Сингапур структурасы белән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе. "Ачык дәрес" тә басылып чыкты.
план-конспект урока (6 класс) на тему

Мостафина Илһамия Мингали кызы

6 нчы сыйныфта татар теленнән

“Саннарны гомумиләштереп кабатлау”

темасына дәрес эшкәртмәсе.

 

Максат:

        1) Җөмләдә саннарның кулланылышын, саннарның цифрлар белән бирелешен , сан төркемчәләрен һәм аларның морфологик билгеләрен, саннарның ясалыш ягыннан төрләрен кабатлау.

        2) Җөмләдә саннарны  табып, сөйләмдә дөрес итеп кулланып, дөрес язып, нәтиҗәләр ясый белүне камилләштерү. Морфологик анализ ясау күнекмәләрен камилләштерү.

        3) Укучыларда татар теленә кызыксыну уяту, иптәшләре белән дустанә мөнәсәбәт булдыру. Көндәшлеккә сәләтле XXI гасыр баласы тәрбияләү, гаиләгә мәхәббәт, патриотик рух тәрбияләү, дәрестә игътибарлы булу, иҗат эшен башкару сәләтен үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sannar_singapur.doc76.5 КБ
Office presentation icon sannar_temasyna_prezentatsiya.ppt58.5 КБ

Предварительный просмотр:

6 нчы сыйныфта татар теленнән

“Саннарны гомумиләштереп кабатлау”

темасына дәрес эшкәртмәсе.

Максат:

        1) Җөмләдә саннарның кулланылышын, саннарның цифрлар белән бирелешен , сан төркемчәләрен һәм аларның морфологик билгеләрен, саннарның ясалыш ягыннан төрләрен кабатлау.

        2) Җөмләдә саннарны  табып, сөйләмдә дөрес итеп кулланып, дөрес язып, нәтиҗәләр ясый белүне камилләштерү. Морфологик анализ ясау күнекмәләрен камилләштерү.

        3) Укучыларда татар теленә кызыксыну уяту, иптәшләре белән дустанә мөнәсәбәт булдыру. Көндәшлеккә сәләтле XXI гасыр баласы тәрбияләү, гаиләгә мәхәббәт, патриотик рух тәрбияләү, дәрестә игътибарлы булу, иҗат эшен башкару сәләтен үстерү.

Җиһазлау:

      Дәреслек, ноутбук, проектр, презентация, мэнэджмэт, А4 форматы кәгазьләре, татар халык бию көе.

Дәрес тибы: 

       Үткәннәрне гомумиләштерү.

Метод һәм алымнар:

        Укытучы сүзе, сорау – җавап, аңлатмалы – күрсәтмәле, өлешчә эшләнү, сингапурча укыту методикасы, карточкаларда эш.

      Дәрес барлык этапта эшләнелә торган биремнәрне үзендә берләштергән презентация нигезендә үткәрелә.

Дәрес барышы:

I. Оештыру моменты. Уңай психологик  халәт тудыру. Барчабызга да хәерле көннәр теләп, дәресебезне башлыйбыз. Эш алымнарын өйрәтү.

II.Актуальләштерү. Өй эшенә ни бирелгәнлекне сорау. 257 нче күнегүне тикшерү.

257 нче күнегү. ( Мисалларны күчереп язып, саннарны табып, аларның җөмләдә нинди кисәк булуын билгеләргә).

1. Язгы ташуларда

Аккан бозга басып,

Икәү килә елга буйлатып;

Берсе җырлый шашып,

Изүләрен ачып,

Икенчесе килә уйнатып....

Ил чикләре көтә,

Ике егет китә,

Шау –шу тынар әле боз киткәч;

Сау булыгыз, кызлар,

Сагынырсыз кызлар,

Сагынырсыз әле ббез киткәч....

2. Алма агачын вак, диләр,

Чәчәкләрен ак, диләр.

Их, төймә, төймә, төймә,

Төймәләре унсигез.

Кара безнең дус – ишләргә-

Бар да матур бертигез.

3. Менә алар, ике урам аша үтеп,  өченче урамга чыктылар. Уңга борылып,  беренче өйне узгач та, Сөләйман Гафуров торган йортның яшел рәшәткә белән киртәләнгән бакчасы күренде. 4. Балалар бакчасыннан йөгерә - йөгерә кайтып кергән Кадрия :

    - Әнием, унга бишне кушкач унбиш була бит? Дөрес ич?

     - Бик дөрес, кызым.....

