Дәреснең темасы: «Сабантуй – татарларның милли бәйрәме”.
план-конспект урока на тему

Фазылзянова Лейсан Дамировна

2 нче сыйныфның рус төркемнәрендә "Cабантуй - татарларның милли бәйрәме" темасына  дәрес- конспект.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sabantuy.doc87 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы: «Сабантуй – татарларның милли бәйрәме”. 2 нче  сыйныф

Дәреснең максаты: яңа өйрәнгән лексиканы активацияләү, грамматик конструкцияләрне гамәлдә куллана белү; телдән аралаша белүгә ирешү; рус телле укучыларда татар теленә, милли бәйрәмнәргә карата мәхәббәт һәм толерант    шәхес тәрбияләү.

Бурычлар:

  • укучыларда милли бәйрәмнәргә карата  кызыксыну уяту;
  • яңа материалны өйрәнгәндә сюжетлы материалларга таянып,  интеллектуаль һәм  информацион - эзләнү күнекмәләрен  үстерү;
  • укуыларга теманы аңлау өчен бөтен шартлар булдыру.

Дәреснең тибы: катнаш

Материаль – техник әсбаплар: компьютер, проектор, интерактив такта (экран), колонкалар, Microsoft Office PowerPoint. ярдәмендә эшләнгән автор презентациясе.

Укытучының һәм укучының информацион ресурслары:

1. К.С.Фәтхуллова Татар теле һәм уку китабы: 2  сыйныф,  - Казан: « Татарстан китап  нәшрияты”, 2013 ел.

2. К.С.Фәтхуллова Эш дәфтәре 2 сыйныф,  - Казан: « Татарстан китап  нәшрияты”, 2013 ел

3. Таратма материал

Дәреснең этаплары:

I Оештыру - мотивация (10 минут)

II Алдан әзерләнү (5 мин)

III Информацион – операцион (15 мин)

              IV Рефлексив бәя бирү(15 мин)

Дәрес барышы:

Этап

Укытучының эшчәнлеге

Укучыларның эшчәнлеге

Слайд №

I

Оештыру - мотивация этабы

Оештыру моменты (1 мин)

Укучыларның дәрескә әзерлеген, эш өстәлен тикшерү.

Урыннарга утыралар. Укытучыны сәламлиләр һәм эш өстәлен тикшерәләр.

Укучыларга сыйныфның әзерлеген тикшерү максатыннан сораулар бирү.

-Бүген нинди көн?

-Урамда нинди һава торышы?

-Бүген кем дежур?

-Дәрестә кем юк?

Укытучының сорауларына дөрес тулы җавап бирәләр.

Мотивация (4 мин)

Слайдка күзәтү ясау.

Г Тукайның “Бәйрәм бүген” шигырен тыңлыйлар.

1

Сезнең өчен “бәйрәм ” нәрсә ул?

Укучылар үз фикерләрен җиткерәләр.

Белемнәрне актуальләштерү (5 мин)

Укучылар, игътибарыгызны слайдка юнәлтегез әле. Анда нинди бәйрәмнәр сурәтләнгән. Без аларны сезнең белән үткән дәрестә карап киткән идек. Хәзер аларның исемнәрен татарча язарга кирәк булачак.

Интерактив тактада укучылар “Каләм” ярдәмендә бәйрәм  исемнәрен язалар.

 Әгәр интерактив такта булмаса, бу биремне башта русча әйтеп, аннары татарчага тәрҗемә итә алалар.

2

Проблемалы ситуация.

Котлау сүзләрен искә төшерү. Аларның тәрҗемәсен дөрес итеп әйтә һәм яза белү.

Башка укучылар ярдәм итәләр, тәрҗемә тактада языла.

III

Алдан  әзерләнү этабы (5 мин)

Бу сүзтезмәләрнең тәрҗемәсен табу.

Матур бәйрәм,  балаларны котлыйлар, уңышлар телибез, бәхетле булыгыз, бу бәйрәм күңеллерәк, чакыру кәгазе, чакырылган кунаклар.

Интерактив такта ярдәмендә укучылар җавапны ук белән тоташтыралар.

3

Татарча әйтәбез:

- Новый год празднуют зимой.

- В День Победы поздравляем ветеранов.

- Это самый веселый праздник.

Укучылар җөмләләрне тыңлыйлар һәм татарчага тәрҗемә итәләр.

Татар халкының нинди  милли бәйрәмнәрен беләсез? Алар турында белемнәрегезне уртаклаша алмассыз микән?  

Өйрәнелгән лексика һәм грамматика ярдәмендә укучылар кыска җөмләләр төзиләр.  

Без бүген дәрестә үзебезгә нинди максат куябыз?   Шул максатка ирешер өчен безгә нишләргә кирәк?

Балаларның фикерләре.

Дәреснең максаты: бу тема буенча яңа сүзләр өйрәнү;

 аларны телдән һәм язмача актив куллану.

Бурычыбыз: өйрәнелгән лексика буенча дөрес итеп  « Сабантуй” текстын тәрҗемә итү.

Тыңлыйлар.

IIII

Информацион – операцион этап  (15 мин)

Ә хәзер яңа сүзләрне тыңлыйбыз.

 Аудиоматериал тыңлатыла.

Тактага карыйк һәм бу яңа сүзләрне тәрҗемәсе белән укып чыгыйк.

