Милли бәйрәмнәр. Сабантуй бәйрәме
план-конспект урока на тему

Шарифуллина Энджекай Юнусовна

укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү ,татар халкының гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү,милли бәйрәмнәренә ихтирам уяту

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon milli_byrmnr._sabantuy_byrme.doc51 КБ

Предварительный просмотр:

                                                   Милли бәйрәмнәр. Сабантуй бәйрәме

ТЕМА: Милли бәйрәмнәр. Сабантуй бәйрәме

МАКСАТ: укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү,

                 аның иҗатына кызыксыну уяту,

                татар халкының гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү,

                 милли бәйрәмнәренә ихтирам уяту.

Җиһазлау:

Бакый Урманче «Сабантуй» картинасы;

                  газета “Сабантуй мизгелләре”;

күргәзмә“Сабан туе – хезмәт туе”;

укучылар иҗаты (рәсемнәр);

аудиокасета “Сабантуй җыры”.

           ДӘРЕС  БАРЫШЫ.

  1. “Сабан туе” җыры яңгырый. Татар халык көе. Мөхәммәт Садри шигыре.

Буген бездә бәйрәм. Беренчедән – бездә күпме кунаклар,икенчедән- буген дәрестә без милли бәйрәмебез Сабан туе турында сөйләшәчәкбез.

  1. Сүзлек эше. Хәзер бүген дәрестә кулланачак сүзләргә игътибар итик әле.

                        Гасырлардан килүче Сабан туе бәйрәме инде ярты гасыр

буе рәссамнарны иҗатка рухландыра.

           Сезнең һәрберегезнең Сабан туен күргәнегез бар. Хәзер әнә шунда була торган күренешләрне искә төшерик.

     А) Сабан туе кайчан үткәрелә? Элек ул язгы кыр эшләре башлану бәйрәме булган, Хәзер исә  Сабантуй- язгы эшләрне төгәлләү бәйрәме. Татарларның бу олы бәйрәменең ни өчен сабан туе дип аталуы турында немец галиме Карл Фукс (1776-1846) болай дип язып калдырган. “Сабан сүзе сука дигән мәгънәне аңлата: табигатьне уятучы яз басуларны эшкәртергә өнди...” Туй сүзе исә нинди дә булса олы бер бәйрәм мәгънәсенә туры килә. Мәсәлән, хезмәт туе, бәби туе, өй туе һ.б.

Б) Мондый бәйрәм кайсы халыкларда була?

Сабантуй бик борынгы да, яңа бәйрәм дә ул. Ләкин бу бәйрәмдә бик борынгыдан килгән бик күп күркәм гадәтләрне саклыйлар. Бәйрәмгә дусларны, башка милләттән булган дусларны чакыру һәм бәйрәм уртак бәйрәмгә-дуслык бәйрәменә әйләнгән.

В) Сабан туе булыр алдыннан нинди эшләр башкарыла?

Кызлар бүләккә дип, сөлгеләр, тастымаллар чиккәннәр. Ат чабышына баручылар атларын әзерләгәннәр. Сабан туе бүләкләрен җыйганнар. Алдан сөлге-яулык бәйләгән колга күтәреп егет барган. Бөтен кеше, алар килеп җиткәч, әзерләп куйган бүләкләрен әлеге когага бәйләп куйганнар. Гармунга кушылып егетләр җырлавы ишетелә. Бүләк җыю үзе бер күңелле бәйрәмгә әверелә.

Г) Анда нинди уеннар уздырыла? Биек колга бышына үрмәләп менү дисеңме, капчык сугышулар дисеңме. Бау тартышу , чүлмәк ватыш. Моннан 700-500 ел элек ничек капчык белән сугышсалар- әле дә шулай. Борынгы заманнарда ук ничек кашыкка тавык йомыркасы куеп, кашык кабып йөгерешсәләр - әле дә шулай. Матур гадәтләр шулай сакланган.

Аякка капчык киеп йөгерү- көч өлгерлекне сорый.

Бау тартыш – көчлеләрне ярата.

Ә инде су китерү – хатын-кызлар ярышы. Сабантуй иң көчлеләрне, иң булганнарны аерып бирә.

Ә ат узышы? Сабантуйны ат узышыннан башка күз алдына китереп буламы соң? Ә атлар турында нәрсә сөйләр идегез, әйдәгез әле.