        Дәреслек  һәм эш дәфтәрләре буенча эш. ( Саннарның нинди җөмлә кисәге булуларын аң-латып нәтиҗәләр ясау: икәү, берсе, икенчесе – ия; унсигез , унбиш– хәбәр; ике урам аша үтеп ,  беренче өйне узгач та – аерымланган хәл составында; унга, бишне – тәмамлык; өченче урам -  аергыч.  Димәк, сан җөмләдә теләсә нинди җөмлә кисәге була ала. Нәтиҗә - тема – ниләрне кабатларга кирәк – ни өчен? )

(1 слайд).

 Дәфтәрләргә анализ, алмаштыру.Числоны, теманы, сыйныф эшен тактага язу, дәфтәрләрдә эш. Дөрес утыруны, дәфтәрләргә таләпне искә төшерү.

III. Кабатлау һәм гомумиләштерү.

Эй Ар Гайд структурасы

 (2 слайд)

Укучыларга саннарны кабатлау өчен   раслаулар язылган карточкалар бирелә.

Дәрес башында

Раслаулар

Дәрес ахырында

 

1

Предметның санын, исәбен белдереп, ничә? күпме? никадәр? ничәнче? ничәләп? ничәү?  сорауларының  берсенә җавап бирүче сүз төркеме САН дип атала.

  

 

2

Сан белән ачыкланган сүз САНАЛМЫШ була.

 

 

3

Саннар СҮЗЛӘР һәм ЦИФРЛАР белән белдерелә алалар.

 

 

4

Саннарның шартлы билгеләре булган цифрлар 2  ТӨРЛЕ була.

 

 

5

Ясалышы ягыннан саннарның 4 ТӨРЕ бар.

 

 

6

Белдергән мәгънә төсмерләренә һәм формаларына карап, саннанрны 5 ТӨРКЕМГӘ бүләләр.

 

7

Саннар җөмләдә ТЕЛӘСӘ      НИНДИ  җөмлә кисәге булып киләләр.

8

 Санга морфологик анализ ясау 5 ӨЛЕШтән тора.

    “ Дәрес башына кадәр” һәм “Дәрес азагында” баганаларны чагыштырыгыз. Сезнең фикерләр үзгәрерме? Ни өчен?  Кайсы раслаулар сезнең өчен иң мөһиме? Ни өчен?  

Бурыч:

      Укучылар бу раслауларны укып танышалар һәм “Дәрес башында” дигән баганага үзләренең фикерләрен күрсәтәләр. Риза булсалар “+” тамгасы, риза булмасалар “- ” тамгасы куялар. “Дәрес азагында”  дигәненә берни дә куймый торалар.

Слайд 3.

Саннарның цифрлар һәм сүзләр белән тамгаланышын кабатлау. (Карточкалар тарату. Карточка: саннарны саналмышлары белән таблицага бүлеп язарга, ясалыш ягыннан төрләрен билгеләргә ).

1. Хәйрулла абый өч бала тәрбияләп үстерде. 2. 1944 нче елда военкоматтан повестка килде. 3. Шаһбазның башы өчен меңнәрчә алтыннар вәгъдә кылынган икән. 4. Кәгазь җитештерүдә маклатура куллану ел саен чама белән биш – алты миллион кубометр агачны саклап калырга мөмкинлек ибирә. 5. Татар телендә беренче  китап гарәп хәрефләре белән 1612 нче елда Лейпциг шәһәрендә басылып чыга.  6. Спас манарасында беренче сәгать XVIII  гасырда куелган. 7. Без бүген    № 3 күнегү эшләдек.   8. 1941 -1945  нче елларда Бөек Ватан сугышы булган.

Сүз

Гарәп цифрлары  

Рим цифрлары

Слайд 4.

Сүз

Гарәп цифрлары  

Рим цифрлары

Өч бала,

меңнәрчә алтыннар,

ел саен,

биш – алты миллион кубометр агачны,

беренче китап,

беренче сәгать

1944 нче елда,

1612 нче елда,

№ 3 күнегү,

1941 – 1945 нче елларда.

XVIII гасырда

     Ә хәзер Релли Робин структурасын кулланабыз.        (   А4 кәгазен 2 гә бөклибез, ертабыз, иңдәш күршегә бирәбез. Шуннан төркем җитәкчесе дә, бит алган күрше дә  2 гә бөклиләр, ерталар һәм 1 сен үзенә, 1 сен карше як  күршесенә бирәләр.

1 нче сан астындагы кеше эшләп беткәннән соң, җавап бирә. Шулай дәвам итә.

Саннарга кушымчалар ялгаганда нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк? Төркемнәрдә эшләү. 1 нче сан астында утыручы укучы башлый, иңдәше белән аңлаша,  2 нче укучы каршы утыручы белән аңлаша. Шулай дәвам итә,  1 нче укучы аңлата).

