Халкыбызның милли бәйрәмнәре. Сабантуй.
план-конспект урока (6 класс) по теме

Әлеге дәрес рус мәктәпләренең 6 нчы сыйныфында  (татар төркеме)  үткәрелде. Укучылар милли йолалар буенча презентация карыйлар, әдәби әсәрләрдә бу теманың чагылышын күрәләр, иң мөһиме милли бәйрәмебез - Сабантуй турында бик күп мәгълүмат ала алалар

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon halkybyznyn_milli_byrmnre._sabantuy.doc83.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                   

         Тема:Халкыбызның милли  бәйрәмнәре. Сабантуй.

 Максатлар:

 1) Сабантуй йоласының килеп чыгуы турында белешмә бирү;

 2) Диолоик һәм монологик сөйләм телен үстерү;

 3) Милли бәйрәмнәр һәм йолалар аша халкыбызның үткән тарихы белән танышуны дәва итү;

4) Татар халкының үткәне, йолалары белән горурлану хисе тәрбияләү.

Җиһазлау:

Презентация, сөлгеләр бәйләнгән сөрәнчеләр колгасы, рәсемнәр, дага, дәреслек,чигелгән сөлгеләр.

Дәрес барышы.

I.Оештыру моменты.

1. Уңай психологик халәт тудыру.

Якты чырай, яхшы кәеф

Күрәм мин йөзегездә.

Исәнмесез, хәерле көн

Телим мин һәммәгезгә.

2. Дежур укучы сүзе.

3. Дәреснең эпиграфы белән таныштыру.

Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәннәрне онытма син.

Бел син ерак бабайларның

Ничек итеп көн иткәнен.

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен. Р.Фәйзуллин.

Шагыйрь Р.Фәйзуллин бу юллар аша нәрсә әйтергә тели?

Әйе, һәрбер кеше үзенең халкының үткәнен, бабайларының ничек көн иткәнен, ниләр белән шөгыльләнгәнен, гореф-гадәтләрен белергә тиеш. Чөнки үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, ди халкыбыз.

II. Үткән материалны кабатлау.

1.Өй эшен тикшерү.

- Сез халкыбызның нинди йолаларын, бәйрәмнәрен беләсез? (Карга боткасы, Сабантуй, Сөмбелә, каз өмәсе һ.б.)

- Халык йолаларын фәндә икегә бүлеп өйрәнү кабул ителгән:гаилә йолалары һәм ел фасылларына караган йолалар. Гаилә йолаларына туй, бала туу, үлгән кешене күмү, искә алу йолалары керә, ә язгы чәчү, сабан йолалары,нардуган, раштуа, кызыл йомырка  бәйрәме , аулак өйләр, кич утырулар, өмәләр,корбан чалу, яңгыр сорау,түгәрәк уеннар һ.б.ел фасылларына караган йолаларга керәләр.

-          Бәйрәмнәр  ни өчен кирәк?(Ял итү, аралашу,берләшү өчен.)

-         Халкыбыз ял итә белгәнме соң?

-         Халкыбызның йолаларын саклауга без өлеш кертә алабызмы?

III. Яңа теманы аңлату.

1.Дәреснең темасын һәм максатын билгеләү.

 - Халкыбызның иң матур йоласы кайсы  дип уйлыйсыз?(Билгеле, сабан туе).Без бүген шушы йоланың килеп чыгышын һәм хәзерге вакытта кеше тормышында тоткан урынын билгеләрбез.

2. Сабантуй бәйрәме белән танышу

  - Сабан туеның ЮНЕСКО тарафыннан сакланучы милли мираслар исемлегенә кертелүе дә күпне сөйли.Сабантуй -  бик борынгыдан килгән бәйрәм.

- Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен бу бәйрәмне Сабантуй дип атаганнар икән?

