Нәбирә Гыйматдинова әсәрләрендә табигать һәм әхлак
статья (9 класс) на тему

Н.Гыйматдинова әсәрләрен яратып укыйбыз.

Скачать:


Предварительный просмотр:

                     Нәбирә Гыйматдинова әсәрләрендә табигать һәм әхлак

                                                                        Садыйкова Гөлсинә Минзариф кызы,

                                                                                     I нче квалификацион категорияле

                                                                                    татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

                                                                                    Алабуга муниципаль районы «1нче

                                                                                   урта    гомуми белем мәктәбе» ГБМБУ

                         

                     Дөнья белән бергә бик күп әхлакый төшенчәләр барлыкка килгән.

                Алар нинди генә дәвердә дә җир йөзеннән югалмый, алар мәңгелек.

                                                                                                    Н.Гыйматдинова.

       Бу Нәбирә Гыйматдинованың әсәрләрендә һәрдаим чагылып килә. Язучы, үз кыйбласына тугры калып, табигать һәм әхлак проблемасы турында уйлана һәм, һичшиксез, укучыны уйланырга мәҗбүр итә...

      Нәбирә Миннәхмәт кызы Гыйматдинова 1956 елның 20 октябрендә Татарстанның Аксубай районы Карасу авылында туа. 1971 елда сигезьеллык урта мәктәпне тәмамлап, Иваново шәһәрендә урнашкан һөнәри училищеда укый. 1973 елда Казан шәһәренә күченеп килә. Төзүче-буяучы булып эшли башлый һәм Казан дәүләт университетында белем ала. Язучының беренче әсәрләре матбугатта 70 нче елларда күренә башлый. 1974 елда “Йолдызлы кичтә”, “Таңсылу” хикәяләре “Азат хатын” һәм “Идел” журналларында басылып чыга. 1989 нчы елда “Идел” журналына эшкә урнаша. Алга таба китаплары басылып чыга башлый. Ул – 17 китап авторы, Тукай премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының халык язучысы [2, 57].

       Нәбирә Гыйматдинова - кечкенәдән табигать хозурлыгына сокланып, аннан илһам алып үскән бала. “Мин - урманда үскән бала”, - дип яза ул үзе турында [3, 11]. Балачагында Нәбирәне Нәгыймә әбисе сөлек күлләренә, чишмә буйларына, урманга алып барган, үләннәрнең кайсы яктан дәва булуын җентекләп сөйләгән. Нәбирә Гыйматдинова үскән Карасу авылының урманы, урман дөньясының серләре аны иҗатка илһамландыргандыр да; аның әсәрләрендә шул урманның убыр-җеннәре сурәтләнәдер, шул урманда үскән шифалы үләннәрнең сихри көче тасвирланадыр төсле.

    Язучының төп геройлары  үзләренә көчне табигатьтән алалар. Алар – табигать балалары. Әдип кешеләрне табигать кочагына кире әйләнергә өнди, табигать белән тыгыз бәйләнештә булмаганда, адәм баласы шәфкатьлелек, бер-береңне аңлау, ягымлылык, хөрмәт итү һәм башка шундый сыйфатларны югалта баруын күрсәтергә тели. Нәбирә Гыйматдинова шулай ук укучыларда татар тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнүгә кызыксыну уята. “Сихерче”, “Бүре каны” шундыйлардан.

     Авыл җирендә туып-үскән, табигать хозурлыгында гомер кичкән авыл җанлы Нәбирә Гыйматдинова, яшьли туган нигезеннән аерылганга, гел туган ягын сагынып яши. Әсәрләрендәге образлар да - Нәбирә Гыйматдинованың  туган ягы кешеләре. “Сихерче” әсәрендәге Сәвилә образының прототибы -  Аксубай районы Үзи авылыннан, бөтен тирә – якка даны таралган авыл халкын үләннәр белән дәвалап яшәүче Шәрифҗамал әби. “Сәвилә” әсәрендә автор табигатьнең серле дөньясы турында яза; кешенең аннан башка яши алмавын, табигатьтән аерылып, матди байлык артыннан гына куучыларның җаннары коруын һәм шул җаннарны үләннәр шифасы, чишмә сулары, урман һавасы белән дәвалап булуын ачып бирә.

       Аның әсәрләре берәүне дә битараф калдырмыйдыр. Алар укучыны үз эченә бик тиз алып кереп китә. Беренче чиратта, аның әсәрләре ихлас булуы белән җәлеп итә. Язучы укучыны геройлары белән бергә яшәтә. Аның әсәрләрендә кеше, табигать, әхлак төп урынны били.

      Нәбирә Гыйматдинова укучыны әхлаклы булырга, табигать-йортыбызны сакларга  өнди, динебезгә ихтирам уята. Язучының тормыш девизы  – кешедә матурлык, миһербанлылык, шәфкатьлелек тәрбияләү, күңелләргә иман нуры салу, яхшы гамәлләр кылып яшәү, табигатькә якын булу һәм аны саклау. Табигатьне саклау – милләтебезне, туган телебезне, гореф-гадәтләрне, рухи һәм тарихи байлыкларны саклау дигән сүз ул. Укучыларга әхлакый-экологик тәрбия бирүдә Нәбирә Гыйматдинова әсәрләренең роле зур.

                                 

              Кулланылган әдәбият исемлеге   

  1. Ахиярова Р. Иҗат тормышымда бер юлдаш. // Сәхнә, 2016, №7.
  2. Әдипләр: Нәбирә Гыйматдиноваadiplar.narod.rugimadtinova.html.
  3. Заһидуллина Д. Яңа дулкында. // Казан утлары, 2003, №1.
  4. Нәбирә Гыйматдинова. Повестьлар. 1 китап. - Казан: Идел-Пресс, 2010.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балаларга әхлакый тәрбия бирүдә Риза Фәхреддин хезмәтләрен татар теле һәм әдәбият дәресләрендә куллану.

Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Яшьләрнең күбесе ак белән караны аера алмый, күңеле белән акчага, шул исәптән хәрам малга алданып яши. Гасырлар буена буыннан-буынга к...

Ризаэддин Фәхреддин әсәрләрендә тәрбия- әхлак мәсьәләләре.

Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлына кыскача күзәтү, аның төрле өлкәләрдәге эшчәнлеге сөйләнә....

Татар әдәбияты дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү

      Татар әдәбияты  дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак  тәрбиясе бирү....

Әдәбият дәресләрендә әхлак мәсьәләләре

    Әхлак-кешенең эш-хәрәкәтләрендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган, билгеле бер кыйммәтләрне тәшкил итә торган сыйфат. Әхлак сыйфатлары, гадәттә, әхлакый аң, әхлакы...

Ибраһим Гази әсәрләрендә әдәби-әхлак мәсьәләсе

Конспект урока по татарской литературе в 6 классе....

"Р.Фәхреддиннең гыйбрәтле сүзләрендә һәм нәсыйхәтләрендә әхлак тәрбиясе мәсьәләсе"

Бүгенге көндә дә әһәмиятен югалтмаган классик үрнәктәге бу хезмәтләрнең һәр сүзе әхлагыбыз нигезенә ятарга тиеш. Һәр татар кешесе моны канун итеп кабул итсен иде.Ә без, татар мөгаллимнәре, бу өлкәдә а...