Слайд 5

Кагыйдәләрне кабатлау:

  1. Гарәп цифрларыннан соң килгән кушымчалар алардан бераз аерыбрак  языла: 1612   нче.

Тартык авазга беткән саннар кушымчасындагы ы һәм е хәрефләре язылмый: уналтынчы – 1944  нче.

  1. Рим цифрларыннан соң сызыкча да, кушымча да  куелмый : XVIII  гасырда  – унсигезенче гасырда.
  2. Вакыт чиген белдергән саннар сызык аша язылалар : 1941 – 1945 нче елларда. Тик мондый саннарны парлы саннар белән бутарга ярамый :  биш – алты  миллион кубометр агачны.
  3.  Шартлы билгеләрдән соң куелган саннар тәртип саннарыча укыла: № 3 күнегү - өченче күнегү.

Слайд 6

Физминутка – Тэйк – оф – тач даун структурасы.

( Барыгыз да урындыкларыгызны этеп куегыз.

  • Кем кушма санга 1 генә санны билгеләде  - утырыгыз.
  • Кем тамыр санга өчне, меңнәрчәне, миллионны, беренчене билгеләде -  басыгыз.
  • Кем парлы санга бер генә санны кертте  - утырыгыз.
  • Кемдә 2 тезмә сан килеп чыкты  - басыгыз.
  • Кем дәкем саннарның ясалышы ягыннан 4 төре бар дип саный – утырыгыз).

Слайд 7

 259 нчы күнегүне  язып эшләү. (Саннарны саналмышлары белән күчереп алырга һәм саннарның төркемчәләрен күрсәтергә).

     259 нчы күнегү.

1. Ул кайтып кергәндә, өйдә бая күренмәгән ике җиткән кыз сәкедә табын янында утыра иде.

2. Чыпта өемнәре өстендә дүрт яшьлек дисәң, олыларча моңсу карашлы; алты дисәң, бик кечкенә һәм арык малай утыра иде.

3. Кояшлы иртә. Чал Иделнең кечкенә генә бер утравы. Әйбәт урын, балык та шәп каба. Икешәр кешелек ике көймәдә дүртәү утырабыз. Дүртебезгә егермеләп балык булды бугай. Ярыйсы, тик эреләре ычкына бит...

4. Биш – алты бала калса кулыңда,

Менә инде чокыр тормыш юлында.

  1. Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи –

Безнең өйдә без җидәү: безнең песи – җиденчесе.

  1. Тик барыр юллар гына туры килде дә,

Шуннан гына без икәү киттек.

Слайд 8

Конэрс

     Игътибар итегез. Мин 4 почмакка 4 язу беркеттем. 1 се- “Микъдар саннары” , 2 се- зат “Тәртип саннары”, 3 се – “Бүлем саннары”, 4 се – “Чама саннары” . Хәзер сез тикшергән саннардан  астына сызган саннар кайсы төркемгә туры килсә, шул почмакка басыгыз. Киңәшләшегез, нәтиҗә ясагыз.

Слайд 9.

Санга морфологик анализ ясауны кабатлау. (Тактада һәм дәфтәрләрдә эшләнә)

Анализ үрнәге:

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

Җитмеш – сан, микъдар саны, исемләшмәгән, җөмләдә аергыч составында килгән, тамыр сан.

Слайд 10.

Һәр төркемгә “Бер адәмнең яккан утына унау җылыныр” мәкален бирергә. Һәм 1 нче төркем 1 санына, 2 нче төркем унау санына морфологик анализ ясый.

Слайд 11.

Релли Робин

    Ә хәзер эшне парлашып эшләп алабыз. Каршы күрше белән эшлибез.

     - А4 кәгазен 2 гә бөклибез, ертабыз, иңдәш күршегә бирәбез. Шуннан төркем җитәкчесе дә, бит алган күрше дә  2 гә бөклиләр, ерталар һәм 1 сен үзенә, 1 сен карше як  күршесенә бирәләр.

1 нче сан астындагы кеше эшләп беткәннән соң, җавап бирә. Шулай дәвам итә.

Слайд12.

Физминутка
Микс – фриз - груп

       Ә хәзер уйнап алабыз. Мин татар бию көен уйнарга куям. Сез биисез. Ә көй туктагач сорау куям. Шушы сорауга туры килерлек саннан торган төркемнәргә тупланырга кирәк булачак.