- Сабан сүзе сука дигән мәгънәне аңлата. Димәк, әлеге бәйрәм шуны аңлата: табигатьне уятучы яз басуларны эшкәртергә өнди... Сабан бәйрәмен карарга картлар да килә. Кояш баю вакыты җитсә, алар шунда ук кичке намаз укыйлар. Төзек сафларга басып, җиргә иелә-иелә, дога укыйлар. ”

- Туй сүзе исә татар халкында нинди дә булса олы бер бәйрәм мәгънәсенә туры килә. Мәсәлән, хезмәт туе, бәби туе, өй туе һәм башкалар. Димәк, Сабан туе ул чәчүдә, язгы кыр эшләрендә төп корал булган сабанның (суканың) эше беткәч, ягъни чәчү төгәлләнгәч үткәрелә торган туй, ягъни бәйрәм икән.

- Балалар, димәк, Сабан туе элек кайчан үткәрелә? (Кар эреп беткәч.)

- Аны ни өчен үткәргәннәр?(Көзен мул уңыш җыеп ал өчен.)

- Ә бәйрәм нәрсә белән бшланып китә икән соң?

Ишек шакыйлар. Иңбашына сөлгеләр, яулыклар бәйләгән бабай киемендә бер укучы керә.

Исәнмесез, малайлар һәм кызлар!

Исәнмесез, бабай, рәхим итегез.Түрдән үтегез.

Балалар, минем вакытым юк, менә Сабантуйга сөлгеләр җыеп йөриебез иде. Сезнең янга да кереп чыгарга булдым.

Бабай менә мин дә сөлге эләм.

Рәхмәт кызым, мин китим әле. Сау булыгыз, Сабантуйга рәхим итегез!

Сау бул, бабай!

Укучылар,Сабантуй башланырга берничә көн кала “сөлге җыю” йоласы булган. Сөлгеләрне авылның хөрмәтле бабайларын атка утыртып, яшь егетләр,  кызлар гармуннарда уйнап, җырлап-биеп, күңелле итеп җыеп йөргәннәр. Алар артыннан бала-чага ияреп йөргән. Ә бу җыелган сөлге белән Сабантуй мәйданын бизәгәннәр, төрле ярышларда җиңеп чыгучыга бүләк итеп биргәннәр.

Йоланың бу өлешеннән халкыбызның нинди якларын күрдек?(уңган, юмарт,аралашучан, шаян.)

Ә сабантуй үткәрелә торган урын ничек атала?

Мәйдан.

Сабан туен үткәрү өчен махсус урын билгеләнгән. Ул болын җир, аланлык булып, агачлар белән әйләндереп алынган тигез һәм уңайлы җирдә урнашкан. Бу урын мәйдан дип аталган. Һәр авыл өчен билгеле булган көнне – иртәнге якта яисә төштән соң хөрмәтле аксакаллар җыелган бүләкне мәйданга алып чыкканнар. Иң алдан ир уртасы кеше сөлге-яулыклар, ситсы бәйләнгән колга күтәреп барган.  Мәйданда бүләкләрне аерым төр ярышлар өчен атап, билгеләп куйганнар.

Әйдәгез әле , сабан туенда нинди бәйгеләр булуын санап чыгыйк.. (Көрәш, колгага менү, ат чабышы, капчык белән сугышу, таш күтәрү, канат тартышу, кул көрәштерү,катыутан акча эзләү, көянтә чиләк белән йөгерү, кашыкка йомырка куеп йөгерү, капчык киеп йөгерү.)

Ни өчен  сабантуйда  без санап киткән бәйгеләр алынган? Моны берәр ничек        аңлатып булмыймы икән?

 Сабантуйның  иң абруйлы ярышы  нинди?

 Әлбәттә ат чабышы. Нинди язучыларыбыз әсәрләрендә  сабантуй   бәйрәме  сурәтләнә? Г.Ибраһимовның “Алмачуар” әсәрендә ат чабышлары, көрәш турында тәфсилләп сөйләнә.

Ярышлар гасырлар буена килгән тәртип буенча үткән. Аларны ат чабышы башлап җибәргән. Иң матур сөлгеләрнең берсен ат чабышында җиңүчегә биргәннәр. Кайчакта иң ахырдан килгән атка махсус бирелгән сөлгене такканнар. Ат -  Сабан туе күрке. Хуҗалар үзләренең атларын чабышка алдан әзерләгәннәр. Әзерлекле   ат чабышлар якынаюын алдан ук сизеп торган.

