Сүз аша телгә мәхәббәт тәрбияләү (Татар теле дәресләрендә лингвистик анализ һәм контекст)
статья на тему

Нигъмәтуллова Рәмзия Нурмөхәмәтовна

Татар теле дәресләрендә лингвистик анализ вакытында контексттан файдалану.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon rol_konteksta_v_lingvistich._analize.doc49 КБ
Файл prezentatsiya_k_dokladu.pptx694.88 КБ

Предварительный просмотр:

Сүз аша телгә мәхәббәт тәрбияләү

(Татар теле дәресләрендә лингвистик анализ һәм контекст)

Нигъмәтуллова Рәмзия Нурмөхәммәт кызы, Алабуга шәһәре 1 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сүз – телнең иң төп, универсаль берәмлеге. Еш кына ул «тел» төшенчәсен алыштырып та килә. Тел формалашу, сүз барлыкка килү турында сөйләгәндә аларны янәшә дә кулланалар. Сүз (тел) – кешелек җәмгятенең иң асыл табышы [1, 3 б.].

Иҗтимагый-социаль күренеш тәшкил иткән телгә, аның аерылгысыз состав өлеше булган сүзгә галимнәр һаман да бертөрле генә бәя-билгеләмә бирә алмыйлар. Ләкин аның ике  асылга ия булуын, ягъни эчке ягы (мәгънәсе) һәм тышкы ягы (материаль яңгырашы)  булуын, контексттан (җөмлә эченнән) аерылып чыгу мөмкинлеген, басымга ия булуын, нинди дә булса сүз төркеменә каравын берәү дә инкяр итми. Сүз һәр телнең үз фонетик закончалыкларына таянып барлыкка килә, хәтта башка телләрдән кабул ителгән тәкъдирдә дә, күпчелек очракта кабул иткән телнең шушы закончалыкларына буйсынып, яңгырашы ягыннан үзгәртелә.

 Сүзнең магик көчкә ия булуына, аның бик үтемле тәрбия коралы булуына, эмоциональ-экспрессив табигатенә, тыңлаучыга тәэсир итү егәренә бик күптәннән игътибар иткәннәр. Сүзнең мондый асыл сыйфатлары халкыбызның иң кыска һәм иң үтемле мәкаль-әйтемнәрендә, канатлы сүзләрендә бик ачык чагылыш таба.

Тел дәресләрен балалар яратмыйлар, бу дәресләр бик күңелсез үтә, диләр. Ә моның төп сәбәбе телнең алтын бөртеге булган сүзгә игътибар җитмәүдән икәнен берәү дә уйлап карамый. Телне, аның состав өлеше булган сүзне, бу берәмлекнең төп үзенчәлекләрен тоташ кына өйрәнеп булмый. Аны төрле бүлекләргә бүлеп, өлешләргә таркатып өйрәнергә туры килә. Шуңа күрә тел дәресләрендә беренче карашка табигый күренмәгән авазлар, кушымчалар, ярдәмче сүзләр белән эш итү сорала.

Тел дәресләренең асылы тел берәмлекләренә бәя-характеристика бирү, анализга кайтып кала. Тел дигән дәрьяны, чынлап та,  алдан шулай сүтеп карамасаң, аңлап та, бар  тулылыгы белән күз алдына китереп тә  булмый.

Татар теле дәресләрендә лингвистик анализ һәм контекст

Лингвистик анализның кайсы төрен генә алма, ахыр чиктә  лингвистик бәяләмә шушы универсаль  берәмлек – сүз белән эш итүне сорый. Ә бу исә үз чиратында абстракт (гомумиләштерелгән) килеш безнең аңыбызда яши торган һәм геннар буенча буыннан - буынга тапшырылып килә торган, катлаулы һәм семантик, грамматик, стилистик төсмерләргә үтә  бай универсаль берәмлек булган сүзгә лингвистик анализ бары тик контекст аша гына башкарыла ала.  Латин теленнән кабул ителгән контекст – contextus сүзе ‘бәйләү,  бәйләнеш’  төшенчәсен аңлата. Контекст ул текстның анализлау өчен сайлап алынган тел берәмлегенең төп лексик һәм грамматик  мәгънәләрен аңлау һәм аңлату өчен кирәкле һәм җитәрлек дип саналган бер фрагменты  [1, 238].

