Без Җәлилне онытмыйбыз
методическая разработка по литературе по теме

Кашипова Наиля Задитовна

сыйныфтан тыш чара үрнәге

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bez_zhlilne_onytmyybyz.docx17.34 КБ

Предварительный просмотр:

“Без Җәлилне онытмыйбыз!”

(Герой-шагыйрьне искә алу кичәсе)

Әлмәт шәһәре

17нче урта  мәктәбенең татар теле

һәм әдәбияты укытучылары

Вафина Р.Ә.

Кашипова Н.Җ.

Залда төрле төсләрдәге утлар,бер сүнеп,бер янып тора. Экранда – сугыш елларындагы фронт һәм тыл күренешләре. Сәхнә уртасында Муса Җәлил портреты, стена газеталары.

Кичә барышы:

1нче алып баручы:  1941 елның шомлы июнь көннәре иде бу. Тыныч хезмәт дәрте белән янып, илен яңадан-яңа уңышлар белән куандырып торган халык туфрагына Гитлер Германиясенең кара тәреле танклары үрмәләде, шәһәребезнең өстендә бомбалар, туплар шартлады. Халкыбыз бердәм булып дошманга каршы күтәрелде.

(“Священная война” җыры яңгырый)

2нче алып баручы: Сугышка,иптәшләр, сугышка!

                                    Халыклар, басыгыз сафларга!

                                    Бөтен ил бер булып чыгабыз

                                   Ватанны дошманнан сакларга!

1нче алып баручы: Бөтен ил халкы, бер булып, дошманга каршы күтәрелде. Татарлар да бу изге көрәшнең алгы сафында булды.

2нче алып баручы: Солдат булып кулга корал алдым,

                                   Куркынычта илем язмышы, -

                                   Һәр кайгыдан өстен шушы кайгым,

                                   Һәр кайгыдан авыр һәм ачы.

1нче алып баручы: Сугыш үлемсез булмый. Бу көрәштә җиңү яулаганда, ут эчендә юл ярып барганда, бик күп солдатларның гомере өзелде. Чит илләрдәге билгесез каберләр җанны тетрәтә.

Җиңү һәм көрәш юлы авыр һәм озын булды. Ләкин безнең солдатлар ул юлны дин белән узды. Геройларыбыз безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

1нче укучы: Кичер мине, илем, синең бөек

                      Исемең белән килеп сугышка,

                      Данлы үлем белән күмә алмадым

                      Бу тәнемне соңгы сулышта.

2нче укучы: Юк, мин сине тузан бөртегедәй

                      Сансыз гомерем өчен сатмадым.

                      Волхов шаһит: изге сугыш антын

                      Соң чиккәчә керсез сакладым.

3нче укучы: Язмыш көлде: үлем, кагылмыйча,

                       Үтте яннан минем тирәләп.

                       Нишлим, нишлим, соңгы минутымда

                       Пистолетым итте хыянәт!

4нче укучы: Нишлим, сугыш дустым-пистолетым

                      Соңгы сүздән кинәт баш тартты.

                      Богау салды дошман кулларыма

                      Һәм хурлыклы юлдан атлатты.

(Сәхнәнең уң почмагында Җир-ана басып тора. Ул кара күлмәктән, шәл бөркәнгән).

Җир-ана: Тыңлагыз, улларым, кызларым!

                  Үлемсез Җир-ана моң-зарын:

                  Ватаным тудырган ирекне буарга,

                  Сезне яңадан җирсез дә, сусыз да итәргә,

                  Каныгызны еландай имәргә,

                  Кара көч дөньясы коралга тотына.

                  Кара дошман – кара болыт

                  Каплый ил күген,

                  Көнгә – көн, җанга – җан

                 Я – җиңү,я үлем!

(“Сибелә чәчәк” җыры яңгырый)

1нче солдат: Мин – солдат. Мин – үткән сугышның беренче көнендә һәлак булган солдат. Ул июль таңы гомеремнең соңгы таңы булды.

Җир-ана: Үлгәннәр зарлана белми!

2нче солдат: Без сугышканда таш-таулар тетрәп ватылды, тигез кырда таулар өелде, төпсез дәрьялар кипте, коры урында күлләр хасил булды. Җир-ана уфылдап ыңгырашты, күкләр ташып иңрәде...

Җир-ана: Үлгәннәр картаймыйлар!

3нче солдат: Кыңгыраулы пар атка утырып, гармуннар уйнап, җырлар җырлап басу капкасыннан чыгып киткән чакта, без 18 яшьлек егетләр идек. Безгә бүген дә – унсигез.

