М. Җәлилнең "Ана бәйрәме" әсәренә лингвистик анализ.
статья на тему

М. Җәлилнең "Ана бәйрәме" әсәренә лингвистик анализ.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon musa_zhlil.doc43 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль гомүм бирү мәктәбе
«60нчы гомуми урта мәктәп».

М. Җәлилнең “Ана бәйрәме” әсәренә лингво-стилистик анализ ясау үрнәге.

Попова Гөлниса

Гаян кызы

1нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Яр Чаллы

2008.

Бүгенге көндә ВУЗларда шигъри әсәрләрнең филологик анализына игътибар бирелми. Шуңа күрә укытучыларда анализ калыплары белән эшләү буенча күнекмә юк. Еш кына укытучы тарафыннан поэтик һәм символик образлар белән эшләү дә канәгатьләнерлек түгел. Әдәбият укытуның төп максаты – әдәби әсәрне аңлау аша укучыларны фикер йөртергә өйрәтү. Ә фикер йөртергә өйрәтү – укучыны социальләштерү өчен кирәк.
         Максатыбыз: татар мәктәпләрдә укучы балалар өчен төзелгән програм-мадагы М. Җәлилнең “Ана Бәйрәме” поэмасына лингво-стилистик анализ үрнәге аша укучыларга филологик анализ ясау юнәлешендә ярдәм итү.
Әсәрне анализлаганда куелган бурычлар: 1. Шигъри әсәрне тикшергәндә иң элек функциональ һәм экспрессив сөйләм төренә һәм сәнгатьле сөйләм стиленә тукталырга. 2. Сөйләм типларын барлыкка китергән лексик, грамматик, фонетик чараларны күрсәтергә.

Схеманы мөстәкыйль кулланып укучыларда әдәби текстларны анализлау күнекмәсе булдыру өчен, шушы бурычларга нигезләнеп без укучыларга тезмә әсәр анализ алгоритмын бирәбез.

М. Җәлилнең “Ана бәйрәме” поэманың темасы – сугыш, ләкин әсәрне баллада жанрына кертеп карарга да булыр иде. Беренчедән, әсәрдә сюжет бар, икенчедән, әкияти образлар: күгәрчен, җил кайгылы хәбәр китерә. Алсу байракка күзен сөртә – күзе ачыла. Өч саны еш кабатлана: өч улы, өч хәбәр. Әсәрнең исеме – “Ана бәйрәме”. Әни түгел, ана – көчле, үз принциплары булган, бөек шәхес. Әдәбиятта “Ана – бөек исем...”(Һ. Такташ). Ананың бәйрәме – сугыш чорындагы кайгы, үлемнән соң көтелгән көн. Әсәр 1943 елның сентябрендә язылган булуга карамастан, шагыйрьнең җиңүгә ышанычын, өметен яктырта.

        Поэма күтәренке (тантаналы) стильдә язылган, чөнки төп образ – анага соклану, аны олылау, мактауга корылган. Әсәр илгә көрәшче, сугышчы өч ул үстереп биргәне өчен ана бөеклегенә баш ию рәвешендә язылган. Һәр сүзнең теге яки бу стилистик үзенчәлеге була. Ана образын тудыру өчен нинди лексика кулланыла соң? Ана – укымышлы, чөнки “бар өмитем” -  өметем дип әйтелми, димәк, Тукайның “Өзелгән өмит”, “Авыл хатының бала тибрәткәндәге өмитләре” әсәрендәге әйтелеш кулланыла дип фараз кылабыз.   Ананың сөйләм теле чагыштыруларга бай: өч баламны очар кош итеп очырдым. Сөйләмдә антоним кулланыла:“Кая илтә язмыш юллары,           Җиңүгәме, әллә үлемгә?”, дала – иркен, шомлы, ерак. Ана сөйләмендә үз улларына булган искиткеч зур мәхәббәт ярылып ята: балам, бәгърем, күз нурым, актыгым, батыр лачыным, кошларым.

Авыр кайгылы, мәрхәмәтсез сугышның озак елларга сузылганын күрсәтү өчен: “Сагыш белән кипкән анага”, “Кайгы белән сулган анага”, “Хәсрәтеннән көйгән анага” шигъри юллар бар. Улын җуйган ананың:
” Кайгысыннан өлкән улының                   “Елый-елый улы сагышыннан
  Көмеш төсле булды чәчләре”.                 Сукырайды аның күзләре”, – шигъри юллары укучының йөрәгенә үтеп керерлек итеп язылган.

        Әсәрнең беренче өлешендә кайгы-хәсрәт булса, икенче өлеше – өмет, шатлык белән сугарылган, “Күгәрчен очмый”, “Җил дә тынган” – тынлыкны бозып быргы уйнавы яңгырый.

