Татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе. Г.Ибраһимов "Алмачуар" хикәясе. 8-сыйныф
план-конспект урока (8 класс)

Камалова Найля Ахмятовна

Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” әсәрен анализлау, Закирга бәя бирү; әсәрнең төп фикерен ачыклау; укучыларның сөйләм телен һәм иҗади фикерләвен ачыклау, гаделлек сыйфатлары, атларга мәхәббәт, ярату хисләре тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urok_tat_lit_8_klass.docx19.16 КБ

Предварительный просмотр:

Татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе. 8 нче сыйныф.

Г. Ибраһимовның “Алмачуар”әсәрен йомгаклау.

Максат:

1) “Алмачуар” әсәрен анализлау, Закирга бәя бирү; әсәрнең төп фикерен ачыклау.

2) Укучыларның сөйләм телен һәм иҗади фикерләвен ачыклау.

3) Гаделлек сыйфатлары, атларга мәхәббәт, ярату хисләре тәрбияләү.

Материал:

  1. Г. Ибраһимов. Сайланма әсәрләр.
  2. Мәктәптә Г. Ибраһимов иҗатын өйрәнү.
  3. Дәреслек. 8 нче сыйныф. Татар әдәбияты. 1 нче кисәк. Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Н.Сафиуллина.

Дәрес тибы: йомгаклау дәресе

Җиһазлау:

1) “Алмачуар” әсәренә укучылар ясаган иллюстрацияләр;

2) Түбәндәге сүзләр язылган плакатлар:

“Ат күрке ял белән, егет күрке мал белән”

“Егетне кыюлык бизи.”

“Ир канаты ат булыр”.

“Ат татар халкының гомерлек юлдашы, иптәше, туйдыручысы булган.

Татар халкы атка бервакытта да мал-туар дип кенә карамаган.”

М. Мәһдиев.

3) Яшь тамашачылар театрының “Алмачуар” әсәре буенча чыгарган

буклетлары, видеоязмалары, газета язмалары.

4) Ат сыны.

5)Татар әдәбияты фонохрестоматия. Ирек Баһманов укуында әсәрдән

өзек – аудиоязма.

6) “Акбүз атым” җыры (Г. Зәйнәшева сүзләре, Ганс Сәйфуллин музыкасы)

Дәрес барышы:

  1. Исәнләшү.

К. Сибгатуллинның “Атлар көтте авыл малайлары” шигыреннән өзекләр белән башлап китү.

Бүгенге әдәбият дәресен шигырь юллары белән башлап китүем тикмәгә түгел. Г. Ибраһимовның “Алмачуар” әсәрен анализларга, темага якын килергә шигъри юлларның көче зур. Бүген әлеге әсәргә анализ ясарга, төп герой – Закирга бәя бирергә, әсәрнең төп фикерен ачыкларга омтылырбыз. Әйдәгез, иң элек әсәрне өлешләргә бүлик.

II. Әсәрне анализлау:

  1. Өлешләргә бүлү. ( 1нче өлеш - Әлемгол вакыйгасы, 2 нче өлеш – Алмачуар вакыйгасы.)
  2. Һәр өлешкә аерым тукталу. Укучылар фикерен тыңлау.

(1)Әлемгол вакыйгасындагы теманы ике вакыйга кабатлый. Хафизның улын Кара бай нахакка утырта. Ул, башкорт бае кебек, гаделлек турында борчылмый. Гаебен танымый, гафу үтенми. Ләкин гаделлек тантанасымы, башкамы, бай ярасыннан үлә.

(2)Сабан туенда староста гаделсезлек эшли: Закирга беренчелекне бирми. Закир аңа камчы белән суга. Староста гадел кеше булып чыга, шунда ук гафу үтенә, Закирга акча бирә.

3. Закир үзе гаделсезлек эшлиме? (Укучылар фикерен тыңлау.)

(3) Әйе, Закир да гаделсезлек эшли. Староста битенә суга, гафу үтенми. Хатасын соң гына таный.

4. Бу вакыйгаларның охшаш якларын табу, гомумиләштерү.

5. Дәфтәрләрдә эш. (түбәндәге таблица үрнәгендә эшләү)

 Гаделсезлек вакыйгалары

Гаепне тану-танымау

Нәтиҗә

Җәзаның йогынтысы

Әлемгол көрәштә Хафизны хәрәмләп егып җиңә.

Әлемгол авырый, гаебен таный.

Нәзерен үти.

Хафиз имгәнә, көрәшкә башка чыкмый.

Староста Закирга беренчелекне бирми.

Староста гафу үтенә.

