Ф.Шәех иҗатында сугыш темасы
материал (9 класс)

Сафина Глуза

Каһәр суккан сугыш, - дип яза Фазыл Шәех үзенең “Әрнү"” дигән шигырендә. 

Гомумән, шагыйрь иҗатында сугыш төшенчәсе ничек ачыла? 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл f.sheh_izhatynda_sugysh_temasy.docx32.91 КБ

Предварительный просмотр:

ФАЗЫЛ ШӘЕХ поэзиясендә сугыш темасы

Кереш

        Каһәр суккан сугыш, - дип яза Фазыл Шәех үзенең “Әрнү"” дигән шигырендә.  Шушы шигырь юллары безне фәнни эзләнүгә этәрде дә инде. Гомумән, шагыйрь иҗатында сугыш төшенчәсе ничек ачыла? Безнеңчә, Алабуга  халкының  горурлыгы  булган  Фазыл  Шәех  (Фердинант Галиәскәр улы Шәехов)  поэзиясендә  сугыш турындагы образлар  дөньясы өйрәнелмәгән диярлек. Шуңа күрә бу тема Бөек җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә бик  актуаль дип уйлыйбыз. Тикшеренү эшендә аерым бер юнәлеш сайланды, шагыйрьнең лирик шигырләрендә сугыш образларын барлау, яратып кулланган образларын ачыклау һәм, шулардан чыгып, шагыйрьнең күңел халәтен чагылдырган образларны билгеләү максаты куелды. Шагыйрьнең иҗатын әнә шулай ваклап,  детальләп  тикшерергә, һәр яңалыгын,  үзенә генә хас табышларын  барларга кирәк дип уйлыйбыз.

Фаразлау. Шагыйрь үзе сугыш чоры баласы , әтисе Галиәскәр абзый да сугыш вакытында  ярым хәрби хезмәттә булган икән [1:4] , димәк, аның иҗатында сугыш образы  сурәтләнергә тиеш.

Бурычлар:

  • шагыйрьнең сугыш чоры тормышына күзәтү ясау;
  • шигырьләрен анализлау,  образлар  дөньясын  барлау;
  • сугыш, тыныч тормыш белән бәйле образларны өйрәнү, кулланылу ешлыгын билгеләү;

Эзләнү алымнары:

  • темага  бәйле  материалларны  сайлап алу һәм анализлау.

Фәнни эшнең практик әһәмияте: конкрет мисаллар ярдәмендә үз фаразларыңны тикшерергә,  дәлилләргә, текст белән эшләргә өйрәнү.

Тикшерү  объекты булып Фазыл Шәехнең шигъри иҗаты, аерым алганда, “Егет сүзе”, “Туган якның бер талы” китаплары тора.

        Эшнең төзелеше. Тикшерү кереш, төп өлеш, йомгаклау һәм әдәбият исемлегеннән тора.

Төп өлеш

2.1.  Фазыл Шәех –сугыш чоры баласы.

Бөек Җиңүнең быел 75 нче язын каршылыйбыз. Бу - уртача алганда бер кеше гомере дигән сүз. Сугыш беткәч туган бала инде сигезенче дистәсен ваклый. Яу кырыннан  исән-имин кайткан ветераннар  сафы да сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. 75 ел вакыт узса да, әле һаман ирен яки әтисен көтеп яшәүчеләр бар.