Игътибар тактага юнәлтелә. Балалар укытучы артыннан сүзләрне кабатлыйлар.

4

Проблемы ситуация.

Бу сүзләрдән нечкә әйтелешле исемнәрне генә сайлагыз.

Сайлап алалар һәм күплек санда әйтәләр.

Ә хәзер дәреслекләребезне ачабыз һәм « Сабантуй” текстын тыңлыйбыз.

Аудиоматериал тыңлатыла.

Укучылар, хәзер сезгә бу текстны укып, җөмләләрне тәрҗемә итәргә кирәк булачак.

Балалар чылбыр ярдәмендә укыйлар, тәрҗемә итәләр.

IIV

Рефлексив бәя бирү  (15 мин)

Балалар, сезгә хәзер  текст буенча сорауларга җавап бирергә кирәк булачак.

Дәреслек буенча икешәрләп эшләү. Бер бала укый, икенчесе җавап бирә. Текстны кулланырга ярый.

Укучылар, игътибарыгызны тактага юнәлтегез әле. Без сезнең белән “ Артык сүзне тап” уенын уйнап алырбыз.

Вата, менә,чаба, чана.һ.б

Укучылар артык сүзне табалар, сызалар.

5

Ә хәзер Сабантуйда оештырылган   уеннарны  искә төшерик. Уен кагыйдәләре белән танышыйк.

Икешәрләп эшләү, бер – берсенә сораулар бирү.  (диалог)

Берничә сүзтезмәне тәрҗемә итү сорала.

Сабантуй батыры, Сабантуй бүләкләре, малайлар көрәше, спорт ярышлары, чүлмәк вату, баганага менү.

Балалар тәрҗемә итәләр.

6

Хәзер интерактив биремнәр  үтибез.

  • Сабантуй бәйрәменең төп бәйгесе?

Маркер белән көрәш дигән җавапка ук ярдәмендә тоташтыралар.

  • Сабантуй батырының төп бүләге нинди?

Маркер белән тәкә дигән җавапка ук ярдәмендә тоташтыралар.

.

7

  • Кайсы сүзләр Сабантуй бәйрәменә карый?

Тактада Сабантуй   бәйрәменә караган сүзләрне түгәрәккә алалар.

-Әйтегез әле, дәресебезгә нинди максат куйган идек? Ничек уйлыйсыз, без куйган максатыбызга ирештекме?

Һәр бала үз фикерен җиткерә.

Җөмләләрне дәвам ит:

Нәрсә мин белә идем….

Хәзер мин беләм…

Хәзер мин булдыра алам

Молодцы!

Балалар чиратлап үз җөмләләрен төзеп әйтәләр.

Билгеләр кую. Өй эшен аңлату.

Киләсе дәрестә без үтелгән лексика һәм грамматиканы искә төшерәчәкбез.  Сабантуй турында үзегезнең текстларыгызны төзеп караячаксыз. Шуңа күрә бүген өйрәнгән яңа сүзләрде ятлап килүегез сорала. Дәрес бетте, хушыгыз!

Өй эшен язалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

УКЫТУЧЫНЫҢ ШӘХСИ ИҖАДИ ЭШ ТЕМАСЫ: “Милли төбәк материалын дәресләрдә куллану һәм укучыларда милли үзаң тәрбияләү”.

Без соңгы елларда укыту һәм тәрбия процессын фикерләүдә күп очракта халык педагогикасына таянабыз. Халыкның педагогик осталыгы, аның тәрбияви байлыгы галимнәрне генә кызыксындырып калмады, прак...

Дәреснең темасы: Исемнәр темасын кабатлау.

Дәреснең максатлары: 1. Белем бирү максаты - Укучыларның исем темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен: мәгънәсен, сорауларын, кушымчаларын, килешләрен искә төшерү, башка сүз төркемнәреннән...

5нче сыйныф өчен татар теле дәресенең технологик картасы. Дәреснең темасы: Сингармонизм законы.

5нче сыйныф өчен татар теле дәресенең технологик картасы.Дәреснең темасы: Сингармонизм законы....

4 нче А сыйныфында әдәби укудан үткәрелгән дәреснең технологик картасы. Темасы: Яхшылык эшләргә ашыгыйк (И.Газиның “Сиртмәкойрык” әсәре өстендә эш)

Әлеге технологик карта әдәби уку предметыннан 4 нче сыйныфлар өчен И. Газиның "Сиртмәкойрык" әсәре буенча  эшләнде. Анда тирә-юнеңдәге җан ияләренә карата игелекле булу, яхшылык эшләүгә басым яса...

5 нче сыйныф рус төркемендә үткәренлгән дәреснең технологик картасы.Темасы "Ике пирожный"

5 нче сыйныф рус төркемендә үткәрелгән әдәби уку дәресе ..Темасы "Ике пирожный"...

"Безнең гаилә" темасы буенча ачык дәреснең технологик картасы, Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча.

Әлеге дәрес Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча төзелде. 1нче сыйныфлар өчен "Безнең гаилә" темасы буенча ачык  дәреснең технологик картасы....

5 нче сыйныф рус төркемендә үткәренлгән дәреснең технологик картасы.Темасы "Көндәлек режим"

5 нче сыйныф рус төркемендә үткәренлгән дәреснең технологик картасы.Темасы "Көндәлек режим"...