Гамил Афзал фәнни эш
проект (11 класс) по теме

Рашитова Илуся Салимзяновна

Шигырьләр  аша кешеләргә проблемаларны чишү юлларын күрсәтү- иң үтемле алымнарның берсе. Бу проблемалар Г. Афзал шигырьләрендә ничек яктыртыла соң? Мин шуны ачыклау максатыннан   Г.Афзалның сатира һәм юмор белән иҗат ителгән шигырьләренә мөрәҗәгать итәргә булдым. Язучының андый шигырьләре  күп.  Минемчә, аларны тормыш әлифбасы дип атарга мөмкин. Нәрсә турында гына язмый Гамил абый: йорт хайваннары, кыргый хайваннар, төрле мифологик образлар, малайлар-кызлар,  тагын әллә кемнәр… 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fnni_esh_gamil_afzal.docx35.22 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы

” Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе”

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе 

 Талантлы юмор остасы

(Гамил Афзал иҗатын мәктәптә өйрәнү)

  Проект эшен төзеде:

1 квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Рәшитова Илүсә Сәлимҗан кызы

                                                        Тезис.

Тема: Талантлы  юмор остасы.

Фәнни хезмәтне башкаручы: Рәшитова Илүсә Сәлимҗан кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Теманың актуальлелеге:  Шигырьләр  аша кешеләргә проблемаларны чишү юлларын күрсәтү- иң үтемле алымнарның берсе. Бу проблемалар Г. Афзал шигырьләрендә ничек яктыртыла соң? Мин шуны ачыклау максатыннан   Г.Афзалның сатира һәм юмор белән иҗат ителгән шигырьләренә мөрәҗәгать итәргә булдым. Язучының андый шигырьләре  күп.  Минемчә, аларны тормыш әлифбасы дип атарга мөмкин. Нәрсә турында гына язмый Гамил абый: йорт хайваннары, кыргый хайваннар, төрле мифологик образлар, малайлар-кызлар,  тагын әллә кемнәр… 
      Гамил Афзал әсәрләренең барысы буенча да кызыл җеп булып барган проблема - туган телне, гореф- гадәтләрне саклау проблемасы. Автор  бүгенге җәмгыятьтә бик актуаль булган татар милләтенең язмышы турында сөйли, аның киләчәген кайгырта. Тормышта һәм көнкүрештә даими очраган эчүчелек, дәүләтне алдау, күз буяу, ришвәтчелек кебек барыбызның да җанын борчыган кимчелекләргә карата битараф түгел.
         Фәнни эшнең максаты: татар милләтенең үзенә караганда күпсанлырак милләт арасында эреп югалудан саклану проблемасы, шушы проблемага авторның карашы, әсәрләрендә чагылышы.
          Бурычлар:
- Гамил Афзалның балалар өчен язылган шигырьләренең күбесен уку;
- аларда күтәрелгән проблемаларны ачыклау;
- тормыш белән чагыштыру;
-якташ язучы белән кызыксыну  һәм горурлану;
- аның шигырьләренә иҗат ителгән җырларны тыңлау .
           Өйрәнү материалы:  Гамил Афзалның томлыклары, газета-журнал материаллары, аның иҗаты турында китаплар.
     
 Әсәрләрне өйрәнеп, анализлаганнан соң, мин түбәндәге фикерләргә килдем: татар әдәбиятының күренекле шагыйре Г.Афзал шигырьләре мисалында бүгенге көннең бик җитди проблемалары  күтәрелә дияргә мөмкин. Алар мәрхәмәтлелек, миһербанлылыкның кешеләр күңеленнән югала баруына өчен борчылып язылганы өчен аеруча игьтибарга лаек. Бу хәл кешеләрнең үзара мөнәсәбәтендә дә, табигатькә карата мөнәсәбәттә дә чагыла. Минемчә,
бу әсәрләрне укысалар, балаларның туган телен санга сукмый торганнары булмас иде.

Кереш.