Ат – татар халкының гомерлек юлдашы, иптәше, туйдыручысы булган. Татар халкы атка бервакытта да мал-туар дип карамаган. Ат – ышанычлы терәк. Караңгы төннәрдә кара урманнарны үтәр өчен татар агаена яхшы ат кирәк булган. Ат белән ул сәфәр йөргән, иген иккән, патшага урман кискән. Ат атланып  татар агае яуларга киткән, дошманына каршы көрәшкән. Ат татар кешесенең иң авыр вакытларында, хезмәттә таянычы булган. Әнә шуңа күрә дә Сабантуй программасының иң кызык өлеше- ат чабышы. Моңа 10-15 яшьлек малайлар катнаша. Чабыш атларын аерым әзерлиләр, аерым ашаталар. Сабантуй көннәре якынлашканда атның “аягын кыздыралар”. Идел буе татарларында бик күркәм бер традиөия яши. Сабантуйда алдан килүчеләргә генә түгел, бәлки иң соңгы булып килгән атка да бүләк бирү гадәте бар. Моны өлкән яшьтәге хатыннар, карчыклар эшли. Алар Сабантуйга килгәндә махсус бер бүләк алып килгәннәр. Кыз вакытта чиккән сөлге, эскәтер, баш яулыгы...

Арттан килгән атка ул хатыннар тормышының ниндидер гаделсезлеге аркасында кимсетелгән бер адәм баласына карагандай карыйлар.

Сабантуй – халык бәйрәме, аннан бер җан иясе дә китек күңел белән китәргә тиеш түгел. Аннан соң кимсетелгәннәргә ярдәм кулы сузу – ул инде элек – электән хезмәт халкының күркәм гадәте.

Димәк, сабантуй нинди бәйрәм?

Бер җөмлә белән генә әйтеп карагыз.

Сабантуй – хезмәт бәйрәме.

Сабантуй – дуслык бәйрәме.

Сабантуй – уен, җыр, күңел ачу бәйрәме.

Сабантуй – хезмәтнең һәр өлкәсендә иң булганнарны аерып бирә.

  1. Балалар, сезгә Сабантуй уеннары турында шигырьләр өйрәнеп килергә кушкан идем, тыңлыйк әле.
  2. Х1Х гасырда Сабан туе ничек ничек уздырылды икән? Бу турыда Оля әзерләнеп килергә тиеш иде.
  3. Балалар Сабантуй бәйрәме турында нинди әдәби әсәрләр язылган?

 -Г.Тукай “Исемдә калганнар” әсәре.

-Г.Ибрагимов “Алмачуар”.

-Г.Бәширов “Туган ягым – яшел бишек”.

-Ә.Фәйзи “Кечкенә апуш”.

-Р.Мөхәммәдиев “Ат чабышы”.

  1. Әдәби әсәрләрдән үзегезгә ошаган сабантуй күренешләрен язып килергә кушкан идем(2-3 укучы укый)
  2. Гасырлардан килүче Сабан туе бәйрәме инде ярты гасыр буе иҗатка сәнгать кешеләрен рухландыра.
  3.  Дәреслектәге “Сабантуй” картинасы репродукциясе бирелгән битне ачып куябыз.
  4. -Кем соң ул Б.Урманче? (алдан әзерләнгән укучы чыгыш ясый)
  5. -Үзем өстәп сөйлим.

Б.Урманченың тормышы бернинди карәшылыкларга очрамаган дисәк, ялгыш булыр иде. Мәскәдә укып кайтып эшли башлагач та, ул үз һөнәренә яшьләрне өйрәтә. Гомере буе татар җанлы укытучы ерак авылларга барып татар малайларын укырга өндәп йөргән, ничек тә милли кадрлар тәрбияләргә тырышкан. Фәкать шул вакытта гына татар яшьләре күпләп сәнгать дөньясына аяк басканнар. Татар халкы талантлы халык, аның арасыннан олуг рәссамнар чыгарга тиеш дип теше- тырнагы белән тырышкан. Үз халкының киләчәге өчен кайгыртып яшәвенә, әлбәттә, игътибар иткәннәр. Аны милләтчелектә гаепләп ерак-еракларга сөргенгә җибәргәннәр.(1929-1933). Искиткеч авыр шартларда яшәсә дә, аның кешеләргә булган җылы мөнәсәбәте, кызыксынуы, рухи үсеше юкка чыкмый. Туган яклары, якын кешеләре турындагы уйлар аңа көч бирә, үзенә ышанычын какшатмый.

  1. Тоткынлыктан кайту белән ул ныклап торып иҗат эшенә тотына.
  2. Ә хәзер “Сабантуй” картинасына игътибар итик әле. Картина буенча сөйләр өчен кулланырга мөмкин сүзтезмәләрне укып чыгабыз:

Иң матур чак, аяз күк, җәйге челлә, ягымлы йөз, хезмәт шатлыгы, тәҗрибәле аксакал, баш күккә тию, рәхәтлек хисе, аяк чалу, ак колга чайкала, соңгы киңәшләр, дулкынланган бил алышлар. Картина буенча сорауларга җавап бирәбез.

                 Картинада сезнең игътибарны нәрсә җәлеп итә?

Ә рәссам (сабантуй күренешләрен) әсәрендә бүгенге , хәзерге сабантуйны сурәтләгәнме?

Ул моны нинди чаралар ярдәмендә күрсәтә?

Рәссам картинаны ясаганда нинди буяулар кулланган?

Рәссам сабантуйның нинди уеннарын күрсәткән? Ни өчен көрәш белән башланган, көрәш белән тәмамланган сабантуй.

