Дәреснең план-конспекты.
план-конспект урока на тему

Каримова Разина Ильгизовна

Кыш турындагы лексиканы кулланып уткән заман хикәя фигыльне өйрәнү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_deres.docx23.35 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы: Каримова Рәзинә Ильгизовна

Предмет: Татар теле

Тема: Кыш. Үткән заман хикәя фигыль

Максат:

Укучыларга кышкы табигать лексикасын кулланып, үткән заман хикәя фигыльне өйрәтү.

Бурычлар:

  1. Кышкы табигать, дару үләннәре белән бәйле лексиканы өйрәтү.
  2. Хәзерге заман хикәя фигыльнең соравын, кушымчаларын искә төшерү.
  3. Үткән заман хикәя фигыльне өйрәнү, кушымчаларын истә калдыру.
  4. Табигатькә, дару үләннәренә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Шәхескә кагылышлы УУГ: уку эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру.

Регулятив УУГ: укытучы белән бергә уку максаты кую, проблеманы чишүдә берничә вариант таба белү, кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу.

Коммуникатив УУГ: Үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтергә, аны яклый белергә өйрәтү.

Дәреснең тибы: яңа материал өйрәнү.

Метод  һәм алымнар: катнаш, сорау-җавап, әңгәмә.

Материал: Татар теле. 4 сыйныфлар өчен дәреслек, 2 кисәктән. 1 кисәк , Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанов, Л.А. Гиниятуллина. – Казан: Татар мультфильм , 2014. – 152 бит.

Җиһазлау: презентация, кош рәсемнәре, карточкалар, парковка.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.
  • Исәнмесез , укучылар! Мин сезне күрүемә бик шат. Бүген безнең дәресебездә кунаклар бар. Әйдәгез әле, матур итеп, кунакларга карап, алар белән исәнләшик әле.
  • Исәнмесез.
  • Хәзер инде, бер беребезне сәламлик.
  • Исәнме дустым  (Кул бирешү)
  • Хәлләрең ничек? (Бер-берсенең җилкәсенә кул куялар)
  • Син кайда булдың? (Шаккатып, куч җәяләр)
  • Мин сине бик сагындым. (Кулны йөрәккә куялар).
  • Син килдең. Бик шәп. (Баш бармак күрсәтү)
  1. Актуальләштерү.

Фонетик зарядка.

Җ – җиләк-җимештә була.

Ң – яңгыр булып ява,

ГЪ – гаиләдә языла,

КЪ – кычытканда була.

Укучылар алдагы дәрестә без хәзерге заман хикәя фигыльне кабатладык. Кыргый һәм йорт хайваннары турында сөйләштек. Әйдәгез әле белемнәрне тикшереп алыйк. (Структура Take-Off- Touch down). (Укытучы җөмләләр укый, укучылар укытучы белән килешсәләр урыннарыннан басалар, килешмәсәләр урыннарында утыралар).

  • Эт, песи, бәрән, кәҗә – йорт хайваннары.
  • Аю, бүре, төлке – кыргый хайваннар.
  • Тиен өйдә яши.
  • -а, -ә, -ый, -и хәзерге заман кушымчалары.
  1. Яңа белем һәм төшенчәләр формалаштыру.
  • Укучылар бүгенге дәреснең темасын ачыклау өчен, мин сезгә бер шигырь укып китәм.

Кыш

Менә салкын кыш җитте

Җиргә ап – ак кар сипте.

Без кышны күптән көттек

Ак карны сагынып беттек.

Бөтен дөнья ак булган

Әйтерсең, ап – ак юрган.

Агачлар да ак мамыктай

Бәсле шәлен ябынган.

Куана бала – чага

Кыш килүгә шатлана.

Чана – чаңгылар алып

Алар баралар тауга.

  • Шигырь нәрсә турында? (Кыш)

(Сораулар белән фикер алышу)

  • Укучылар, урамда нинди ел фасылы?
  • Кыш көне һава торышы нинди?

(Тик-Тэк-тоу, Джотт Тотс структураларын кулланып кыш темасына җөмләләр төзү)

( 2 һәм 3 номер укучылар ак битне алалар, аны урталайга бүлеп, иң буенча портнерга тапшыралар. Аннан соң һәр укучы әлеге битне 4 кисәккә бүләләр һәм кыш темасына караган 1 сүз язып, аны кычкырып укып, өстәл уртасына куялар. Аннан соң 1 номерлы укучы, карамыйча, әлеге сүзләрнең тугызын сайлап ала һәм өстәл уртасына тезеп куя. Укучылар горизанталь һәм вертикаль буенча сүзләрне кулланып, җөмләләр төзиләр. ) укытучы берничә укучыдан сорый.