   Татар  әдәбияты  шактый озын юл үткән. Ул искиткеч бай, гаять саллы мираска ия. Кол Галидан алып бүгенге көнгәчә күпме шагыйрь, язучы үз халкына, үз милләтенә хезмәт итеп килгән һәм килә. “Кыйссаи Йосыфтан башлап, колач җәеп, үсеп,  тармакланып, камилләшеп килгән әдәбиятыбыз, Г.Тукай, Һ.Такташ, Х.Туфаннарыбыз илә без ихластан горурлана алабыз...

Татарның зур әдәби мирас китабында Гамил Афзал иҗаты аерым урын алып тора. Юмор һәм сатира остасы буларак танылган әдибебез, якташыбыз шактый озын, катлаулы юллар, зур сынаулар аша узып шигърият юлына килеп җитә һәм ничәмә-ничә еллар шуннан бер дә тайпылмыйча, “елый-елый, көлә-көлә”, “кеше бәхете өчен сөенеп” атлап килә,  үз сукмагын сала.                                                       

    Гамил Афзал иҗатында юмористик һәм сатирик шигырьләр зур урын таба. Ул – лирик та. Сатирасының үткенлеген, кыюлыгын “Әсмабикә җаным, ахирәт”, “Тәвәккәл әби” һ.б. әсәрләрендә күрергә була. Тормышта һәм көнкүрештә даими очраган эчүчелек, дәүләтне алдау, күз буяу, ришвәтчелек кебек барыбызның да җанын борчыган кимчелекләргә карата чыгарган карарлары уңае белән шагыйрь язган сатирик әсәрләр күпләрдә аерым бер кызыксыну уята.

     Гамил Афзал иҗатында бу бәя эзлекле.  Кайбер шигырьләргә генә күз салыйк. “Тотып җибәр апаем” шигырендә тәрәзә төбе саен өмет итеп йөрүче бригадир Ахунны күрәбез. Кайсыбызның теленә кермәгән “Өф-өф итеп”? Яки “Мыек борам”- читтән карап торучы “батырлар”. “Кызыл балчык” промартелендә, “Әйдә, ярар” колхозында, “Уйлап табучы куян”. Боларның исемнәреннән үк безгә таныш тойгылар уяна.

       Шагыйрь өчен бу темалар бер вакытта да вакытлы түгел. Тукта, катырак әйтмәдемме, дип, тиз-тиз генә артына карап, язганнарын шомартырга да тотынмаган ул. Үзе әйтмешли, хакыйкатьне “ярып салган” әсәрләр озын гомерле, шулар яши.

         Г.Афзал - кырык елдан артык ныклы иҗат эшендә кайнаган, күп хезмәт күрсәткән талант иясе, утыздан артык китап чыгарган кеше, Тукай бүләге лауреаты. Соңгы берничә буын татар укучысы яшәештә Гамил Афзал дигән зур шагыйрьне тоеп гомер итте, аның иҗаты белән рухи баеп, күңелен дөресләп яшәде.

Төп өлеш.

        Мәктәп программасында Г.Афзал иҗатын өйрәнергә 8 нче класста бер сәгать вакыт бирелә. Мин якташ язучыбыз буларак өстәп класстан тыш уку  дәресе дә үткәрәм.

        Дәрес шагыйрьнең тормышы белән таныштырудан башлана. Г.Афзал Татарстанның Актаныш районы, Такталачык авылында 1921 елны туа. 1931 елда әти-әнисе белән Магнитогорскига күчеп килгән Гамилнең беренче басылып чыккан шигыре дә шушы кала исеме белән “Магнитогорск” дип атала. Якташыбыз – Такталачык егете – Ленар Шәех, Г.Афзал белән очрашу вакыйгаларын, район газетабыз  “Актаныш таңнары”нда (15 гыйнвар, 2002 ел, № 4 һәм 5 август, 2003 ел, № 103). “Бер күрешү – үзе бер гомер”  дигән мәкалә бастырып чыгара.  Менә шул мәкаләләрне укып фикер алышулар үткәрелә.

