Муса Җәлилнең "Имән" шигыренә анализ.
план-конспект урока (6 класс) по теме

Хәйбунасова Миләүшә Инзил кызы

Муса Җәлилнең "Имән" шигыренә анализ

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon m._zhlil.doc71.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Муса Җәлилнең “Имән шигыре”

Класс: 6

Максатлар:

1.   Дидактик – Муса Җәлил иҗаты буенча баларның белемнәрен актуальләштерү;  Имән" шигырен анализлау, анализ алымнарын камилләштерү. 

2.   Үстерелешле -укучыларның танып-белү, аңлап-ишетү  эшчәнлеген камилләштерү,үз фикерләрен матур итеп сөйли, дәлилли белү күнекмәләрен үстерү, рухи дөньясын формалаштыру.

3.   Тәрбияви:

-    укучыларны кешенең эчке дөньясын, рухи халәтен (психологиясен) аңларга өйрәтү;

-    кешедә үз-үзеңә ышаныч, ихтыяр көче, рух ныклыгы, яшәүгә өмет тәрбияләү;

-    укучыларда ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү;

Җиһазлау: М.Җәлилнең портреты, тестлар, шигырь язылган карточкалар, слайдлар, дәреснең эпиграфы язылган плакат, “Муса Җәлил” электрон әсбап.

Дәреснең планы

  1. Оештыру
  2. Актуальләштерү. Тестлау. Үзбәя
  3. Төп өлеш. “Имән” шигыренә анализ
  4. Йомгаклау. Билгеләр кую.
  5. Өй эше бирү

Дәрес барышы

  1. Оештыру

Хәерле иртә, кадерле укучылар! Мин гүзәл республикабызның Бәләбәй шәһәреннән килдем. Исемем – Хәйбунасова Миләүшә Инзил кызы. Миләүшә чәчәк исемен белдерә.

Һөнәрем – укытучы. Татар гимназиясендә сезнең кебек укучыларга татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытам. Мин укучыларымны бик яратам, сезнең белән дә тиз дуслашып китәрбез дип уйлыйм.

Минем Туган җирем – Миякә районы.

  • Әйтегез әле, кеше өчен иң матур зифа каеннар, мәгърур имәннәр кайда гына үсә икән?
  • Туган җирдә.
  • Иң татлы ашлар, иң назлы караш кайда гына була?
  • Туган йортта.
  • Беренче тапкыр белем ишекләрен ачып кергән җир кайда була?
  • Туган җирдә.
  • Иң яхшы, иң тырыш, батыр кешеләр кайда яши?
  • Туган җирдә.
  • Дөрес, туган җир, туган ил, Ватан – ул кеше үзе туып үскән һәм үзе граждан булып саналган иле дигән  мәгънәне аңлата. Әйе, туган ил хакына үз гомерләрен биргән, героик көрәш юлын үткән шәхесләребез иҗатын сез дәресләрдә өйрәнәсез.
  • Бу рәсемдә сез кемне күрәсез?
  • Муса Җәлилне.
  • Кем ул Муса Җәлил?
  • Каһарман шагыйрь.
  • Дөрес.

Бүгенге дәресебезнең максаты Муса Җәлил турындагы белемнәрне тирәнәйтү, өйрәнгән әсәрләренә йомгак ясау һәм аның патриотик хис белән сугарылган “Имән” шигыре белән танышу. (Тема тактада языла, дәфтәрләргә языла).

Ә хәзер алдагы дәресләрдә өйрәнгәннәрдән чыгып сезнең белемнәрегезне тикшерү өчен тест сорауларына җавап биреп карыйк. Сезнең алда тестлар ята, сорауларны укыгыз, өч вариант җавапның дөресен сайлап билгеләгез. Сезгә ике минут вакыт бирелә.

  1. Муса Җәлилнең туган елы:

А) 1908 – 15нче февраль

Б) 1906 – 15нче февраль

В) 1903 – 15нче февраль

2. Муса Җәлил кайда туган?

А) Казан шәһәре

Б) Оренбург өлкәсе Мостафа авылы

В) Мордва республикасы Сыркыды авылы

3. Беренче шигырьләрен ул нинди псевдоним белән бастыра?

