Гамил Афзал иҗатында милли кыйммәтләр.
материал

Гамил Афзал иҗатында милли кыйммәтләр чагылышы.Фәнни эш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gamil_afzal_izhatynda_milli_kyymmtlr.doc80.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы “РФ Герое А.Н.Епанешников исемендәге 3нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.

Гамил Афзал иҗатында  милли кыйммәтләр.

                                                                                      Фәнни эшне башкаручы: татар

                                                                                             теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                                           Асхабиева Лилия Фаил кызы.

                                                                                     

Алабуга, 2013.

Кереш.

Мин үземнең фәнни эшемне “Гамил Афзал иҗатында  милли кыйммәтләр” дигән темага багышладым.

Фәнни эшемнең максаты: Гамил Афзал шигырьләре белән танышып чыгу, милли кыйммәтләрнең ничек яктыртылуын билгеләү.

Бу тема бүгенге көндә дә бик актуаль, чөнки милләт язмышы, татар милләтенең язмышы бүгенге көн язучыларын да бик нык уйландыра торган, борчыган мәсьәлә. XX йөз татар әдәбиятында милләт язмышы проблемасын күтәреп чыккан шагыйрьләр, әлбәттә, милләтпәрвәрләр. Милләт язмышы хакында уйланулар бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Татар милләтенең киләчәге бармы? Ул өметлеме? Гасырлар буе үзенә дәүләтчелек даулаган халык үз Ватанында мөстәкыйль тормыш алып бара алырмы? Телебез югалмасмы? Халыклар аренасында татар милләте лаеклы урынын алырмы? Менә шушы мәсьәләләр бүгенге аек акыллы яшь буынны, шул исәптән мине дә, борчый.

Максатыма ирешү өчен түбәндәге бурычларны куйдым: шигырьләрен укып, анализлап, Гамил Афзал иҗатында милли кыйммәтләрне билгеләү.

Бу тикшеренү эшенә әзерләнгәндә, бик күп китаплар, газета-журнал материалларына мөрәҗәгать иттем. ”Мәгариф”, “Казан утлары” журналларыннан материаллар алдым. Шулай ук Галимҗан Гыйльманов, Тәлгать Галиуллин, Ленар Шәехнең Гамил Афзал турында язган мәкаләләр һәм шигырьләрен кулландым.

Гамил Афзал шигырьләрен һәм замандашлары  аның турында язган истәлекләрне, фикерләрен кат-кат укып язучының бөек таланты каршында баш идем.

Төп өлеш

Гамил Афзалның шигырьләрен укыгач, мин уйга калдым. Нинди  җор теллелек,  нинди көчле рухлы кеше!  Ул күтәреп чыккан проблемалар, үз алдына куйган максатлар да, мине уйланырга мәҗбүр итте. “Кечкенә” генә бер кеше җәмгыятьне үзгәртмәкче була һәм шуларны шигырьләрендә чагылдыра. Ул нинди генә темага язса да, төп урынны милли, рухи-әхлакый кыйммәтләр, намуслылык алып тора. Балалар тәрбияләүдәге җавапсызлык өчен җаны әрни. Бу проблемалар “Дон-Жуан Ногман маҗаралары”нда бик яхшы чагыла. Безнең чорның тагын бер үзәккә үткән ягы бар, бу - кылган эшләргә җавапсызлык, битарафлык. “Мыек борам” шигыре шул турыда. Ә үзенең темасы итеп өч нәрсәне яклауны ала ул: Туган тел, Туган ил, Туган ана. Шулар хакына илдәге гаделсезлекләр белән аяусыз көрәшкә керә, милләт язмышы өчен борчыла. Менә шушы милли кыйммәтләр чагылышына ныграк тукталасым килә дә инде.

             Гамил Афзал – шигърияткә шактый озын, авыр юллар үтеп, сугыш еллары кырыслыгын тоеп, утлы цехлар ялкынында зур рухи чыныгу алып килгән шагыйрь! Беренче шигырьләрендә үк аның тыныч тормыш, табигать иминлеге, гаделлек, кешеләр бәхете сагында торырга, ак дөньяга бер генә кара тап та кундырмаска тырышуы шул еллар тәэсире.