        Г.Афзалның шигъри таланты бер юлы ике тармакта – лирикада һәм юмор-сатирада ачылды.

        Лирика һәм сатира-юмор Г.Афзал иҗатында аерылыбрак торган ике агымсуны хәтерләтә. Янәшә аксалар да, аларның үз үзгәннәре, үз юллары бар.

        Г.Афзал лирикасы – тормыштагы гади хезмәт кешесенең уй-хисләрен ачучы шигърият. Ул фикерләүдәге интеллектуаль катлаулыгы белән түгел, ә хезмәт кешесенә хас садәлеге һәм ачыклыгы, киң күңеллеге һәм сафлыгы белән үзенә тарта. Кичерешләр палитрасы шагыйрьнең тормыш тәҗрибәсе арткан саен байый бара, фәлсәфи рух белән ныграк кушыла.

        “Иминлек булганда”  шигырен укыйбыз, фикер алышабыз. Шагыйрьнең фәлсәфәсе – көр күңелле, оптимистик, заман рухы белән сугарылган:

           Җыр туа хыяллар эчендә

          Аһәңле, мәгънәле дөньяга.

          Шигырьләрендә дә Г.Афзал дөньяның әнә шул мәгънәлеген ачарга омтыла. “Дөньяны бизәүче – Кеше. Бүгенге матурлык – Кешедә!”- ди шагыйрь.Дөньяның мәгънәлеге – кешенең бәхетле булуында. Шуңа да шагыйрь  кешене олылауга, аның бәхетен җырлауга киң урын бирә.

           Кеше – даһи тереклекнең терәге ул,

           Мәңгелекнең иң кадерле бүләге ул.

           Табигатьнең миллион еллар сайлап- сайлап

          Чарлый торган нәфис сәнгать  үрнәге ул.

     

        Шагыйрьнең лирик  әсәрендә әйтеп, аңлатып бетереп булмый торган моң яши. Кеше моңы. Табигать моңы. Бу моң шигырьдә тургай  җыры булып һавада күтәрелә, урманнарда эңгер булып йөзә, арыш кырлдарында рәшә булып агыла, үләннәрдә күз яше булып  ялтырый. Шагыйрь чәчәкләр, өянкеләр моңын аңлый, аларның телен белә. Бер шагыйрьдә дә очрамаганча, аңарда зирекләр җырлый, өянкеләр, тирәкләр төш күрә, игеннәр чеңли.

        Г.Афзал матур итеп елмая да, авыз тутырып көлә дә белә. Ул- чын мәгънәсендә көлү остасы. Шагыйрь сатирик поэзиянең төрле жанрларына, формаларына  мөрәҗәгать  итә: фельетон, мәсәл, җыр, эпиграмма, диалог, монолог.

        Шагыйрь иҗат иткән көлкеле типлар галереясында төрле характердагы сатирик персонажлар бар. Биредә өй борынча авыл  хәбәрләрен чүпләп, аныны сөйләп йөрүче “информбюро” Мәүҗидәттәй дә; атна саен кияү алыштыручы Әсмабикә дә;  “шайтан котыртуына” бирелеп колхоз печәнен урлаучы тәвәккәл әби дә, шома җыр язарга  остарган Шомбай да, хатыннар артыннан куучы Дон-Жуан Ногман да бар.

        Менә “Өф-өф” итеп” шигырен укыйбыз.

Шигырьнең беренче өлешендә бала туганга шатлану хисе өстенлек итә:

Малай туды безнең. Нинди шатлык!

Икебезгә уртак бәхет таптык.

Икенче өлештә бу гаиләдә тәрбиянең баланың һәр теләген үтәүгә, бала белән мактануга кайтып калуы күрсәтелә:

Мондый асыл бала бездә генә.

Затлы кием, ефәк аңа гына,

Тәмле-татлы нәрсә тамагына...

