Туфан Миңнуллин әсәрләрендә шәхес язмышы һәм җәмгыять.
методическая разработка по теме

Гамил Афзал укуларына багышланган фәнни-эзләнү  конференциясендә катнашу өчен фәнни эш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon t._minnulin.doc106 КБ

Предварительный просмотр:

Фамилия, исем, әтисенең исеме, туган елы

Район, мәктәп

Адрес

Телефон

Чыгышка нинди техник чара кирәклеге турында мәгълүмәт

Әшрәфуллина Розалия Илдар кызы

Алабуга муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе ”РФ Герое А.Н.Епанешников исемендәге 3 нче урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбе”

Алабуга шәһәре, Мәрҗәни урамы,  22 йорт, 101 фатир

rozaliya_nais@mail.ru


8-960-082-14-99

Алабуга муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе ”РФ Герое А.Н.Епанешников исемендәге 3 нче урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбе”

Әшрәфуллина Розалия Илдар кызы

Туфан Миңнуллин әсәрләрендә шәхес язмышы һәм җәмгыять.

Кереш.

     Әдәбиятның һәм сәнгатьнең кеше тормышы өчен әһәмияте чиксез. Рухи камиллеккә омтылган кешелекне тәрбияләү чарасы буларак, әдәбиятның, сәнгатьнең, театрның роле бәяләп бетерә алмаслык зур. Әдәбиятның, сәнгатьнең мөмкинлеге һәм кодрәте чиксез киң. Без моны хәзерге заманның алдынгы иҗат вәкилләренең эшчәнлеге мисалында да ачык күрәбез. Минем дә яраткан драматургларым бар, әмма шулар арасында иң хөрмәт иткәнем  − Туфан Миңнуллин.

      Фәнни эшемнең темасын: “Туфан Миңнуллин әсәрләрендә шәхес язмышы һәм җәмгыять” дип атадым.

     Тематика һәм проблематика буенча да, сәнгатьлелек ягыннан да Т.Миңнуллин драматургиясе күптармаклы һәм бай. Язучы аерым бер тема яки тормыш материалы, бер характердагы геройлар белән генә эш йөртми. Монда аның иҗат принциплары торган саен ачыклана.

     Эш барышында мин үземә шундый максатлар куйдым: Т. Миңнуллинның  тормыш юлы,  иҗаты белән танышу, аның турындагы язмаларны эзләү. Һәм шундый нәтиҗәләргә килдем: Туфан Миңнуллин − татар әдәбиятында әйдәп баручы драматург. Ул татар драматургиясе түрендә иң якты янган йолдызларның иң зурысы. Аның иҗат җимешләре һәм андагы рухи яктылык − безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән. Ул үзенең тамашачысын тапты, «Туфан театры» дигән гыйбарә барлыкка килде. Т. Миңнуллин, башка бөтен драматурглардан үзгә буларак, татар халкының күңелен тирәнтен өйрәнергә омтыла.

     Драматургның материалы тормышның төрле өлкәләреннән алынган, яңа фикерләр күтәргән пьесалары идея ягыннан мөһим, еш кына киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүчән. Идея эчтәлеге һәм художество үзенчәлеге буенча Т.Миңнуллин пьесаларын берничә төркемгә бүлеп карарга мөмкин. Алар художник талантының көчен, иҗат эшчәнлегенең колачын күрсәткән, аның эзләнүләренең үзенчәлекләрен чагылдырган юнәлешләрне тәшкил итәләр.

Төп өлеш.

     Иҗатының башлангыч чорында драматург Т. Миңнуллин үзен нигездә авыл темасын яктыртучы автор дип игълан иткән, үзенең бер чыгышында эшчеләр тормышыннан ерак торуын нигезләргә дә тырышкан иде. Тарихи темага да ул тиз генә мөрәҗәгать итмәде. Эстетик идеалы ачыклана һәм сәнгатьчә осталыгы үсә төшкәч, ул тематик бертөрлелектән арынды. Нәтиҗәдә Т.Миңнуллин драматургиясе образлар системасы ягыннан да, жанрлар һәм стиль төрлелеге җәһәтеннән дә байый. Хәзер ул тарихи, тарихи-биографик һәм фәлсәфи-романтик драмалардан, психологик драманың һәм комедиянең күп төрләреннән, водевиль һәм әкият-пьесалардан тора. Сәнгатьчә эшләнеше буенча алар арасында саф реалистик стильгә караганнары да, шартлы-фантастика элементлары белән баетылганнары да бар.