А) Кечкенә Муса

Б) Кечкенә Җәлил

В) М.Җәлил

4. “Кызыл ромашка” шигырен кем язган?

А) Габдкулла Тукай

Б) Муса Җәлил

               В) Фатих Кәрим

5. Бу әсәрләрнең кайсыларын М. Җәлил иҗат иткән?

А) “Көйләрем”

Б) “Җырларым”

В) “Моңнарым”

Хәзер, балалар, җавапларны тикшерү өчен тестларны партадаш иптәшегез белән алышыгыз. Дөрес җаваплар тактада, тикшереп, билгеләр куегыз.

0 хата – “5”

1 хата – “4”

2-3 хата - “3”

Ә хәзер дәреснең эпиграфына мөрәҗәгать итик.

Җирдә кеше торса торсын,

Эзе калсын тирән булып,

Үзе үлсә, эше калсын

Мең яшәрлек имән булып.

  • Бу юлларны кем язган дип уйлыйсыз?
  • Дөрес, Муса Җәлил. Мин сезнең игътибарыгызны соңгы юлга юнәлтәм:

Мең яшәрлек Имән булып.

Имән турында сез нәрсәләр беләсез? Сездә бу сүзне ишетү белән нинди ассоциацияләр туа?

  • Нык, көчле, бервакытта да бирешми, яшеллеккә күмелеп утырган агач.
  • Дөрес, бик яхшы.

Бу шигъри юлларны Муса Җәлил “Имән”  исемле шигырендә язган.

        Ә хәзер мин шигырьне укыйм, сез өстәлләрегездәге китапларны ачып тыңлап (131 нче бит), карап барыгыз.

(шигырь укыла).

Бу шигырьне өйрәнә башлаганчы әйдәгез бергәләп сүзлек өстендә эшләп алыйк – тактага карагыз:

Юл чаты – берничә юл кушылган урын, перекресток        

Хәят – тормыш, жизнь

Юлчы – юлда баручы, путник

Дым – юеш җир, влага.

  • Ә хәзер шигырьне үзаллы укыгыз.  
  • Сезгә шундый бирем: мин сезгә шигырьдән сүзләр бирәм. Сез аларны сүрәтләү чаралары буларак эпитетларга һәм сынландыруларга бүлегез:

Карт имән, батыр хезмәт, имән җырлый, яшел чуклы, җылы бирә, имән бүләкләгән.

- Шигырьдә сүз  кем исеменнән алып барыла?

  • Лирик герой исеменнән

Шигырьдәге автор әйтергә теләгән уй-фикерләрне ачыклар өчен терәк сүзләргә тукталыйк һәм ике баганага язып барыйк.

        Шигырьнең беренче юлларына ук шагыйрь зур мәгънә сала. Әйдәгез беренче строфаның беренче ике юлын кабат укып карыйк.

Юл чатында ялгыз гына

Үсеп утыра бер карт имән.

Ни өчен ялгыз гына үсә, бәлки нәрсәдер булгандыр бу карт имәнгә?

  • Бу юллар сездә нинди хисләр тудыра?
  • Ул ялгыз, аны бик җәл. Суыкларда да, эсселәрдә дә ул бер үзе.

Арытаба укыйбыз.

Тирә-ягы яшел чирәм,

Ботаклары җиргә тигән.

        Ләкин ул ялгыз түгел икән, аны яшеллек уратып алган. Ә яшеллек ул тормыш чыганагы.

Шулай итеп без лирик герой – имән белән танышабыз.

Икенче строфаны укыйбыз һәм терәк сүзләрне билгелибез.

Таң җилләре җилфер-җилфер

Җилфердәтә яфракларын.

Имән җырлый, искә төшереп,

Шаулап үткән яшь  чакларын.

Имән нишли?

  • Җырлый. Ничек уйлыйсыз, монда нинди көй кулланып була? (бию көе, рок, )
  • Моңлы көй.
  • Яшьлеге аның нинди булган?
  • Шаулап торган, актив тормыш алып барган.

Өченче строфаны укыйбыз.

Мең ел элек  кемдер монда

Җир казыган, тир тамызган.

Һәм беренче кат имәннең

Яшәү иртәсен кабызган.

