"Ачык дәрес" тә басылып чыккан дәрес эшкәртмәм
методическая разработка (5 класс) по теме

Мостафина Илһамия Мингали кызы

“Балачагым хатирәләре”   Рушания Низамованың иҗатын өйрәнүгә багышланган дәрес эшкәртмәсе 5 нче сыйныф (Дәрес эшкәртмәсе “Ачык дәрес” газетасында басылып чыкты)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_dres_nizami_.doc61 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Аксубай муниципаль районы

«М. И. Абдрахманов исемендәге Яңа Ибрай урта мәктәбе”

                                             

                                                                     

“Балачагым хатирәләре”   Рушания Низамованың иҗатын өйрәнүгә багышланган дәрес эшкәртмәсе 5 нче сыйныф (Дәрес эшкәртмәсе “Ачык дәрес” газетасында басылып чыкты)

I квалификацион категорияле  

 татар теле   һәм әдәбияты укытучысы                                                                                                         Мостафина Илһамия Мингали кызы.

2014 ел

Максат.

         1. Укучыларга Р. Низамованың тормыш юлы һәм иҗаты буенча кыскача мәгълүмат бирү, аның әдәбиятта тоткан урыны белән таныштыру.

          2. Балаларының сүзлек запасын баету, сөйләм телен, иҗади фикерләү сәләтен үстерү, аларны бирелгән чыганаклар белән эшләү эшенә тарту.

          3. Шагыйрә иҗатына кызыксыну уяту, шигърият белән кызыксыну, туган җиргә, туган төбәккә олылау хисе, горурлык һәм ихтирам хисе тәрбияләү. Укытучы һөнәренә кызыксыну һәм ихтирам тәрбияләү.

Җиһазлау.

     Р. Низамова портреты, Р. Низамова иҗаты буенча компьютер презентациясе, магнитола; Аксубай турында, шул төбәккә багышлап язылган җырлар(аудиоязма), эпиграф язылган планшет. Татарстан картасы,  “ Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”, Р. Низамованың төрле  елларда басылып чыккан җыентыклардан тезелгән күргәзмә, истәлекләр.

Бәйрәмнәр бездә җитәрлек

Үзе бәйрәм балачак! 

Балачакның шат еллары, 

Балачакның шат җырлары 

Мәңге истә калачак!

Дәрес барышы:

        I. Оештыру.

Уңай психологик халәт булдыру. Р. Низамованың “Алфавит – табышмак” шигырьләреннән сүзле – хәр.

        II.Белемнәрне актуальләштерү.

Укытучы (музыкаль фон, экранда 1, 2 нче слайд күрсәтелә. Укытучы “Мин мәктәпкә барачакмын” истәлеген укый).

Хикәя укыла.

     Укытучы. Автор бу хикәясендә кеше тормышының нинди чоры турында сөйли. ( Әйе, язучы бу хикәядә балачак маҗараларының иң истәлеклеләрдән булган Белем көне турында яза).

- Укучылар, бу дәрестә без үз төбәгебездә яшәп иҗат итүче Р. Низамова  иҗаты белән танышырбыз. Аның 40 ел  гомере балаларга белем бирүгә багышлана. Ул – укытучы. Әйдәгез аның тормыш юлына күзәтү ясап алыйк әле.(Кыскача биографиясе сөйләнә:

Балалар язучысы Рушания Минабетдин кызы Низамова 1944 елның                 1 гыйнварында Татарстанның Аксубай районы Яңа Дума авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Авылның җиде сыйныфлы мәктәбен тәмамлап бер ел колхозда эшләгәч, Казанга килеп, киномеханиклар мәктәбенә укырга керә. Бер елдан шул ук Аксубай районының Югары Баланлы авылында киномеханик булып эшли башлый. Тиздән ул үз авылларында яңа ачылган кичке мәктәпкә өлкән вожатый булып эшкә күчә, бер үк вакытта мәктәпнең яшь киномеханиклар түгәрәген җитәкли. 1964 елда, кичке мәктәптә укып унберенче сыйныфны тәмамлагач, Р.Низамова, заман яшьләренең төзелешләргә китү шаукымына ияреп, бер төркем дус кызлары белән бергә Башкортстанның Салават шәһәре төзелешенә китеп бара, анда кыска мөддәтле курсларда укып, ташчы һөнәрен үзләштерә.
       