     Кешенең кеше буларак аякка басуы, рухи ныгуы, ягъни шәхеснең формалашуы проблемасы Т.Миңнуллин иҗатында киң урын ала. Бу темага «Миләүшәнең туган көне», «Күрше кызы», «Уйланыр чак», «Китәр юлың еракмы?» , «Дуслар җыелган җирдә» кебек пьесалары карый, алар аның драматургиядә тулы бер фикер һәм стиль юнәлешен тәшкил итәләр.  Гади һәм гадәти көндәлек хәлләрне, еш кына бер гаилә эчендә булып узган вакыйгаларны сурәтләү аша автор тормыш итүнең иң әүвәл мораль-этик планда катлаулы булуын, хәзерге кеше яшәеше һәм рухының никадәр киеренке һәм каршылыклы икәнен чагылдыра. Югарыда әйтелгән драмаларында Т.Миңнуллин замандашларның рухи дөньясына шактый тирән үтеп керә. Кеше белән җәмгыять арасындагы, аерым шәхесләр, төрле профессия вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләрнең асылы нидән гыйбарәт? Хәзерге тормышта нинди әхлак принциплары өстенлек итә яки итәргә тиеш? Әхлак һәм этика нормаларының нигезе канларга барып тоташа, бүген алар никадәр тормышчан һәм тотрыклы? Менә шундый сорауларга җавап эзләү бу әсәрләрнең проблематика байлыгын һәм идея-художество әһәмиятен билгели. Бүгенге кешенең мораль йөзе саф һәм күркәм булырга тиеш! — Т.Миңнуллин үз әсәрләрендә менә шундый фикерне алга сөрә.

     Шәхес һәм аның язмышының формалашуы, боларның нигезендә яткан гражданлык намусы мәсьәләләре драматург Туфан Миңнуллинның беренче әсәрләреннән алып соңгы еллар иҗатына кадәр авторның игътибар үзәгендә тора һәм шактый тәэсирле сәнгатьчә гәүдәләнеш таба. Бу яктан «Миләүшәнең туган көне» һәм «Дуслар җыелган җирдә» исемле драмалар аеруча характерлы. Персонажларның нигездә уртак булуы белән дә, куелган проблемалары ягыннан да алар бер-берсенең табигый дәвамы. Әсәрләрдә үзәккә кешенең тормышта үз урынын ничек сайлавы, җәмгыять өчен ничек файдалы булу мәсьәләләре куелган. Алар «Миләүшәнең туган көне» драмасында кичәге студент дуслар, бүген мөстәкыйль тормышта беренче адымнарын атлаучы иҗат яшьләре өчен бик җитди һәм катлаулы төс ала. Яшәүнең олы идеалына тугрылык саклау юлында яшь шагыйрь Рәфис, яшь композитор Фәһим, яшь рәссам Нурислам элекке дуслары рәссам Шәһит белән бәрелешкә керәләр, яшь җырчы Миләүшәне аның йогынтысыннан тартып алалар. Ә «Дуслар җыелган җирдә» драмасында, инде тормыш юлларының уртасына җитеп килгәндә, шул ук геройлар югарыда әйтелгән мөһим мәсьәләләрнең әле дә хәл ителеп бетмәгәнен, үзләре өчен һаман да актуаль икәнен күреп беркадәр аптырашта калалар. Алай гына да түгел, үз тормышыңны мәгънәле итеп, халыкка файдалы итеп кору җиңел эш түгел икәнен аңлап, алар хәтта тирән кичерешләр дәрьясына төшәләр. Тормыш һәр буын алдына яңача, катлаулы яклары белән килеп баса, гадел һәм файдалы итеп яшәү кагыйдәләрен кеше гомере буе үзләштерә. Карьерист Шәһиткә каршы чыккан, аның яшәү фәлсәфәсенең череклеген һәм зарарлыгын фаш иткән Нурисламнар, билгеле бер вакытлар узгач, үзләренең дә тиешле актив тормыш белән яшәми башлауларын, мещанлык баткагына кереп баруларын күреп-төшенеп алалар. Дуслык кебек изге хисне Рәфис һәм Фәһим, Нурислам һәм Гайнуллалар бер-берсенә кунакка йөреп, үзара макташу дип кенә исәпли башлаганнар. Алар бары җәмгыятьтән алырга, аңа түләргә кирәк икәнен, моның өчен үзеңдәге бөтен көч һәм сәләтне, физик һәм рухи мөмкинлекләрне эшкә җигү зарурлыгы турында уйламаска күнеккән шәхесләр булып алга басалар. Кызыклы ситуацияләр, җанлы детальләр ярдәмендә мондый яшәү рәвешен кире кагып, драматург үз буынын югары идеаллар белән янып яшәргә чакыра. Тынчу тынлыкка күнегү, иҗади сәләтен һәм рухи байлыкны ваклау, әрәм-шәрәм итү, үз вөҗданың алдында да, башкалар каршында да чиста булып кала алмау, кирәкмәгән ташламаларга бару яңа төр мещанлыкны барлыкка китерә, ахыр чиктә кешене шәхес буларак үсүдән туктата, кешенең кешелеген үтерә, дигән фикер үткәрелә әсәрдә. Мондый тискәре сыйфатларга автор метафорик исем бирә, «пәриләр» дип атый.