  • Укучылар экранга игътибар итик әле. Анда төрле фигыльләр бирелгән. Аермаларыннан чыгып, әлеге фигыльләрне кәрҗиннәргә урнаштырыйк әле. Укучылар, хәзерге заман фигыльләрен бер кәрҗингә, ә инде безгә таныш булмаган кушымча ялганган фигыльләрне икенче кәрҗингә берләштерик. (укучылар берләштерәләр һәм СИНГЛ РАУНД РОБИН структурасы буенча икенче кәрҗиннәргә кергән сүзләрне әйтеп чыгалар.)
  • 1 өстәл, 2 укучы беренче утрауга нинди сүзләрне яздың? (ява, исә, шуа, оча )
  • 3 өстәл, 4 укучы икенче утрауга нинди сүзләрне яздың? (җитте, уйнады, килде, туңды)
  • Укучылар, бу нинди сүзләр дип уйлыйсыз? Ни өчен мин аларна хәзерге заман белән бергә бирдем икән?
  • Дөрес, укучылар, бу үткән заман фигыльләре.(теманы тактага язу.)
  • Укучылар,шулай итеп үткән заман хикәя фигыльләр нинди кушымчалар белән ясала?
  • Нинди сорауга җавап бирә?

(Экранга чыккан язуны дәфтәрләргә язып кую. )

  1. Ял вакыты.
  • Укучылар, кышкы салкыннарда сәламәт булу өчен, без җәйдән үк әзерләнә башлыйбыз, төрле дару үләннәре җыябыз. Җылы итеп киенеп йөрер өчен җылы киемнәр алабыз.
  • Укучылар, әйтегез әле, сез нинди дару үләннәре беләсез? (кычыткан, ромашка, әрем, мәтрүшкә).

(КОНЭРС структурасын куллану. Укучылар, үзләре теләгән почмакка, сайлап алган дару үләне янына басалар)

  • Укучылар, сез ни өчен әлеге дару үләнен сайладыгыз? Алар нәрсәне дәвалый? Ни белән алар файдалы?

(Ромашка – салкын тигәнне, тамакны дәвалый.)

(Әрем – ашказанын дәвалый.)

(Мәтрүшкә дән– бик тәмле чәй була. Салкын тигәнне дәвалый.)

( Кычыткан – юньсез укучыларның арт сабагын укыта)

  1. Ныгыту.
  • А) Укучылар, мин сезгә хәзер катрочкалар таратам. Анда текст язылган. Сез тексттан үткән заман фигыльләрне табасыз һәм дәфтәрләрегезгә язасыз. Аннан соң командаларда җавапларны әйтәсез (ФИНК РАЙТ РАУНД РОБИН структурасы. )

Текст.

Менә кыш җитте. Көннәр салкын. Сулар туңды. Салкын җил исте. Урамда ак кар ява. Балалар  чана, чаңгы шуалар. Аларга күңелле.  Марат та урамнан кайтты. Ул бик шат.

(Укучылар язган вакытта, С.Сәйдәшевның көе яңгырый, портреты тактага эленә).

Б) – Укучылар, әйдәгез 3 нче сыйныф укучылары өчен үткән заман хикәя фигыль буеча күрсәтмә материал эшлик. Төркемнән бер плакат. Ул кыска һәм аңлаешлы булырга тиеш.

(РАФТ структурасын куллану.)

  1. Рефлексия.
  • Укучылар, без бүген дәрестә нинди тема өйрәндек?
  • Үткән заманның кушымчалары нинди?
  • Нинди сорауга җавап бирә?
  1. Өйгә эш бирү.
  1. Үткән заман фигыльләрен кулланып,  “Кышкы табигать” темасына инша язарга.
  2. Шуа, уйный, бара фигыльләрен үткән заманга куеп, алар белән җөмлә төзергә.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ПЛАН-КОНСПЕКТ УРОКА План-конспект урока в 11 классе «Фотоэффект. Применение фотоэффекта.»

Урок с использованием  ЭОР. В изучении нового материала используется информационный модуль  "Фотоэффект" для базового уровня старшей школы.  В практический модуль входи...

План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча»

Цель урока: Развитие новых умений и навыков при игре в баскетбол, воспитание  дисциплинированности.Задачи урока: 1. Совершенствование  техники выполнения  передачи  мяча ...

"Мин булышырга яратам" . 5нче сыйныфның рус төркемендә уздырылган дәреснең план-конспекты.

Р.З. Хәйдәрованың  5 сыйныф "Татар теле"  дәреслеге буенча  төзелгән дәреснең план- конспекты....

Кушма, парлы, тезмә сүзләр. Дәреснең план-конспекты

5нче сыйныфта "Кушма,парлы, тезмә сүзләр" темасы буенча дәрескә план-конспект...

Муса Җәлилнең "Ана бәйрәме" балладасы буенча үткәрелгән ачык дәреснең план-конспекты

Тема:  Муса Җәлилнең “Ана бәйрәме” әсәре.Максатлар:  “Ана бәйрәме” шигыренә анализ ясау...

План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча»

План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Б...

План-конспект урока изобразительного искусства 5 класс. Тема:(Конструкция и декор предметов народного быта. Русская прялка) План-конспект урока изобразительного искусства 6 класс. Тема:(Линия и пятно в графике. Стилизация животных)

План-конспект урока изобразительного искусства 5 класс. Тема:(Конструкция и декор предметов народного быта. Русская прялка)План-конспект урока изобразительного искусства 6 класс. Тема:(Линия и пятно в...