Фикри, хисси, тарихи чикләрен билгеләп булмаган, бер офыктан икенче офыкка омтылган, шул ук вакытта үтә дә таныш, үз, хәтта кадерле, газиз иҗат кына халыкчан, милли һәм иманлы була аладыр. Г. Афзал иҗаты нәкъ әнә шундый. Моның асылын, нигезен, әлбәттә, авыл тарихы, авыл тормышы, авыл гаме билгели. Гомумән гасыр авылы, татар авылы. Шагыйрь, шул рәвешле, “татар авылы” дигән төшенчәгә өр-яңа мәгънә сала: “татарлык” мәгънәсен.

                            Өянкедән килеп хәлен сора,

                                            Авылы юк, калган басу юлы.

                            Такта кисәгендә язу тора:

                                           “Хәбибулла Шәрифулла улы”.

                                                              (Мәшһүр авыл шаулап утырган җир).

Авыл язмышы өчен аның җаны сыкрый, авыл таралса, авыл бетсә милләтебез дә бетәчәк, ди.

Г. Афзал үзенең милләттәшләре, замандашлары турында да җитди уйлана, шуңа күрә аларны көрәш юлына әзерли. Бу фикерне үзенең «Шагыйрь язмышы» дигән шигырендә ачык күрсәтә:

Шагыйрь егет балта астына яткан
Кылыч үтмәс җыры хакына,
Газиз җанын өзеп утка аткан,
Нуры төшсен диеп халкына.

Автор бу юллары аша шагыйрь язмышының үз халкы алдында никадәр җаваплы икәнен чагылдыра. Миңа бу юллар бигрәк тә тәэсир итте. Миңем уйлавымча, ул үзен үткән тарихыбыз өчен дә, киләчәк язмышыбыз өчен дә җаваплы саный. Халкы өчен газиз җаныннан аерылырга әзер булган шәхесләр барында милләтебез үз йөзен югалтмас дип ышанам.

Әдипне Туган ил, Туган җир мәсьәләсе даими борчып тора. Заманында диннең юкка чыгуы, аның белән бергә халкыбызның да юкка чыга башлавы уйландыра. Мондый хурлыкны булдырмас өчен баш калкытырга чакыра.  Шагыйрь халык язмышын, аның бүгенгесен, иртәгесен уйлап җан ата.

                                           Болгар иле төзек булып бассын,

                                           Хәер-дога йөрсен ил буйлап.

                                           Кунак йорты булып ишек ачсын

                                           Кызыл пулат белән ак пулат.

                                                         (“Болгар ташлары”).

                                               

1931 елның августында кулак гаиләсе дип сөргенгә сөрелгәндә Гамилга ун яшь була – үги әни, үпкә чирле әти, ул да Магнитка сөргенендә бик тиз үлеп китә... Ятим бала абыйсы Әфка тәрбиясендә кала, ә аның үзенең дүрт сабые бар, берьялгызы эшли…Әйе, илдән сөрелгән татарлар, нинди авыр шартларда да, тимер чыбыклар белән әйләндереп алынган зонада да, кемлекләрен онытмыйлар, үз ана телләрендә белем алалар, кача-поса булса да дин тоталар, шигырьләр язалар. Гамил Афзал да Магнитогорскиның 35нче номерлы татар мәктәбендә 7 класс белем ала, аннан бер ел Троицкида педагогия техникумында укый, әмма нык авыру һәм түләп укырга акчасы булмау сәбәпле, алга таба укуын туктатырга мәҗбүр була. Калган бөтен гомерен Гамил Афзал үзлегеннән укый, Максим Горький кебек, тормыш университетларын тәмамлый, кырыс дөньяның үзеннән ачы сабак ала, әмма нинди шартларда да, Кеше булып, Татар булып, Шагыйрь булып кала...

Мин күп күрдем туган-үскән җирдә
Замананың кара болытларын.
Гомер итеп урыс белән бергә,
Татар икәнемне онытмадым.

Татар җыры, әкиятләре килде
Таулы-ташлы Урал артларына.
Милли рухым хәсрәтләрне җиңде
Кайгылы һәм авыр чакларымда, -

дип яза ул соңыннан үзенең “Милли рух” дип аталган шигырендә.