Сораулар:

1) Саннар ничә төрле юл белән языла алса, шулар санынча кешеләрдән торган төркемнәргә бүленегез. (3)

2) Саннарның шартлы билгеләре булган цифрлар төре санынча кешеләрдән торган төркемнәргә бүленегез. (2)

3) Ясалышы ягыннан саннарның ничә төркеме булса, шуның  санынча кешеләрдән торган төркемнәргә бүленегез. (4)

4) Белдергән мәгънә төсмерләренә һәм формаларына карап, саннарны ничә төркемгә бүлеп булса, шуның санынча кешеләрдән торган төркемнәргә бүленегез. (5)

Слайд 13.

Эй Ар Гайд

         Дәрес башында алып эшләгән  “Раслау таблица” сын алып, «Дәрес азагында» графасын тутырыгыз, чагыштырыгыз. Сезнең фикерләр үзгәрдеме? Ни өчен? (Җаваплар тыңлау).

Слайд 14.

IV.Өй эше

  1. Кемнәрнең раслауларда ялгыш фикерләре булды, шушы темаларны кабатларга.
  2. “Минем гаилә” темасына саннар кулланып кечкенә күләмле хикәя язырга. Бер санга морфологик анализ ясарга.          

V. Йомгаклау. Билгеләр кую.

Слайд 15.

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Дәреснең темасы: Саннарны гомумиләштереп кабатлау

Слайд 2

Эй Ар Гайд структурасы Дәрес башында № Раслаулар Дәрес ахырында 1 Предметның санын, исәбен белдереп, ничә? күпме? никадәр? ничәнче? ничәләп? ничәү? сорауларының берсенә җавап бирүче сүз төркеме САН дип атала. 2 Сан белән ачыкланган сүз САНАЛМЫШ була. 3 Саннар СҮЗЛӘР һәм ЦИФРЛАР белән белдерелә алалар. 4 Саннарның шартлы билгеләре булган цифрлар 2 ТӨРЛЕ була. 5 Ясалышы ягыннан саннарның 4 ТӨРЕ бар. 6 Белдергән мәгънә төсмерләренә һәм формаларына карап, саннанрны 5 ТӨРКЕМГӘ бүләләр. 7 Саннар җөмләдә ТЕЛӘСӘ НИНДИ җөмлә кисәге булып киләләр. 8 Санга морфологик анализ ясау 5 ӨЛЕШтән тора.

Слайд 3

Саннарның цифрлар һәм сүзләр белән тамгаланышын кабатлау. 1. Хәйрулла абый өч бала тәрбияләп үстерде. 2. 1944 нче елда военкоматтан повестка килде. 3. Шаһбазның башы өчен меңнәрчә алтыннар вәгъдә кылынган икән. 4. Кәгазь җитештерүдә маклатура куллану ел саен чама белән биш – алты миллион кубометр агачны саклап калырга мөмкинлек бирә. 5. Татар телендә беренче китап гарәп хәрефләре белән 1612 нче елда Лейпциг шәһәрендә басылып чыга. 6. Спас манарасында беренче сәгать XVIII гасырда куелган. 7. Без бүген № 3 күнегү эшләдек. 8. 1941 -1945 нче елларда Бөек Ватан сугышы булган. Сүз Гарәп цифрлары Рим цифрлары

Слайд 4

Күнегүнең җавапларын тикшерү Сүз Гарәп цифрлары Рим цифрлары Өч бала, меңнәрчә алтыннар, ел саен, биш – алты миллион кубометр агачны, беренче китап, беренче сәгат ь 1944 нче елда, 1612 нче елда, № 3 күнегү, 1941 – 1945 нче елларда XVIII гасырда

Слайд 5

Релли Робин структурасы

Слайд 6

Кагыйдәләрне кабатлау: 1) Гарәп цифрларыннан соң килгән кушымчалар алардан бераз аерыбрак языла: 1612 нче. Тартык авазга беткән саннар кушымчасындагы ы һәм е хәрефләре язылмый: уналтынчы – 1944 нче. 2) Рим цифр ларыннан соң сызыкча да, кушымча да куелмый : XVIII гасырда – унсигезенче гасырда. 3) Вакыт чиген белдергән саннар сызык аша язылалар : 1941 – 1945 нче елларда. Тик мондый саннарны парлы саннар белән бутарга ярамый : биш – алты миллион кубометр агачны. 4) Шартлы билгеләрдә соң куелган саннар тәртип саннарыча укыла: № 3 күнегү - өченче күнегү.

Слайд 7

Физминутка – Тэйк – оф – тач даун структурасы. Кем кушма санга 1 генә санны билгеләде - утырыгыз. Кем тамыр санга өчне, меңнәрчәне, миллионны, беренчене билгеләде - басыгыз. Кем парлы санга бер генә санны кертте - утырыгыз. Кемдә 2 тезмә сан килеп чыкты - басыгыз. Кем дәкем саннарның ясалышы ягыннан 4 төре бар дип саный – утырыгыз.

