Ризаэддин Фәхреддин мирасын дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда куллану.
материал по теме

Әхмәдуллина Рәмзилә Фирдинат кызы

Ризаэддин Фәхреддин мирасын дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда куллану.

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                                                                    Р.Ф. Ахмадуллина

                                                          МАОУ сош №141 Советский район,

                                                                                                            г. Казани.

                          РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН МИРАСЫН

         ДӘРЕСТӘ ҺӘМ ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЧАРАЛАРДА КУЛЛАНУ.

                 Ризаэддин Фәхреддин─гасырлар дәвамында буыннан-буынга күчеп килгән халык педагогикасын бик тирән өйрәнеп белгән галим, педагог. Язучы үзенең әсәрләрендә, милләтне аң-белемле итү белән бергә, әдәп-әхлак ягыннан тәрбияләүгә дә зур игътибар бирә.

    Бу галимне шагыйрь Акмулла: “Ризаэддин─бер камил зат”, -дип атый.

     Әлеге язмамда мин Ризаэддин Фәхреддиннең мирасын дәресләрдә, дәрестән тыш чараларда куллану дәрәҗәсен күрсәтүне максат итеп куйдым.

           Галимнең иҗат мирасы гаять зур. Ул этика, әхлак һәм педагогика нинигезләре буенча брошюралардан алып, тарихи-биографик хезмәтләр дә мирас ит итеп калдырган.[1: 22].

              Бүген илебезнең мәгариф системасында укыту һәм тәрбия эчтәлеген яңарту процессы бара. Аның үзәгендә укучы шәхесе тора. Шуңа күрә тирән белемле, югары әхлаклы, зыялы шәхес тәрбияләү – укыту-тәрбия системасының төп бурычы булып тора. Уку һәм тәрбия бер-берсен тулыландырып, бер максатка корылып алып барылганда гына уңай нәтиҗәләргә китерә.
Балалар һәм яшүсмерләр арасында төрле ямьсез күренешләрнең ешая баруы берәүгә дә сер түгел. Бүгенге тормышыбызда мәдәният һәм әхлаклылык дигән мөһим сыйфатларның какшавы нык чагыла.  
          Әмма шуны онытырга ярамый: күп вакытта балалар мөгалимнең сүзенә түгел, бәлки арт күпчәк ал күпчәккә ияргән кебек, аның фигыленә иярәләр. Соңыннан ияргән нәрсәләре аларда бер гадәт булып китәр. Шуның өчен, гүзәл холык өйрәтү турында балалар укытучының: “Шулай булыгыз! Болай булыгыз!” дип биргән фәрманнарына түгел, бәлки холкы гүзәл булуына мохтаҗ булырлар.

  Р.Фәхреддин яшь буынга үрнәк тәрбия, гүзәл холык, тирән белем бирергә алынган укытучыларның да һөнәри осталыклары, камиллекләре ни дәрәҗәдә югары булырга, аларның гаять зур мәгълүматлы, җитди әзерлекле һәм ихлас, чиста күңелле кешеләр булырга тиешлегенә басым ясый.

   Р.Фәхреддин күзәтүенчә, бала биш-алты яшьләреннән узгач сөйләшергә һәм күзенә күренгән, акылы ирешкән нәрсәләрне сорашырга, һәр белгән нәрсәләрнең нигезен тикшерергә тотына.

   Ризаэддин Фәхреддин фикеренчә, бала һичбер орлык чәчелмәгән җир яки һичбер бизәк язылмаган ак кәгазь булып, нинди орлык чәчелсә─ шуның кебек иген бирер һәм нәрсә язылса─шул укылыр. Мәктәптә балаларны тәрбияләү тулысы белән укытучылар җилкәсенә төшә. [3:66].

  “Балаларга үгет-нәсыйхәт” җыентыгына кергән киңәшләрне һәр мәктәптә кулланырга мөмкин. Хәзерге вакытта Фәхреддин иҗаты татар мәктәпләрендә  9 сыйныфта нибары берничә сәгать кенә. Әлеге дәресләрдә авторның тормыш юлы турында мәгълүмат бирелә һәм аның “Сәлимә”, “Әсма” романнары карала, иҗатына күзәтү ясала.