Трилогиянең совет чорында язылган ике кисәгендә («Миләүшәнең туган көне», «Дуслар җыелган җирдә») драматург җәмгыять һәм кеше мөнәсәбәтен шул чор идеологиясе күзлегеннән торып, ягъни кешенең җәмгыятькә ни дәрәҗәдә файдалы булуы, җәмгыять һәм коллектив алдында һич шиксез җаваплылыгы ноктасыннан торып кына хәл итсә, «Хушыгыз!» пьесасында мәсьәләне башкача куя.

Бу — күпмәгънәле, тирән фикерле драма. Т.Миңнуллин драматургиясенә гомумән ачык фикерле булу хас. Хәтта яшәү һәм үлем мөнәсәбәте кебек катлаулы фәлсәфи эчтәлекле «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы да үзенең ачык һәм якты, оптимистик фикерле булуы белән характерлы. Бу әсәрдә исә фикерләр тирән яшерелгән. Аны иҗтимагый-фәлсәфи драма дип атарга мөмкин. Илебез 90 нчы елларда килеп кергән иҗтимагый-сәяси һәм икътисадый шартларда туган катлаулы мәсьәләләрне һәм хәлләрне чагылдырган күпкатлы әсәр.

Сюжет гади. Танылган җырчы Миләүшәнең соңгы сәгатьләре суга. Шуны белеп, ул авылдан яшьлек дусты Галимулланы чакыртып ала. Аның әүвәлге дуслары белән арасы күптән өзелгән. Алар хәтта Миләүшәнең шифаханәдә ятып чыгуын да белмиләр. Тол хатын васыятендә электәге дусларын, хәтта төрле вакыттагы ирләре Шәһит белән Нурисламны да, мәете янына кертмәскә кушып язып калдырган... Галимулла белән сөйләшүләреннән Миләүшәнең язмышыннан ризасызлыгы, шәхси тормышында бәхетсез булуы, үз рухына туры килә торган юлны таба алмаганлыгы мәгълүм була. Ул узган тормыш юлы китек, ул яулаган дан-шөһрәтләр аңар шәхси бәхет тә, күңел канәгатьлеге дә китермәгән.

Менә шунда кеше күңеленең дә, дөньяда яшәүнең дә никадәр катлаулы булуы мәсьәләсе калка. Шәхес һәм җәмгыять, шәхес һәм коллектив мөнәсәбәтләре авыр, чуалчык. Иҗтимагый мәнфәгатьләр белән шәхси теләк-омтылышларның үзара катлаулы бәйләнеше, ярашу яки ярашмау мөмкинлекләре...

Хикмәт шунда, Миләүшә якты дөнья белән хушлашу вакыты килеп җиткәч, үзенең эчкерсезлеккә, дөреслек һәм сафлыкка корылган тормышка омтылып яшәвен аңлый. Ул ялган белән, ясалмалык белән тулы тормыштан туйган.