Ә  Фазыл Шәех - сугыш чоры баласы. Аңа сугыш турыдан-туры кагылмаган дип әйтә алмыйбыз.  Сугыш башланганда ул 4 яшьлек сабый була. 4 елга сузылган сугыш дәверендә Фазыл Шәех авыл халкының кадерле улларын, ирлләрен озатканда: ”Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, җиңү белән кайтыгыз, онытмагыз!» — дип озаткан сүзләрен хәтерли. Аналарның, йөзләренә яулык каплап, тавышсыз гына елауларын да күргән ул.  Иске Кызылъяр авылы үгет-нәсыйхәтләрнең, әманәт-нәзерләрнең, ачы күз яшьләренең шаһиты булган олы юлы да исендә аның. Ләкин Ф.Шәех үз әтисен сугышка озатмый. Сугыш чорында алар гаиләсен икенче төрле кайгы каплый. Аның әтисе Галиәскәр абзый, сәламәтлеге булмау сәбәпле , сугышка алынмый, аны урман кисү эшенә җибәрәләр. Ничек шулай җиңел уйлагандыр, берсендә Галиәскәр абзый властьларга әйтмичә, авылына кайтып килергә уйлый. Шушы хәл өчен аны “халык дошманы “дигән тамга салып , 10 елга хөкем итәләр. Фазыл Шәехка ул вакытта  5 яшь була. Билләренә наганнар таккан ике абыйның әтиләрен алып китүен ул яхшы хәтерли. Ләкин әнисе югалып калмый, турыдан туры Калининга хат яза. Нәтиҗәдә  “халык дошманы”  “Шәехов” эше яңадан карала.  13 ай тоткынлыкта булган Галиәскәр абзый   1943 нче елда гаиләсе янына әйләнеп кайта.   Соңыннан 1945 нче елның көзенә кадәр ярым хәрби хезмәттә була[4:3 ]. Җиңү көнен дә бик яхшы хәтерли шагыйрь. Бу хәбәрне аңа әнисе әйтә. Шулай итеп,  Фазыл Шәех  сугышның кеше тормышына , яшәвешенә зур кайгы китерүен бик яшьли белә.  

2.2 Шигырләрендә сугыш образларын барлау.

         Фазыл Шәех иҗатында күп төрле темалар күтәрелә: тормышның мәгънәсе, табигать һәм кеше, яшәү шатлыгы, мәхәббәт хисләре, әниләр җылысы, сагышлану, заман проблемалары һ.б. Бу темаларның барысы да Фазыл Шәехкә генә хас булган тыйнаклык, сагыш, моңсулык һәм шул ук вакытта тирән оптимизм белән сугарылганнар. Ә без , Фазыл Шәех  сугыш чоры баласы булганга  күрә, эшебездә шагыйрьнең лирик шигырләрендә сугыш темасын  барлау, анда кулланган образларын ачыклау һәм, шулардан чыгып, шагыйрьнең күңел халәтен чагылдырган образларны билгеләү максатын куйдык.

Бу талантлы шагыйрь каләме тудырган шигырьләргә күз салсак, сугыш темасына кагылышлылары бик әз.

Анализ өчен, дусты Рәис Кашапов туплап басмага тапшырган “Туган якның бер талы” китабын алдык.

Китапта авторның лирик шигырьләре, юмористик һәм сатирик шигырьләре тупланган. Тикшерү объектыбыз – сугышка кагылышлы шигырьләре. Китапта алар барысы – 6 лирик шигырь. Фаразыбыз буенча, Фазыл Шәех сугыш темасына сак кына кагыла. Шуңа күрә һәр шигырьгә тукталып, әлеге образларның бирелешенә игътибар иттек.

“Фронттан соңлаган хат”шигырен ул иҗади дусты Рәис Кашаповның әтисенә багышлап яза. Айдар Хәлим бу турда :”...мондый шигырьләр татар шигъриятендә генә түгел, барлык Рәсәй  шигъриятендә дә сирәк түгел микән? Константин Симоновның “Жди меня”сыннан ким булмаган әсәр түгел микән?”, -дип яза[4:9 ]. Рәис Кашаповның әтисе Габделхак абзый 1943 нче елның апрелендә Псков сазлыкларында һәлак була һәм бүгенгәчә ул күмелмичә ята:

                   Җәсәдемдә коеп яңгыр ява,

                    Яшен атып туплы узышта.

                    Кешелеккә каршы эшли фронт,

                    Мин элегә,улым, сугышта[4:178].

Бу шигырендә лирик герой улы Рәисне , туган якларын, авылдашларын сагына. Инде бу еллардан бирле шактый сулар аккан. Фазыл Шәехненң бу шигыренә җавап итеп шуны әйтәсе килә: бүгенге көндә сугыш кайтавазы, батырларның үткән юлы, кайда һәлак булуы яки җирләнүе турында төрле сайтлардан карап белергә мөмкин. Мәсәлән, "Мемориал"  сайтында сугыш еллары һәм аннан соңгы чорда һәлак булган яки хәбәрсез югалган ил сакчылары турында мәгълүмат бар.  Шулай  ук  солдатлар  турында мәгълүматлар башка хәрби архивларда да тупланган.   Башкалабыз  Казанда Җиңү паркында урнашкан электрон "Хәтер Китабы" аша да күп мәгълүмат алырга мөмкин.  Әлеге мемориаль Бөек Ватан сугышы елларында батырларча  һәлак  булган татарстанлыларның  хәтерен  мәңгеләштерү максатыннан төзелде. Булган мәгълүматны саклау белән бергә, бүгенге көнгә кадәр хәбәрсез югалганнарны эзләү дә безнең  бурыч. Татарстанда андыйлар-ның саны 180 меңгә җитә.