Ни өчен Сабан туена ат ярышын алганнар?

 Ат – татар халкының изге хайваннарыннан берсе. Борынгы заманнарда ук көнкүреш яшәешне атсыз күз алдына китерегә дә мөмкин түгел. Кырда, өйдә, төрле күңел ачу бәйрәмнәрендә дә ат мөһим рольне уйнаган. Сабантуй да ат чабышларыннан башланып киткән, һәм бу традиция әлеге көнгәчә дәвам итә.

        Яшь егетләр Сабантуйларныннан
Ут уйнатып чыгып киттеләр.
Күңелемә яткан толпарларга
Камчы белән сызып үттеләр...
(Р.Ягъфаров). (Дага күрсәтелә)

Кайсыгыз ишек башларында әлеге даганы күргәне бар? Булса, ул ни өчен анда куелган? (Укучыларның җавапларын тыңлау) Игътибар итсәгез, һәр ат тоягының астында дага кадакланган. Бу ат тоягы ашалмасын өчен куела.

Ат – бәхет китерүче хайван буларак билгеле,һәм әлеге дага да бәхет символы булып тора. Ул йортларны төрле бәла-казалардан саклый дигән фараз бар. Менә шушы кечкенә генә элемент та халыкның атларга булган мөнәсәбәтен, ихтирамын күрсәтеп тора.

Димәк, ат -  бәхет-шатлык билгесе булып тора.Ә ат нинди хайван соң? Аңа карап нинди сыйфатларын билгели алабыз?

Тагын нинди уеннан башка сабантуй узмый?

Сабан туе бәйрәменең иң төп уеннарынан берсе, әлбәттә, көрәш. К.Фукс бу турыда менә нәрсәләр язып калдырган: “Түгәрәк уртасына яшь һәм таза татарлардан ике көрәшче чыга, билләрен сөлге белән бәйлиләр, куллары белән шуңа тотынып, бер-берсен егарга тырышалар. Бу көрәш кайчак бик озак дәвам итә, яки, көрәшчеләрнең көченә карап, кайчак бик тиз тәмамлана. Кайсы да булса егыла икән, тамашачылар шаулашып көлешәләр, ә горур җиңүче, бүләк алып, моннан чыгып китә. Көрәшне кечкенә малайлар башлап җибәргән,аннары яшүсмерләр. Егетләр һәм ир-атлар көрәшкәннәр. Көрәштә җиңүчегә иң зур бүләк – сарык тәкәсе бирелгән.

Көрә, батырлык турында, мондый мәкальләр бар, аларны исегездә калдырырга тырышыгыз.

  Егет мәйданда билгеле булыр.

 Көрәшми җиңү төштә була.

Көчең барда көрәшеп кал,егәрең барда ярышып кал.

 Көчле кеше күтәреп тә ега, чалып та ега.

Тагын нинди бәйгеләр уздырыла?

Төрле ярыш-бәйгеләр үткәрелгән. Аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, багана башына менү һ.б. уеннар бәйрәмне җанландырып торган. Сабантуй җыр-биюсез, уен-көлкесез узмаган.  Ярышлар төгәлләнгәч, халык өйләренә таралышкан. Бу көнне һәр өйдә бәйрәм ашлары әзерләнгән. 

 Сабантуй бәйрәмендә кичләрен яшьләр уены үткәрелгән. Бу көнне әти-әниләре  аларга күңел ачарга каршылык күрсәтмәгән. Төн урталарына кадәр гармун, скрипка тавышы яңгыраган, егетләр-кызлар әйлән-бәйлән уйнаганнар, биегәннәр, җырлаганнар.

   Элек-электән килгән бүләк җыюлар,  ат чабышлары, уен-ярышлар, татарча көрәш бүгенге көндә дә мәйданның иң кызыклы, күркәм чаралары булып торалар. Хәзерге вакытта спорт уеннары да борынгыдан килгән уеннар белән берлектә оештырыла. Бу волейбол, футбол, биеклеккә-ераклыкка сикерүләр, төрле дистанцияләргә йөгерү, армспорт, гер күтәрү. Һәркем анда актив катнашырга тырыша, ниндидер бүләк алырга омтыла. Бәйрәмдә җыр-музыка тынып тормый, халык күңел ача, рәхәтләнеп җырлый, бии.