Аерым шәхес кичергән бәхетсезлекләрнең: ялгыз калуның, онытылуның, кичәге данлы кешене аяк сөртеп ташланган чүпрәк хәленә җиткерүнең төп сәбәбе бар. Аны кичәге җан дуслар — Рәфис, бигрәк тә Фәһим язмышы тагын да ачыклый. Вакытында танылган композитор бүген күңел төшенкелеге кичерә. «Яшисем килми минем бу дөньягызда, — ди ул. — Фәхешханәдә миңа кызык түгел». Миләүшәнең дә җанын кыйнаган, әмма әйтеп бетерә алмаган уен ачыклый ул: «Нигә әле мине җиңел генә онытырга тиешләр? Нәрсә, минем ашарга акча юклыгын белмиләрмени? Нәрсә, тамак хакы да эшләмәдеммени мин?» Аның сүзләрен тулаем хупламаса да, хатыны Эльмира: «Композиторы шундый хәлдә булгач, халкы нинди булырга тиеш», — дип нәтиҗә ясарга мәҗбүр. Шуны ук Рәфис тә раслый: «Заман нинди — кешеләре шундый. Йөрәк үлде, корсак кына калды кешедә», — ди ул.

Совет чорында гел «кеше җәмгыятькә тиеш, кеше җәмгыять, коллектив алдында бурычлы» дип тукылды. Ә бит намуслы корылган җәмгыять үзе шәхесләр алдында бурычлы һәм җаваплы. Кичә булганмы, бүген бармы бездә шундый җәмгыять? Миләүшә кебекләрнең фаҗигасе артында гомумән безнең җәмгыятебезнең фаҗигасе ятмыймы? Күрәсең, миһербансызлыкның, бүтәннәр язмышына саңгыраулыкның чыганагы да әхлаклы җәмгыять тәртипләре булмауга барып тоташадыр?! Миләүшә кебекләрнең шәхси бәхетсезлегенең сәбәпләре күп: дуслык кадерен белмәгән дуслар, ясалмалык, ялган, икейөзлелек... Дусларның мондый булып әверелүенә дә алар үзләре  генә  гаепле  түгел.  Кыскасы, сәбәпнең  зурысы җәмгыять шартларына барып тоташа. Совет шартларына алмашка килгән җәмгыятькә ышаныч бигрәк тә юк. Анда әхлаксызлык, корсак өчен генә яшәү көчәя бара, мөнәсәбәтләрдә эчкерсезлек, сафлык кими. Аерым алганда, сәнгатькә игътибар кими! Моны иң беренче булып татый башлаган сәнгать әһелләре — җырчы, композитор, кичәге шагыйрь, рәссамнар — менә ни өчен депрессия хәленә төшкәннәр.

Ә шулай да яктылык бармы соң? Булырга тиеш, бар, ди пьеса. Моны үзгәртеп кору заманы каһарманы Рөстәм авызыннан яңгыраган соңгы сүзләр искәртә. Соңгы реплика, хәтта моңарчы гел русча гына сөйләп йөргән егетнең саф татарча сөйли башлавы да эчке мәгънәгә ия. Ул тулаем Рәфис, Фәһим, Миләүшә, Шәһит хезмәтләренә бәя, әдәбият вә сәнгатьнең тормыштагы урыны турында әйтелгән фикер булып яңгырый: «Исәнмесез, иҗат әһелләре, һаман да әле әтәчләнәсезме? — дип мөрәҗәгать итә ул. — Дөньяны матурларга җыенасызмы? Кеше күңелен камил итәргә җыенасызмы? Кызганыч кешеләр сез. Бүгенге дөньяга сыймаган кешеләр. Шулай да сез миңа ошыйсыз. Чөнки сез җүләрләр, тилеләр. Ә җүләрләрсез, тилеләрсез кешеләр яши алмый...»

Димәк, хәтта бүгенге кыргый җәмгыять тә әдәбиятка, сәнгатькә хезмәт итүче «тилеләр»сез яши алмаячак, — драмадагы олы фикер әнә шул.

Йомгаклау.