Шулай итеп, тел дәресләрендә лингвистик анализ вакытында  контексттан башка эш итәбез икән, без куйган максатыбызга ирешә алмаячакбыз, алай гына да түгел, ялгыш нәтиҗәләр дә китереп чыгарачакбыз. Әйтик, баш сүзенә – лексик, карта сүзенә фонетик анализ ясагыз дип укытучы бу ике сүзне дә тактага язып куеп кына максатына ирешә алмаячак. Сүз күп мәгънәле, димәк, укытучы таләп куйган анализ укучыга барып җитсен өчен, контекст кирәк:  кеше яки хайван башымы ул,  яз башымы, сүз башымы, авыл башымы һ.б. Сүзнең язудагы сурәте бар, без аны хәрефләр аркылы укучыга җиткерәбез, димәк, язуда бер төрле генә күрсәтелгән карта җир сурәтенең сызымымы яки ат картасымы? дигән сорау туа. Моны тәгаен аңлау өчен тагын контекст кирәк.

Контексттан башка грамматиканы гомумән күз алдына китереп тә булмый. Мисаллар белән дәлиллик.

Капка сүзен мәгънәле кисәкләргә бүләргә кушабыз. Әгәр ул кап дигән исем икән (шырпы кабы), берлек сандагы юнәлеш килешендәге (сүзбәйләгеч кушымча  -ка) уртаклык исеме булып чыга. Әгәр ‘ворота’ турында сүз бара икән, аның тамыры кап  була һәм ул ‘каплау, ачылып торган түгел’ идеясен (мотивын)  чагылдыра, ул чагында -ка  –  сүзьясагыч кушымча. Әгәр без контекст белән эш итмәсәк, сүзләр кебек үк кушымчаларның да үзара омоним булырга мөмкинлеген исәпкә алмасак, ялгыш нәтиҗәләр китереп чыгарачакбыз.

Кушымча – абстракт төшенчә. Әгәр укытучы бер үк яңгыраштагы, ләкин үзара бернинди дә мәгънәви бәйләнеше булмаган омоним кушымчалар барлыгын төшендерми икән, укучы, әлбәттә, теманы үзләштермәячәк. Мисал,  җыен (җый-ын), ю-ын-, табын-,  мисалларында карап торышка бер генә кушымча бар кебек:  -ын.  Ләкин китерелгән мисалларда  а)  беренчесендә җый- фигыленнән исем ясалган, димәк, беренче  -ын кушымчасы – фигыльдән исем ясагыч; б) икенче мисалда (юын-),  тагын бер кушымча килгән, ул – модальлек, ю- фигыленең кайтым юнәлеше күрсәткече; в) өченче мисалдагы -ын – тап- ‘находить’ фигыленнән яңа фигыль берәмлеге ясаган:  табыну ‘преклоняться’.

Икенче мисал.  Укытучының, әйтик,  яра, буа, аша, ала,  тузына  сүзләрен сүз төзелешенә анализ өчен, я булмаса морфологик анализ өчен аерым гына,   контексттан  башка гына бирергә хакы юк, чөнки  яра, буа – исемнәр дә, фигыльләр дә,  аша – фигыль дә, бәйлек тә, ала – фигыль дә, сыйфат та, тузына – фигыль дә, юнәлеш килешендәге тартымлы исем дә.

Морфологиядә  аерым сүзгә анализ контексттан  тыш кына, гомумән, башкарыла алмый.  Морфологик анализга дип,  мәсәлән,  китап сүзен аерым гына контексттан башка гына бирү  бөтенләй дөрес булмаячак.

Китап өстәлдә тора җөмләсендәге бу исем эшнең башкаручысын (субъектын) белдерә, җөмләнең иясе;

Китап бастырып чыгардылар җөмләсендәге әлеге исем объект мәгънәсен белдерә,  шулай ук җөмләнең иясе була;

Китап укысаң, белемең артыр җөмләсендәге китап, туры объектны белдерә,  ул -  җөмләнең  туры  тәмамлыгы;

Китап тышына язарга ярамый мисалындагы китап билгесез иялек мәгънәсендә кулланылган һәм  ул бу җөмләнең аергычы.