    Мин Казан шәһәренең 141 нче рус  мәктәбендә  эшлим.
Укучыларга  әхлак тәрбиясе бирүдә әдәбият дәресләренең роле әйтеп бетергесез. Чөнки әдәбият бөтен барлыгы белән тәрбия фәне. Р. Фәхреддин бу хакта: "Әхлак белән әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр", - дип язды.[1:23].
Шушы сүзләргә таянып, мин әдәбият дәресләрендә әхлак тәрбиясенә караган мәсьәләләрне хәл иткәндә Р. Фәхреддиннең “Балаларга үгет-нәсыйхәт” һәм “Нәсыйхәт”еннән  файдаланам. Язучының хезмәтләре гасырлар дәвамында тупланган, халык тәҗрибәсенә нигезләнгән һәм ул- югары әхлакый шәхес тәрбияләүдә мөһим чыганак. Әдәбият дәресләрендә ата-анага мәхәббәт, ихтирам, олылау, аларга хөрмәт күрсәтү, бала бурычы, ата-ана хакы  мәсьәләләре күтәрелә һәм Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләре үрнәк итеп китерелә.

 Мәсәлән, 10 сыйныфта татар төркемендә Гаяз Исхакыйның “Ул әле өйләнмәгән иде”, 11 нче сыйныфта Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять» кебек әсәрләрен анализлаганда Р. Фәхреддиннең  "Өйләнү әдәпләре", "Никах вә өйләнү", "Кыз балалар өчен генә", "Тәрбияле хатын", ”Тәрбияле бала”, ”Шәкертлек әдәпләре”  бүлекләреннән файдаланам.

  Әхлак тәрбиясе процессында укытучы-тәрбиячеләрнең роле зур. Алар тиешле шартларны тудыра, эшне оештыра, балаларның укуы, хезмәте, ялы, уены һәм һәртөрле эшчәнлеге дәвамында әхлак мөнәсәбәтләрен тиешле якка юнәлтә.
         Әхлак тәрбиясе бирүнең төп бурычлары укучы балада әхлак тәҗрибәсе тудырудан гыйбарәт. Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү сыйфатлары кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. Балачакта барлыкка килгән әхлак нормалары кешене гомер буена озата бара. Бөек галимебез Ризаэддин Фәхреддин сүзләре белән әйтсәк, “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”.[3: 34]. Укучылар белән тәрбия сәгатьләрендә нәсыйхәтләрне бүгенге көндә очраучы гыйбрәтле вакыйгалар белән чагыштырып, мисаллар белән аңлату да уңай нәтиҗәләргә китерә. Мәсәлән, һәр баланы кечкенәдән гигиена кагыйдәләренә өйрәтү мәҗбүри. Биредә йөз, кул, күз, авыз, борын әдәпләре кебек нәсыйхәтләрен кагыйдә итеп язып эләргә була.

     Әдәбият дәресләрендә тагын бер чыганак - "Җәвамигуль кәлим шәрхе" не кулланырга була. Бу хезмәттә пәйгамбәребезнең 344 хәдисенә Р. Фәхреддин тарафыннан зур һәм киң аңлатма бирелгән. Бу уңай белән галим  "Балаларга үгет-нәсыйхәт" китабында ата-ана вазыйфасын түбәндәгечә билгели:"Ата-ананың вазыйфасы бала тудыру белән генә чикләнми. Туган баланы сәламәт итеп үстерү, яхшы тәрбияләү, дине, милләте өчен файдалы итү─ ата-ананың иң зур вазыйфаларыннан исәпләнә",-дип язды.
Түбәндә мин Ә. Еникинең "Әйтелмәгән васыять" әсәрен анализлаганда  Фәхреддин хезмәтләреннән файдаланып үткәрелгән дәреснең өзеген китерәм.
Максат.1.Укучыларда халкыбызның йолалары, гореф-гадәтләре турында белемнәрен тирәнәйтү. 2. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. 3. Аналарга карата мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияләү.
Җиһазлау: Ә. Еники иҗатына багышланган китап күргәзмәсе. Р. Фәхреддиннең сүзләре язылган плакатлар, И. Бәдреддинова башкаруында әниләр турында бәет (язмада). Р.Фәхреддиннең "Нәсыйхәт" һ.б. хезмәтләре.
Дәрестән  өзек. .
1. "Әйтелмәгән васыять" әсәренең кыскача эчтәлеген искә төшерү.

(Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәрендә Акъәби образын сурәтләгәндә Р.Фәхреддин нәсыйхәтләрен мисалга китерәм.)

“Ата вә аналарыгыз хозурында бик әдәпле булыгыз, аларның сүзләрен яхшы тыңлагыз, ишарәләрен аңлагыз, алар белән артык кычкырмыйча, әдәпле итеп, ачык сөйләшегез. Алар аягүрә торганда, сез басып тормагыз!.. “,”Ата-аналарын риза кылучы балалардан Аллаһы Тәгалә дә риза булыр”,” И,  газиз балалар! Көчегездән килгәнчә аларга чын күңелдән хезмәт итегез һәм хөрмәт күрсәтегез!”[2: 157].