Сезнеңчә ничек, җилдә чайкалып утырган колганы ни өчен ясады икән рәссам? (хәтер билгесе).

Авылның карт аксакалы кайчандыр кызыл башлы сөлге белән көрәшкән чакларын искә төшерәләрдер. Яшь кызлар үзләренең кулъяулык чиккәндәге хисләрен искә төшерсәләр, яшь егетләрне хезмәткә дәшеп торадыр.

Б.Урманче бу әсәре белән безгә ни әйтергә теләгән?

Табигать һәм кешеләрнең берлеген күрсәтергә теләгәндер, минемчә. Без бит табигать балалары. Картиналарда табигать шундый матур итеп сурәтләнгән. Бик матур кояшлы көн, җылы. Ә кешеләр? Алар да куана, йөзләрендә куаныч, һәр кешенең йөзендә шатлыклы елмаю.

Җирдә яшел үләннәр шытып чыккан, табигать кышкы йокысыннан уянган. Ә кешеләр бөтен авырлыкларын онытып бугенге бәйрәмгә, елга бер генә үткәрелә торган  сабан туена җыелган. Бәйрәм итәргә, күңел ачарга!

Тагын, Б.Урманче бүгенге белән үткәнне бәйли, минемчә.

Җырга- биюгә оста, эштә уңган татар халкының элек-электән бай гореф-гадәтләре булган.Сабантуй йолалары , халыкның үзе кебек үк көчле, яшәүчән булган. Йөз еллар элек үткәрелгән бәйрәмнән, әлбәттә, кайсыбер йолалар онытыла башлаган. Б. Урманче бу картинасы белән безгә мөрәҗәгать итә сыман. Чөнки сез, балалар- безнең киләчәгебез, татар халкының гореф – гадәтләрен дәвам иттерүчеләр.

            Без сабантуй уүренешләрен сәнгатьнең төрле төрләрендәге (шигырьдә, хикәяләрдә) чагылышы белән танышып үттек. Алар арасында нинди аерма бар?

-Язучылар, шагыйрьләр үзләренең фикерләрен нәрсә ярдәмендә әйтәләр?

-Ә рәссам? (буяу ярдәмендә)

Хезмәт сабан туе турында мәкальләр әйтешү (мәкаль башы берсендә, ахыры икенчесендә.

  1. Батыр батыр белән алышыр.
  2. Батыр бирешсә дә, көрәшмичә  мәйданны бирмәс  
  3. Егет мәданда билгеле булыр.
  4. Эшле кеше- көчле кеше.
  5. Күмәк күтәрсә, күлне күчерер.
  6. Кошның матурлыгы – төсенә карап, кешенең матурлыгы – эшенә карап.
  7. Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың.

Балалар бу нинди газета?

(“Сабантуй” газетасы)

-“Сабантуй” газетасы нинди газета?

-“Сабантуй” газетасының баш мөхәррире кем, аның турында нәрсә беләсез?

      Балалар сабантуй җыр һәм биюсез, уен-көлкесез булмый. Сабан туенда сез нинди һөнәрләр күрсәтә алыр идегез?

  1. Әлфинә - җыр.
  2. Миләүшә такмаклар сөйли.

Дәресебез ахырына якынлашты. Нәтиҗә ясау.

         

               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема. Татар халкының милли бәйрәме Сабантуй. Презентация материалы.

Презентация татар халык милли бәйрәме Сабантуй мизгелләрен үз эченә алган слайдлардан тора. Бәйрәмдә уздырылган уеннар,бәйгеләр ,шулай ук аларга комментарияләр бирелгән....

Халкыбызның милли бәйрәмнәре. Сабантуй.

Әлеге дәрес рус мәктәпләренең 6 нчы сыйныфында  (татар төркеме)  үткәрелде. Укучылар милли йолалар буенча презентация карыйлар, әдәби әсәрләрдә бу теманың чагылышын күрәләр, иң мөһиме милли ...

"Татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй"

татар халкының күркәм бәйрәме- Сабантуй турында мәгълүмат бирү...

Милли бәйрәмнәр. Сабантуй. 6 сыйныф.

Милли бәйрәмнәр. Сабантуй. Презентация, 6 сыйныф....

"Сабантуй- татар халкының милли бәйрәме".Дәрес планы.

План-конспект урока предусмотрен на русскоязычных детей.Өели урока: 1.Совершенствовать знания по теме"Глаголы будущего времени изъявительного наклонения.2.Развивать речь учащихся.3.Воспитать уважитель...

Милли бәйрәмнәр. Сабантуй бәйрәме

укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, татар халкының гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү,  милли бәйрәмнәренә ихтирам уяту...

Дәреснең темасы: «Сабантуй – татарларның милли бәйрәме”.

2 нче сыйныфның рус төркемнәрендә "Cабантуй - татарларның милли бәйрәме" темасына  дәрес- конспект....