И.Газиның “Кояш артыннан киткән тургай”хикәясен өйрәнүне йомгаклау
методическая разработка (6 класс) на тему

Гарипова  Гузалия  Хабибрахмановна

И.Газиның “Кояш артыннан киткән тургай”хикәясен  өйрәнүне йомгаклау

Скачать:


Предварительный просмотр:

           Тема: И.Газиның “Кояш артыннан киткән тургай”хикәясен  өйрәнүне йомгаклау. ( 6 нчы сыйныф).

Максат: И.Газиның “Кояш артыннан киткән тургай”хикәясен өйрәнүне йомгаклау; табигать гүзәллеген тоя, күрә белергә өйрәтү,туган якка,

 табигатькә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Бурыч : укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү.

Әдәби төшенчәләр: хикәя, табигать күренешләре, тургай.

Көтелгән нәтиҗәләр: шәхескә бәйле дустанә һәм үзара хезмәттәшлек сыйфатларына ия булу.

Чыганаклар: Гази И.Әсәрләр: 3 томда. Ф.Миңнуллин.-Казан: Татарстан китап нәшрияты, Дәреслек.Кошлар рәсеме, Үгет нәсыйхат китабы һ.б.

Метопредмет: хикәя жанрына бәя бирү алымнарын үзләштерү, сәнгатьле уку, логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку активлыгын үстерү.

Предмет: И.Газиның иҗаты һәм “Кояш артыннан киткән тургай” хикәясенең әдәби кыйммәтен ачыклау.

                                        Дәрес барышы

  1. Дәресне оештыру. Психологик уңай халәт тудыру.Укучыларның фикерләрен дәрескә әзерлеккә туплау.

Укытучы. Исәнләшү. Дежур укучы чыгышы.

  • Исәнмесез!? Хәерле көн, укучылар! Бүгенге дәрестә катнашыр өчен кәефләр ничек? Әйдәгез әле, кәефнең яхшы булуын белдереп, бер – беребезгә елмаю өләшик.( Иркенләп алу өчен пауза ясау кирәк).
  • Укучылар, мәшһүр мәгьрифәтче, педагог, олпат дин әхеле, бик күп кырлы шәхес иясе – Ризаэддин Фәхреддиннең гыйбрәтле сүзләрен искә төшерик.
  • Ачу килү изгелекләрне оныттыра.
  • Гайбәт сату – кабердә ятучы туганыңның мәет итен ашау белән бер.
  • Күп фикерлә, аз сөйлә.
  • Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтендөнья халкы да үзгәртә алмас.
  • Кешеләрне шатландыру ул – үз – үзеңне шатландыруыңдыр.

Димәк, бүген сез мине үзегезнең тәртибегез һәм белемнәрегез белән, ә мин үз чиратымда билгеләрем белән шатландырырмын.

  1. Укучылар эшчәнлеген мотивлаштыру.
  1. Өй эшен тикшерү.

Укытучы. Укучылар, эзләнү эшен тишереп алыйк әле. Сезгә , беренче төркемгә, тургайның рәсемен һәм аның нинди кош икәнлеге, якташ шагыйрьләребезнең кошлар турында иҗат иткән шигырьләрен туплау иде. Икенче төркемгә башваткычлар, ребуслар төзергә бирелде.

                                     ( Укучылар чыгышы )

  • Күз карашы” уены уйнатыла.

Укытучы. Туган як... Ни өчен шулай кадерлеме икән соң ул? Ни өчен шагыйрьләр туган якларына багышлап шигырьләр язалар, ә язучылар әсәрләр иҗат итәләр.Сез укучылар, туган ягыгызны яратасызмы? Ни өчен?

                                     ( Укучылар чыгышы )

Укытучы. Әйе, ул һәркем күңелендә кадерле. Без шунда туганбыз, үскәнбез. Безгә истәлекле булган урыннар бар. Минем дә туган ягыма багышлап язылган шигырем бар, укучылар. (“Туган ягыма”.Г.Гарипова).

Укытучы. Күбебезнең туган җире – авыл җире. Җәйге чорда шәһәрдән кунакка авылга кайталар.Сез, басу – кырларга. Урманнарга барганыгыз бармы? Шунда берәр кошның өзми – куймый матур итеп сайравын ишеткәнегез булмадымы?.

                             ( Кошлар тавышы тыңлатыла)

Укытучы. Укучылар, без кайсы кош турында сөйләштек?