        “Сагыш уты”, “көмеш чәчләр”, “кайнар яшьләр”, “сулган ана”, “парчаланган йөрәк” – метафоралары “җир тетрәткән тояк тавышы”, “батырның алтын яшьләре”, “алмаз кылычында”, җиңү таңын җиргә кабызып”, “ил  шатлыгы” белән төзәлгән йөрәк ярасы белән алышына.

Метафораның ничек, нинди сүзләрдән ясалуы әсәрнең эчтәлегенә зур үзгәреш кертә: ил кайгысын, ана сагышын – шатлык, бәхет, бәйрәмгә китерә. Сугыш темасының идея-эчтәлеген: “Ил түрендә, гөлләр эчендә

                                                  Өч батырның туган анасы”, – дигән сүзләр тагын да төгәлрәк ача. Ана – илгә батыр уллар тәрбияләп тапшырган: “Илдә мәңге үлмәс ат белән Үлә белгән уллар үстердем”.

        Муса Җәлил билгеле бер тойгы яки тәэсир уяту максаты белән грамматик стилистиканы бик төгәл куллана: 1.Чынбарлыкта берлек санда ешрак кулланыла торган исемнәрне күплек санда китерү, хисне көчәйтә [1]: күз яше – “ярсып чыкты кайнар яшьләре”, чәче агарды – “көмеш төсле булды чәчләре”, урман буе – “яңгратып урман буйларын”, күзе сукырайды –  “сукырайды аның күзләре”. 2. Әсәрдә сыйфат исем сүзтезмәләре белән бергә сыйфат фигыль исем һәм хәл фигыль күп кулланыла. Эшнең, вакыйганың эшләнү рәвешен хис-тойгыга баетып, укучының күзалдына ана образын, аның кайгысын һәм шатлыгын автор гына түгел, укучы йөрәге аша үткәрә.
Мәсәлән: “очар кош”, “сагыш белән кипкән ана”, “парчаланган йөрәк”, “мәңге үлмәс данга”, “ярсып чыкты”, “уйнаклап кыланды”, “ауды ана таеп һушыннан”, “шыңгырдатып тавышын даланың”, “өзелеп сөйгәне”, “җиңү юлын сызып үлделәр”, “кешнәп йөри кырда атлары”, “Ватан өчен агызып”, “җиргә кабызып” һ.б.

        Әсәрдә стилистик фигуралар да бик урынлы кулланылган.

        Кабатлау алымы: ананың өч улы, өч тапкыр улларының (олысы, уртасынчы, кечесе) кайда икәнлеген сорый. ”Өч баламны очар кош итеп”... – дип ананың соравы укучының йөрәгенә үтеп керә, һәм ана кичерешләрен көчәйтә.

Шигырь яшәү – үлем, кайгы – шатлык билгеле бер эш яки хәл арасындагы каршылыкны белдерүче антитеза булып тора.

        Шигырь – ритмга салынган тойгылы әсәр, тугыз да тугыз үлчәме белән, аб, аб, рифмасында язылган. Цезура дүртенче һәм алтынчы иҗектән соң 4+2+3 үлчәмле.

        Иренләшкән сузыкларның еш очравы ананың баланы тирбәткәндәге бишек җырларына охшап яңгырый дип фараз кылабыз (үчти-үчти, үсәр һ.б.)

        Шулай итеп Муса Җәлилнең “Ана бәйрәме” поэмасын сәнгатьчә эшләнеше ягыннан классик әсәрләр рәтенә кертеп карыйбыз.

        Йомгаклап, әсәрне анализлаганда, без татар теле һәм әдәбияты укытучыларына: хис-тойгылар дәрәҗәсен ачар өчен әсәрнең темасына, күтәрелгән проблемаларына гына түгел, һәр сүзнең лексик мәгънәсенә һәм бигрәк тә стилистик берәмлекләргә, стилистик фигураларга, сүзнең морфологиясенә (кушымчалар) һәм фонетикасына игътибар итәргә киңәш итәбез.

Кулланылган әдәбият:
1. Х. Р.  Курбатов. Хәзерге татар әдәби телененә стилистик системасы. ТКН. Казан. 1971.

2. Д. Ф. Заһидуллина, А. М. Закирҗанов, Т. Ш. Гыйләҗев. Татар әдәбияты. ТКН. Казан. 2002.

3. М. Җәлил. Моабит дәфтәре. ТКН. 1986. 128-134 б. б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Язгы аҗаган"әсәренә лингвистик анализ

"Язгы аҗаган"әсәренә лингвистик анализ...

Без Җәлилне онытмыйбыз

сыйныфтан тыш чара үрнәге...

М.Җәлилнең " Хыял" шигыренә анализ

                        Тема: Муса Җәлилнең “Хыял” шигыренә анализ...

Сүз аша телгә мәхәббәт тәрбияләү (Татар теле дәресләрендә лингвистик анализ һәм контекст)

Татар теле дәресләрендә лингвистик анализ вакытында контексттан файдалану....

Муса Җәлилнең "Имән" шигыренә анализ.

Муса Җәлилнең "Имән" шигыренә анализ...