-Укучылар ,сез әлеге сүзләрнең мәгънәләрен ничек аңлыйсыз, әсәрдәге Акъәби баларына карата бу нәсыйхәтне кулланып буламы? Ни өчен?

-Балалары әбине тәрбиялиләр, тик аңа аларның җылы сүзе, җылы карашы җитми. 

“Әхлагы төзек булмаса,адәм баласының рухы да сәламәт булмас”.

                                                                              “Җәвамигуль кәлим шәрхе”.

-Акъәбинең оныклары белән сөйләшә алмавына кем гаепле?

-Әби оныкларын ярата, тик алар белән үз телендә сөйләшә генә алмый,чөнки Суфиян марҗага өйләнә,  балаларын туган теленә өйрәтми.

“Каберләргә барыгыз...күңел йомшаячак, гыйбрәт алыначак җир.” Балалары әтиләренең каберенә баралармы? Шул урыннарны табып укыгыз. Нинди нәтиҗәләр ясарга була?

  Мин шулай ук беренче сыйныфта да белем бирәм. Кечкенәләр белән эшләү зур җаваплылык сорый. Кайвакыт балалар үзара сүзгә киләләр, шундый чакларда дәрес алдыннан аларга әлеге нәсыйхәтләрдән өзекләр китерәм, рус балалары булганлыктан тәрҗемә дә итәм.  Мәсәлән, ”Мөһим сәбәпләр булмаганда дусларыгыздан бозылышып аерылмагыз, бу бик начар эш. Яман холыклы балалардан ерак булыгыз, чөнки яман холык йогышлы була. Дуслар авыр көннәрдә ярдәмче булсыннар өчен кирәк”.[2:29]. Укучылар теләп тыңлыйлар һәм үзләренең мисалларын да китерә башлыйлар.

    Гомумиләштереп шуны әйтергә була: Ризаэддин Фәхреддин мирасы кабат өйрәнелә башлады. Туган көнендә бәйрәм чаралары уздырыла, Фәхреддин  хезмәтләренә нигезләнеп әдәп-әхлак дәресләре өйрәтелә, аның нәсыйхәтләре безгә зур таяныч булып тора. [3:43].

   Бүген, яшь буынны тәрбияләүдә бик күп кыенлыклар туган чорда, мәшһүр галимебезнең “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабына игътибар бирелсен.

                                Библиографик исемлек

1. Абдуллина З.З. “Ә. Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча йомгаклау дәресе.─Ачык дәрес.─2008, 32 бит.

2. Балаларга үгет-нәсыйхәт.─Казан: “Дом печати” нәшрияты.─ 2001.─ 192 бит. 3. Нәсыйхәт.Әхлак гыйлеменнән/ Ризаэддин Фәхреддин.─Казан: Мәгариф, 2005─184 б.

3.  Ханнанова Ф. “Әдәбият дәреләрендә Р. Фәдреддин мирасы”.─Казан: Мәгариф, 2002-36.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Ризаэддин Фәхреддин мирасын татар теле дәресләрендә файдалану тәҗрибәсеннән.” ( Гади, ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау өчен, Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбияви темага фикерләреннән тупланган карточкалар комплекты).

Бүгенге көндә күп укытучылар катнаш (интегрированный) дәресләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Чыннан да, татар теле дәресләрендә шушы алымны кулланып, укучыларга шактый күп әдәби-фәнни материалны да җиткерер...

Р.ФӘХРЕДДИН МИРАСЫН БЕРДӘМ ДӘҮЛӘТ ИМТИХАННАРЫНА ӘЗЕРЛЕК ВАКЫТЫНДА КУЛЛАНУ

БРТ әзерлек өчен автор варианты. Изложение+сочинение+тест.Татар мәктәбе (код 21)...

Балаларга әхлак, әдәп тәрбиясе бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасын файдалану

Балаларга әхлак, әдәп тәрбиясе бирүдә бөек мәгърифәтче, галим Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен файдалануымны сезнең белән уртаклашасым килә....

Рус төркемнәрендә укучы төрле милләт балаларында толерантлык тәрбияләүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасын куллану . (Мастер – класс)

Конспект мастер-класса для учителей татарского языка, работающих в русскоязычных группах...

Ризаэддин Фәхреддин мирасын балаларга рухи-әхлаки тәрбия бирүдә файдалану

   Ризаэддин Фәхреддин дә: “Әхлак белән әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр,”- дип язып калдырган [1:135]. Чынла...

Р.Фәхреддин мирасын мирасын дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда куллану

Р.Фәхреддин мирасын дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда куллану...