Драматург Т.Миңнуллин тормышыбызның бик күп өлкәләрен бөтен тулылыгы белән күз алдына китереп бастыра. Шуңа күрә аның геройлары күңелдә тирән уелып кала.  Т. Миңнуллинның барлык әсәрләре өчен уртак сыйфат – кешеләргә карата олы хөрмәт һәм мәхәббәт. Гомумән алганда, аның әсәрләре тормышның нәкъ үзе кебек якты һәм күтәренке нокта. Нәкъ менә чынбарлыктагыча, аларда җитдилек һәм күңеллелек, җиңел рух һәм мәгънә тирәнлеге аралашып, үзара тыгыз үрелеп килә. Бу яктан аның әсәрләрен башка драматурглар пьесалары белән буташтырып булмый.

Кулланылган әдәбият:

1. Татар әдәбияты тарихы: 6 томда: 6 том 60- 90 еллар әдәбияты. Казан: “Раннур нәшрияты” , 2001

2. Т. А. Миңнуллин. Сайланма әсәрләр. Казан. Татарстан Республикасы, “Хәтер” нәшрияты, 2008

3. Т.А. Миңнуллин. Пьесалар. Татарстан китап нәшрияты.

Туфан Миңнуллин әсәрләрендә шәхес язмышы һәм җәмгыять.

Алабуга муниципаль гомуми белем бирү

учреждениесе ”РФ Герое А.Н.Епанешников

                                       исемендәге 3 нче урта (тулы)

                                       гомуми белем бирү мәктәбе”,

                                                 Әшрәфуллина Розалия Илдар кызы

     Әдәбиятның һәм сәнгатьнең кеше тормышы өчен әһәмияте чиксез. Рухи камиллеккә омтылган кешелекне тәрбияләү чарасы буларак, әдәбиятның, сәнгатьнең, театрның роле бәяләп бетерә алмаслык зур. Әдәбиятның, сәнгатьнең мөмкинлеге һәм кодрәте чиксез киң. Без моны хәзерге заманның алдынгы иҗат вәкилләренең эшчәнлеге мисалында да ачык күрәбез. Минем дә яраткан драматургларым бар, әмма шулар арасында иң хөрмәт иткәнем  − Туфан Миңнуллин.

      Фәнни эшемнең темасын: “Туфан Миңнуллин әсәрләрендә шәхес язмышы һәм җәмгыять” дип атадым.

     Тематика һәм проблематика буенча да, сәнгатьлелек ягыннан да Т.Миңнуллин драматургиясе күптармаклы һәм бай. Язучы аерым бер тема яки тормыш материалы, бер характердагы геройлар белән генә эш йөртми. Монда аның иҗат принциплары торган саен ачыклана.

     Эш барышында мин үземә шундый максатлар куйдым: Т. Миңнуллинның  тормыш юлы,  иҗаты белән танышу, аның турындагы язмаларны эзләү. Һәм шундый нәтиҗәләргә килдем: Туфан Миңнуллин − татар әдәбиятында әйдәп баручы драматург. Ул татар драматургиясе түрендә иң якты янган йолдызларның иң зурысы. Аның иҗат җимешләре һәм андагы рухи яктылык − безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән. Ул үзенең тамашачысын тапты, «Туфан театры» дигән гыйбарә барлыкка килде. Т. Миңнуллин, башка бөтен драматурглардан үзгә буларак, татар халкының күңелен тирәнтен өйрәнергә омтыла.

     Драматургның материалы тормышның төрле өлкәләреннән алынган, яңа фикерләр күтәргән пьесалары идея ягыннан мөһим, еш кына киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүчән. Идея эчтәлеге һәм художество үзенчәлеге буенча Т.Миңнуллин пьесаларын берничә төркемгә бүлеп карарга мөмкин. Алар художник талантының көчен, иҗат эшчәнлегенең колачын күрсәткән, аның эзләнүләренең үзенчәлекләрен чагылдырган юнәлешләрне тәшкил итәләр.