Шуның нәтиҗәсендә сөенү борчу-мәшәкать хисе белән алышына:

Яңа мода костюм тапты уйлап,

Газиз парәң булгач, бостон юллап

Йөгерәбез икәү урам буйлап,

Анда лап-лоп, монда лап-лоп.

     Өченче өлештә “тәрбия”нең нәтиҗәсе тасвирлана: малай әрәмтамак булып үсә, ата-анасы җилкәсендә яши, алар тапканга рестораннарда типтерә, җилбәзәк тормыш алып бара, хәтта аларга кул күтәрүгә кадәр барып җитә. Ата-ананың борчу хисе кайгы-хәсрәт белән алышына. Һәр строфа ахырындагы кабатлаулар хис дәрәҗәсен арттыра.

    Укучылар белән фикер алышабыз һәм нәтиҗә ясыйбыз. Г.Афзал   бәхет-шатлык китерергә тиешле баланың әрәмтамак, җилкуар булып үсүен, ата-анасына да, җәмгыятькә дә файдасыз бер бәндә булуын хис төрләренең үзгәрешенә бәйле күрсәтә. Моның сәбәбе булып баланы “өф-өф итеп”, иркәләп үстерү, ягъни халыкның борынгыдан килгән тәрбия чараларын санга сукмау тора. әти-әниләргә  киңәш бирә. Баланы иркәләп үстерергә ярамый, тәртипкә, төгәллеккә, әдәплелеккә, хезмәт сөяргә өйрәтеп тәрбияләргә кирәк. “Алтыдагы алтмышка”, “Тәрбияне  бишектән башла” дигән  әйтемнәрне ата-аналарга онытырга ярамый дигәнне искәртә.

     “Кызыл балчык” промартелендә җәмгыятьнең гаделсезлеге, башкалар җитештергән матди байлык хисабына яшәүче бюрократларның артуына борчылу, хезмәт кешесенә гаделсез карашка ачыну хисе чагыла.

Шигырьдәге вакыйгалар ачык күренеп торган ике өлешкә бүленгән. Беренче өлешне тәшкил иткән өч строфадагы күренешне каршы якларга аерабыз. Бер якта – сүз сөйләү, күрсәтмә бирү белән шөгыльләнүче контор халкы:

Бригадиры тәртип-фәлән карап тора,

Бер бухгалтер хезмәт хакын санап тора.

Тәэминатчы бияләй белән тәэмин итә,

Кладовойчы чүлмәкләрне кабул итә...

Икенче якта – чүлмәк ясаучы, ягъни матди байлык тудыручы ике малай:

Ике малай чүлмәк ясый, чүлмәк ясый.

Автор җәмгыятьтә бюрократик аппаратның үсүен, кирәкмәгән шартларның артуын, конкрет эш өчен берәүнең дә җавап бирмәвен тәнкыйть итә. Ике малайның чүлмәк ясавын кабатлау аша алар җитештергән байлык хисабына нихәтле кешенең (бригадир, бухгалтер, технолог, тәэминатче, кладовойчы, замначальник, начальник) хезмәт хакы алып яту күренешенең киң таралуын, моның гайре табигый хәл булырга тиешлеген искәртә.

           Шигырьнең икенче өлешен тәшкил иткән дүртенче строфада каршы якларның урыны алышына, ягъни юкны бушка аударучылар бүләк ала, ә эшләүчеләр кул чабып утыра:

Начальниклар елмаешып бүләк ала,

Ике малай доклад тыңлый һәм кул чаба.

Шулай итеп, авторның эшләүчегә караганда җитәкчелек итүченең яисә карап торучыларның артуына борчылуы хәзер инде матди байлык тудыручы хезмәтнең тиешенчә бәяләнмәвенә, ягъни гаделсезлеккә ачыну хисе булып үсә.

