И.Газиның “Кояш артыннан киткән тургай”хикәясе
рабочая программа (6 класс)

Гарипова  Гузалия  Хабибрахмановна

И.Газиның “Кояш артыннан киткән тургай”хикәясе

Скачать:


Предварительный просмотр:

Балык Бистәсе районы

 Биектау урта гомуми белем мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гарипова Гузалия Хабибрахман кызы

           Тема: И.Газиның “Кояш артыннан киткән тургай”хикәясе.

Максат: И.Газиның тормышы һәм иҗаты турында мәгьлүмат бирү, аның хикәя остасы булуын раслау;

“Кояш артыннан киткән тургай”хикәясе белән танышу;

Табигать гүзәллеген тоя, күрә белергә өйрәтү, табигатькә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Әдәби төшенчәләр: хикәя, табигать күренешләре, тургай.

Көтелгән нәтиҗәләр: шәхескә бәйле дустанә һәм үзара хезмәттәшлек сыйфатларына ия булу.

Чыганаклар: Гази И.Әсәрләр: 3 томда. Ф.Миңнуллин.-Казан: Татарстан китап нәшрияты, Дәреслек.Кошлар рәсеме, Үгет нәсыйхат китабы һ.б.

Метопредмет: хикәя жанрына бәя бирү алымнарын үзләштерү, сәнгатьле уку, логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку активлыгын үстерү.

Предмет: И.Газиның иҗаты һәм “Кояш артыннан киткән тургай” хикәясенең әдәби кыйммәтен ачыклау.

                                        Дәрес барышы

  1. Дәресне оештыру. Психологик уңай халәт тудыру.

Укытучы. Исәнләшү. Дежур укучының рапорты.

  • Исәнмесез!? Хәерле көн! Бүгенге дәрестә катнашыр өчен кәефләр ничек? Әйдәгез әле, кәефнең яхшы булуын белдереп, бер – беребезгә елмаю өләшик.( Иркенләп алу өчен пауза ясау кирәк).
  • Укучылар, мәшһүр мәгьрифәтче, педагог, олпат дин әхеле, бик күп кырлы шәхес иясе – Ризаэддин Фәхреддиннең гыйбрәтле сүзләрен искә төшерик.
  • Ачу килү изгелекләрне оныттыра.
  • Гайбәт сату – кабердә ятучы туганыңның мәет итен ашау белән бер.
  • Күп фикерлә, аз сөйлә.
  • Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтендөнья халкы да үзгәртә алмас.
  • Кешеләрне шатландыру ул – үз – үзеңне шатландыруыңдыр.

Димәк, бүген сез мине үзегезнең тәртибегез һәм белемнәрегез белән, ә мин үз чиратымда билгеләрем белән шатландырырмын.

  1. Укучылар эшчәнлеген мотивлаштыру.
  1. Өй эшен тикшерү. Проза жанрлары искә төшерелә: лирика(поэзия), проза (чәчмә әсәр), драматургия.
  • Әйдәгез әле, укучылар, шул әдәби төрләрдән проза (чәчмә әсәр), яки хикәя рәвешендә язылган жанрны искә төшерик. Без бит төркемнәрдә эшлибез.Беренче төркемгә “Җиң сызганып эшлик!”девизын, ә икенче төркемгә “Кул кушырып утырмыйк!”девизын йөклик.
  • Беренче төркемгә сорау бирелә. Проза жанрына нәрсәләр керә? Ягьни бер генә вакыйгадан тора, ул нәрсә? ( хикәя – Г.Ибраһимов.”Яз башы”, “Диңгездә”,”Алмачуар”).
  • Икенче төркемгә сорау бирелә. Ике яки берничә вакыйгадан торган жанр ул нәрсә? ( повесть –Ш.Камал.”Акчарлаклар”,Г.Бәширов.”Туган ягым – яшел бишек”).
  • Беренче төркемгә сорау. Бик күп вакыйгалардан торган жанр ул нәрсә? ( роман –Г.Ибраһимов “Яшь йөрәкләр”,”Тирән тамырлар”, Г.Әпсәләмов.”Ак чәчәкләр”).
  • Икенче төркемгә сорау. Өч китаптан торган  жанр ул нәрсә? ( трилогия И.Гази.”Онытылмас еллар”).