1967–1973 елларда Р.Низамова – Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге студенты. Уку елларында университетның «Әллүки» иҗат түгәрәгенә актив йөри, түгәрәкнең сәркәтип вазифаларын башкара, «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы битләрендә балаларга атап язган беренче шигырьләрен бастыра. Университетны тәмамлаганнан соң, 1973 елдан бирле Р.Низамова туган авылы Яңа Дума урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли, мәктәпнең әдәби иҗат түгәрәген җитәкли. Укытуда һәм балалар тәрбиясендә ирешкән уңышлары өчен 1980 елда «Халык мәгарифе отличнигы» билгесе белән бүләкләнә, ә 1987 елда аңа «Россиянең атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелә. 
       
Рушания Низамова – республика балалар матбугатында, «Татарстан яшьләре», «Мәдәни җомга», «Мәгърифәт» газеталарында, «Сөембикә», «Чаян» журналларында, күмәк җыентыкларда дөнья күргән күп кенә шигырьләр, хикәяләр, юморескалар һәм «Мин авылда укыйм» (1987), «Әниемне таптым» (1990) дигән повестьлар авторы. 1984 елда Татарстан китап нәшрияты «Әти җыры» исеме белән аның хикәяләр җыентыгын һәм 1987 елда «Мин авылда укыйм» повестен аерым китап итеп бастырып чыгара. Повесть «Ел китабы – 1987» бәйгесендә III дәрәҗә дипломга лаек була.
       
Р.Низамова – 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы).

- Балалар, балачак сүзенең мәгънәсен сез ничек аңлыйсыз? (Укучыларның фикерләре тыңланыла).

       Укытучы. Әйдәгез “ Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә балачак сүзенең мәгънәсен карап китик әле.(3 слайд)

             Балачак....

Аның турындагы хәтирәләрне һәр язучы һәр кеше үзенчә белдерә, үзенчә җырлый. Г. Тукай үзенең “ Исемдә калганнарында”,  Һ. Такташ “ Мокамай” ында хатирәләргә урын бирсә, Рушания апа бүген дә шушы хатирәләр белән яши, сагына, уйлана, хисләрен ак битләргә төшерә.

        III. Төп өлеш.

        Укытучы. Укучылар, димәк, без бүген кем иҗаты, кеше гомеренең кайсы чоры турында сөйләшәчәкбез? (Укучылар теманы чыгара). Бүгенге тема: “Р. Низамова иҗаты. Балачак хатирәләре” дип атала. (4 нче слайд).

Укучыларның игътибары дәреснең эпиграфына юнәлтелә.

Бәйрәмнәр бездә җитәрлек

Үзе бәйрәм балачак! 

Балачакның шат еллары, 

Балачакның шат җырлары 

Мәңге истә калачак!”

(Укучылар эш дәфтәрләренә, числоны, теманы һәм эпиграфны язып куялар).

       Укытучы. Без иҗатын өйрәнәсе язучы Аксубай районы Яңа Ибрай Дума авылында туа. (Татарстан картасыннан төбәкнең географик урыны күрсәтелә. Район турында мәгълүмат бирелә.

        Аксубай, шәһәр тибындагы бистә, Аксубай районы үзәге, Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 210 км ераклыкта урнашкан.Көнбатыш Кама аръягының урман- дала зонасында, Зур Сөлчә ( Зур Чирмешән елгасына коючы) елгасы янында, Нурлат тимер юл станциясеннән төньякка таба 58 км. да урнашкан. Чистай, Алексеевск һәм Яңа Чишмә районнары белән чиктәш. 

Халкы

Аксубай муниципаль районында 32131 кешк яши, шул исәптән хатын-кызлар- 16434, ир-атлар- 15697 кеше. Районда чуаш халкы күбрәк тәшкил итә. Аларның саны 14109 кеше(43,9%). Татарлар- 12396 кеше ( 38,6%), руслар – 5433 кеше ( 16,9%), башка миләттән булган 193 кеше ( 0,6%) 

Тарихы 


Аксубай районына 1930 елның 10 июлендә нигез салына. 
1962 елда Октябрь районы белән кушалар, әмма 1965 елның гыйнварыннан Аксубай районы кабат мөстәкыйль эшли башлый. 
Аксубай административ үзәк- шәһәр тибындагы эшчеләр бистәсе. Аксубайга 17 гасырның икенче яртысында нигез салына. Аның атамасына кагылышлы версия гамәлдә. 
Беренчесе: нигез салучы- Акспай исеме буенча. 
Икенчесе: Ак-су елгасы атамасы буенча. Ак-су елгасы урта гасыр крепосте булып шәһәр яныннан ага. Хәзерге вакытта ул елга кипкән. 
Өченчесе: Ак-су-бай - ак суга бай. Дөрестән дә Аксубай суы минераль тозларга бай. 
1771-1773 еллардагы документларда, Аксубай Казан губернасы Чистай өязенең Иске Ибрай волостена кергән дигән язма бар. 
18 гасыр азагында волость үзәге Иске Ибрайдан Аксубайга күчерелә һәм Аксубай волосте барлыкка килә. 
1973 елда Аксубай шәһәр тибындагы эшчеләр бистәсе статусын ала). 

