11 сыйныф өчен татар теленнән конроль эш
олимпиадные задания (11 класс) на тему

11 сыйныф татар төркеме өчен татар теленнән контроль эш.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Казан шәһәре .... районы ... нче мәктәпнең 11 сыйныф  укучысы _______________________________________________________________ның (нең) татар теленнән

                                                      I  ярты еллыкка контроль эше.

                                                                                                                          ________ декабрь, 2015 нче ел.

Билге_____________________________

 I.Тест биремнәрен үтә. Дәрес җавапны түгәрәккә ал.

 1.Бирелгән өзек нинди стильдә  язылган?

ТР Биектау районы җирлеге үзидарә Советы урынбасары Сабитова И. Н. Га карата чыгарылган карар белән килешмәвегез турында Сезнең мөрәҗәгатегез ТР президенты аппараты аша ТР Прокуратурасына  юлланды һәм бу оешма тарафыннан тикшерү үткәрелеп каралды.

1) матур әдәбият  телендә

2)  публицистика стилендә

3) рәсми стильдә

4) фәнни стильдә

2. Түбәндәге күрсәтелгән сүзтезмәләрнең кайсысы сан сүзтезмә булып килгән?

1) cоңгы җәй

2) бишлегә уку

3) унлап укучы

4) сулдан икенче

3. Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрен билгеләгез.”Туган илем, исән бул!”( Дәрдмән)

1) тойгылы җөмлә

2)  боерык җөмлә

3) хикәя җөмлә

4)  сорау җөмлә

4. Тел бүлегенең морфология бүлегендә өйрәнелә:

1)  авазлар

2)  хәрефләр

3)  җөмләдәге тыныш билгеләре

4)  сүз төркемнәре

5. Билгеләмәне дәвам итегез. Үзгәртелеп кулланылган чит сөйләм...

1) цитата дип атала

2) автор сөйләме дип атала

3) туры сөйләм дип атала

4) кыек сөйләм дип атала

6. Булышкан фигыле нинди заманда?

1)үткән

2) хәзерге

3)киләчәк

4)бу фигыль түгел

7. Сыйфатны билгелә.

1) хәле беткән

2) берәү

3)акыллы

4) балаларына

8. Уртаклык юнәлешендәге фигыльне билгелә

1) кызлар елмаешалар

2) апасы идән юдыра

3)  ул бирде

4) кыз юына

9 Кайсы очракта басым  беренче иҗекккә төшә?

1) мәктәпкә

2) синме

3)  баралар

4) бала-ла-рына

10  Хикәя фигыльне билгелә

  1.  дус  яшәргә
  2. укучы бала
  3. Казанга җиткәнче
  4. Урамда йөгерү

II.Укылган текст нигезендә биремнәрне башкар.

1)Уй- теләкләреңне, хыял- омтылышларыңны чынбарлыкка ашыру өчен нәрсә кирәк? 2)Әлбәттә, сәламәт булуың. 3)Сәламәтлеккә беренче адым – спорт. 4)Иртәнге зарядканы ясагач, көч- куәт арта, гәүдәләр җиңеләеп китә, кәеф күтәрелә. 5)Ә режим сакламау, аз хәрәкәтләнү, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәмәү, исерткеч эчемлекләр һәм тәмәке белән мавыгу яшь организмны бик тиз какшата, бөтенләй аяктан ега. 6)Тирә- ягыбызда наркотикка табынган, төрле авыруларга дучар булган яшьтәшләребез булу кызганыч. 7)Менә  шундыйларга табигать кочагында булу серләрен өйрәтәсе иде. 8)Бергәләп чаңгыда шуу, походка барудан алган тәэсирләр белән хисләндерәсе иде аларны.

  1. 3 җөмләдән саулык сүзенә синоним булган сүзне тап.____________________________________.
  2. 4 җөмләдән кичке сүзенә антоним булган сүзне яз____________________________________.
  3. 2 җөмләдән кереш сүзне тап____________________________________________________.
  4. 1 җөмләдән төшем  килештәге исемнәрне тап________________________________________.
  5. 5-7 җөмләләр арасыннан тиңдәш кисәкләр булган  җөмләләрнең  номерын яз____________.
  6. 5 җөмләдән  исем фигыльләрне күчереп ал___________________________________________.
  7. 7-8 җөмләләрдән бәйлекне яз______________________________.
  8. 8 җөмләдән  юнәлеш килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән сүзтезмәне яз________________________________.
  9. 1 җөмләдә басым беренче иҗеккә төшкән сүзне тап____________________________________.

III. Өстәмә бирем.

  1. Текстка исем  бирегез. Текстка таянып, 70 сүздән ким  булмаган әдәби- иҗади сочинение языгыз.

   Текст нәрсә турында? Авторның әйтәсе килгән фикере нинди, сез аның белән килешәсезме, ни өчен?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Табигать һәм кеше.Сыйныф. 6 нчы сыйныф, рус төркеме.

Максат. Табигать  темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү;                белем һәм күнекмәләрне ныгыту; ...

Сыйныф сәгате Туган телем-татар теле 5 нче сыйныф

5 нче сыйныфлар өчен сыйныф сәгате....

"Онытмадык... Мәңге онытмабыз алар батырлыгы турында". Сыйныф сәгате (8 сыйныф)

8 сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышы елларына багышланган сыйныф сәгате....

"Яман гадәтләр - кешелек дошманнары" сыйныф сәгате (8 сыйныф)

Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре буенча төзелгән сыйныф сәгате...

"Кәрәзле телефон сәламәтлек дошманымы?"сыйныф сәгате. (6 сыйныф)

Укучыларга кәрәзле телефонның хәзерге тормыштагы ролен аңлату, сәламәтлек өчен куркыныч икәнлеген дә искәртү. Укучыларга файдалы киңәшләр бирү....

Сыйныф сәгате буенча презентация "Наркотикларсыз яшәү" (8 нче сыйныф)

Презентация  8 нче  сыйныфта сыйныф сәгатен  үткәрү  өчен  кулланылды. Сыйныф  сәгатендә  наркотик  матдәләр, аларның  зыяны  турында белешмә  би...

Сыйныф җитәкчесенең тәрбия планы (9А сыйныфы)

Сыйныф җитәкчесенең тәрбия планы (9А сыйныфы)...