    “Ветеран” шигырендә шагыйрь сугыштан исән кайткан ветеранны зурлый.

Бу шигырьдә лирик геройга 77 яшь, ул дәртле егет кебек эфирда шигырь сөйли. Ветеран тыныч тормышта фашист минасының ярчыкларын да тоймый тәнендә, ул исән калуына сөенеп, дәртләнеп яши. Ә сугышта күргән михнәтләрне аңа язмыш тарафыннан бирелгән дип кабул итә һәм ул бу михнәтләрне  күрергә тиеш булганмындыр дип уйлый:

Әйтерсең лә аңа тиеш булган

Язмышларның хәтәр ачысы.....

Күңелем тулым, шунда битем буйлап

Тәгәрәде бер яшь тамчысы.

Тышта искән җил-давылны онытып,

Өйдә шигырь тыңлап утырам.

Укый шуны, дәртле егет кебек,

Җитмеш җиде яшьлек ветеран[4:175].

Ә “Тыңлагыз, сөйли Ленинград!” дигән шигырен шагыйрь сукыр килеш бу шәһәрне “күрергә” килгәч яза. “Шәһәрдә йөрим мин сокланып йортларга....” дип яза ул үзе бу турда Фазыл Шәех[4:11].  Сугыш вакытында блокада елында балаларын югалткан аналар, бер-берсен югалткан туганнарның ачы хәсрәтен күрсәтә ул бу шигырендә. Ә бу Ленинград шәһәре еллар дәвамында да югалткан балаларын кире табалмый, ди. Дикторларга хәзерге буын бу хәсрәтне онытмаслык итеп катырак сөйләргә куша:

Тыңлагыз, кешеләр! Шаулама, Балтика!

Дикторлар, сөйләгез катырак!

Блокада елында югалткан улларын,

Кызларын табалмый Ленинград.

Кайда ул балалар? Яшь булып тамалар

Яралы йөрәктән сагышлар!

Гөрселдәп төшләрдә уята эле дә

Бомбалар шартлаган тавышлар [ 4:145 ].

Әйтеп үткәнебезчә, Фазыл Шәехның балачагы сугыш чорына туры килә. Ул сугыш вакытында көне-төне кырда, басуда, урман кисүдә эшләгән аналар-ның, япь-яшь кызларның, яшүсмер малайларның хезмәтен яхшы хәтерли. Көзге каршыларында бизәнеп, җырлап-биеп йөрер урында, яшь кызларның авыр тракторларда эшләвенә йөрәге әрни шагыйрьнең. “Әрнү” шигырендә ул болай дип яза:

  Күпме инде алсу гөлләр төсле

Шат күңелле уңган саф кызлар

Каһәр суккан сугыш аркасында

Гомерлеккә ялгыз калдылар.

Ут яшьлеккә бер сокланыр чакта

Көзге алларында бизәнеп,

Безнең күпме тракторчы кызлар

Басуларда калды имгәнеп?! [4:126  ].

Фазыл Шәех үз иҗатында бик күп темаларны яктырта.  Ә төп урынны барыбер туган ягы, туган ягы табигате, аның кешеләре алып тора, минемчә. Ул туган авылы Кызылъярны, Чиж буйларын бик ярата, авылының һәр агачын, аның кем тарафыннан утыртылуына кадәр бик күп еллар хәтерендә саклый. Без аның күңелендәге бу җылы хисләрне  сугыш кырында ятып калган авылдашларына багышлап язылган “Каһарманнар истәлегенә” шигырендә  дә күрәбез. Ул бу шигырендә бик  тирән мәгънә сала. Илгә килгән кайгылар берсе дә аның туган ягын, туган авылын әйләнеп үтмәгән :

 Туган авылым элек-электән үк

Бер дә утыртмаган каеннар.

Тик ил буйлап давыл үткән саен

Артып тора анда кайгылар.

...... .....................................

Ахунҗанның сәрви куаклары

Сары чәчәк атып җибәрә.