Кемдер – бу кем? Белә алабызмы ?

  • Юк.
  • Әмма аның нинди кеше икәнлеге ачыкланамы?
  • Әйе.
  • Дөрес. Киләсе строфада ул кеше тагын да ныграк ачыла.

Укыйбыз.

Кем дә белми ул кешене,

Игенчеме, бакчачымы,

Яшеллек һәм хәят сөйгән 

Батыр хезмәт патшасымы?

  • Димәк ул нинди кеше?
  • , матурлыкны яратучан, җир казыган, тир тамызган хезмәт патшасы.

Нинди образ килеп керә инде ?

  • Кеше образы. Ул имәнгә тормыш биргән.
  • Яхшы.дәвам итәбез. Ә хәзер киләсе строфаны укыйбыз.

Кем булса да, туфрагында

Җир саклаган аның тирен.

Һәм карт имән гомре белән 

Бүләкләгән бу эш ирен.

  • Димәк, имән кеше аңа гомер биргән өчен аны гомере буе бүләкли. Ничек итеп, киләсе дүрт строфада болар аерым ачык күренеп тора:

Ә хәзер чиратлап 6нчы строфадан башлап 9 нчы строфага кадәр укыйбыз һәм терәк сүзләрне билгелибез

Һәр көн юлдан дистәләгән

Юлчы уза, тузан туза.

Һәм һәр юлчы — моңлы җырчы

— Имән җырын тыңлап уза.

Җилле көнне юлчыларны

Имән саклый җил-яңгырдан.

Җылы биреп җил-су үтмәс

Яшел чуклы юрганыннан.

Күләгәсе ял иттерә

Кырда эшләп арганнарны,

Кавыштыра айлы кичтә

Яшрен утта янганнарны.

Юл күрсәтә адашканга

Имән кышкы бураннарда.

Җәен татлы дымын эчерә

Кырда урак урганнарга.

Димәк, Имән – җырчы, юлчыларга ул искән җилгә тибрәлеп җыр җырлый,Җил-яңгырдан саклый, җылы биреп тора, ял иттерә, кавыштыра, адашканга юл күрсәтә, дымын эчерә.

Киләсе строфада лирик герой кемгә мөрәҗәгать итә?

Бәхетле, син ерак илдәш,

Хезмәтеңә мин баш иям.

Һәйкәл булып яшьлегеңә

Үскән монда бу карт имән.

  •  Имәнгә җан бирүче, хезмәт сөюче кешегә мөрәҗәгать итә.
  • Дөрес. Һәйкәл булып  имән кем өчен үскән?
  • Кеше өчен. Кешегә – һәйкәл. Ә һәйкәл ул мәңгеләштерелгән сын.

Соңгы строфада шагыйрь кеше тормышында девиз булырлык юллар яза:

Җирдә кеше торса торсын,

Эзе калсын тирән булып,

Үзе үлсә, эше калсын

Мең яшәрлек имән булып.

Димәк бу шигырь белән Муса Җәлил нәрсә әйтергә теләгән икән?

Кеше тормышта нинди генә хәлдә калса да төшенкелеккә бирелергә, югалырга тиеш түгел. Имән кебек башкаларга файдалы булырга тиеш. Беренче карашка җәл, кызганыч булган имән шигырь азагында безнең алда горурлык хисе уята. Чөнки ул – ялгыз булуына карамастан кеше, җәмгыять өчен файдалы эшләр башкара. Бер белмәгән кешегә изгелек эшләп яши. Кеше дә аның өчен эшләгән изгелеге өчен игелек белән кайтара.

  • Укучылар, ә безнең арада мондый кешеләр бармы?
  • Бар.
  • Мәсәлән, кемнәр алар?
  • Безнең әти-әниләр, укытучылар, тирә-якка матурлык өстәүче хезмәткәрләр.
  • Дөрес. Башкортстаныбызның башкаласы Уфа – искиткеч матур шәһәр. Бу матурлыкны ясар өчен кешеләр күп көчләрен салалар. Мин яшәгән Бәләбәй шәһәре дә искиткеч матур. Мин сезгә  аның күренешләрен тәкъдим итәм.

