Шүрәледә киңәшмәдә.
материал на тему

Шакирова Лейсан Мансуровна

Класстан тыш чара өчен иҗат ителгән әкият.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shurled_kinshmd.docx30.36 КБ

Предварительный просмотр:

               

                

Татарстан республикасы

Арча муниципаль районы

Өчиле төп гомуми белем мәктәбе

                                           

                                        ШҮРӘЛЕДӘ  КИҢӘШМӘДӘ

                    (Класстан тыш чара өчен иҗат ителгән шигъри әкият)

                                         

                                           

                                           

                                           

                                           Автор:

       1 квалификацияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

            тәрбия эшләре буенча директор урынбсары

Шакирова Ләйсән Мансур кызы.

                                                               2016 ел

Тема: “Шүрәледә киңәшмәдә”

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхси-

табигать, халык, культура, дин төрлелеген берләштергән дөньяга социаль караш формалаштыру; эстетик ихтыяҗ һәм хис формалаштыру; башкалар хисен аңлау, кайгырта белү, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, әхлакый хисләрен үстерү; куркынычсыз һәм сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, төрле тормыш ситуацияләренә һәм әдәби әсәрләрдәге геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

Метапредмет-

Сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен һәм үз эшчәнлегеңне оештыра алу сәләтен формалаштыру.

Предмет-

татар балалар әдәбияты һәм халык авыз иҗаты үрнәкләре белән танышу.

Җиһазлау:

Проектр,презентация,агачлар.

Урман күренеше.Өстәл артында куян малае рәсем ясап утыра.

Әкиятче

Борын үткән заманда....

Юк,хәзерге заманда

Кап-кара урман эчендә,

Нәкъ бер урта төшендә

Яшәгәннәр бер өйдә

Өч куянлы  бер гаилә.

Әти белән әни куян

Эшләгән дә  эшләгән.

Уллары да аларны

Тик төнлә генә күргән.

Шулай көннәрнең берендә,

Улларының туган көненә

Әткә белән әнкә куян

Беләсезме ни алган?

Сизәсездер ,белдегезме?

Ноутбук алып кайткан.

Әти Куян

(Куян малаена ноутбук бирә)

Мәле,улым,киләчәктә

Бу бик кирәк булачак.

Кара аны, озак утырма

Һәм саклап тот ,яме,ватма!

Куян малае.

Рәхмәт,әтием,рәхмәт,әнием!

Әкиятче

Кая инде,ватсын аны

Бәләкәй куян малай.

Берәр сәгатьләп уйнар да,

Әйдә,урамга давай!

Куян малай

Кая әле, “в контакте” ны

 ачып куйыйм беренче.

Аннан уеннар  кертермен-

Менә нинди сөенче!

Әкиятче

Шулай итеп куян малай

Рәткә кертте барын да.

Үзенә кунакка дәште

Компьютерщик дусларын да.

Әти-әни өйдә түгел-

Нигә тик утырырга!

Дөньяларыңны онытып,

Уйнарга да уйнарга!

Көн утырып,төн утырып

Айлар үтте,еллар китте.

Интернет пәрәвезенә Куян

Тәмам чорналып бетте.

Әти-әни чыгара алмый

Улларын шул челтәрдән.

Киңәш-табышлар сорыйлар

Урман җәнлекләреннән.

Әти Куян.

Олылар сүзе-акылның үзе,

Дип сөйли борынгылар.

Шүрәлене дәшеп карыйк,

Бәлки ул аны тыңлар.

Әкиятче

Чакырдылар Шүрәлене-

Урманның аксакалын.

Дәште Куян- кирәмәтне.

Башлады хикәятен.

Шүрәле

Ой,ой,Куян улкаем,

Начар икән хәлләрең.

Карале,күзлек кигәнсең,

Бик нык бөкерәйгәнсең.

Нишләтергә икән сине,  их бичара Куянкай!Бәлки консилиум җыярбыз,сез каршы түгелме?

Әти-әни Куян.

Юк,Шүрәле ага,без бик риза,зинһар ярдәм итче безгә!

(Урманга килеп җитәләр.Анда җәнлекләр Шүрәлегә багышлап җыр җырлыйлар)

(“Үз җырыбыз булсын әле” җырының көенә)

Кап-кара куе урман.

Шүрәле шунда туган.

Бүген яшел аланга

Ул үз дусларын җыйган.

Кушымта:

Шүрәле-юлбашчыбыз.

Аннан үрнәк алабыз,

Нинди авырлык килсә дә,

Шүрәлегә чабабыз

Шүрәле

Иптәш җәнлекләр,урман дуслары!Мин сезнең яныгызга кабат бер тыңлаусызны алып килдем.Монысы-куян малае.Безнең максат:ничек тә булса,бу куянны бәладән йолып калу.Әйдәгез,сездән киңәшләр көтәм.Консилиумны ачык дип белдерәм.

