Кыр казлары артыннан
план-конспект занятия (7 класс) по теме

Шафеева Диляра Абдулхановна

Илдар Юзеев һәм Фәнис Яруллин – бөек шагыйрьләребезнең – юбилейлырына багышланган кичә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyr_kazlary_artynnan.docx23.15 КБ

Предварительный просмотр:

                                 

Кыр казлары артыннан

        

Максат: 

  1.  Илдар Юзеев һәм Фәнис Яруллин иҗатлары белән танышу;
  2. Мингол Галиев белән очрашып, аның  иҗатына күзәтү ясау;

3)  туган  телгә  - ана  телебезгә  мәхәббәт тәрбияләү;

4)  укучыларда күренекле әдипләр иҗаты белән кызыксынучанлык, китап укырга омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау: Илдар Юзеев һәм Фәнис Яруллин китапларыннан күргәзмә, алар турында презентация.

Кичә барышы.

Җыр  “Мәтрүшкәләр” Аудио язма

Укытучы:  Хәерле көн кадерле укучылар һәм укытучылар! Без зур бәйрәмгә җыелдык.  Бүген – Илдар Юзеев һәм Фәнис Яруллин – бөек шагыйрьләребезнең - юбилейлырын билгеләп үткәрергә булдык. Бәйрәмебез тагын да истәлеклерәк, иҗадирак  үтсен, җырларыбызның матурлыгын, туган телебезнең шигърилеген тояр өчен безнең бүгенге кичәбездә зур кунак катнаша. Сезнең алда -  Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев һәм аның шәкертләре.

             Хөрмәтле Мингол абый! Безнең чакыруны кабул итеп алып, очрашуга килүегезгә зур рәхмәт!

            Кадерле укучылар! Көчле алкышлар белән кадерле кунагыбызны  сәламлик әле.

Бүгенге бәйрәм кунагын каршы алучы гимназиябез директоры  Г.Д. Закирҗанова.

   (Музыка уйный һәм алкышлар)Габделхаков Рәзил “Карауҗа авыл көе”

Кичәбез  Илдар Юзеев һәм Фәнис Яруллин – бөек шагыйрьләребезнең – юбилейлырына багышланган.

            Укытучы:    Ә хәзер сезне Илдар абый Юзеев һәм Фәнис абый Яруллинның шәхесе, тормыш юлы, иҗаты белән якыннанрак таныштырабыз.

(Илдар абый Юзеев һәм Фәнис абый Яруллин белән таныштырганда презентация дә күрсәтелә.)

Алып баручы.

Илдар Гафур улы Юзеев 1933 елның 3 гыйнваренда Башкортстанның Яңавыл районы Ямады авылында укытучы гаиләсендә туа. Илдар Юзеев — татар  поэзиясенең күренекле вәкиле. Аның беренче шигыре 1943 елда, автор өченче класста укыганда ук басылып чыга. Ә инде унынчы класста чакта аның әсәрләре Башкортстан республикасы матбугатында күренә башлый. Шагыйрь 50 нче еллардан үзенең төп иҗади көчен поэмалар язуга багышлый. Аның поэмаларын аеруча яшьләр яратып кабул итә. «Таныш моңнар» поэмасыннан соң шагыйрьнең исеме киң катлау укучыларга билгеле була. «Очты дөнья читлегеннән», «Соңгы төн», «Мәңгелек белән очрашу» шигъри трагедияләрен һәм байтак  сәхнә әсәрләрен иҗат итте. Аның пьесалары нигезендә театрлар шактый күп спектакльләр куеп киләләр. Шагыйрь шулай ук җырлар иҗат итү өлкәсендә дә актив эшли. Аның «Яшь наратлар», «Кайтам инде», «Бөркет турында баллада», «Мәтрүшкәләр», «Серле чәчәк», «Туган ягым каеннары», «Чит илләргә чыксаң» һәм башка җырларын музыка сөючеләр үз иттеләр.
Илдар Юзеев поэзиядә ирешкән уңышлары өчен М. Җәлил , Г. Тукай исемендәге Дәүләт премияләренә, драматургиягә керткән өлеше өчен атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исемнәргә лаек булды.

        Алып баручы:    Ә хәзер Ильдар абыйның шигырьләрен тыңлап алыйк.

1. Фадеева Александра “Кара каен” шигыре.

2. Вәлиуллина Кәмилә “ Мәтрүшкәләр” җыры.