Җир-ана: Көннәрегез авыр, улларым, кызларым,

                  Юлларыгыз озын, тынгысыз,

                 Тик шулай да ачынмагыз,

                 Бу көрәштә ялгыз түгелсез.

Роза: Алсу...Син үлемнән куркасыңмы?

Алсу: Үлемнән үлгән кешеләр генә курыкмый ул, Роза...Мә, ал! Ул-бу була калса, шушы хатымны Казанга, әниемә алып кайтып тапшырырсыз.

Роза: Юк! Без үлмибез. Без яшәр өчен, җиңәр өчен туганбыз. Күтәр башыңны,Алсу!

Җыр ишетелә.

Озатып вокзаллар каршында

Маңгайдан үптеләр аналар

Тузанлы юллардан үттеләр

Дөньяны күрмәгән балалар.

Балалар керделәр утларга,

Балалар сүз бирде тупларга

Күпләре төренеп шинельгә

Калдылар еракта йокларга.

Роза: Юк, без үлмибез, Алсу! (Кочаклашалар)

5нче укучы: Мин үкенмим, илгә кайтып үлсәм,

                      Җир яшерсә туган баласын,

                      Соң беләм бит каберем эргәсендә

                      Һәйкәл булып җырым каласын.

6нчы укучы: Байрагыма каным белән язган

                       Антым чакыра илгә барырга

                       Хакым бармы минем абынырга,

                       Хакым бармы арып калырга...

7нче укучы: Мин ант иттем, җанны кызганмыйча,

                      Саклар өчен халкым, илемне,

                      Йөзәү булса гомерең, син барсын да

                     Шушы юлга бирмәс идеңме?

(Сәхнәдә Муса белән әнисе пәйдә була).

Ана: Улым, Муса!

Муса: Әнкәй...

Ана: Синме бу, Муса улым?

Муса: Әйе, мин әнкәй!

Ана: И, улым!

Муса: Әнием минем!

Ана: Чәчләрең нигә агарган, улым?

Муса: Чәч агарыр өчен дә, коелыр өчен инде ул, әни.

Ана: Кулыңа ни булды? Сул кулың күтәрелми түгелме соң?

Муса: Кайвакытта кулларның күтәрелмәве яхшыга ул, әнкәй.

Ана: Сине ниндидер бөеклеккә ирешкән, диләр.

Муса: Бөеклекнең ни икәнен белеп бетермәгәннәр әйтә аны, әнкәй.

Ана: Яхшы бул, матур яшә, улым!

Муса: Рәхмәт, әнкәй.

1нче солдат: Без – Җәлилчеләр! Якты дөньяга дәшәбез! Йокың сакмы, дөнья? Ни уйлыйсың, дөнья?

2нче солдат: Без, дәһшәтле сугышның җәзалап үтерелгән корбаннары, сезгә – исән кешеләргә дәшәбез!

Муса: Җирне саклагыз! Җирнең бәхете  - исәннәр бәхете!

           Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

           Һәм үләргә кыю ир булып.

           Гомерем минем моңлы бер җыр иде,

           Үлемем дә яңгырар җыр булып.

Җир-ана: Көннәрегез авыр булды,

                Юлларыгыз чокыр, тигезсез.

               Ә шулай да, борчылмагыз,

               Ватан өчен җанын биргәннәр

               Мәңге яши, алар үлемсез!

(“Торыгыз Мусалар !“ җыры яңгырый)

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗаты

.           Муса Җәлилнең туган илгә тугрылык белән сугарылган шигырьләрен...

М. Җәлилнең "Ана бәйрәме" әсәренә лингвистик анализ.

М. Җәлилнең "Ана бәйрәме" әсәренә лингвистик анализ....

Тарихларда укып ятларлык Муса Җәлилнең тууына106 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә.

“ Бөтен дөнья поэзиясе тарихында күп кенә гүзәл,яхшы һәм зур шагыйрьләр булган... Ләкин аларның бик азы гына исемнәрен зур поэзиясеннән тыш,үзенең геройларча батырлыгы,тарихның явыз кара көчләре...

Герой- шагыйрь М. Җәлилнең тормышына багышланган викторина.

Герой- шагыйрь М. Җәлилнең тормышына багышланган викторина....

Муса Җәлилнең тормыш юлы

Муса Җәлилнең тормыш юлы турында тулы мәгълүмат...

Без Бөек Җиңүне онытмыйбыз!

5-8 нчы классларда Бөек Ватан сугышы темасы 9 май бәйрәме алдыннан үткәрү өчен  тест биремнәре....