Эшкә керешкәнче,бу бала ни өчен шундый хәлгә төште соң,хата нидә?Әйдәгез,сүзне     мәгълүмат  тарафдарларына   бирик әле.Күбәләк,сүз сиңа.

Күбәләк

Чәчәкле тугайларымда

Очып уйнаган чакта

Бу малай бер дә чыкмады,

Саф һава суламады.

Кояш нурларында ятып,

Бер тапкыр кызынмады,

Хәтта тәмле җиләкләр дә

Кабып та карамады.

Куян малай

Әйе шул,уйнамадым

Җиләк тәмен тоймадым.

Кояшлы матур көндә дә

Гел компьютер уйнадым.

Сарык

Дөрес әйтәсең,Күбәләк,

Без дә аны күрмәдек.

Мондый малай барлыгын

Без бит хәтта белмәдек.

Кәҗә

Әтисе белән әнисе

Һәр көн иртән таң белән

Эшкә китте,тик төн җиткәч,

Өенә кайтып җитте.

Сарык

Шул-шул менә

Әти-әни игътибары

Көн дә кирәк балага.

Нигә кирәк ноутбугы

Башка кайгы салырга.

Кәҗә

Юк,юк , дустым.

Ноутбугы кирәк аның, сүз дә юк.

Һәр нәрсәнең чиге була-

Шунысын белү бик мөһим.

Куян малае

Ай-һай,әти-әнием кайтканчы,

Бер эш тә эшләмәдем.

Хәтта алар ара дип тә

Уйламадым,белмәдем.

Көне буе утырдым бит

Шул тартманың каршында.

Шуңа авыртадыр әле

Минем хәзер башым да.

Су анасы

Нинди матур эссе көндә

Ник бер суда коенсын.

Бар җәнлекләр балык тотты

Ул ник бер балык тотсын.

Куян малай

Хак әйтәсең,Су анасы

Су коена белмәдем.

Хәтта иптәшләрем белән дә

Уйнамадым ,көлмәдем.

Чана-чаңгыда йөрмәдем

Шугалакка төшмәдем.

Юк-юк,мин ,гомумән,

Бу җирдә яшәмәдем.

Шүрәле

Куян балам,күрәсеңме,сәбәбен үзең дә аңлый башладың,ахры.саф һавада йөрмәү,иптәшләрең белән аралашмау,дус ишләрең белән рәхәтләнеп су коенмау,чана-чаңгыда шумау,витаминлы ризыклар ашамау,көне-төне ноутбук артында утыру,планшет,телефон кебек нәрсәләр шундый нәтиҗәгә китерә икән.

Ягез,хөрмәтле җәнлекләр,хәзер бу баләдән котылу җаен эзлик инде.Сүзне Акбайга бирәбез.

Акбай.

Бүгенгедәй хәтеремдә

Шәкерт мине көн саен

Утыр,тор, дип әй өйрәтте-

Өйрәнәсе килмәде.

Дөрес әйткән Шәкерт дустым,

Картайгач,бик соң икән.

Яшь вакыттан ук өйрән син

Зарядка яса иртән!

Бүре

Безнең дә бар иде яшь чаклар-

Кесә тулы борчаклар.

Зарарлы гадәтләр белән

Дус булып йөргән чаклар.

Тешләр дә коелып бетте,

Теш чистартмау сәбәпле.

Көндәлек реҗим үтәмәү

Авыруга китерде.

Куян малае

Көндәлек реҗим кая ул?

Бернәрсә үтәмәдем.

Тешләремдә хәзер кариес,

Күземә күзлек кидем.

Аңладым,сезне,җәнлекләр!

Бүгеннән мин үзгәрәм.

Барлык ихтыярымны җыеп,

Сәламәт яшәүгә күчәм.

Борчылмагыз,начар  гадәтләрне дә

Мин юлдаш итеп алмам,

Чып-чын куян булырмын дип,

Мин вәгъдә биреп калам.

Шүрәле

Афәрин,Куян улым!Әлбәттә без сиңа ышанабыз.Консилиумның нәтиҗәсен ничә көннән күрербез?

Куян

3 ...,юк   5 булсын....,юк 1 атна!

Вәгъдә бирәм,бабакай!

Шүрәле

Вәгъдәңне алдым!  Тик син шуны аңла,сәламәт булу югарыда әйтелгәннәр белән генә чикләнми.Әле спорт дигән төшенчә бар.

Бүре

Мин сүземне дәвам итсәм,гаепләмәссез микән? Спорт дигәч әйтәм инде,тыңлап алыгыз мине.

Ярый әле шул вакытта

 ГТО ны керттеләр.

Мәҗбүри норма үтәүләр-

Мине кеше иттеләр.

Сарык

Карале дим,ул  ГТО

Хәзер дә яши икән.

Гәҗитләрдә сүз шул турыда

Үти алалар микән?

Акбай

ГТО ны кире кертү

Киләчәккә стимул

Спортчылар да кирәк бит!