Укытучы. Укучылар, эзләнү эшен тишереп алыйк әле. Сезгә , беренче төркемгә, тургайның рәсемен һәм аның нинди кош икәнлеге, якташ шагыйрьләребезнең кошлар турында иҗат иткән шигырьләрен туплау иде. Икенче төркемгә башваткычлар, ребуслар төзергә бирелде.

                                     ( Укучылар чыгышы )

  • Күз карашы” уены уйнатыла.

Укытучы. Туган як... Ни өчен шулай кадерле микән соң ул? Ни өчен шагыйрьләр туган якларына багышлап шигырьләр язалар, ә язучылар әсәрләр иҗат итәләр.Сез укучылар, туган ягыгызны яратасызмы? Ни өчен?

                                     ( Укучылар чыгышы )

Укытучы. Әйе, ул һәркем күңелендә кадерле. Без шунда туганбыз, үскәнбез. Безгә истәлекле булган урыннар бар. Минем дә туган ягыма багышлап язылган шигырем бар. (“Туган ягыма”.Г.Гарипова).

Укытучы. Күбебезнең туган җире – авыл җире. Җәйге чорда шәһәрдән кунакка авылга кайталар.Сез, басу – кырларга, урманнарга барганыгыз бармы? Шунда берәр кошның өзми – куймый матур итеп сайравын ишеткәнегез булмадымы?.

                             ( Кошлар тавышы тыңлатыла)

Укытучы. Укучылар, без кайсы кош турында сөйләштек?

  • Тургай.
  • Укытучы. Әйе, безнең И.Гази да үзенең әсәрләрендә табигать, кошлар турында әсәрләр иҗат иткән. Аның “Кояш артыннан киткән тургай”әсәре әдәби төр ягыннан хикәя. Без инде алдагы сыйныфларда хикәя жанры турында мәгьлүматлы булган идек. Искә төшерик әле, укучылар?
  • Укучы. Катлаулы булмаган вакыйгаларны, тормышның бер күренешен – эпизодын, характерының берәр сыйфатын сүрәтләүче кеше эпик жанр.
  • Укытучы. Димәк, бүген без сезнең белән И.Газиның “Кояш артыннан киткән тургай”әсәре белән таныша башлыйбыз.
  1. И.Газиның “Кояш артыннан киткән тургай”әсәре.
  1. Сүзлек өстендә эш. Сүзләрне уку, мәгьнәләрен аңлату, сүзтезмәләр, җөмләләр төзү.

Укытучы. Укучылар, әсәрне өйрәнә башлаганчы сүзлек өстендә эшләп алабыз.

Әлсерәп – хәлсезләнеп

Кичкырын – кич якынлашкан вакыт

Шәйли башладым – күрә башладым

Керфек какмыйча – игьтибар белән карау, йокламау.

Беравык – бераз    ( Укытучы белән берлектә кабатлыйлар, сүзләрнең мәгь

нәләрен аңлаталар. Әлсерәп китте – фигыль сүзтезмә.Рабига карчык нигәдер бик нык хәлсезләнде).

  1. -Әсәрне сәнгатьле уку, аңлауларын тикшерү.

Укытучы. Хәзер укучылар, әсәрне укырга керешәбез (3 мин)

  • Чылбырлап уку ( барысы да укый)
  • Сәнгатьле уку (төркемнәрдә).

Укытучы. Укылган текстта ялгызлык исемнәр очрамадымы, укучылар?

Укучы. Әйе, очрады. Олы күл.

Укытучы. Укучылар, әлеге хикәядә нинди образлар бар?

