тора һәм алар кушылып языла.

Ә парлы сүзләр шулай ук ике тамырдан тора, алар сызык аша языла.

4. Физкультминут.

5. Ныгыту.

1) Дәреслек белән эш. 142нче бит,  323 нче күнегү (язма).

143нче бит,  326нчы күнегү  (язып эшлилиләр, телдән аңлаталар)

143нче бит,  326нчы күнегү  (язып).

2) ,,Кем тапкыр?” табышмакларга җавап бирү. Кушма һәм парлы сүзләрне әйтергә.

1)    Кем үз оясы өстендә йөри?     (әкәм-төкәм)

2)    Аягын-башын яшерә, таш күлмәге эченә. (ташбака)

3)    Аягы суда, башы көндә. (төнбоек)

4)    Таяк, таяк башында табак, табак эчендә кибет, кибет эчендә ике мең егет. (көнбагыш)

3) ,,Кем күбрәк әйтер?” кушма сүзләрдән торган кеше исемнәрен әйтегез.

I вариант – Гөл- сүзенә башланган кеше исемнәрен әйтә.

II вариант – Ай- сүзенә башланган кеше исемнәрен әйтә.

III вариант -  Ил- сүзенә башланган кеше исемнәрен әйтә.

6. Рефлексия. (9нчы слайд)

- Димәк, сүзләрнең нинди ысул  ярдәмендә ясалуын өйрәндек без дәрестә?

- Сүзләр кушылу ысулы белән нинди сүзләр ясала?

- Кушма сүзләр ничек  языла?

- Парлы сүзләр ничек  языла?

7. Белемнәрне бәяләү.

8. Өй эше (теләк буенча). (10нчы слайд)

1. 144нче бит, 328нче күнегү. Җөмләләрне күчереп языгыз, парлы сүзләрнең ясалышын һәм язылышын аңлатыгыз.

2. 142нче бит, 322нче күнегү. Бирелгән шигырь куплетларының икесен  ятларга. Кушма сүзләрне табарга, нинди сүзләрдән торганын әйтергә.

3. Иҗади бирем. Кушма, парлы  сүзләр кергән табышмак яки мәкальләр язып килергә.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема урока: Различение на письме суффиксов прилагательных –к- и –ск-. 6 класс

Данный урок проводится по программе «Школа – 2100» под редакцией Р.Н. Бунеева в 6 классе.Тема урока: Различение на письме суффиксов прилагательных –к- и –ск-.  ...

План открытого урока с учащимся 2-го класса "Тема урока: Работа над художественными произведениями на начальном этапе обучения в классе скрипки."

Идея этого урока в том, чтобы продемонстрировать некоторые способы работы над формированием образа, характера произведения, а также определить конкретные движения рук для наилучшей передачи задуманног...

Тема урока по истории: "Индия и Китай в древности". 5-й класс

Данный урок является текущем уроков в разделе Азия...

УРОК ПО ФИЗИЧЕСКОЙ КУЛЬТУРЕ для 2 класса Тема урока: Обучение и формирование нестандартных двигательных навыков у учащихся начальных классов.

Урок обобщения и систематизации знаний. Цель урока:  Дальнейшее обучение техники освоенных двигательных  действий  при выполнении прыжка в длину с места, бросков набивного мяч...

Конспект урока по изобразительному искусству.Тема урока: «Тёплые и холодные цвета», перо жар птицы (гуашь), 2 класс

   Конспект урока изоискусстваТема урока: «Тёплые и холодные цвета», перо жар птицы (гуашь).Цели деятельности учителя:- научить различать теплые и холодные цвета-учить сме...

Сүзләрне кушу ысулы. Кушма, парлы, тезмә сүзләр. (5 нче класс өчен татар теленнән дәрес план- конспекты. Р. Г. Хәсәншина дәреслеге буенча)

quot;Сүзләрне кушу ысулы. Кушма, парлы, тезмә сүзләр" (5 нче класс өчен татар теле дәресе план- конспекты.  Р. Г. Хәсәншина дәреслеге буенча)темасына багышланган дәрес эшкәрт...