         Г.Афзалның иҗатын энәсеннән җебенә кадәр сүтеп җыйсак, без бу бөекнең чын халык шагыйре булганын дәлилләрбез. Гади кешенең күңелен ул юмор белән җилкетә, хис белән җылыта, фәлсәфә белән уйландыра һәм чынбарлык белән тетрәндерә.Юмор белән сатираны кушып ул ирония, сарказмны уйната. «Җайлашучы ялагайга» шигырендә мондыйрак юллар бар:

Күзең майлы синең,
Битең – ыштыр.
Кәгазь язып утыр,
Кыштыр-кыштыр.
Башка суксалар да,
Артка типсәләр дә.
Шулай тиеш диген,
“Ура” кычкыр.

     Чәнечкеле сүзләр белән түрәләрне, югары катлауны чеметкәләп алырга яратканлыгы Г.Афзалда бик яхшы сизелеп тора. Тормышындагы михнәтләрен шул сәясәттә утыручыларның мин-минлекләре, белемсезлекләре,  кыргыйлык- лары белән бәйли ул.

      “Мыек борам” шигырендә  дүрт төрле вакыйга сурәтләнә. Һәр вакыйгада да  “мин” үзен мактау белән мавыга -  “гайрәт белән мыек бора”. “Мин” тәрәзә аша урамдагы күренешләрне күзәтә: анда тәртипсезлек, хәвеф-хәтәр, әхлаксызлык хөкем сөрә. Эчеп йөрүче хулиганга, кондукторны кыерсытучы “үгез күзле аю егет”кә, көне-төне хатыны белән сугышучы күршесенә карата  “мин” күңелендә ризасызлык туа, ул шуларны күреп торуы белән мактана. Алга таба футбол тибүче малай “мин” нең  тәрәзәсен вата, шул рәвешле  “мин” нең төп сыйфаты – куркаклыгы ачыла. Юморист автор үзәк характерның үз эчендә каршылык тудыра, аның фикере каршы якларның урыннарын  алыштыру алымы аша  җиткерелә. Автор  “мин” нең көчсезлеген тоя, аның “мыек борып” яшәве  елмаю уята. Ирония аша битарафлык һәм курку күренешенә карата нәфрәт хисе тәрбияли.                                           Йомгаклау.

           Әйе, күңелендә булган бөтен борчуны, сагышны, дөньядагы тигезлекне ул үзенең шигырьләрендә ачып бирә. Шуңа да аны халык ярата, үз итә, шигырьләрен яттан белә. Шагыйрьнең иҗаты белән якыннан танышканнан соң, аңа булган ихтирам хисе тагы да арта. Аның талантына сокланасың. Мәктәтәге кичәләрдә укучылар Г.Афзал шигырьләрен яратып сөйлиләр, җырларын яратып җырлыйлар. “Илаһи комедия”ләрен яратып сәхнәләштерәләр. Яхшы шигырьләр, хикәяләр күп алар. Ә шулай да Г.Афзал шигырьләре аерым бер тармак булып тора. Чөнки ул дөньяны таный, күрә белүче шагыйрь.

          Г.Афзалның шигырь теле халыкның җанлы сөйләменә бик нык яхшылыгы белән, үтә халыкчанлыгы белән башка күп шагыйрьләрнең теленнән аерылып тора. Әдәби-эстетик фикердәге үзгәреш-яңарышлар, беренче нәүбәттә, шагыйрь шәхесе белән бәйле.  Әдәбиятның бурыч-максатларын, вазыйфаларын тирәнтен аңлаучы, дөньяны үткен фикер аша уздырып карау сәләтенә ия булган югары зәвыклы, иҗатын, гомерен татар халкына, милләтенә багышлаган үзенчәлекле лирик һәм оста юморист, үткен сатирик – халык шагыйре Г.Афзал шундый шәхесләрнең берсе.