Укучы. Әлеге хикәядә тургай, кояш, туган як, табигать образлары бар.

Укытучы. Әсәрне кем сөйли?

Укучы. Хикәяләүче. Ул шәһәрдә яши, өлкән яшьтә, беренче тапкыр туган авылына кайткан.

Укытучы. Ни өчен кайткан ?

Укучы. Әлбәттә ул үзенең туган авылын, урман – кырларын, бала чакта уйнаган елгаларын, күлләрен бик сагынып кайткан.

Метопредмет: Укучылар, әйдәгез әле, татар теле дәресендә алган белемнәрне, ягьни сүз төркемнәрен искә  төшерәбез.

Укытучы. Сүз төркемнәренең кайсыларын өйрәндек?

  •                            (Укучылар җавабы)

Укытучы. Беренче төркем 125 нче биттәге соңгы абзацтан икенчене тикшерә. Икенче төркемгә шул ук биттәге соңгы абзацны тикшерергә.

                                            ( Физминут эшләтелә )

Иҗат итү минуты. Акрошигырь – ул һәр шигырь юлының беренче хәрефләре өстән – аска укылганда нинди дә булса, еш кына кеше исеме, яки фамилиясе аталырлык итеп язылган шигырь формасы.

    Т уган якның сайрар кошы,

    У рыны аның күктә.

    Р әхәтләнеп сайрый бирә,

    Г аләм аның көенә.

   А ңлыйк аның бу хисләрен,

   Й өрәге шуңа тибә.

Йомгаклау. Бүген без күренекле язучыбыз Тукай премиясе лауреаты булган И.Газиның “Кояш артыннан киткән тургай” әсәрен укыдык. Ә инде без икенче дәрестә әсәрә анализ ясый башларбыз. Чыннан да, бу хикәядәге тургай сайрый, сайрый, кояш артыннан галәмгә, биеклеккә күтәрелә, ягьни әнкәсе артыннан китә. Сез дә укучылар, шушы тургай кебек, әнкәсенең назлы карашын тоярга үрмәләгән сыман, белем үрләренең камиллегенә , киләчәккә омтылып, күңел канатларыгызның бервакытта да каерылмавын телим.

  1. Өй эше бирү.
  1. Кошлар белән бәйле халык сынамышлары әзерләргә.
  2.  “Малай белән эт”яки “Өч Мәхмүт”хикәяләрен мөстәкыйль укырга.

(“ Майм –мимика”( астына кызыл белән сызылган сүзләрне хәрәкәтләр ясап күрсәтергә).

  1. Рефлексия.
  • И.Газиның “Кояш артыннан киткән тургай”әсәрен өйрәнү кирәк булдымы? Ни өчен?
  • Күңелегездә нинди хисләр уятты?
  • Үзегез өчен нинди яңалыклар ачтыгыз?
  • Дәресебез нәтиҗәле булдымы?

  1. Билгеләр кую.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кыр казлары артыннан

Илдар Юзеев һәм Фәнис Яруллин – бөек шагыйрьләребезнең – юбилейлырына багышланган кичә....

Ибраһим Гази “Кояш артыннан киткән тургай” әсәре

Ибраһим Гази “Кояш артыннан киткән тургай” әсәреy өйрәнү өчен технологик карта....

И.Газиның “Кояш артыннан киткән тургай”хикәясен өйрәнүне йомгаклау

И.Газиның “Кояш артыннан киткән тургай”хикәясен  өйрәнүне йомгаклау...

“Туган җирем тургай булып Сыйган күңел читлегенә” (М. Галиевнең “Нигез” әсәре буенча 7 нче класста сыйныфтан тыш уку дәресе)

Якташ язучыбыз М. Галиевнең  "Нигез" әсәре туган туфрак кодрәтенең көче турында. Әсәрдә Алтын Болак авылы кешеләренең тормыш-яшәеше хакында языла. Әсәрдә Өянке образы метафора булып кил...