Соңгы ике мисалдагы китап сүзен кайбер укытучылар (кушымчасы төшеп калган төшем килеше (беренче мисал: китап укысаң) һәм кушымчасы кулланылмаган иялек килеше (китап тышына) дип бәялиләр иде. Моның дөреслеккә туры килмәгәнлеген академик Д.Г.Тумашева раслады [2, 58]. Баш килеш белән  1)  билгесез объект белдерелә: Мин китап укыйм, әйтик, хат яки журнал түгел. Билгеле объект булса,  контекст   Мин бу китапны  күптән укыдым  формасындарак яңгырар иде. Монысы – төшем килеше;) билгесез иялек мөнәсәбәте: Мәктәп бакчасына кердек (конкрет мәктәп турында сүз бармый, әйтик, ниндидер мәктәп бакчасына, кердек, колхоз бакчасына түгел). Билгеле  иялек булса, Бу мәктәпнең бакчасы зур кебек җөмлә төзер идек.

Дөрес, стилистик максатлардан чыгып, килеш кенә түгел, бәлки сан һәм тартым кушымчалары да контекстта (җөмләдә) кулланылмаска (төшеп калырга) мөмкин.

 Алсу, дәресләрен хәзерләп бетергәч,  китап-дәфтәрләрен портфеленә салып куйды җөмләсендә китап  сүзе, дәфтәрләрен сүз формасы кебек  үк,  күплек санда 3 зат берлектәге тартым формасында (игътибар: тартым да күплектә булса, без башка төрле контекст оештырыр идек, әйтик, Алар китап-дәфтәрләрен портфельләренә салып куйдылар)  һәм нуль морфема аркылы төшем килешендә килгән.

Контекстны исәпкә алмау  иялек килеше формасы белән бәйле тагын бер хатага китерә. Иялек килешендәге исем  икенче бер исемгә иярә икән, ул җөмләнең аергычы булып килә: Алсуның күлмәге бик матур. Шул ук Алсу исеме икенче бер контекстта исем фигыльгә яисә исемләшкән сыйфат фигыльгә ияреп килә икән, ул берничек тә аергыч функциясен башкара алмый, бәлки  эшне үтәүче (субъект) мөнәсәбәтен аңлатып, җөмләдә кыек тәмамлык функциясен үти. Мисал: Илдар Алсуның килүен (килгәнен) көтә. Бу җөмләдә - ике субъект: Илдар һәм Алсу; беренчесе (Илдар) – җөмләнең иясе, икенчесе (Алсу) – җөмләнең кыек тәмамлыгы.

Йомгак

Шулай итеп, аерым параграфларда бирелгән теоретик тел материалын кабатлау, йомгаклау һәм контроль эш дәресләрендә тиешле нәтиҗәләр бирә алырлык камәлгә җиткерү турында кайгыртабыз икән, һичшиксез, тел күренешләренең табигый даирасе булган контекст мәжбүри рәвештә искә алынырга  тиеш.

Әдәбият

1. Большой энциклопедический словарь. Языкознание. – М.: Большая Российская энциклопедия, 1998.

2. Тумашева Д.Г. Хәзерге татар әдәби теле. Морфология. – Казан: Казан университеты нәшрияты, 1978.

                             


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Алабуга муниципаль районы « 1 нче гимназия» гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе Сүз аша телгә мәхәббәт тәрбияләү (Татар теле дәресләрендә лингвистик анализ һәм контекст) Т атар теле һәм әдәбияты укытучысы Нигъмәтуллова Рәмзия Нурмөхәммәт кызы

Слайд 2

Сүз Эчке ягы ( мәгънәсе ) Тышкы ягы ( материаль яңгырашы ) Татар теле дәресләрендә лингвистик анализ һәм контекст Сүз һәр телнең үз фонетик закончалыкларына таянып барлыкка килә , хәтта башка телләрдән кабул ителгән тәкъдирдә дә , күпчелек очракта кабул иткән телнең шушы закончалыкларына буйсынып , яңгырашы ягыннан үзгәртелә .

Слайд 3

Татар теле дәресләрендә лингвистик анализ һәм контекст Катлаулы һәм семантик, грамматик, стилистик төсмерләргә бай универсаль берәмлек булган сүзгә лингвистик анализ бары тик контекст аша гына башкарыла ала. Контекст – contextus сүзе «бәйләү , бәйләнеш» төшенчәсен аңлата.

Слайд 4

Татар теле дәресләрендә лингвистик анализ һәм контекст Карта җир сурәтенең сызымы ат картасы ?