Укучылар, ә бүгенге көндә бәйрәм ямен җибәрүче нинди күренешләрне атый аласыз? Бз аларны булдырмау өчен нәрсәләр эшли алабыз?

 Сабан туйларының ямен җибәрүче факторлар да бар. Бу хәмер, сыра эчеп, исереп йөрүчеләр, тәртип бозучылар. Элекке заманда бу бик сирәк күренеш булган һәм кешеләр тарафыннан бик нык тәнкыйтьләнгән.

Сабан туйлары хәзер авылларда да, шәһәрләрдә дә үткәрелә. Анда республикабызда яшәүче барлык милләт халыклары да катнаша, бәйрәм итә, чөнки сабантуе гомумхалык бәйрәменә әверелеп бара. Шулай ук, республикадан читтә яшәгән милләттәшләребез өчен дә сабантуйлары үткәрү бүгенге көндә традициягә әйләнеп бара.

III. Теманы ныгыту.

1.. “Кем җитезрәк?” уены.

- “Сабантуй” сүзеннән яңа сүзләр төзегез, җиңүчегә Сабантй бүләгн булачак.

2. Сабантуй турында шигырьләр тыңлау.

3. Дәреслек белән эшләү.

IV. Йомгаклау.

1. Нәтиҗә ясау.

-Менә хәзер алдыбызга куйган сорауларга җавап бирә алырбыз дип уйлыйм:

А. Сабантуйга  көрәш, ат чабышы кебек бәйгеләрнең ни өчен алынганлыгын аңлата аласызмы?

Б. Сабантуй   бәйрәме  аша татар халкын без нинди итеп күрәбез?

В.  Сабантуйны  тәрбия чарасы дип әйтә алабызмы?

- Халыкны тәрбия итүдә  бәйрәмнәр , йолалар һәм төрле тәртип кагыйдәләре (ритуаллар) бик зур урын алып тора. Аларда тупланган тирән кешелекле идеяләр, халыкның яшәү рәвеше белән тыгыз бәйләнгәнлек кешенең рухи баюына ярдәм итә, аның рухын һәм хезмәткә дәртен күтәрә.

         Һәр халыкның да рухи мәдәниятендә туган тел төп урынны алып тора.Халыкның милли йөзе, гореф-гадәтләре йолалары, туган тел, үз ана теле саклаган очракта гына саклана.

2. Билгеләр кую.

3. Өй эше .

 - Татар халкының милли йолалары, бәйрәмнәре турында өстәмә материал тупларга,  шигырьләр, җырлар өйрәнергә, бер гасыр үткәч яшәячәк татарларга  сабан туеның әһәмияте, кирәклеге, тәрбияви роле турында язырга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема. Татар халкының милли бәйрәме Сабантуй. Презентация материалы.

Презентация татар халык милли бәйрәме Сабантуй мизгелләрен үз эченә алган слайдлардан тора. Бәйрәмдә уздырылган уеннар,бәйгеләр ,шулай ук аларга комментарияләр бирелгән....

"Татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй"

татар халкының күркәм бәйрәме- Сабантуй турында мәгълүмат бирү...

Милли бәйрәмнәр. Сабантуй. 6 сыйныф.

Милли бәйрәмнәр. Сабантуй. Презентация, 6 сыйныф....

Әдәбият дәресләрендә халкыбызның милли традицияләрен куллану

Укытучы буларак бурычым - үз халкымның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәтү. Шуңа күрә мин укучыларымны үз милләтен, туган туфрагын, нигезен, әти...

Халкыбызның милли киемнәре.

Тәрбия сәгатьләрендә куллану өчен үрнәк. презентация....

Милли бәйрәмнәр. Сабантуй бәйрәме

укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, татар халкының гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү,  милли бәйрәмнәренә ихтирам уяту...

Милли бәйрәмнәр. Сабантуй бәйрәме

укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү ,татар халкының гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү,милли бәйрәмнәренә ихтирам уяту...