Г.Ибраһимов "Алмачуар" әсәре
методическая разработка на тему

Г.Ибраһимовның "Алмачуар" әсәрен анализлау

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon g.ibragimov_plan.doc43.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әлмәт шәһәренең 25 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты  укытучысы Хаҗиәхмәтова Гөлия Әсхәт кызы

                                                   7 класс

                                               Дәрес №

Тема: Г.Ибраһимов “Алмачуар” хикәясе

Максат: 1.”Алмачуар” хикәясен вакыйгалар бирелеше ягыннан тикшерү.

              2. Әдәби әсәрдә образлар системасы хакында мәгълүмат бирү.

              3. Гаделлек темасына уйланып, Закирга бәя бирү.

              4. Табигатькә сак мөнәсәбәт булдыру турында сөйләшү.

Җиһаз:

                             Дәрес барышы:

1.Белемне актуальләштерү.

                а) оештыру моменты;

                ә) тест белән эш.

2.Яңа белем формалаштыру.

  Кеше сыйфатлары аеруча күп. Кадерле кешеләребезгә мәхәббәт, туган илне ярату хисе кешене һәрвакыт дулкынландырып, шатландырып һәм борчып тора.Кешеләр борынгы заманнардан бирле балаларында шул хисне булдырырга тырышалар,ата-ананы ярата белергә, дуска, туган илгә тугрылыклы булырга өйрәтәләр. Шундый хискә ия булмаган, башкаларны ярата белми торган кешеләргә халык “мәгънәсез”, ди. Мәгънәсез, ягъни файдасыз дигән сүз. Кешене кеше итә торган сыйфатларның берсе – игелеклелек. Бу сыйфатка татар әдәбияты элек-электән аеруча игътибар  иткән. Борынгы  әдәбиятның  да  төп  темасы- игелек.

   Үзе өчен генә яшәгән, башкаларны хөрмәт итмәгән кешеләрне беркайчан да яратмаганнар.

   Без быел Г.Ибраһимовның “Алмачуар” әсәрен өйрәндек. Бу әсәрдә без кешеләрнең тагын бер күркәм сыйфаты – гаделлек белән очрашабыз. Гаделлек тә кешене кеше итә торган, гасырлар буена буыннан буынга күчеп килә торган сыйфат.

  • 1,11,111 бүлекләрдә сүз ни турында бара.
  • Гаделлек.
  • Әлемгол бай, бик саран бай, ни өчен Закирның әтисенә иң яхшы атын бушлай бирә?
  • Чирләп киткәч, бай чиренең сәбәбен нахак эш эшләвендә дип уйлый.
  • Байның хисләрендә каршылык бармы?
  • Баштарак булган. Татар көрәшендә чалырга ярамый. Әлемгол Хафизны чалып еккан. Башкорт бае намусын югалткан кеше түгел икән. Ул үзенең нахак эш эшләгәненә борчыла. Чирләп киткәч, чирен гөнаһ эше өчен Алла каргышы дигән нәтиҗәгә килә. Әлемголның гөнаһ эшен үзеннән башка берәү дә белми. Үзе генә белә. Аңа беркем алдында да акланырга кирәкми . Әмма иң зур гаеп – кешенең үз намусы алдындагы гаебе. Бай үзен үзе өчен акларга дигән карарга килә. Иң яхшы атын бирсә, Хафиз аны гафу итәр, Әлемгол гаделлекне үзе өчен генә булса да торгызыр, дип уйлый. Ә бит серен ачу белән башкорт бае даныннан да баш тартырга тиеш була. Аны бөтен кеше сабан туе батыры дип белә. Чалып егуы турында беленсә,  бу исем дә аңа гадел бирелмәгән булып чыга. Кемнең, сабан туе батыры исемен алып, мактанып йөрисе килми! Ләкин гаделлек хисе байның үз-үзен ярату хисеннән өстенрәк булып чыга. Ул халык алдында гафу үтенү – бердәнбер юл дигән нәтиҗәгә килә.

Г.Ибраһимов язганча, Әлемгол бай тирә-юньдә дан казанган саран кеше дә әле. Әз генә терелә башлау белән үк, аның гаделлек хисен саранлыгы җиңә. Бай Хафизга атын бирмәскә була. Тагын чирләп китә. Байның күңелендә сабан туенда эшләгән гаделсезлеккә борчылу хисе кабат кабынып китә.Бу юлы ул саранлыгын җиңә. Гаделлек байга нәселле аттан да кыйммәтрәк булып чыга. Әлемгол байның күңелендә шулай итеп өзлексез көрәш бара,саранлыгы үз ягын каера, намусы үз ягын каера. Ниһаять, намусы җиңә. Ул Хафиз алдында гына түгел, бөтен авыл картлары алдында  үзенең гаебен сөйли, гафу үтенә. Хата төзәтелә, гаделлек соңарып булса да, Хафизга шактый зыян китерсә дә, тантана итә.

       - Әсәрдә темасы гаделлек булган, Әлемгол бай вакыйгасына охшаган вакыйгалар тагын бармы?

      - Сабан туенда староста гаделсезлек эшли. Закирга беренчелекне бирми. Закир аның битенә камчы белән суга. Староста гадел кеше булып чыга, шунда ук гафу үтенә, Закирга акча бирә.Закирның староста битенә камчы белән сугуы шулай ук гаделсезлек. Закир үзенең хатасын соң таный. Гафу үтенми.