  • Тургай.
  • Укытучы. Ул сездә нинди хисләр уятты, шул хакта сөйләшеп алырбыз.
  • Укучы:  Чыннан да тургайлар тавышы кешеләр күңеленә матурлык хисе  уята, тургайларның челтерәп аккан тавышлары ишетелде.
  • Укытучы. Әйе, безнең И.Гази да үзенең әсәрләрендә табигать, кошлар турында әсәрләр иҗат иткән. Аның “Кояш артыннан киткән тургай”әсәре әдәби төр ягыннан хикәя. Без инде алдагы сыйныфларда хикәя жанры турында мәгьлүматлы булган идек. Искә төшерик әле, укучылар?
  • Укучы. Катлаулы булмаган вакыйгаларны, тормышның бер күренешен – эпизодын, характерының берәр сыйфатын сүрәтләүче кеше эпик жанр.
  • Укытучы. Димәк, бүген без сезнең белән И.Газиның “Кояш артыннан киткән тургай”әсәрен өйрәнүне йомгаклый башлыйбыз.
  1. И.Газиның “Кояш артыннан киткән тургай”әсәре.
  1. Сүзлек өстендә эш. Сүзләрне уку, мәгьнәләрен аңлату, сүзтезмәләр, җөмләләр төзү.

Укытучы. Укучылар, әсәрне өйрәнә башлаганчы сүзлек өстендә эшләп алабыз.

Әлсерәп – хәлсезләнеп

Кичкырын – кич якынлашкан вакыт

Шәйли башладым – күрә башладым

Керфек какмыйча – игьтибар белән карау, йокламау.

Беравык – бераз    ( Укытучы белән берлектә кабатлыйлар, сүзләрнең мәгь

нәләрен аңлаталар. Әлсерәп китте – фигыль сүзтезмә.Рабига карчык нигәдер бик нык хәлсезләнде).

  1. -Әсәрне сәнгатьле уку, аңлауларын тикшерү.

Укытучы. Хәзер укучылар, әсәрне укырга керешәбез (3мин)

  • Чылбырлап уку ( барысы да укый)
  • Сәнгатьле уку (төркемнәрдә).

Укытучы. Укылган текстта ялгызлык исемнәр очрамадымы, укучылар?

Укучы. Әйе, очрады. Олы күл.

Укытучы. Укучылар, әлеге хикәядә нинди образлар бар?

Укучы. Әлеге хикәядә тургай, кояш, туган як, табигать образлары бар.

Укытучы. Әсәрне кем сөйли?

Укучы. Хикәяләүче. Ул шәһәрдә яши, өлкән яшьтә, беренче тапкыр туган авылына кайткан.

Укытучы. Ни өчен кайткан ?

Укучы. Әлбәттә ул үзенең туган авылын, урман – кырларын, бала чакта уйнаган елгаларын, күлләрен бик сагынып кайткан.

Метопредмет: Укучылар, әйдәгез әле, татар теле дәресендә алган белемнәрне, ягьни сүз төркемнәрен искә  төшерәбез.

Укытучы. Сүз төркемнәренең кайсыларын өйрәндек?

  •                            (Укучылар җавабы)

Укытучы. Беренче төркем 125 нче биттәге соңгы абзацтан икенчене тикшерергә. Икенче төркемгә шул ук биттәге соңгы абзацны тикшерергә.

                                            ( Динамик пауза  эшләтелә )

Иҗат итү минуты. Акрошигырь – ул һәр шигырь юлының беренче хәрефләре өстән – аска укылганда нинди дә булса, еш кына кеше исеме, яки фамилиясе аталырлык итеп язылган шигырь формасы.

    Т уган якның сайрар кошы,

    У рыны аның күктә.

    Р әхәтләнеп сайрый бирә,

    Г аләм аның көенә.

   А ңлыйк аның бу хисләрен,

   Й өрәге шуңа тибә.

Йомгаклау:  Димәк, дәреслекнең  122-125 нче битләрдә урнашкан, әлеге хикәя вакыйга сөйләми,берничә җөмләдә хәбәр итеп кенә куя.Автор бик күзәтүчән икән. Тургай –кояшны,хикәяләүче - ягын ярата. Автор тормышта була алмаганны сурәтли: тургайны кояш әнкәсе артыннан җибәрә. Чыннан да, бу хикәядәге тургай сайрый, сайрый, кояш артыннан галәмгә, биеклеккә күтәрелә, ягьни әнкәсе артыннан китә. Югарыга күтәрелү ул ерактан күренерлек гамәл башкаруны аңлата. Тургайларның югарыга күтәрелүен кояш артыннан, әнкәсе артыннан китү дип саный. Димәк, алар үзләре дә, әнкәләре дә кояш кебек рәхәтлек, шатлык бирә – биеккә күтәрелеп сайрый, моң, матурлык тарата. Алар биеккәрәк күтәрелгән саен, матур тавышлары ераккарак ишетелә. Күбрәк кеше тыңлый һәм хозурлана ала. Сез дә укучылар, шушы тургай кебек, әнкәсенең назлы карашын тоярга үрмәләгән сыман, белем үрләренең камиллегенә ирешеп, тургайлар кебек күпләр өчен файдалы эшләр эшләрсез, күңел канатларыгызның бервакытта да каерылмавын, кешеләр сезнең яхшылыкны күреп сөенсеннәр иде дигән теләктә калам.