Слайд 5

Татар теле дәресләрендә лингвистик анализ һәм контекст «Капка» сүзен мәгънәле кисәкләргә бүләбез кап - исем ( шырпы кабы), берлек санда , юнәлеш килешендә , ( сүзбәйләгеч кушымча - ка ) уртаклык исеме . Әгәр «ворота» турында сүз бара икән , аның тамыры кап була һәм ул « каплау , ачылып торган түгел » идеясен ( мотивын ) чагылдыра , ул чагында - ка – сүзьясагыч кушымча . Әгәр без контекст белән эш итмәсәк , сүзләр кебек үк кушымчаларның да үзара омоним булырга мөмкинлеген исәпкә алмасак , ялгыш нәтиҗәләр китереп чыгарачакбыз .

Слайд 6

Кушымча – абстракт төшенчә . җыен ( җый-ын ) , ю-ын -, табын -, мисалларында карап торышка бер генә кушымча бар кебек : - ын . Ләкин а) беренчесендә җый - фигыленнән исем ясалган , димәк , беренче - ын кушымчасы – фигыльдән исем ясагыч ; б) икенче мисалда ( юын -), тагын бер кушымча килгән , ул – модальлек , ю - фигыленең кайтым юнәлеше күрсәткече ; в) өченче мисалдагы - ын – тап - ‘находить’ фигыленнән яңа фигыль берәмлеге ясаган : табыну ‘преклоняться’. Татар теле дәресләрендә лингвистик анализ һәм контекст

Слайд 7

Татар теле дәресләрендә лингвистик анализ һәм контекст Морфологиядә аерым сүзгә анализ контексттан тыш кына , гомумән , башкарыла алмый . Китап Китап өстәлдә тора җөмләсендәге бу исем эшнең башкаручысын ( субъектын ) белдерә , җөмләнең иясе ; Китап бастырып чыгардылар җөмләсендәге әлеге исем объект мәгънәсен белдерә , шулай ук җөмләнең иясе була ; Китап укысаң, белемең артыр җөмләсендәге китап , туры объектны белдерә , ул - җөмләнең туры тәмамлыгы ; Китап тышына язарга ярамый мисалындагы китап билгесез иялек мәгънәсендә кулланылган һәм ул бу җөмләнең аергычы .

Слайд 8

Татар теле дәресләрендә лингвистик анализ һәм контекст Шулай итеп , аерым параграфларда бирелгән теоретик тел материалын кабатлау , йомгаклау һәм контроль эш дәресләрендә тиешле нәтиҗәләр бирә алырлык камәлгә җиткерү турында кайгыртабыз икән , һичшиксез , тел күренешләренең табигый даирасе булган контекст мәжбүри рәвештә искә алынырга тиеш .

Слайд 9

Татар теле дәресләрендә лингвистик анализ һәм контекст Игътибарыгыз ө чен р ә хм ә т!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар теле дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану (курс эше)

Бүгенге уку-укыту процессы укытучылар алдына педагогик технологияләрнең принципларына таянып эшләү, уку-укыту эшендә әлегә кадәр булган  технологияләрнең барсын да теге яки бу дәрәҗәдә куллану...

" Татар теле дәресләрендә уеннар"

Татар теле дәресләрендә уеннар...

Татар теле дәресләрендә укучыларның танып белү эшчәнлеген оештыру.

Татар төркемендәге укучылар белән эшләүче укытучыларга  проектта күтәрелгән темаларга күзәтү ясауның әһәмияте зур булыр дип саныйм.Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы: татар балалары белән эшл...

“Ризаэддин Фәхреддин мирасын татар теле дәресләрендә файдалану тәҗрибәсеннән.” ( Гади, ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау өчен, Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбияви темага фикерләреннән тупланган карточкалар комплекты).

Бүгенге көндә күп укытучылар катнаш (интегрированный) дәресләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Чыннан да, татар теле дәресләрендә шушы алымны кулланып, укучыларга шактый күп әдәби-фәнни материалны да җиткерер...

Татар теле дәресләрендә компетентлы шәхес тәрбияләү.Чыгыш.

Бүгенге җәмгыять укытучы алдына гаять зур бурычлар куя. Заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү – төп максатыбыз. Ә ана теле укытучысы алдында үз...