Закирга беренчелеккә чыгара, акча бирә.

Старостаның бите яралана.

Закир старостаның битенә камчы белән суга.

Хатасын соң таный, гафу үтенми, уен эчендә генә калдыра.

Аты үлә.

Закирга иң зур җәза: дөньяны ярату хасиятен югалта. Яшәү яме тапму – кеше хәсрәтләренең иң зурысы.

6. Таблицадан чыгып фикер алышу.

Төп фикер: Гаделсезлек эшләү шуны эшләгән кешегә бәхетсезлек китерә, башкаларга да зыян сала.

Закирга бәя бирү өчен түбәпдәге сорауларга җавап бирү.

- Закир чаптар атны ни өчен ярата? (Сабан туенда беренчелек алу өчен...)

  • Сабан туенда узу нигә кирәк? (Дан өчен. Беренчелек алса, атын иң яхшы ат дип сөйләячәкләр...)
  • Закир кемне ярата? (Үзен. Узышыр өчен атын җан көченә кыйный. Ат кызганыч түгел, ә беренчелек алу кирәк. Үлеп яраткан атны шулай кыйнамыйлар...)
  • Чабыштан соң атны нишләтергә кирәк?
  • Бу гаделсезлеге өчен Закир нинди җәза ала?

Әсәр белән эшләү.

  • Закирга сезнең мөнәсәбәтегез.

Дәресебезнең темасы: “Атның күрке ял белән, егет күрке мал белән” дип аталган. Әлеге мәкальгә фикерләрегезне әйтеп үтсәгез иде.

Укучылар фикере тыңланыла. Закирга бәя бирүгә йомгак ясала.

- Бүгенге Сабантуйларның йөзек кашы булган ат чабышлары турында нәрсә әйтә аласыз?

7. Әдәбият һәм сәнгатьтә Ат образы турында сөйләшү.

- Яшь тамашачылар театрының “Алмачуар” әсәре буенча чыгарган буклетлар белән танышу, видеоязма карау.

Татар әдәбиятында Ат образы (Р. Төхбәтуллин “Акбүз ат”, Г. Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек”, Н. Фәттах “Ител суы ак торур”, С. Хәким, Зөлфәт, К. Сибгатуллин, Ф. Шәфигуллин шигырләре искә төшерелә)

8. Дәрескә укучылардан йомгак ясату.

Табигатьнең бер могҗизасы булган атларга татар әдәбиятында тирән фәлсәфи-эстетик эчтәлек, күпьяклы фикер салынган. Аларны яраталар, хәттә кешеләрдән дә өстен бер илаһи зат дип саныйлар. Аларны канатлы итеп сурәтләп, “Акбүз”, “Тулпар”, “Дөлдөл” дип исем бирәләр. Шул исемнәр белән атлар дастаннарга, әкиятләргә, мәкальләргә, җырларга кергән.

Әкиятләрдә генә түгел, һәр кешенең күңел түрендә яши ул акбүз ат. Хыялында гына булса да, кешене балачагына, яшьлегенә алып кайта, киләчәгенең якты өмете булып, ак ялларын җилдә туздырып, уйнаклап чабып үтә.

Һәр җан иясенең кадерен белеп, яратып, тиешле мөнәсәбәт күрсәтеп яшәргә кирәк.

III. Өй эше.

“Егетне кыюлык бизи яки Закирга әйтер сүзем” темасына инша язу.

Дәресебезне шигырь белән башлаган идем, шигъри юллар белән төгәллисем килә, гүя ул без яраткан Алмачуар атка эндәшә төсле:

   Җанны назлый якты бер моң –исемә төшми,

Кайдадыр таулар артында акбүз ат кешни.

                              Акбүз ат,

                              Кайтырсың дип көттем сине

                              Озак, бик озак.

Ф. Шәфигуллин.

“Акбүз атым” җыры яңгырый.

IV. Саубуллашу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

8 нче сыйныф татар төркеме укучыларының белемнәрен тикшерү өчен өчен татар әдәбиятыннан биремнәр

Укучыларның белем, үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау максаты белән үткәрелә...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...

7 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан (татар төркемнәре өчен) олимпиада сораулары

7 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан (татар төркемнәре өчен) олимпиада сораулары...

8 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан (татар төркемнәре өчен) олимпиада сораулары

8 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан (татар төркемнәре өчен) олимпиада сораулары...

Рус мәктәбенең татар төркемендә 9, 10, 11 сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан олимпиада сораулары (республика туры)

Рус мәктәбенең татар төркемендә 9, 10, 11 сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан олимпиада сораулары (республика туры)...