          Авыр чакларда да бары тик үз милләтеңә, җырларга, әкиятләргә, милли рухыңа таянырга була, дигән фикердә ул.

Ф.Бәйрәмова искәртүенчә, “Магнитканы чабаталы татарлар төзегән, 1931-1932 елларда гына да бирегә Идел-Уралдан йөз меңгә якын милләттәшебез сөрелгән”. Гамил Афзал аларны үз күзләре белән күргән, аларның арасында яшәгән, аларны шигырьләренә дә кертеп калдырган.

“Сыйнфый дошманнар...” дип аталган шигырендә шагыйрь сөргенгә сөрелгән гади халыкның чын хәлен аңлатып бирә.

                                                                  Җилекләргә үткән курку хисе
                                                                                                 Ихтыярсыз итте.
                                                                 Мал караган, сабан сөргән кеше
                                                                                             Сөргеннәргә китте. 
            
      Хакимият бу татарларны Магнитканың чуен казаннарына салып кайнатса да, алардан милли рухлары, аңлары томаланган, сыртлары сынган тимер кешеләр ясап чыгарырга өметләнсә дә, татарлыкны, иманны бетерә алмый – Гафил Афзал шуның бер тере шаһиты.      
     Гамил Афзал милләтебезнең асыл улларын бер гаепсезгә “халык дошманы” дип юк иткән бу илне, бу системаны, аның ялчыларын гаепләп, җаны әрнеп язды. Һади Атласига, Газиз Гобәйдуллинга, Гомәр Галигә һәм башкаларга багышлап язган “НКВД корбаннарына” дип аталган шигырендә Гамил Афзал милләт башына килгән бу фаҗигане җан тетрәткеч итеп ачып бирә. 

                                 Үтеп чыкмас кара урмандыр, һай,

                                                 Төз наратлар карап торгандыр,

                                 Хуш, бәхил бул, татар баласы, дип,

                                                  Бозлы җилләр дога кылгандыр...

Хакимият куркаклар һәм сатлыклар кулы белән иң иманлы һәм иң мәгърифәтле катламны юк итте. Үзенең “Татар халкын яратам” дип аталган шигырендә Гамил Афзал бу хәлләрне бик дөрес ачып бирә:

                                                                  “Татар халкын яратам” дип әйтү
                                                                                   Олуг гөнаһ иде ул чакта.
                                                                    Мин дә татар бит, дип әйтә идек,
                                                                                    Алан-йолан карап як-якка.

      Халык булгач аның арасында төрле кеше була, начары да, яманы да, акыллысы да, акылсызы да, түземлесе дә, сатлыгы да. Гамил Афзал - үзенең кыйбласыннан читкә тайпылмаган, иманын, рухын сатмаган, бөек кеше.

Йомгаклау.
         Гамил Афзал иҗатында  милли кыйммәтләр чагылышының тоткан урыны бик зур. Ул үзенең олы таланты, күпкырлы иҗаты һәм актив җәмәгать эшчәнлеге белән халык арасында киң популярлык казана. Г. Афзал бөтен гомерен, бөтен әдәби  сәләтен, белемен, иҗади көчен халыкка хезмәткә багышлаган. Язучы әсәрләрендә милләт язмышы мәсьәләсе зур урын алып тора. Бик азлар гына, Гамил Афзал кебек, иманы нык, рухы көчле, дөрес тәрбия алганнар гына  бозлы җәһәннәм илендә асыл кешелек сыйфатларын саклап кала алалар. Балачактан туган авылыннан, урман-кырларыннан каерып алып, мылтык белән сөргенгә сөрсәләр дә, империя төрмәсендә аны гомерлек гарип калдырсалар да, Гамил Афзалның рухы сынмый, ул кешеләргә ышанычын югалтмый, шагыйрь бөтен гомерен милләтенә хезмәт итүгә багышлый. Гамил Афзалның йөрәк канына манчып сөрген турында язылган шигырьләре безне бүген дә кисәтә, уяу булырга чакыра, диктатурага, тиранлыкка, хаксызлыкка каршы берләшеп көрәшергә өнди.Аның шигырьләренә анализ ясап шундый нәтиҗә килдем: шагыйрь һәр шигырендә чорыбызның гаять үткен-четерекле мәсьәләсен - җәмгыять һәм шәхес проблемасын яктырта.
 Милләтне, туган телне, илне-ватанны ярату хисе, аларга соклану тойгысы күңелләрне ныгыта, җанны рухландыра.