  Ул халык шагыйре. Аның өчен һәрвакыт халык тормышы юлдаш. Киләчәк буын Г.Афзал шигырьләрен яратып укыр. Аның иҗаты мәңге яшәр. 
Хәзерге чор татар әдәбияты, рәсми кысалардан чыгып, милли җирлеккә күчә бара. Язучы һәм шагыйрьләрне хәзер идеология түгел, кешеләр язмышы кызыксындыра, шәхси башлангычка игътибар көчәя. 
Гамил Афзалның шигырьләрендә геройларның яшәү рәвеше, эш-хәрәкәтләрен, аларның тормыштагы максаты, психологиясе, уй-кичерешләре, характер үзенчәлекләре белән бәйләп, психологик мотивлаштыра. Акыл һәм  хис көрәше, уй-хисләр анализы характерларны тагын да тирәнрәк ачып күрсәтә. 
Кайсы гына шигырен алсаң да, һәркайсында намуссызлык, кешелексез, битарафлык, буыннар арасында бәйләнешнең, гореф-гадәтләрнең юкка чыгып баруы, саранлык, комсызлык, үз-үзеңне генә ярату, үз максатыңа ирешү өчен намус белән алыш-биреш ясау, байлыкка табыну, заманыбызның йогышлы чире - наркомания китереп чыгарган әхлакый проблемалар күтәрелүен һәм язучы тарафыннан шушы проблемаларга кагылышлы әһәмиятле идея үткәрелүенкүзәттек.                  
Әдипнең     туган җиргә, аның табигатенә, халыкның гореф-гадәтләренә хөрмәте, кешегә мөнәсәбәте, үз  кул көче белән көн күрүче гади кешеләрнең эш-гамәлендә,   фикер-омтылышларында   матурлык , гүзәллек, ягъни   гомумилек  кыйммәтләрен   күрүе   һәм  шуны   укучыларга   да   күрсәтә   белүе  аның     шигырьләре   һәр  чор өчен актуаль ителүенә басым ясалды. 
Әдипнең шигырьләрен анализлаганда аларның түбәндәге үзенчәлекләренә игьтибариттек:
- әдипнең    50-60  нчы   елларда    язылган   шигырьләрендә   юмор-сатира  жанры,   аннан    соңгы    чорларда  туган   җир,   туган тел,   тынычлык,   хезмәт,   поэзия, яшәү   мәгънәсе,   бөек  шәхесләр һәм башкалар турындыгы лирик, публицистик әсәрләре өстенлек алуы күренә;
- сатирик әсәре поэзиянең бу жанрына яңа сулыш өрә, аны яңа биеклеккә күтәрә, җәмгыятьтәге  һәм  кешеләр  характерындагы  кимчелекләрне,  ямьсез күренешләрне,  нигездә  , ике   төргә   бүлеп   тәнкыйтьли:  берсендә   әхлаксыз эш-гамәлләрне   турыдан-туры  фаш  итсә  (" Тәвәккәл әби"),  икенчесендә     исә һәркемгә  яхшатлы  булып,  саф-сата  сатып,  берни  булдыра  алмаучылардан, башкалар  хисабына  яшәргә   омтылучылардан,  җаваплыктан  качучылардан мактаган булып көлә ("Мыек борам”);
- шагыйрь туган тел үзенчәлекләренә халыкның гаҗәеп матур, гыйбрәтле, җор сөйләменнән, язу осталыгына үзенә кадәр яшәп иҗат иткән шәхесләрдән өйрәнә. Атаклы кешеләргә багышлап язылган шигырьләре тулы бер цикл тәшкил итә. Алар арасында Кол Гали, Г. Тукай, М. Фәйзи, Ш. Бабич, С. Хәким турындагылары бар;                    
- шагыйрь кешеләрнең гадәт-психологиясен гаять яхшы белеп яза, шуңа күрә ул сурәтләнгән типлар таныш һәм шул ук вакытта кабатланмас була ("Сайладым,их сайладым,”Сак кеше”);                                                  -              
- әсәрләрендә лирикадан юморга, юмордан ирониягә, хәтта сатирик гротескка күчәргә булыша торган үткен чагыштырулар, җанландырулар, арттыру-үткенәйтүләрне актив кулланыла; әдип көлүендә моңсу юмор, усал сатира, сарказмга якын ирония, пародия кебек жанр формалары еш очрый ( "Елмаям уйчан гына”);  