Шүрәле

Бик дөрес,ел саен үткәрелгән олимпиадаларга,чемпионатларга спортчыларыбыз җитешми!

Куян малае

Нәрсә соң ул ГТО? Аны кемнәр үтәргә тиеш.

Акбай

Ә беләсеңме,куян улым,бу чара әле урманыбызга кире кайтып ук җитмәде.Ә менә минем Шәкерт абый биредә ерак түгел урнашкан Тукай бабайның Әнисенең туган авылында,Өчиледә,Физкультура укыта Мин скайп аша аның белән элемтәгә керим әле.Шәкерт абый,сәлам. Безгә ГТО турында сөйлә әле.

ВИДЕОРОЛИК. (Шәкерт ГТО турында аңлатма бирә.Спортзалда укучылар ГТО нормаларын тапшыра)

Былтыр чыга

ООО- күрәм,монда зур җыелыш.

Җыйган дустым Шүрәле.

Я,сөйләгез,ни соң моның сәбәбе?

Шүрәле

Сәбәбе- шушы малайны

Бәладән тартып алу,

Сәламәт яшәү рәвешен

Сеңдергәнче аңлату.

Былтыр

Таныш миңа бу күренеш

Төзәлер ул,һичшиксез!

Дусларым,Куян баласын гаепләргә безнең хакыбыз бар микән?Бәлки гаепне үзебездән-кешелектән эзләргә кирәктер.Заманнан калышмыйбыз дия-дия,балаларыбызга ни теләсә шуны алып,аларга игътибарыбызны бирмичә,тормыш артыннан куу,әбиләребезнең тәрбиясен онытып,интернет тәрбиясенә күчү, яңа технологияләр дия-дия,искеләренә балта чабу-бу үзе хәлакәт түгелме? Һава пычрак,сулыклар шакшы,табигать үзгәрде дип сөйлибез,үзебез шул хәлгә төшердек ич!

(Презентация)

Без яшь чакта бу урманнар

Искиткеч тә зур иде,

Бу сулыклар,бу чишмәләр

Көзгедәй ялтырый иде.

Ә хәзер...

Карагыз әле бирегә!

Бу кешелек нишләгән?
Урманнарны,сулыкларны,

Болыннарны,аланнарны

Ни дәрәҗә чүпләгән!

Әй,кешеләр!
җитте инде,

Пычратмыйк тирә- юньне.

Киләчәк буыннар өчен

Саклыйк аны һәр көнне.

Бүре

Элегрәк бар да тәмле,

Натураль иде ризык.

Хәзер китте,чипсы-мипсы-

Һәм бар азык та бозык!

Кәҗә

Ягез ашамыйк боларны,

Табигый ризык ашыйк.

Витаминлы яшелчәләр,

Җиләк-җимешләр алыйк!

Шүрәле

Менә шулай,кадерлеләрем! Без бүген бик зур эш эшләдек.Куян малаен туры юлга бастырдык!

К.әти  Рәхмәт,Шүрәле агай!

К. Әни  Рәхмәт сезгә җәнлекләр!

Куян  малае 

 Сүземдә торырмын!

Әкиятче

Иртән башланган бу җыен

Көн буе дәвам итте.

Җәнлекләр, ай чыккач кына,

Өйләргә кайтып китте.

Шул көннән куян малае

Тәртипкә дә утырды.

Бер атна кирәк булмады-

Өч  көндә үк төзәлде.

Күрәсезме,һәр кешегә

Ихтыяр көче кирәк.

Олылар сүзен тыңларга

Һәм дә үтәргә кирәк.

Әкият сезгә ошадымы?

Җәнлекләр акыллымы?

Былтыр сүзләре йөрәккә

Үтеп керә алдымы.

Әгәр инде шулай икән,

Без хәзер таралабыз.

Ә сезгә тыныч гомерләр,

Саулык теләп калабыз!

Җыр белән тәмамлана.

(“Балачак- бәхет иле ул”җырының көенә)

1.Сәламәт булыйм дисәң,

Режим үтә һәркөнне.

Зарядкаңны калдырма

Иртәнге ашың төсле.

Кушымта:

Пөхтәлек ,чисталыкны

Һәрвакыт яратыгыз.

Өлкәннәрне,нәниләрне

Зурлагыз,олылагыз!

2.Җыелышып,дусларым,

Бергәләп эшлик әле.

Һаваны,суны чистартып,

Сәламәт яшик әле.

Кушымта:

Агачларны сындырмыйк

Яшь агачлар утыртыйк.

Ходай биргән табигатьне

Күз карасыдай саклыйк.

3.Якты юлдан атлыйк,дуслар,

Чиста туры юл сайлыйк.

Олылар киңәшен  тотып,

Чын кеше булып калыйк.

Кушымта:

Дөньялар тыныч булсын,

Балачак матур узсын.

Әти-әниләр исән – сау

Гел безнең янда торсын.