Йомгаклап шуны әйтәсем килә: укучыларда милли үзаң тәрбияләү өлкәсендә педагоглар һәм ата-аналар, дәүләт бергәләп максатчан эш алып барса, алдагы көннәребездә көчле дәүләтебез дә, яшәргә сәләтле милләтебез дә, якты киләчәгебез дә булыр.

Кулланылган әдәбият:

1. Г.Афзал “Гомер кичүләре”- Казан:”Рухият”нәшр., 2000ел.

2. Л.Шәех “Гамил Афзал”-Казан:”Рухият”нәшр., 2009ел.

3. Н.Юзеев Гамил Афзал (шагыйрь). Татар әдәбияты тарихы, т. 6 - К., 2001ел

4. Р.Хәбетдинова “Синең белән горурлана Әлмәт”-Мәгариф.-№12,2011ел.

5. Р.Хөрмәтуллина “Өянкедән килеп хәлен сора”-Мәгариф.-№11,2005ел

6. Т.Галиуллин  “Шәхесне гасырлар тудыра”- Казан: Татар. кит. нәшр., 2003ел.

Гамил Афзал иҗатында  милли кыйммәтләр.

                                                     Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль

                                                 районы “РФ Герое А.Н.Епанешников исемендәге

                                               3нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем

                                              муниципаль бюджет учреждениесе укытучысы

        Асхабиева Лилия Фаил кызы.        

Мин үземнең фәнни эшемне “Гамил Афзал иҗатында  милли кыйммәтләр” дигән темага багышладым.

Фәнни эшемнең максаты: Гамил Афзал шигырьләре белән танышып чыгу, милли кыйммәтләрнең ничек яктыртылуын билгеләү.

Бу тема бүгенге көндә дә бик актуаль, чөнки милләт язмышы, татар милләтенең язмышы бүгенге көн язучыларын да бик нык уйландыра торган борчыган мәсьәлә. Татар милләтенең киләчәге бармы? Ул өметлеме? Гасырлар буе үзенә дәүләтчелек даулаган халык үз Ватанында мөстәкыйль тормыш алып бара алырмы? Телебез югалмасмы? Халыклар аренасында татар милләте лаеклы урынын алырмы? Менә шушы мәсьәләләр бүгенге аек акыллы яшь буынны, шул исәптән мине дә, борчый.

Максатыма ирешү өчен түбәндәге бурычларны куйдым: шигырьләрен укып, анализлап, Гамил Афзал иҗатында милли кыйммәтләрне билгеләү.

Фикри, хисси, тарихи чикләрен билгеләп булмаган, бер офыктан икенче офыкка омтылган, шул ук вакытта үтә дә таныш, үз, хәтта кадерле, газиз иҗат кына халыкчан, милли һәм иманлы була аладыр. Г. Афзал иҗаты нәкъ әнә шундый. Моның асылын, нигезен, әлбәттә, авыл тарихы, авыл тормышы, авыл гаме билгели. Гомумән гасыр авылы, татар авылы. Шагыйрь, шул рәвешле, “татар авылы” дигән төшенчәгә өр-яңа мәгънә сала: “татарлык” мәгънәсен.

                            Өянкедән килеп хәлен сора,

                                            Авылы юк, калган басу юлы.

                            Такта кисәгендә язу тора:

                                           “Хәбибулла Шәрифулла улы”.

                                                           (Мәшһүр авыл шаулап утырган җир).

Авыл язмышы өчен аның җаны сыкрый, авыл таралса, авыл бетсә милләтебез дә бетәчәк, ди.

Әдипне Туган ил, Туган җир мәсьәләсе даими борчып тора. Заманында диннең юкка чыгуы, аның белән бергә халкыбызның да юкка чыга башлавы уйландыра. Мондый хурлыкны булдырмас өчен баш калкытырга чакыра.  Шагыйрь халык язмышын, аның бүгенгесен, иртәгесен уйлап җан ата.

