Әдәбият дәресләрендә әхлак мәсьәләләре
статья (9 класс) на тему

Абуярова Самаря Миннефайловна

      Әхлак-кешенең эш-хәрәкәтләрендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган, билгеле бер кыйммәтләрне тәшкил итә торган сыйфат. Әхлак сыйфатлары, гадәттә, әхлакый аң, әхлакый кыйммәтләр, әхлакый хисләр кебек төшенчәләр аша билгеләнә.

       Кешенең шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясе төп һәм иң әһәмиятле урынны били.

       Әхлак тәрбиясе - мәңгелек төшенчә. Элек-электән ата-аналар, өлкәннәр, мөгаллимнәр бала-чаганың игелекле, итагатьле, тәртипле, кешелекле үсүенә нык игътибар иткәннәр; гаиләдә - ата-анага,әби-бабайга, мәктәпләрдә - укытучыларга хөрмәт, олылау, тугрылык хисләре тәрбияләү үзәккә куелган. Туган теленә, туган төбәгенә, үз халкына мәхәббәт – халыктагы әхлак сыйфатларының иң бөеге. Бу сыйфатлар әкият, җыр, йола, уеннар аша киләчәк буыннарның әхлак йөзе хакына, буыннан-буынга тапшырылган, мәкаль-әйтемнәрдә әхлак кануннары буларак формалашкан. Мәсәлән, “Ил аткан таш ерак китә”, “Авыздан чыккан салкын сүз, йөрәккә үтеп, боз сала”.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dbiyat_dreslrend_khlak_msllre.doc33.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әдәбият дәресләрендә әхлак мәсьәләләре

(Тема нравственности на уроках татарской литературы)

Абуярова Самаря Миннефайловна

Учитель татарского языка и литературы

МБОУ “Лицей №14” г.Нижнекамска

Республики Татарстан

      Әхлак-кешенең эш-хәрәкәтләрендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган, билгеле бер кыйммәтләрне тәшкил итә торган сыйфат. Әхлак сыйфатлары, гадәттә, әхлакый аң, әхлакый кыйммәтләр, әхлакый хисләр кебек төшенчәләр аша билгеләнә.

       Кешенең шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясе төп һәм иң әһәмиятле урынны били.

       Әхлак тәрбиясе - мәңгелек төшенчә. Элек-электән ата-аналар, өлкәннәр, мөгаллимнәр бала-чаганың игелекле, итагатьле, тәртипле, кешелекле үсүенә нык игътибар иткәннәр; гаиләдә - ата-анага,әби-бабайга, мәктәпләрдә - укытучыларга хөрмәт, олылау, тугрылык хисләре тәрбияләү үзәккә куелган. Туган теленә, туган төбәгенә, үз халкына мәхәббәт – халыктагы әхлак сыйфатларының иң бөеге. Бу сыйфатлар әкият, җыр, йола, уеннар аша киләчәк буыннарның әхлак йөзе хакына, буыннан-буынга тапшырылган, мәкаль-әйтемнәрдә әхлак кануннары буларак формалашкан. Мәсәлән, “Ил аткан таш ерак китә”, “Авыздан чыккан салкын сүз, йөрәккә үтеп, боз сала”.

       Нәфесне ничек өйрәтсәң, шуны куар. Җәмгыятьтә барган үзгәртеп коруларның һәрберсенең нигезендә баланы тормышта яшәргә яраклаштыру максаты ята, ә аңа әхлак тәрбиясе бирү, кеше итү мәсьәләсе тоныкланып кала. Һәм гаять катлаулы шартларда, бернигә дә карамастан, зур сабырлык, энергия, иҗат куәте белән укытучы укучыларга әхлак тәрбиясе бирергә тиеш була. Укытучы үз предметын, татар теле һәм әдәбияты дәресләрен әхлак тәрбиясе бирү коралы итеп ала.Тел дәресләре тәрбияви материалларга шактый бай. Шуларга нигезләнеп дәрестән дәрескә тәрбияви максатка ирешергә була.

        Әдәбият курсы катлаулы. Андагы тәрбияви мөмкинлекләр күп планлы, ләкин бик тә эчкә яшеренгән. Анда бу герой яхшы, шундый булырга кирәк, ә бу герой начар эшләгән, андый булырга ярамый дип укытуның файдасы юк. Бу акыл сатуга кайтып кала.

        Әдәбият дәресләрен укытуда мин түбәндәге бурыч һәм максатларны алга куям:

  • Татар халкының милләт буларак яшәешен, рухи сафлыгын саклау һәм үстерү;
  • Татар халкының теле, тарихы, традицияләре, ислам дине аша милли горурлык хисе тәрбияләү;
  • Укучыларда гомумкешелек һәм татар милләтенең уңай сыйфатларын тәрбияләү;

         Җәмгыятьтәге әхлак нормалары шәхеснең тирә-якка, җәмгыятькә, башка кешеләргә мөнәсәбәт нормаларыннан барлыкка килә.Бу нормалар бихисап күп. Ләкин алар арасында иң

әһәмиятлеләре, барлык халыклар һәм милләтләр өчен уртак булганннары билгеле.Иң әһәмиятле саналган сыйфатлар дип мин түбәндәгеләрне сайлап алам һәм  шушы сыйфатларны тәрбияләү өстендә эшлим:

  1. Намуслылык- үз тәртибеңне, эшләреңне дөрес бәяләү хисе;
  2. Кешелеклелек- кешегә ярдәм итү, кеше хәлен аңлый белү;
  3. Кайгыртучанлык- әти-әниләреңә, туганнарыңа, мохтаҗларга булышу;
  4. Хезмәт сөючәнлек- үзеңә, балаларга, җәмгыятькә файдалы эш белән шөгыльләнү;
  5. Милләтара дуслык- башка милләт вәкилләре белән дус, тату яшәү, аларны хөрмәт итү;
  6. Милләтпәрвәрлек(патриотизм)- үз-үзеңне, туган җиреңне, халкыңны ярату;
  7. Җаваплылык- үз бурычларыңны намус белән үтәү;

          9 нчы татар сыйныфында программа буенча Борынгы әдәбият курсы өйрәнелә.Темалар чагыштырмача авыр, аңлашылмаган сүзләр дә күп. Шуңа күрә күп әсәрләр тәрҗемә вариантта өйрәнелә. Әхлак тәрбиясе бирү максатыннан  “Коръән”  темасын үткәндә хәдисләрдә язылган акыллы һәм төпле киңәшләрне файдалану зур әһәмияткә ия.

        Хәдис- “акыллы гыйбарә”, “изге сүз” дигән мәгънәне аңлата. Йола, хокук, әхлак, гаилә һәм башка проблемалар турындагы хәдисләр аеруча күп. Хәдисләрнең төп нигезен әхлакый

кагыйдәләр тәшкил итә. Алар кешеләрнең җанын өзмәскә, начар сүзләр әйтмәскә, урлашмаска, башкаларга яла якмаска, гадел, мәрхәмәтле булырга өнди. Ата-анага игелек кылу, сабырлык, туганлык, кардәшлек җепләрен ныгытып, дус-тату яшәү, бердәмлек кебек сыйфатларга да зур урын бирелә. Хәдисләрдә көнчелек, масаючанлык, тәкәбберлек кебек сыйфатлар кискен тәнкыйть ителә.

           Укучы балаларны әхлакый формалаштыру проблемаларын хәл итүдә шулай ук Вил Казыйхановның “Әхлак дәресләре” дигән дәрес эшкәртмәләрен бик теләп файдаланам. Мәсәлән, 9 нчы татар төркемендә Шәриф Камалның “Буранда”, Аяз Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” әсәрләрен үткәндә “Шәфкатьлелек бизи кешене” темасын кулланам. Вөҗдан газабы, намус турында әңгәмә уздырабыз. Шәриф Еникеевнең “Солтангәрәйнең язмышы”  повестен укыганда “Кешене туйдыручы- һөнәр”  һәм “Хезмәттә- хөрмәт” темаларын алып, кеше тормышында һөнәрнең бик мөһим урын тотуына, кеше өчен хезмәтнең яшәү чыганагы икәнлегенә ышандыруны максат итеп куям. 9 нчы татар сыйныфында Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф”,  Габделҗаббар Кандалыйның “Сәхибҗамал” әсәрләрен үткәндә “Гаилә бәхете нидә?” темасын алам һәм мәхәббәтнең кеше тормышында барлык авырлыкларны җиңә алырдай көч, ныклы гаиләнең һәм яшәүнең какшамас нигезе икәнлеген аңлату бурычы куям.

             Халык тудырган йөзәрләгән акыл ияләренең акыллы, тапкыр, зирәк фикерләрен өйрәнгәннән  һәм анализлаганнан соң, шундый нәтиҗәгә киләсең: илдәге аяныч хәлдә яшь буында кешелек сыйфатларын саклап калуда бердәнбер юл, таяну ноктасы- ул да булса әхлак тәрбиясе бирү. Аны бала туганнан алып, аның гомере дәвамында алып барганда гына халык нинди генә афәткә юлыкса да, яшәвеннән туктамаячак.

            Дөрес, җәмгыятьнең бөтен чирен дә әхлак тәрбиясе аша гына дәвалап бетереп булмый. Ләкин югары әхлаклы шәхесләр генә аны дәвалау юлларын табуга сәләтле икәнлегенә чын күңелемнән ышанам.

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәбият дәресләрендә белем һәм тәрбия берлеге

научная статья, опубликованная в сборнике Министерства Образования...

Балаларга әхлакый тәрбия бирүдә Риза Фәхреддин хезмәтләрен татар теле һәм әдәбият дәресләрендә куллану.

Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Яшьләрнең күбесе ак белән караны аера алмый, күңеле белән акчага, шул исәптән хәрам малга алданып яши. Гасырлар буена буыннан-буынга к...

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирү -тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүнең бер чарасы

Максатым:Балаларның сәләтен күрә белү, иҗади баскычка күтәрү, әдәпле, әхлаклы итү,    һәръяктан камилләшкән шәхес    тәрбияләүБурычларым:Укучыларны үз фикерләрен ана телендә дөрес ...

Әдәбият дәресләрендә һәм дәрестән тыш чараларда әдәби әсәрләр аша укучыларда әхлакый яктан формалашкан күпмәдәниятле шәхес тәрбияләү

“Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар.Бер кавемнең     әдәбияты  нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр.”(Ризаэддин Фәхреддин)   Әхлакый тәрбия бирү- ке...

Татар әдәбияты дәресләрендә укучыларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү

Әдәбият дәресләрендә укучыларның әхлагы тәрбияләнә.  Һәрбер сыйныфта укучы халык авыз иҗаты әсәрләрен, язучыларның әсәрләрен өйрәнеп, үзендә  тормышта кирәкле сыйфатларны булдыра....

Әдәбият дәресләрендә әдәбият тарихын өйрәнү

Әдәбият дәресләрендә әдәбият тарихын өйрәнү...