- аның лирик герое еш кына үзеннән-үзе көлә, әмма шуның артында җәмгыятьтәге һәм кешеләрдәге кимчелекләрдән көлүе, аларны усал тәнкыйтьләве ачыла ("Ахмак килә", "Чабаклар"). 
- табигатькә гаять игътибарлы, аны нечкә тоеп, уңышлы образ-сурәтләрдә тасвирлый (“Көз”,”Карт имән”)              

- лирик публицистик шигырьләрендә тирән фәлсәфи фикер, тормыш-яшәеш, кеше бәхете, җәмгыятьтәге шартлар турында уйлану-борчылу ята; ул илдә хөкем сөргән хаксызлык, гаделсезлек өчен борчыла, аның сәбәпләрен эзли ("Язмышлар");

- әдипнең лирик герое битарафлыкны кабул итми, уй-хыяллар, өметләр белән яшәешкә омтыла;                  

- халыкның фикер-кичерешләрен, туган ил, туган җир төшенчәләренең изгелеге, кадере турында уйлануларын җырга салып әйтә ("Татарстан таңнары"). 
Безнең фикеребезчә, шагыйрь иҗат иткән шигырьләрнең күбесе әдәбиятыбыз булып саналырга хаклы.                  

Аның шигырьләренә анализ ясап шундый нәтиҗә ясалды: шагыйрь һәр шигырендә чорыбызның гаять үткен-четерекле мәсьәләсен - җәмгыять һәм шәхес проблемасын яктырта. 

Әдәбият исемлеге.

1. Афзал Г.Г. Сайланма әсәрләр; Лирик һәм юмористик-сатирик  шигырьләр.-Казан: Татар. Кит.нәшр.,1991.-398б.

 2. Афзал Г.Г. Шундый-шундый эшләр. Юмористик һәм сатирик шигырьләр. –Казан: Татар кит. нәшр, 1988.

3 4. Гилаева И. “Елмаям уйчан гына...” Казан 2008.-174б.

4.Ленар Шәех. Бер күрешү – үзе бер гомер:  “Актаныш таңнары”  2002 ел, № 4 , 2003 ел, № 103.

5.Татар әдәбияты тарихы:Алты томда.Т.6: 60-90 еллар әдәбияты.-Казан: “Раннур”,2001.-544 б.

6.Садриев Ф. Йөрәге халык кхкрәгендә: Шагыйрь Гамил Афзал иҗаты турында. Мәйдан. 2004.-№-2

7. Әдәбият дәреслеге 6-7-8 кл. А.Г.Яхин Казан: Мәгариф, 1993

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гамил Афзал - сатира остасы (эзләнү эше).

Эзләнү эше Г. Афзал иҗатын өйрәнүгә багышланган....

Гамил Афзал иҗатында милли кыйммәтләр.

Гамил Афзал иҗатында милли кыйммәтләр чагылышы.Фәнни эш....

Гамил Афзал иҗатында антропонимика

Гамил Афзал иҗатында антропонимика...

Гамил Афзал иҗатында татар халкы язмышы

Эчтәлек I.                   КерешГамил Афзал - милләт шагыйре.II....

Гамил Афзал шигъриятендә туган як, авыл һәм табигать мотивлары

Г.Афзал шигърияте лирик геройның  күңел байлыгы, хис- кичерешләр тирәнлеге, үзен чолгап алган дөньяны аңлавы, аңа үзенчәлекле мөнәсәбәте белән аерылып тора. Лирик образ әдипнең...

Гамил Афзал иҗатында милләт язмышы

Фәнни эшемнең максаты: Гамил Афзал шигырьләре белән танышып чыгу, милли кыйммәтләрнең ,халык язмышының ничек яктыртылуын билгеләү....

Гамил Афзал иҗатында патриотик тәрбия

Гамил Афзалның әдәби мирасын тирәнтен өйрәнү, укучыларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүдә иҗатының тоткан урынын ачыклау һәм яшь белгечләргә куллану мөмкинлекләрен күрсәтү, халык арасында рухи чарла...