                                           Болгар иле төзек булып бассын,

                                           Хәер-дога йөрсен ил буйлап.

                                           Кунак йорты булып ишек ачсын

                                           Кызыл пулат белән ак пулат.

                                                         (“Болгар ташлары”).

                                               

1931 елның августында кулак гаиләсе дип сөргенгә сөрелгәндә Гамилга ун яшь була – үги әни, үпкә чирле әти, ул да Магнитка сөргенендә бик тиз үлеп китә... Ятим бала абыйсы Әфка тәрбиясендә кала, ә аның үзенең дүрт сабые бар, берьялгызы эшли…Әйе, илдән сөрелгән татарлар, нинди авыр шартларда да, тимер чыбыклар белән әйләндереп алынган зонада да, кемлекләрен онытмыйлар, үз ана телләрендә белем алалар, кача-поса булса да дин тоталар, шигырьләр язалар.

Татар җыры, әкиятләре килде
Таулы-ташлы Урал артларына.
Милли рухым хәсрәтләрне җиңде
Кайгылы һәм авыр чакларымда, -

дип яза ул соңыннан үзенең “Милли рух” дип аталган шигырендә.

Авыр чакларда да бары тик үз милләтеңә, җырларга, әкиятләргә, милли рухыңа таянырга була, дигән фикердә ул.

Ф.Бәйрәмова искәртүенчә, “Магнитканы чабаталы татарлар төзегән, 1931-1932 елларда гына да бирегә Идел-Уралдан йөз меңгә якын милләттәшебез сөрелгән”. Гамил Афзал аларны үз күзләре белән күргән, аларның арасында яшәгән, аларны шигырьләренә дә кертеп калдырган.

“Сыйнфый дошманнар...” дип аталган шигырендә шагыйрь сөргенгә сөрелгән гади халыкның чын хәлен аңлатып бирә.

                                                                                   Җилекләргә үткән курку хисе
                                                                                                         Ихтыярсыз итте.
                                                                               Мал караган, сабан сөргән кеше
                                                                                            Сөргеннәргә китте. 
                 Гамил Афзал милләтебезнең асыл улларын бер гаепсезгә “халык дошманы” дип юк иткән бу илне, бу системаны, аның ялчыларын гаепләп, җаны әрнеп яза. Һади Атласига, Газиз Гобәйдуллинга, Гомәр Галигә һәм башкаларга багышлап язган “НКВД корбаннарына” дип аталган шигырендә Гамил Афзал милләт башына килгән бу фаҗигане җан тетрәткеч итеп ачып бирә. 

                                 Үтеп чыкмас кара урмандыр, һай,

                                                 Төз наратлар карап торгандыр,

                                 Хуш, бәхил бул, татар баласы, дип,

                                                  Бозлы җилләр дога кылгандыр...

Хакимият куркаклар һәм сатлыклар кулы белән иң иманлы һәм иң мәгърифәтле катламны юк итә. Үзенең “Татар халкын яратам” дип аталган шигырендә Гамил Афзал бу хәлләрне бик дөрес ачып бирә:

                                                                              “Татар халкын яратам” дип әйтү
                                                                                          Олуг гөнаһ иде ул чакта.
                                                                              Мин дә татар бит, дип әйтә идек,
                                                                                  Алан-йолан карап як-якка.

Гамил Афзал иҗатында  милли кыйммәтләр чагылышының тоткан урыны бик зур. Ул үзенең олы таланты, күпкырлы иҗаты һәм актив җәмәгать эшчәнлеге белән халык арасында    киң      популярлык    казана.