Ә хәзер реклама: 1.Антик чор мифологиясе-Икар образы.(бер укучы сөйли).

Укытучы: Тургай,-чынлап та ,серле кош:ул,сандугачтан  аермалы буларак,очкан вакытта гына сайрый. Шуңа күрә без ,аны күрергә  теләсәк,югарыга,күккә карыйбыз.

    Тургай әйтерсең безне   биеклеккә чакырып,өндәп тора.

(Укучылар үзләре дә  өстәмә материаллардан  чагыштыралар).

Скайп  аша   мәктәпнең биология укытучысына шалтыраталар. Ул  укуч ыларга зоология фәне мәгълүматларын җиткерә. 

  1. Өй эше бирү.
  1. Кошлар белән бәйле халык сынамышлары әзерләргә.
  2.  “Малай белән эт”яки “Өч Мәхмүт”хикәяләрен мөстәкыйль укырга.

(“ Майм –мимика”( астына кызыл белән сызылган сүзләрне хәрәкәтләр ясап күрсәтергә).

  1. Рефлексия.
  • И.Газиның “Кояш артыннан киткән тургай”әсәрен өйрәнү кирәк булдымы? Ни өчен?
  • Күңелегездә нинди хисләр уятты?
  • Үзегез өчен нинди яңалыклар ачтыгыз?
  • Дәресебез нәтиҗәле булдымы?

  1. Билгеләр кую.

Кулланылган  чыганаклар исемлеге:

  1. Ф.Ә.Ганиева,,М.Д.Гарифуллина. Әдәбият.Татарстан китап нәшрияты. Казан, 2014.
  2. Концепция федеральных государственных образовательных стандартов общего образования: проект /Рос. акад. образования; под ред. А. М. Кондакова, А. А. Кузнецова. – М.: Просвещение, 2008.
  3. Абдрахманова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү. Казан. Мәгариф, 2007.
  4. Фундаментальное ядро содержания общего образования. Под ред. В. В. Козлова, А. М. Кондакова. М.: Просвещение, 20
  5.  О Федеральном государственном образовательном стандарте общего образования: доклад Российской академии образования /Под ред. А. М.Кондакова, А. А.Кузнецова //Педагогика – 2008 - №10.
  6.   Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре  (V-IX сыйныфлар) өчен  татар әдәбиятыннан үрнәк программа,  Төзүче-авторлары:  Д.Ф.  Заһидуллина,  Н.М. Йосыпова, Казан, 2013
  7. Заһидуллина Д. Ф.  Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы..  -Казан: Мәгариф, 2004. – 364 б.
  8.  Закирҗанов Ә. М. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту мәсьәләләре. - Казан, 1997.
  9. А.Г.Яхин. Әдәбият дәресләре. Казан, Мәгариф, 2006 е
  10. А.Г.Яхин. Әдәбият, 6класс. Казан, Мәгариф, 2008ел.
  11. А.Г.Яхин. 6 сыйныфта татар әдәбиятын укыту, Казан, Мәгариф, 2009
  12. А.З. Рахимов «Психодидактика». Издательство «Творчество» Уфа  - 1996
  13. А.З. Рахимов «Педагогическая акмеология» Уфа-1999
  14. В.В.Давыдов  «О понятии развивающего обучения» Москва -1995
  15.  «Эзләнүләр һәм табышлар » (Иҗади үсеш технологиясен укыту- тәрбия процессында куллану тәҗрибәсеннән) «Иҗат» нәшрияты, Яр Чаллы-2000
  16.  «Татар теле һәм әдәбиятын системалы укыту: эзләнүләр һәм тәҗрибә» Яр Чаллы- 2006.
  17.   Профессиональный стандарт педагога, 2014 год.
  18. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге/Казан,  Татарстан китап нәшрияты. 1979
  19. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төркемчәләр сүзлеге. Мәгариф, 2007. – 231 б.
  20. Г.Х.Гарипова. Телен белгән – ил ачар.
  21. Ф.Г.Гайфуллина. Әдәбият дәресләрендә. Казан: Яңалиф, 2006

                                                                                                                                                                                                                                                           Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Биектау урта гомүми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы Гарипова Гузалия Хәбибрахман кызының 6 нчы сыйныфта ФГОС буенча үткәрелгән дәрестән күренешләр. Бу дәрес 3 нче чирекнең 15 нче дәресендә үткәрелде.

       Таһир әфәнде! Мин ышанып калам, Мәгариф”җурналына бастырырсыз дип. Балык Бистәсендә үткәрелгән конференция вакытында сөйләшкән идек. Алдан ук рәхмәтемне белдереп калам. Ихтирам белән Гүзәлия Гарипова.