Алып баручы:      (Фәнис Яруллин иҗаты)

Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә кеше зур-зур планнар кора. Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга, мәңгелек исем, мәңгелек яшәү алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Һәр кешенең яшисе дә, яшисе килә! Ләкин язмыш кешеләр өчен көтелмәгән борылышлар, мәшәкатьләр, хәтта кайгы һәм бәхетсезлекләр әзерләп куярга мөмкин.

         Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче-крестьян гаиләсендә туган. Җидееллык белемне туган авылында ала, сигезенче классны Баулы урта мәктәбендә тәмамлый. 1954 елда «Татнефть» берләшмәсенең Баулы элемтә конторасында монтер булып эшли башлый. 1957 елда армия сафларына чакырыла. Армиядә һава укчы радистлар мәктәбендә укый, спорт белән мавыга. Спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып, имгәнеп, гомерлеккә йөри алмас хәлдә кала. Бер-бер артлы операцияләр, хастаханәләр... Шәфкать туташларының, әнисенең, туганнары һәм дусларының тирән кайгыртуы яшь егеткә кыенлыкларны, авырту-газапларны җиңәргә көч, түземлек бирә. Аның яшәү теләге дә үлемнән көчлерәк була. Аяклары хәрәкәтсез, куллары хәлсез. Ләкин башы эшли, зиһене ачык.

Ф. Яруллин — ике дистәгә якын шигырь һәм проза китаплары авторы «Аерылмас дустым» һәм «Сулыш» шигъри җыентыклары өчен автор 1978 елда Татарстанның М. Җәлил исемендәге премиягә лаек булды. Ф. Яруллин сәхнә әсәрләре дә яза.

Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ф. Яруллинга 1985 елда Татарстанның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде.       

Алып баручы:    Ә хәзер Фәнис абыйның шигырьләрен тыңлап алыйк.

  1. Фәизова Әдилә “Әйбәт тә минем әби!” шигыре.
  2. Тансарова Гүзәл “Мәтрүшкәләр” җыры.

Алып баручы:   Алда әйтеп киткәнебезчә, бу әдипләр җырлар иҗат итү өлкәсендә  актив эшләгәннәр. Җырларны без бик рәхәтләнеп тыңлыйбыз. Ильдар абый һәм Фәнис абый иҗат иткән җырлар безгә ниндидер дәрт, куаныч, эчке тынычлык бирә. Аларның җырларын бик күп артистлар башкаралар. Шуларның берсе - чын мәгънәсендә олы йөрәкле, һәрвакыт ачык күңелле Татарстанның халык артисты -  Миңгол Галиев. Ул үзе генә килмәгән, шәкертләрен дә алып килгән. Мингол абый, сүз сезгә бирелә. Рәхим итегез!

Алып баручы:      

        Хөрмәтле, Миңгол абый  шушындый матур, эчтәлекле очрашу үткәргән өчен сезгә бик зур рәхмәт. Сезгә саулык – сәламәтлек, эшегездә уңышлар, бәхет, шатлык телибез. Шәкертләрегез сезне һәрвакытта да куандырып, шатландырып торсын. Уңышлар сезгә, сезнең шәкертләрегез.

Киләсе очрашуларга кадәр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Х. Туфанның "Киек казлар" шигырендә хис-кичереш" темасына 7сыйныф татар төркем өчен дәрескә план-конспект

"Х. Туфанның "Кмек казлар" шигырендә хис-кичереш" темасына 7 сыйныф татр төркеме дәрескә өчен план-конспект...

Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә: 7 сыйныф татар төркемнәре өчен. Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш.

Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә:7 сыйныф татар төркемнәре өчен.Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш....

Х. Туфанның “Киек казлар” шигырен өйрәнү

Х. Туфанның  “Киек  казлар”  шигырен  өйрәнү. 11 сыйныфта татар әдәбиятыннан дәрес планы...

“Кыр казлары урап узганда” темасына ачык чара

- Халык педагогикасы мәрҗәннәрен белүне, РизаэддинФәхреддиннең мирасын өйрәнүне дәвам итү;-Укучыларда  өлкән буын кешеләренә хөрмәт тәрбияләү,алар белән горурлану хисләре уяту;-Туган илебезгә,туг...

Ибраһим Гази “Кояш артыннан киткән тургай” әсәре

Ибраһим Гази “Кояш артыннан киткән тургай” әсәреy өйрәнү өчен технологик карта....

И.Газиның “Кояш артыннан киткән тургай”хикәясен өйрәнүне йомгаклау

И.Газиның “Кояш артыннан киткән тургай”хикәясен  өйрәнүне йомгаклау...

И.Газиның “Кояш артыннан киткән тургай”хикәясе

И.Газиның “Кояш артыннан киткән тургай”хикәясе...