Хәсән Туфан иҗаты. "Кайсыгызның кулы җылы?" шигырен уку, анализлау.
план-конспект урока (8 класс)

Воробьёва Людмила Николаевна

Бу дәрес план-конспекты 8 сыйныфларның рус төркемендә укучы балалар өчен төзелгән. 

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет:Татар әдәбиятын рус әдәбияты, тарих белән бәйләп өйрәтү.

Предмет: Укучыларны Х. Туфанның тормыш юлы  һәм иҗаты белән тулырак таныштыру; "Кайсыгызның кулы җылы?" шигыренә анализ ясау.

Шәхескә кагылышлы: Укучыларда тугрылык, әхлаклылык, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kaysygyznyn_kuly_zhyly_shigyre.docx22.21 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Хәсән Туфан иҗаты. "Кайсыгызның кулы җылы?" / "У кого рука тёплая?" шигырен уку, анализ.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет:Татар әдәбиятын рус әдәбияты, тарих белән бәйләп өйрәтү.

Предмет: Укучыларны Х. Туфанның тормыш юлы  һәм иҗаты белән тулырак таныштыру; "Кайсыгызның кулы җылы?" шигыренә анализ ясау.

Шәхескә кагылышлы: Укучыларда тугрылык, әхлаклылык, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләү.

Материал: Татар әдәбияты: Теория. Тарих / Д.Ф. Заһидуллина, Ә.М. Закирҗанов, Т.Ш. Гыйләҗев, Н.М. Йосыпова. - Тулыл. 2 нче басма. - Казан: Мәгариф, 2006. - 319 б.

Җиһазлау: Хәсән Туфан портреты, “Лирика” шигырь җыентыгы, Хәсән Туфанга багышланган презентация, видеоязма һәм “Кайсыгызның кулы җылы?” шигыренең аудиоязмасы.

                                       Дәрес барышы:

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

1. Дәресне оештыру, исәнләшү.

2. Өй эшен тикшерү.

3. Укытучы укучыларга видео карарга тәкъдим итә.

https://youtu.be/WzRlQe7u9lA

Видео буенча әңгәмә кору. (Бүгенге дәрестә без кем иҗаты белән танышачакбыз?)

4) Хәсән Туфан иҗаты буенча презентацияне карау. ( презентация 1)

  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

1. Дәреслек белән эш. (Башта укытучы шигырьне үзе укый, аннары аудиоязманы тыңлыйлар).

https://tatkniga.ru/media-book/rus/khasan-tufan-shigyrlar.html

2. Сүзлек эше (укытучы аерым сүзләрнең әйтелешенә игътибар итә: егылмаска өйрәтте, ертасымы, бәйлисе бар, бусы, сау, бирсәләр, шундадыр, кайсыгызның һ.б.). Аларны укыйлар һәм тәрҗемә итәләр.

3. Шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмә кору, сораулар буенча эшләү.

- Шигырь кемгә багышланган?

- Ул нәрсә турында?

- Автор кайсы юлларны, сүзләрне кабатлый?

- Сезнеңчә, ул ничәнче елда язылган?

- Лирик герой кайда?

- Лирик герой тормышында нинди вакыйга  булган?

- Аңа авырмы?  

- Сөйгәне белән нәрсә булган?

- Җылы кул нәрсәне белдерә?

4. Дәфтәрдә эш.

Укучылар шигырьне эчтән тагын бер кат укып чыгалар, иҗади эш башкаралар: шигырьне өлешләргә бүләләр, һәр өлешнең нәрсә турында икәнлеген сөйлиләр.

  1. Рефлексия

     1.Укучылар, без бүген дәрестә кем иҗаты белән таныштык?

   Хәсән Туфанның нинди шигырен өйрәндек?

2. Йомгак ясау. Өй эше. Хәсән Туфанның “Кайсыгызның кулы җылы?” шигырен яттан өйрәнү.

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Х.Туфан "Кайсыгызның кулы җылы"

Х.Туфан "Кайсыгызның кулы җылы" шигыренә анализ...

Тема: Х.Туфанның тормышы һәм иҗаты. Кайсыгызның кулы җылы?” шигыренә анализ.

9 нчы сыйныф (татар төркеме) әдәбияттән Хәсән Туфан темасы буенча дәрес эшкәртмәсе...

Тема: Х.Туфанның тормышы һәм иҗаты. Кайсыгызның кулы җылы?” шигыренә анализ.

9 нчы сыйныф (татар төркеме) өчен әдәбияттан Х .Туфан темасы буенча дәрес эшкәртмәсе...

Кайсыгызның кулы җылы? Хәсән Туфан шигыре.

шигырьнең идея    эчтәлеген  автор тормышы белән бәйләп ачыклау;Х.Туфан иҗатына , туган телебезгә ихтирам тәрбияләүне дәвам итү;күзаллауны һәм фикерләү сәләтен үстерүгә йогынты яса...

Хәсән Туфан. “Кайсыгызның кулы жылы?” шигыре. 9 класс

Бу дәрестә  укучыларның логик фикерләве, үз фикерләрен әйтә белүләре, сөйләм телен үстерүенә өстенлек бирелә....