Г. Афзал бөтен гомерен, бөтен әдәби  сәләтен, белемен, иҗади көчен халыкка хезмәткә багышлаган. Язучы әсәрләрендә милләт язмышы мәсьәләсе зур урын алып тора. Бик азлар гына, Гамил Афзал кебек, иманы нык, рухы көчле, дөрес тәрбия алганнар гына  бозлы җәһәннәм илендә асыл кешелек сыйфатларын саклап кала алалар. Балачактан туган авылыннан, урман-кырларыннан каерып алып, мылтык белән сөргенгә сөрсәләр дә, империя төрмәсендә аны гомерлек гарип калдырсалар да, Гамил Афзалның рухы сынмый, ул кешеләргә ышанычын югалтмый, шагыйрь бөтен гомерен милләтенә хезмәт итүгә багышлый. Гамил Афзалның йөрәк канына манчып сөрген турында язылган шигырьләре безне бүген дә кисәтә, уяу булырга чакыра, диктатурага, тиранлыкка, хаксызлыкка каршы берләшеп көрәшергә өнди.Аның шигырьләренә анализ ясап шундый нәтиҗә килдем: шагыйрь һәр шигырендә чорыбызның гаять үткен-четерекле мәсьәләсен - җәмгыять һәм шәхес проблемасын яктырта. Милләтне, туган телне, илне-ватанны ярату хисе, аларга соклану тойгысы күңелләрне ныгыта, җанны рухландыра.

Йомгаклап шуны әйтәсем килә: укучыларда милли үзаң тәрбияләү өлкәсендә педагоглар һәм ата-аналар, дәүләт бергәләп максатчан эш алып барса, алдагы көннәребездә көчле дәүләтебез дә, яшәргә сәләтле милләтебез дә, якты киләчәгебез дә булыр.

        Кулланылган әдәбият:

1. Г.Афзал “Гомер кичүләре”- Казан:”Рухият”нәшр., 2000ел.

2. Л.Шәех “Гамил Афзал”-Казан:”Рухият”нәшр., 2009ел.

3. Н.Юзеев Гамил Афзал (шагыйрь). Татар әдәбияты тарихы, т. 6 - К., 2001ел

4. Р.Хәбетдинова “Синең белән горурлана Әлмәт”-Мәгариф.-№12,2011ел.

5. Р.Хөрмәтуллина “Өянкедән килеп хәлен сора”-Мәгариф.-№11,2005ел

6. Т.Галиуллин  “Шәхесне гасырлар тудыра”- Казан: Татар. кит. нәшр., 2003ел.

Заявка.


п.п

Фамилия, исем, әтисенең исеме (татарча).

Район, мәктәп уставы буенча(татарча)

Адрес, индекс

Телефон

Эш төре

1

Асхабиева Лилия Фаил кызы

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль                                          районы “РФ Герое А.Н.Епанешников исемендәге                                           3нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем                                                  муниципаль бюджет учреждениесе укытучысы

Алабуга шәһәре, Тынычлык проспекты, 14нче йорт, 58нче фатир.

423600

89173912661

Эзләнү эше


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гамил Афзал - сатира остасы (эзләнү эше).

Эзләнү эше Г. Афзал иҗатын өйрәнүгә багышланган....

Гамил Афзал иҗатында антропонимика

Гамил Афзал иҗатында антропонимика...

Гамил Афзал фәнни эш

Шигырьләр  аша кешеләргә проблемаларны чишү юлларын күрсәтү- иң үтемле алымнарның берсе. Бу проблемалар Г. Афзал шигырьләрендә ничек яктыртыла соң? Мин шуны ачыклау максатыннан   Г.Афза...

Гамил Афзал иҗатында татар халкы язмышы

Эчтәлек I.                   КерешГамил Афзал - милләт шагыйре.II....

Гамил Афзал шигъриятендә туган як, авыл һәм табигать мотивлары

Г.Афзал шигърияте лирик геройның  күңел байлыгы, хис- кичерешләр тирәнлеге, үзен чолгап алган дөньяны аңлавы, аңа үзенчәлекле мөнәсәбәте белән аерылып тора. Лирик образ әдипнең...

Гамил Афзал иҗатында милләт язмышы

Фәнни эшемнең максаты: Гамил Афзал шигырьләре белән танышып чыгу, милли кыйммәтләрнең ,халык язмышының ничек яктыртылуын билгеләү....

Гамил Афзал иҗатында патриотик тәрбия

Гамил Афзалның әдәби мирасын тирәнтен өйрәнү, укучыларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүдә иҗатының тоткан урынын ачыклау һәм яшь белгечләргә куллану мөмкинлекләрен күрсәтү, халык арасында рухи чарла...