      Укытучы. Элек – электән җырчы як булуы белән үзенең зур шагыйрьләре, укымышлы ул – кызлары белән дан тоткан төбәк ул – Аксубай.

Укучылар, Аксубай районыннан чыккан күренекле шәхесләребездән тагын кемнәрне беләсез? Бергәләп искә төшереп үтик әле. (5 нче слайд)

  • Аксубай районы Яңа Дума авылында мәгърифәтче әдип Нәҗип Думави туган; (6 нчы слайд);
  • Шул ук төбәкнең Яңа Кармәт авылында язучы – шагыйрь Хәсән Туфан туган; (7 нче слайд);
  • Үзиле авылында язучы Газиз Кашапов туган; (8 нче слайд);
  • Үзебезнең авылда Гафур Галиәсгар улы Чыгтай туган. (9 нчы слайд);

Ә Рушания апа- шулар дәвамчысы.

Укытучы. Р. Низами иҗаты бик күп темаларны үз эченә ала:

  • “Нәҗип – Дума егете” китабында авылдашчы, мәгърифәтче әдип Нәҗип Думавига багышланган поэмасы урын ала.
  • “Әти җыры” хикәяләр җыентыгында мәктәп тормышы, балалар оешмасы эшчәнлеге буенча хикәяләр урын ала.
  • “ Мин авылда укыйм” китабында балачакның иң җаваплы чоры – мәктәп чоры повесть жанрында урын ала.
  • “Гомерлек сабак” хикәяләр җыентыгында авыл баласының балачак тормышы, яшәеше урын ала.

(Автор үзе яки берәр укучы аның турында истәлек укый яки сөйли).

Әйе, Рушания апаның иң гүзәл хикәяләре балачагына, балалар тормышына кагыла, багышлана. (10 нчы слайд)

   Ә хәзер берничә хикәясен анализлап алыйк. Сезгә өйдә аның хикәяләрен укып килергә кушылган иде. Кем нинди хикәя укыды? ( Җаваплар тыңланыла).

    “Гаеп кемдә?” хикәясен анализлау.

     Укытучы укый һәм күмәк анализ ясала.

  • Хикәя нәрсә турында? ( Гаиләдәге ике укучы бала һәм аларның ялгышлары турында).
  • Автор безгә ни әйтергә теләгән? ( Кирәкле әйберләрең һәрчак урынлы булсын. “Әгәр урынсыз куйсаң, герой төсле көлкеле хәлдә калырсың,” – диясе киләдер авторның).

Укытучы. Еллар үткән саен, Рушания Низами да балалар, укучылар белән булган вакыйгаларга үз иҗатында күп урын бирә.

Укучыларның игътибары “ Нур сибүче” хикәясенә юнәлтелә.

а) Укучыларның хикәяләрне укуы.

ә) Сүзлек эше:

мәчет бинасы – элекке укучылар укыган бина;

бишмәт җиңе – өскә кия торган калын кием җиңе;

сусыз ярга чыгарылган балык кебек – чарасызлыкта, аптырашта калган;

хәтер яңарту – искә төшерү;

каты бәгырьле – мәрхәмәтсез;

энә очы кадәр – бик аз.

б) Хикәягә анализ ясау.

- Автор тормышының күп өлеше кайда үтә? ( Мәктәптә. Татар теле һәм әдәбияты кабинетында. Ул – укытучы).

- Ул, тәрәзәгә карап, ни турында искә төшерә? ( Дус кызы Хәдия белән китап алу вакыйгасы).

- Хәдия белән автор чын дусмы? ( Чын дус. Чөнки Хәдия китабын карарга рөхсәт итә).

- Бу вакыйга авторга укытучы булгач укучыларга карата нинди булырга этәргеч ясый? ( Гадел. Туган телне, китапны яратырга өйрәтү. Игътибарлы).