 Кеше тормышта нинди генә хәлдә калса да төшенкелеккә бирелергә, югалырга тиеш түгел. Имән кебек башкаларга файдалы булырга тиеш. Беренче карашка җәл, кызганыч булган имән шигырь азагында безнең алда горурлык хисе уята. Чөнки ул – ялгыз булуына карамастан кеше, җәмгыять өчен файдалы эшләр башкара. Бер белмәгән кешегә изгелек эшләп яши. Кешегә аның өчен эшләгән изгелеге өчен игелек белән кайтара.

Нәтиҗәдә түбәндәге схема килеп чыга:

Имән

Кеше

Юл чатында, ялгыз, карт.

Ләкин: аның тирә-ягы чирәм, аны таң җиле иркәли.

Яшьчагы (искә төшерә): шаулы, гөрләп торган,

Кемдер аңа гомер биргән,

Ул нинди кеше?

Матурлыкны яратучы, җир казучы, тир тамызучы хезмәт патшасы

Шуның өчен

Имән – җырчы ял иттерә, Җил-яңгырдан саклый, кырда эшләгәннәрне ял иттерә, кавыштыра, адашканга юл күрсәтә, дымын эчерә

Һәйкәл

Кешегә

  • Укучылар, ә безнең арада мондый кешеләр бармы?
  • Бар.
  • Мәсәлән, кемнәр алар?
  • Безнең әти-әниләр, укытучылар, тирә-якка матурлык өстәүче хезмәткәрләр.
  • Дөрес. Башкортстаныбызның башкаласы Уфа – искиткеч матур шәһәр. Бу матурлыкны ясар өчен кешеләр күп көчләрен салалар. Мин яшәгән Бәләбәй шәһәр дә искиткеч матур. Мин сезгә  аның күренешләрен тәкъдим итәм.

 Димәк каһарман шагыйребез Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре үз гомерләрен бушка бирмәгән. Бөек ватан сугышында немец-фашист илбасарларына каршы сугышларда тиңдәшсез ныклык, һәм батырлык күрсәткәне өчен, 1956 нчы елда, шагыйрь Муса Җәлилгә Советлар Союзы герое исеме бирелде, ә бер елдан соң 1957 нче елда “Моабит дәфтәрләре” шигырьләре циклы Ленин премиясенә лаек булды.

(китаплар күргәзмәсендә эш)

Бөтен дөньяга мәшһүр “Моабит дәфтәрләре” – Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы. Аның бу шигырьләрендә шәхси образы, кичерешләре, фәлсәфи уйланулары аша рухының бөеклеге, куркусызлыгы, туган иленә, халкына чиксез мәхәббәте зур көч һәм сәнгатьчә камиллек белән гәүдәләнә. Аның иҗаты һәм тормыш юлы ватанпәрвәр икәнлеген тулысынча исбатлый.

  • Шулай итеп без бүген нинди темага сөйләштек?

Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә йомгак,  “Имән” исемле шигыренә  анализ ясадык.

  • Яхшы. Сез бу шигырьне тирәнтен итеп өлкән сыйныфларда өйрәнерсез. Бүген без моңа нигез салдык.
  • Билгеләр кую.
  • Өй эше: Сез имән агачын ничек күз алдына китерәсез?

“Имән” хакында үзегезнең уй-фикерләрегезне язып килегез. Өй эше аңлашылдымы?

Дәресебез шуның белән тәмам. Хушыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Муса Җәлил - герой-шагыйрь (6 сыйныф)

Презентация Муса Җәлилнең иҗатын үткәндә кулланыла....

Муса Җәлил.Хәтер кичәсе

Муса Җәлилгә багышлана...

Муса Җәлил.Хәтер кичәсе

Муса Җәлилгә багышлана...

Муса Җәлил.Хәтер кичәсе

Җәлил турында уйланулар...

Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗаты

.           Муса Җәлилнең туган илгә тугрылык белән сугарылган шигырьләрен...

« Жизнь свою народу отдаю». (Урок памяти Героя Советского Союза татарского поэта Мусы Джалиля).

Расширить и углубить знания учащихся о жизни и творчестве великого татарского поэта М. Джалиля; формировать  понимание сущности единого процесса развития многонациональной литературы народов наше...