     Кешенең кеше буларак аякка басуы, рухи ныгуы, ягъни шәхеснең формалашуы проблемасы Т.Миңнуллин иҗатында киң урын ала. Бу темага «Миләүшәнең туган көне», «Күрше кызы», «Уйланыр чак», «Китәр юлың еракмы?» , «Дуслар җыелган җирдә» кебек пьесалары карый, алар аның драматургиядә тулы бер фикер һәм стиль юнәлешен тәшкил итәләр.  Гади һәм гадәти көндәлек хәлләрне, еш кына бер гаилә эчендә булып узган вакыйгаларны сурәтләү аша автор тормыш итүнең иң әүвәл мораль-этик планда катлаулы булуын, хәзерге кеше яшәеше һәм рухының никадәр киеренке һәм каршылыклы икәнен чагылдыра. Югарыда әйтелгән драмаларында Т.Миңнуллин замандашларның рухи дөньясына шактый тирән үтеп керә. Кеше белән җәмгыять арасындагы, аерым шәхесләр, төрле профессия вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләрнең асылы нидән гыйбарәт? Хәзерге тормышта нинди әхлак принциплары өстенлек итә яки итәргә тиеш? Әхлак һәм этика нормаларының нигезе канларга барып тоташа, бүген алар никадәр тормышчан һәм тотрыклы? Менә шундый сорауларга җавап эзләү бу әсәрләрнең проблематика байлыгын һәм идея-художество әһәмиятен билгели. Бүгенге кешенең мораль йөзе саф һәм күркәм булырга тиеш! — Т.Миңнуллин үз әсәрләрендә менә шундый фикерне алга сөрә.

     Шәхес һәм аның язмышының формалашуы, боларның нигезендә яткан гражданлык намусы мәсьәләләре драматург Туфан Миңнуллинның беренче әсәрләреннән алып соңгы еллар иҗатына кадәр авторның игътибар үзәгендә тора һәм шактый тәэсирле сәнгатьчә гәүдәләнеш таба. Бу яктан «Миләүшәнең туган көне» һәм «Дуслар җыелган җирдә» исемле драмалар аеруча характерлы. Персонажларның нигездә уртак булуы белән дә, куелган проблемалары ягыннан да алар бер-берсенең табигый дәвамы. Әсәрләрдә үзәккә кешенең тормышта үз урынын ничек сайлавы, җәмгыять өчен ничек файдалы булу мәсьәләләре куелган. Алар «Миләүшәнең туган көне» драмасында кичәге студент дуслар, бүген мөстәкыйль тормышта беренче адымнарын атлаучы иҗат яшьләре өчен бик җитди һәм катлаулы төс ала. Яшәүнең олы идеалына тугрылык саклау юлында яшь шагыйрь Рәфис, яшь композитор Фәһим, яшь рәссам Нурислам элекке дуслары рәссам Шәһит белән бәрелешкә керәләр, яшь җырчы Миләүшәне аның йогынтысыннан тартып алалар. Ә «Дуслар җыелган җирдә» драмасында, инде тормыш юлларының уртасына җитеп килгәндә, шул ук геройлар югарыда әйтелгән мөһим мәсьәләләрнең әле дә хәл ителеп бетмәгәнен, үзләре өчен һаман да актуаль икәнен күреп беркадәр аптырашта калалар. Алай гына да түгел, үз тормышыңны мәгънәле итеп, халыкка файдалы итеп кору җиңел эш түгел икәнен аңлап, алар хәтта тирән кичерешләр дәрьясына төшәләр. Тормыш һәр буын алдына яңача, катлаулы яклары белән килеп баса, гадел һәм файдалы итеп яшәү кагыйдәләрен кеше гомере буе үзләштерә. Карьерист Шәһиткә каршы чыккан, аның яшәү фәлсәфәсенең череклеген һәм зарарлыгын фаш иткән Нурисламнар, билгеле бер вакытлар узгач, үзләренең дә тиешле актив тормыш белән яшәми башлауларын, мещанлык баткагына кереп баруларын күреп-төшенеп алалар. Дуслык кебек изге хисне Рәфис һәм Фәһим, Нурислам һәм Гайнуллалар бер-берсенә кунакка йөреп, үзара макташу дип кенә исәпли башлаганнар. Алар бары җәмгыятьтән алырга, аңа түләргә кирәк икәнен, моның өчен үзеңдәге бөтен көч һәм сәләтне, физик һәм рухи мөмкинлекләрне эшкә җигү зарурлыгы турында уйламаска күнеккән шәхесләр булып алга басалар. Кызыклы ситуацияләр, җанлы детальләр ярдәмендә мондый яшәү рәвешен кире кагып, драматург үз буынын югары идеаллар белән янып яшәргә чакыра. Тынчу тынлыкка күнегү, иҗади сәләтен һәм рухи байлыкны ваклау, әрәм-шәрәм итү, үз вөҗданың алдында да, башкалар каршында да чиста булып кала алмау, кирәкмәгән ташламаларга бару яңа төр мещанлыкны барлыкка китерә, ахыр чиктә кешене шәхес буларак үсүдән туктата, кешенең кешелеген үтерә, дигән фикер үткәрелә әсәрдә. Мондый тискәре сыйфатларга автор метафорик исем бирә, «пәриләр» дип атый.