- Хикәянең төп идеясе нинди юлларда? ( “ Алыгыз, укыгыз, күңелләрегез нур белән тулып торсын. Китап укыган, китап яраткан бала кешегә эшә очы кадәр дә зыян китерә алмый ул. Каты бәгырьле булмый, китап ул изге нәрсә!” дигән юллар).

         Укытучы. Һәр кеше үсә, олыгая барган саен балачак хатирәләренә ешрак кайта. Рушания Низамова үз хикәяләрендә балалар белән бергә яши, яки үзенең бала вакытына кайта.

     ( Аудиоязмада “Аксубаем” җыры яңгырый. Җырның язылу тарихи турында, Аксубай төбәге турында фикер алышу, әңгәмә үткәрү).

IV. Белемнәрне  ныгыту.

     Дәреснең бу өлешендә үзебезнең районга багышлап язылган берничә җыр, яки күренекле шәхесләр буенча слайдлар карала.

    Алга таба укучылар шагыйрәне төрле елларда басылып чыккан китаплары белән таныштырыла. ( Слайд күрсәтелә).

V. Укытучының дәрескә йомгак ясавы түбәндәге сорауларга җавап алуы:

- Без бу дәрестә кем турында, кем иҗаты турында сөйләштек?

- Шагыйрәнең нинди хикәяләре исегездә калды?

- “Халык мәгарифе отличнигы”, “ Рәсәйнең атказанган укытучысы”, “ Хезмәт ветераны”, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, безнең якташыбыз Рушания Низами иҗатында “ Балачак хатирәләре” темасы нинди урын алып тора? Ни өчен? Ул чор бала чагы бүгенге көн бала чагыннан ни белән аерыла?

    Укытучы. Киләсе милли региональ компонентка караган дәрестә без аның иҗатын өйрәнүне дәвам итәрбез. Дәрес ошадымы?

     Билгеләр кую. Өйгә эш бирү.

( 1 төр – “ Гомерлек сабак “ хикәясен укып анализга әзерләнү;

2 төр – автор хикәяләрендә фразеологизмнар табып, язып килү;

3 төр – “ Сезгә сөйлим: тыңлагыз “ темасына үз хатирәләренә багышланган иҗади эш язып килү).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ризаэддин Фәхреддин мирасын дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда куллану.

Ризаэддин Фәхреддин мирасын дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда куллану....

Сингапур структурасы белән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе. "Ачык дәрес" тә басылып чыкты.

6 нчы сыйныфта татар теленнән“Саннарны гомумиләштереп кабатлау”темасына дәрес эшкәртмәсе. Максат:        1) Җөмләдә саннарның кулланылышын, саннарның цифрлар бе...

Сингапур структурасы буенча 6 нчы сыйныфта татар теленнән “ Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау” темасына дәрес эшкәртмәсе. "Ачык дәрес" тә басылып чыкты.

6 нчы сыйныфта татар теленнән “ Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау” темасына дәрес эшкәртмәсе. Максат:        1) Җөмләдә фигыльләрнең кулланылышын, фигыль юнәл...

"Россия халыклары этнодидактикасы" китабында басылып чыккан мәкалә "Гариф Ахуновның “Йолдызлар калка” повестеның идея-художество үзенчәлеге" .

Һәр язучы, әдәбият хәзинәсенә билгеле бер күләмдә үзенчә өлеш кертеп, ниндидер дәрәҗәдә укучы тарафыннан уңай яки кире яктан баһалана. Аларның күбесе әсәрләренең үзәнечелекле яклары, тормышчан материа...

Дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә проект эшчәнлеген куллану тәҗрибәсеннән чыгыш

Сез дә ФДББС сыйныфларында эшлисезме? Проектлар эшләү сезнең өчен дә әһәмиятлеме? Дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә проект эшчәнлеген куллану тәҗрибәсеннән чыгышымны тәкъдим итәм....

"Яшь хәбәрче" түгәрәгенә йөрүче укучылар иҗаты ( басылып чыккан китапчык)

"Яшь хәбәрче"түгәрәге "җылы бирик һәрбер балага, нур таратып яшик дөньяда" дигән өндәмә астында эшли. Элеге китапчыкта укучыларның шигырьләре урын алды....

Асыҡ дәрестәр, оҫталыҡ дәрестәре исемлеге

Минең тарафтан 2014 уҡыу йылынан башлап үткәрелгән асыҡ дәрестәр, оҫталыҡ дәрестәренең исемлеге...


 

Комментарии

Мостафина Илһамия Мингали кызы

Бу дәрес эшкәртмәсе якташыбыз - балалар язучысы- Рушания Низами иҗатына багышлана