3нче сыйныф рус төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе "Җәй җитте"
план-конспект урока на тему

Абдуллина Гульнара Вазировна

          Урок способствует обогащению речи учащихся, развитию устной и письменной речи, привитию  любви к чтению, развитию умения работать с текстом, коммуникативности.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл razrabotka_uroka.docx21.6 КБ

Предварительный просмотр:

 Разработка урока по татарскому литературному чтению на тему

“ Лето наступило”

                                             Тема: Җәй җитте.

Куелган максатлар:

  1. Белем бирү  максаты:

 Ел, җәй фасылларына лексиканы активлаштыру,сөйләм телен үстерү.

  1. Фикер үстерү максаты :

Фикерләү операцияләреннән чыгып,  чагыштыра, анализлый,нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен камилләштерү.

  1. Тәрбия бирү максаты:

Табигатькә сакчыл караш, соклану хисләре тәрбияләү.

            Дәресне җиһазлау:

1. Компьютер, проектор, экран, карточкалар.

2. Р.З.Хәйдәрованың       2-3 нче сыйныфлар өчен  “ Күңелле татар теле” дәреслеге. “Татар-мультфильм”, 2013 ел.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше.
  1. Дәрескә әзерлекне тикшерү.   Уңай психологик халәт  тудыру.

     Укытучы:  Исәнмесез,укучылар!

     Укытучы Балалар : Исәнмесез!

     Укытучы: Кәефләрегез ничек?

     Балалар: Бик  яхшы,кояшлы иртә кебек!

     Укытучы: Сез дәрескә әзерме?

     Балалар: Әйе,әзер!

    Укытучы: Бүген кем дежур?

    Укытучы: Дәрестә кем юк?

    Укытучы: Хәзер елның нинди фасылы?

    Укытучы: Бүген ничәнче май?

    Укытучы: Атнаның нинди көне?

  1. Актуальләштерү

  1. Фонетик  күнегүләр.

{Җ} –авазы . Җәй, җиләк, җил, җылы, җыя, җим, җир сүзләрен әйттерү.

  1. “Ел фасыллары”на караган лексиканы активлаштыру.

Бу шигырьләр нинди ел вакытларына, кайсы рәсемгә туры килә?

     1).  Кырлар буш кала,

     Яңгырлар ява;

Җирләр дымлана-

Бу кайчак була?              (1 слайд)

2). Һәр җир карланган,

Сулар бозланган

Уйный җил- буран,

Бу кайчак туган?                 (2 слайд)

                                                                         (Габдулла Тукай)

3).  Гөрләвек ага,

Кояш елмая.

Торналар үтте

Тезелеп бая.                          (3 слайд)

4).  Матур җәй ,кил безгә,

Кил,кил тизрәк син безгә,

Гөлләр белән бизәп җирне,

Чәчәкләр бир син безгә!        (4 слайд)

                                                                            (Бари Рәхмәт)

  1. Сүзләр һәм сүзтезмәләрнең кайсысы җәй турында?

2 нче күнегү (73 бит)

Яңгыр,буран, җәйге каникул, язгы җил,бал кортлары, сары яфрак,кызыл җиләк, салкын көн, ап-ак кар, күбәләкләр, яшел үлән,җылы кояш.

  1. Малай бу киемнәрне кайчан кия? (рәсемнәр күрсәтү)

Чалбар

Итек

Тун

Башлык

Күлмәк

Свитер

Туфли                                         (5 слайд)

  1. Дәреснең максатын белдерү.

-Укучылар, без сезнең белән бүген җәй темасына караган сүзләрне кабатларбыз, ”Җәй җитте”темасын укырбыз.

  1.  Төп өлеш. Яңа  белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.
  1. Ситуатив күнегүләр (төркемнәрдә эш)

1 нче төркемгә:

Спроси у друга:

Когда завершается учеба в школе?

(Җавап) Мәктәптә уку кайчан тәмамлана?

Когда начинаются летние каникулы?

(Җавап) Җәйге каникуллар кайчан башлана?

2 нче төркемгә:

Сообщи о признаках лета:

(Җавап) Җәй көне көннәр озын, төннәре кыска.  Кояш кыздыра.һ.б.

3 нче төркемгә:

Как скажешь о том, что ты летом загораешь, купаешься, ходишь в лес, собираешь ягоды, грибы.

(Җавап)  Мин җәй көне кызынам,су керәм,урманга йөрим,җиләк,гөмбә җыям.

  1. ФИЗМИНУТКА

                     “Яңгыр тамчылары” уены.

Балалар яңгыр тамчылары астында уйныйлар. Йөрү хәрәкәтләре ясыйлар. Кояшлы яңгыр тамчыларының матурлыгына соклангандай,кулларын күтәреп әйтәләр:

Балалар: Бу-Ләйсән!

Укытучы: Без яңгыр тамчылары.

Балалар:  Бу-Ләйсән!

Укытучы: Җәйге яңгыр булабыз.

Балалар: Бу-Ләйсән!

Укытучы: Кояшлы яңгыр булып,

                  Күңелләргә тулабыз! (6 слайд)

  1. Сүзлек эше. (7 слайд)

Ямьле – красивый

Тиздән – скоро

Тәмамлана – завершается

Сайрый – поет (о птицах)

Күбәләк – бабочка

Эссе – жаркий

Җәйге – летний

Уку – учеба

Озын – длинный

Кыска – короткий

  1. Аудирование.

Прослушайте и скажите, что добавлено во втором предложении каждой пары.

  1. Җәй көне көннәр озыная.

Җәй көне көннәр озыная,төннәр кыскара.

  1. Бал кортлары бал җыялар.

Бал кортлары чәчәкләрдән бал җыялар.

  1. Дәреслек белән эш.

– Укучылар, китапларның 73 нче битен ачыгыз, 4 нче күнегүне табыгыз.

Текстны уку.

  1. Укытучы текстны укый.
  2. Укучылар пышылдап укыйлар.
  3. Укучылардан чылбырлап укыту.
  4. Сорауларга җавап бирү:

а) – Мәктәптә укулар кайчан тәмамлана?

б) – Җәй көне көннәр нинди?

в) – Җәй көне

                5)   - Докажи,что ты любишь летние каникулы.

               (Җавап)Мин җәйге каникулларны яратам, чөнки...

6)Текстка исем бирү.

  1. Ныгыту

Җәй билгеләре турында диалог төзү. (парларда эшләү)

  1. Йомгаклау

Укучылар, без дәрестә нәрсәләр эшләдек?

  1. Билгеләр кую

  1. Өй эше бирү.

      5 нче күнегү, 78 бит. Җөмләләрне киңәйтеп языгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем бирүче дү...

Тема : Ялгызлык исемнәр. 3нче сыйныф(татар төркеме)

Максат : ялгызлык  исемнәр турында тулырак мәгълүмат  бирү,белемнәрен ныгыту;ялгызлык исемнәрне дөрес язу күнекмәсен үстерү.Җиһазлау : дәреслек,методик кулланма,эш дәфтәре, ноутбук, проектор...

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар  төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше...

3нче сыйныф Татар теле Р.З.Хайдарова Г.М. Ахметзянова Л.А. Гиниятуллина Рус төркеме "Кышкы спорт уеннары"

3нче сыйныф Татар теле Р.З.Хайдарова Г.М. Ахметзянова Л.А. Гиниятуллина Рус төркеме "Кышкы спорт уеннары"...