    Трилогиянең совет чорында язылган ике кисәгендә («Миләүшәнең туган көне», «Дуслар җыелган җирдә») драматург җәмгыять һәм кеше мөнәсәбәтен шул чор идеологиясе күзлегеннән торып, ягъни кешенең җәмгыятькә ни дәрәҗәдә файдалы булуы, җәмгыять һәм коллектив алдында һич шиксез җаваплылыгы ноктасыннан торып кына хәл итсә, «Хушыгыз!» пьесасында мәсьәләне башкача куя.

Сюжет гади. Танылган җырчы Миләүшәнең соңгы сәгатьләре суга. Шуны белеп, ул авылдан яшьлек дусты Галимулланы чакыртып ала. Аның әүвәлге дуслары белән арасы күптән өзелгән. Алар хәтта Миләүшәнең шифаханәдә ятып чыгуын да белмиләр. Тол хатын васыятендә электәге дусларын, хәтта төрле вакыттагы ирләре Шәһит белән Нурисламны да, мәете янына кертмәскә кушып язып калдырган... Галимулла белән сөйләшүләреннән Миләүшәнең язмышыннан ризасызлыгы, шәхси тормышында бәхетсез булуы, үз рухына туры килә торган юлны таба алмаганлыгы мәгълүм була. Ул узган тормыш юлы китек, ул яулаган дан-шөһрәтләр аңар шәхси бәхет тә, күңел канәгатьлеге дә китермәгән.

    Менә шунда кеше күңеленең дә, дөньяда яшәүнең дә никадәр катлаулы булуы мәсьәләсе калка. Шәхес һәм җәмгыять, шәхес һәм коллектив мөнәсәбәтләре авыр, чуалчык. Иҗтимагый мәнфәгатьләр белән шәхси теләк-омтылышларның үзара катлаулы бәйләнеше, ярашу яки ярашмау

     Аерым шәхес кичергән бәхетсезлекләрнең: ялгыз калуның, онытылуның, кичәге данлы кешене аяк сөртеп ташланган чүпрәк хәленә җиткерүнең төп сәбәбе бар. Аны кичәге җан дуслар — Рәфис, бигрәк тә Фәһим язмышы тагын да ачыклый. Вакытында танылган композитор бүген күңел төшенкелеге кичерә. «Яшисем килми минем бу дөньягызда, — ди ул. — Фәхешханәдә миңа кызык түгел». Миләүшәнең дә җанын кыйнаган, әмма әйтеп бетерә алмаган уен ачыклый ул: «Нигә әле мине җиңел генә онытырга тиешләр? Нәрсә, минем ашарга акча юклыгын белмиләрмени? Нәрсә, тамак хакы да эшләмәдеммени мин?» Аның сүзләрен тулаем хупламаса да, хатыны Эльмира: «Композиторы шундый хәлдә булгач, халкы нинди булырга тиеш», — дип нәтиҗә ясарга мәҗбүр. Шуны ук Рәфис тә раслый: «Заман нинди — кешеләре шундый. Йөрәк үлде, корсак кына калды кешедә», — ди ул.

Совет чорында гел «кеше җәмгыятькә тиеш, кеше җәмгыять, коллектив алдында бурычлы» дип тукылды. Ә бит намуслы корылган җәмгыять үзе шәхесләр алдында бурычлы һәм җаваплы. Кичә булганмы, бүген бармы бездә шундый җәмгыять? Миләүшә кебекләрнең фаҗигасе артында гомумән безнең җәмгыятебезнең фаҗигасе ятмыймы? Күрәсең, миһербансызлыкның, бүтәннәр язмышына саңгыраулыкның чыганагы да әхлаклы җәмгыять тәртипләре булмауга барып тоташадыр?! Миләүшә кебекләрнең шәхси бәхетсезлегенең сәбәпләре күп: дуслык кадерен белмәгән дуслар, ясалмалык, ялган, икейөзлелек... Дусларның мондый булып әверелүенә дә алар үзләре  генә  гаепле  түгел.  Кыскасы, сәбәпнең  зурысы җәмгыять шартларына барып тоташа. Совет шартларына алмашка килгән җәмгыятькә ышаныч бигрәк тә юк. Анда әхлаксызлык, корсак өчен генә яшәү көчәя бара, мөнәсәбәтләрдә эчкерсезлек, сафлык кими. Аерым алганда, сәнгатькә игътибар кими! Моны иң беренче булып татый башлаган сәнгать әһелләре — җырчы, композитор, кичәге шагыйрь, рәссамнар — менә ни өчен депрессия хәленә төшкәннәр.