Слайд 8

Саннарны саналмышлары белән күчереп алырга һәм саннарның төркемчәләрен күрсәтергә. 259 нчы күнегү. 1. Ул кайтып кергәндә, өйдә бая күренмәгән ике җиткән кыз сәкедә табын янында утыра иде. 2. Чыпта өемнәре өстендә дүрт яшьлек дисәң, олыларча моңсу карашлы; алты дисәң, бик кечкенә һәм арык малай утыра иде. 3. Кояшлы иртә. Чал Иделнең кечкенә генә бер утравы. Әйбәт урын, балык та шәп каба. Икешәр кешелек ике көймәдә дүртәү утырабыз. Дүртебезгә егермеләп балык булды бугай. Ярыйсы, тик эреләре ычкына бит... 4. Биш – алты бала калса кулыңда, Менә инде чокыр тормыш юлында. 5. Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи – Безнең өйдә без җидәү: безнең песи – җиденчесе. 6. Тик барыр юллар гына туры килде дә, Шуннан гына без икәү киттек.

Слайд 9

Конэрс

Слайд 10

Санга морфологик анализ ясауны кабатлау. Анализ үрнәге: Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. Җитмеш – сан, микъдар саны, исемләшмәгән, җөмләдә аергыч составында килгән, тамыр сан.

Слайд 11

Релли Робин

Слайд 12

Санга морофологик анализны тикшерү Сүз төркеме. Сүз төркемчәсе. Исемләшкән булса – төрләнеше (килеш, сан, тартым). Сүз төзелеше буенча төре. Җөмләдәге вазифасы. Бер адәмнең яккан утына унау җылыныр Бер – сан, мик ъдар саны, исемләшмәгән, тамыр сан, җөмләдә аергыч була. Унау – сан, җыю саны, исемләшкән: баш килештә, берлек санда, тартым белән төрләнмәгән, тамыр сан, җөмләдә ия була.

Слайд 13

Физ – минутка Микс – фриз - груп

Слайд 14

Эй Ар Гайд

Слайд 15

Өй эше Кемнәрнең раслауларда ялгыш фикерләре булды, шушы темаларны кабатларга. “ Минем гаилә” темасына саннар кулланып кечкенә күләмле хикәя язырга. Бер санга морфологик анализ ясарга.

Слайд 16

Иг ътибарыгыз өчен рәхмәт


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Риза Фәхретдиновның “Әсма яки гамәл вә җәза” романында бүгенге көннең актуаль проблемалары чишелеше. (Сингапур методикасы буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)

Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗат үзенчәлекләре белән таныштыру, “Әсма яки гамәл вә җәза” романында бүгенге көннең актуаль проблемаларын билгеләү, образларга бәя бирү, әсәрнең теленә игътибар...

Сингапур методикасы буенча үткәрелгән дәрес планы

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен...

Сингапур структурасы кулланып үткәрелә торган татар теле дәресе. Билгеле һәм билгесез киләчәк заман хикәя фигыль.

Сингапур структурасы кулланып үткәрелә торган татар теле дәресе(7  сыйныф, рус төркеме.)...

"Ачык дәрес" тә басылып чыккан дәрес эшкәртмәм

“Балачагым хатирәләре”   Рушания Низамованың иҗатын өйрәнүгә багышланган дәрес эшкәртмәсе 5 нче сыйныф (Дәрес эшкәртмәсе “Ачык дәрес” газетасында басылып чыкты)...

Иячен урын җөмлә(Сингапур структуралары кулланып үткәрелгән ачык дәрес)

Иячен урын җөмлә(Сингапур структуралары кулланып үткәрелгән ачык дәрес)...

Сингапур структурасы буенча 6 нчы сыйныфта татар теленнән “ Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау” темасына дәрес эшкәртмәсе. "Ачык дәрес" тә басылып чыкты.

6 нчы сыйныфта татар теленнән “ Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау” темасына дәрес эшкәртмәсе. Максат:        1) Җөмләдә фигыльләрнең кулланылышын, фигыль юнәл...

Ачык дәрес эшкәртмәсе. "Фразеологик әйтелмәләрнең кулланылышы" Сингапур структураларын кулланып, үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.

Бу дәрес  сингапур  структуралары  ярдәмендә  үткәрелде.Укучыларга  татар теленең  сөйләм теленең  үзенчәлеге,фразеологик әйтелмәләрнең кулланылышы  турында ...