      - Бу вакыйгаларның охшаш яклары бармы?

      - Гаделсезлек эшләделәр – гафу үтенделәр. Тик Закир гына гафу үтенмәде,аты үлде.

        Дүрт вакыйганың дүртесендә дә кабатланган җире бар : гаделсезлек эшләү шуны эшләгән кешегә бәхетсезлек китерә. Гаделсезлек, гомумән, башкаларга да зыян ясый.Әлемгол бай аркасында Хафиз җиңелә. Имгәнә. Танылган көрәшче көрәшкә бүтән чыкмас була. Старостаның бите яралана.

      - Әсәрнең “Бер мәхәббәт тарихы” дигән икенче исеме дә бар. Әгәр дә сүз Закир мәхәббәте турында бара дип алабыз икән, автор аның кемне, нәрсәне яратуы турында әйтә?

      - Алмачуарга мәхәббәте.

      - Ул әтисе белән әнисен яратамы?

      - Закир әнисе белән сүзгә керергә генә тора. Дөрес, бер мәртәбә ул аның сүзен тыңлый башлый. Ни кушса, шуны эшли. Ләкин бу хәл әнисенең Алмачуарны яклап сөйләгән чагында гына була. Димәк, малайның әнисенә мөнәсәбәте әнисенең атка мөнәсәбәте белән бәйле икән. Әнисе ат турында начар сөйләсә, Закир аның белән бәхәскә керә, яхшы сөйләсә, сүзен тыңлый башлый. Әтисе белән дә шулай. Хафиз да заманында сабантуйларында җиңеп йөргән кеше; аңа да сабан туе “җене кагылган”, дөресрәге , бетеп җитмәгән. Аның да Алмачуарны беренче чаптар итәсе килә. Шуңа күрә ул атны күбрәк кайгырта. Әтисенең Закир белән дуслыгы шуның белән бәйле. Әмма Алмачуарны җигү турында сүз башланды исә, Закир әтисе белән сүзгә керә. Алмачуар туганчы, бәлки, бу гаиләдә дә мөнәсәбәтләр башка булгандыр, Закир әтисен дә, әнисен дә башкалар кебек үк яраткандыр. Әмма Алмачуар тугач, хәл үзгәрә. Закирның бөтен мәхәббәте Алмачуарга күчә.

   - Закир табигатьне яратамы?

   - Нәрсә ул пейзаж?

      Пейзаж – француз сүзе, “урын, ил”  мәгънәсендә. Матур әдәбият әсәрләрендә табигать күренешләрен сурәтләү пейзаж дип атала.

      Матур әдәбиятта пейзаж вакыйгалар һәм анда катнашучы геройларның хис – кичерешләрен ачуда кулланыла.

      Г.Ибраһимов – пейзаж остасы. Аның “Алмачуар” хикәясе дә пейзажга бик  бай Закирның туган җирен сөю хисләре сурәтләнә. ( әсәрдән табып уку).

   - Закир Алмачуарны ни өчен ярата?

   -  Закир Алмачуарны чаптар ат булган өчен ярата.

   - Закир чаптар атын ни өчен ярата?

   -  Сабан туенда узар өчен.

   - Сабан туенда узу аңа нигә кирәк?

   - Дан өчен кирәк. Беренче урынны алса, аның атын иң яхшы ат дип сөйләсеннәр өчен кирәк.Башкорт бае беренче урынны алу өчен әнә хәрәмгә барудан да баш тартмаган. Закир үзе дә, староста икенче урын биргәч, камчы белән битенә суга. Ел саен батыр калучы әтисе, җиңелү хурлыгыннан, бүтән бервакытта да көрәшкә чыкмый. Ә бит беренче урынны алган кеше әллә ни бүләк  алмый да! Димәк, Закирга чаптар ат үзенә дан алу өчен кирәк булып чыга. Атын ул шуның өчен ярата булып чыга.

     - Нәтиҗә чыгарик: Закир барыннан да  күбрәк үзен ярата. Искә төшерик, узышканда ул атын җан көченә кыйный. Аңа ат кызганыч түгел, ничек кенә булса да беренче урынны алырга кирәк.Үлеп яраткан атны шулай кыйнамыйлар.Чабыштан кайтып кызган атны туктатырга ярамый, йөртергә кирәк.Закирның кайгысы ул чакны атында булмый. Ул үзенә беренче урын яулап йөри. Ипләп кенә хәл итәсе эшне зурга җибәрә. Үзен тыеп тора алмый, олы кешегә камчы белән суга.

       Ә бит ул атына карата зур гаделсезлек эшли. Аты, беренче булып килер өчен, көчен дә, үзен дә кызганмый. Хуҗасын шулай теләгенә ирештерә. Закир исә, шуңа җавап итеп, атын йөртми, харап итә.

    - Бу гаделсезлеге өчен Закир нинди дә булса җәза аламы?

    - Дөньяны ярату хасиятен югалта.Ә дөньядан ямь таба алмау – кеше хәсрәтенең иң зурысы. Гаделсез кеше иртәме, соңмы, барыбер үзенең җәзасын алачак.

    3. Белемне камилләштерү.

 1. Балалар ясаган рәсемнәргә күзәтү ясау.

 2. Дәреслектән  “Алмачуар” хикәясе турында уку.

    4. Өй эше: Инша язарга әзерләнергә. Темалар : “Закирнең кичерешләре”, “Минем яраткан йорт хайваным”.