Ә шулай да яктылык бармы соң? Булырга тиеш, бар, ди пьеса. Моны үзгәртеп кору заманы каһарманы Рөстәм авызыннан яңгыраган соңгы сүзләр искәртә. Соңгы реплика, хәтта моңарчы гел русча гына сөйләп йөргән егетнең саф татарча сөйли башлавы да эчке мәгънәгә ия. Ул тулаем Рәфис, Фәһим, Миләүшә, Шәһит хезмәтләренә бәя, әдәбият вә сәнгатьнең тормыштагы урыны турында әйтелгән фикер булып яңгырый: «Исәнмесез, иҗат әһелләре, һаман да әле әтәчләнәсезме? — дип мөрәҗәгать итә ул. — Дөньяны матурларга җыенасызмы? Кеше күңелен камил итәргә җыенасызмы? Кызганыч кешеләр сез. Бүгенге дөньяга сыймаган кешеләр. Шулай да сез миңа ошыйсыз. Чөнки сез җүләрләр, тилеләр. Ә җүләрләрсез, тилеләрсез кешеләр яши алмый...»

Димәк, хәтта бүгенге кыргый җәмгыять тә әдәбиятка, сәнгатькә хезмәт итүче «тилеләр»сез яши алмаячак, — драмадагы олы фикер әнә шул.

Драматург Т.Миңнуллин тормышыбызның бик күп өлкәләрен бөтен тулылыгы белән күз алдына китереп бастыра. Шуңа күрә аның геройлары күңелдә тирән уелып кала.  Т. Миңнуллинның барлык әсәрләре өчен уртак сыйфат – кешеләргә карата олы хөрмәт һәм мәхәббәт. Гомумән алганда, аның әсәрләре тормышның нәкъ үзе кебек якты һәм күтәренке нокта. Нәкъ менә чынбарлыктагыча, аларда җитдилек һәм күңеллелек, җиңел рух һәм мәгънә тирәнлеге аралашып, үзара тыгыз үрелеп килә. Бу яктан аның әсәрләрен башка драматурглар пьесалары белән буташтырып булмый.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туфан Миңнуллинның "Бәхетле кияү" комедиясенә анализ

Туфан Миңнуллинның "Бәхетле кияү" комедиясенә анализ тәкъдим итәм...

Күренекле татар драматургы, прозаик Туфан Миңнуллинның татар милләтен рухи-әхлакый яктан тәрбияләүгә керткән өлеше.

Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстан АССРның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, башта туган төбә...

Туфан Миңнуллин иҗатына хас үзенчәлекләр.

Бу фәнни эш халык язучысы, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның иҗатына  хас үзенчәлекләрне ачуга багышланган.  Фәнни тикшерүнең объекты. Әдипнең беренче чор прозасы, я...

Презентация "Туфан Миңнуллин әсәрләрендә шәхес язмышы һәм җәмгыять"

Презентация "Туфан Миңнуллин әсәрләрендә шәхес язмышы һәм җәмгыять"...

Туфан Миңнуллин турында тест

Күренекле әдип Т.Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлына багышланган тест...

Туфан Миңнуллин иҗатында кеше язмышы-ил язмышы

Бүгенге дәрестә без Туфан Миңнуллин һәм аның иҗаты буенча белемнәребезне гомумиләштерербез.”Әлдермештән Әлмәндәр” комедиясе буенча Әлмәндәр образы өстендә эшләрбез.Туфан Миңнуллин - ...

Туфан Миңнуллин иҗатында милләт язмышы

Туфан Миңнуллин иҗатында милләт язмышы...