Авыл көтә.... улларына гүя

Күп калмады кайтып җитәргә.

Истәлекле иске бакчаларда

Язлар саен бөре яңара.

Яу кырында калган каһарманнар

Ямь бирәләр һаман язларга.

                                                   

Йомгаклау

     Әдәбиятыбызда сугыш темасына багышланган әсәрләр бүген  дә дөнья күрә. Чөнки теләсә нинди сугыш кешенең табигатенә каршы: анда кан коела, анда кеше гомере өзелә[3:83 ]. Әлеге фәнни эштә без Фазыл Шәех иҗатына күзәтү ясап, эзләнү эшенең ахырында түбәндәге нәтиҗәләргә килдек: шагыйрь сугыш темасын да читләтеп үтмәгән; иҗатында  сугыш төп тема булмаса да, ул сугыш образына  6 шигырендә мөрәҗәгать иткән. Сугышны ул  кешелеккә каршы эшли торган эш ди. Ә ветераннарның  ул төрле төсмерләрен ача, аларның тормышка карашын үзенчәлекле эпитетлар белән баета, әле үзенең күңел халәтен ашкынулы, дәртле , тормышта максатка ирешеп яшәүне хуплаучы итеп күрсәтә:

Тормышта ирешеп максатка,

Бәхеткә елмаеп яшәрсең.

Ил өчен кан койган солдатны

Онытмый, онытмый яшә син![ 4:179 ].

        Сугыш темасына язылган шигырьләренә таянып шуны әйтә алабыз:

Фазыл Шәех гомере буе караңгылыкны җиңеп яшәргә дучар булса да, күңелен гомеренә җитәрлек яктылык, таңнар балкышы, тургайлар моңы белән тутырган шагыйрь. Ул сугыш турында язган шигырьләрендә   теләсә нинди сугыш кешенең табигатенә каршы: анда кан коела, анда кеше гомере өзелә дигән фикерне уздырган. Җирле шагыйребез безне туган якны яратып, тормышка дәрт белән яшәргә чакыра. Һәм аның шигырьләрендә  ясалмалылык юк, ул үзе күргәнне, кичергәнне, белгәнне яза.

                                           

Файдаланылган әдәбият

1.“Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге.- Казан:Мәгариф, 2007. – 231 б.

2.Галиева Л. Миңа язган шагыйрь булырга  // Алабуга Нуры. – 2007. – 24 март.

3. Дадина Ш.Шәхесләр һәм шәрехләр// Алабуга нуры.- 1999 .- 23 декабрь.

4. Шәех Ф.Г. Туган якның бер талы. Шигырьләр. -Казан:Татарстан китап нәшрияты, 2007.

Интернет ресурслары:

www.obd-memorial.ru

(www.rusarchives.ru

 http://intertat.ru/

http://www.agryz-rt.ru/ 24 март 2017 ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ф Кәрим иҗатында батырлык темасы

"Ф Кәрим иҗатында батырлык темасы "дәрес үрнәге  тәкъдим итәм....

Габдулла Тукай иҗатында экология темасы

Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Ул - кешенең сәламәтлек, туклану,гомумән, яшәеш чыганагы. Табигать дигәч, иң беренче чиратта, калын яшел урманнар, саф сулы чишмәләр, бай тарихлы елга...

Зиннур Насыйбуллин шигырьләрендә сугыш темасы.

Использование регионального компонента во внеурочных занятиях....

Х.Туфанның тоткынлык елларындагы поэзиясендә сугыш темасы

Кеше эзләнү һәм көтү, юксыну һәм сагыну утларында янар өчен генә яратылган. Һәрвакыт каядыр,нәрсәгәдер җан тартыла,омтыла. Газабы да, ләззәте дә бергә кушылган шундый рухи халәткә кеше акылы – җаны ту...

Галимҗан Ибраһимов иҗатында табигать темасы

“Әсәрләрнең әһәмияте үз илендә генә булмыйча, еракларга китә торган сәнгатьчеләр була. Галимҗан да шундыйларның берсе. Ул кешелек дөньясындагы иң яхшы шагыйрьләр арасына күкрәк киереп керә ала.....

Гамил Афзал иҗатында авыл темасы.

Гамил Афзал иҗатында авыл темасы....

«Тукай иҗатында экология темасы»

Тукай иҗаты белән танышкач, шундый фикергә киләсең: шагыйрь – табигать сакчысы....