“Туган телем – анам теле!” Башлангыч сыйныфлар өчен әдәби кичә.
методическая разработка

Фасахова Венера Таһир кызы

Һәр халыкның туган теле - аның мәдәнияте, тарихи көзгесе ул.Шуңа да  без телебезнең сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен армый-талмый көрәшергә, эшләргә бурычлыбыз.

  Тел– гомерлек юлдашыбыз. Әйе, кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып соңгы сулышына кадәр тел һәм сүз – кешенең аерылгысыз юлдашы.

  Туган тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз. Туган йортыбызның, туган авылыбызның, туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне, тапкыр, җор телле булырга өйрәткән табышмак һәм мәкальләребезне, моңлы һәм хисле иткән җырларыбызны туган тел аша ишетәбез.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе

                       Тема:     “Туган телем – анам теле!”

               Башлангыч сыйныф укучылары  өчен  әдәби кичә.

Әзерләде: Фасахова Венера Тагировна

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тема: “Туган телем – анам теле!”

 Башлангыч сыйныфлар өчен әдәби кичә.

Максат: туган телгә - ана телебезгә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү,телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү, туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.

Җиһазлау: плакатлар ("Без Туган илебезне һәм телебезне яратабыз", "Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел", "Русча белү кирәк, үз телеңне белү тиеш").

Кичә барышы.

    1нче алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар, укучылар. Һәр халыкның туган теле - аның мәдәнияте, тарихи көзгесе ул. Шуңа да  без телебезнең сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен армый-талмый көрәшергә, эшләргә бурычлыбыз.

   2нче алып баручы. Тел– гомерлек юлдашыбыз. Әйе, кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып соңгы сулышына кадәр тел һәм сүз – кешенең аерылгысыз юлдашы.

   1нче алып баручы. Туган тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз. Туган йортыбызның, туган авылыбызның, туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне, тапкыр, җор телле булырга өйрәткән табышмак һәм мәкальләребезне, моңлы һәм хисле иткән җырларыбызны туган тел аша ишетәбез. Әйе,менә бүген дә телебезгә карата булган хисләребезне “Туган телем – анам теле!” дип аталган кичәдә күрсәтербез.

1 нче укучы.

Бик борынгыдан

бабалар аша

миңа да килеп җиттең.

Бирдең аң.

бирдең белем.

Хәзер инде

офыктагы маяк булып

алга чакыр,

татар теле,

Тукай теле,

туган теле.

2 нче укучы.

Халкым теле миңа – хаклык теле.

Аннан башка минем телем юк.

Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

Иле юкның гына теле юк.

3нче  укучы

Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин Туган илдә.

“Туган ил” дигән сүзне

Әйтәм мин туган телдә.

Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам. 

(Укучылар аерым – аерым сөйлиләр.)

   Без - татарлар!

Татар исемен без

Горур йөртә торган бер халык.

Без - татарлар!

Татар исемен без

Иң-иң озак йөрткән бер халык.

Без - татарлар!

Шулай диеп белә

Безне бөтен дөнья илләре.

Без-татарлар!

Батыр халык дигән

Зур даныбыз әле сүнмәде.

Без — татарлар!

Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе бер бәхет.

Без — татарлар!

Яшибез без җирдә

Бар халыклар белән берләшеп.

Без — татарлар

Бик күп татарларның

Барын бергә җыйган татарлар.

Без — татарлар!

Я, әйтегез, җирдә бездән көчле,

Бездән эшчән нинди татар бар?

   2 нче алып баручы.Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул- Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә анам теле дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе- анасы өйрәтә, шул телдә ана бишек җырларын җырлый, иркәли, юата.

“Туган телдә җырыбыз” җыры

Сәхнәгә 4 сыйныф укучылары чыга.

1 нче укучы

Татар теле минем туган телем

Сөйләшүе рәхәт ул телдә.

Шул тел белән көйлим...

Шул тел белән сөйлим

Милләттәшем булган һәркемгә.

2 нче укучы

Татар теле минем туган телем,

Бәхетем ул, сүнмәс шатлыгым.

Шул тел белән уйлыйм,

Шул тел белән җырлыйм

Тоям аның һәрчак сафлыгын.

3 нче укучы

Татар теле минем туган телем

Саклый аны батыр милләтем.

Әби-бабай теле, атам-анам теле,

Күңелем тулы аңа хөрмәтем.

4 нче укучы

Телебезне, күңел гөле итеп,

Саф көенчә саклыйк гомергә.

Рухи дөньяң булсын халкың моңы

Илең йөрсен уйда гел бергә.

          5 нче укучы.  

           Төп нигезем минем, Татарстан,

                       Синең язмыш – безнең гомерләр.

                       Төп нигезем, аерма син мине

                       Әткәм-әнкәм биргән телемнән.

                        3 сыйныф укучылары башкаруында җыр”Туган телем”

   1нче алып баручы. Татар теле үзенең үсеш дәверендә төрле кыенлыклар, киртәләр белән очрашып тора. Безнең телебезне күпме кыерсытсалар да, без ана телебезне саклап калырга бурычлыбыз. Ә милләтнең саклануы турыдан –туры телгә бәйле. Чөнки гыйлем алу, аңны үстерү, дөньяны танып белү һәм аралашу туган тел аша тормышка ашырыла. Тел бетсә, милләт бетә, халык бетә.

1 нче укучы.

Күп  телләрне  белү — яхшы шөгыль,

туган телең үги  калмаса.

Җанын салып әйткән әткәң сүзен

синең аша балаң аңласа.

 2 нче укучы

Мәгълүм: дөнья көтү, заман өчен

файдалырак телләр бары да…

Тик шунсы хак: фәкать туган телдә

иман иңә кеше җанына!

3 нче укучы

Киләчәкнең башы — бүгенгедә.

Нинди шатлык картлык көнеңдә —

оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә,

матур итеп туган телеңдә!

   2 нче алып баручы. Безнең бурыч- халкыбызда милли аң, милли горурлык уяту, телебезне саклап калу, аны онытмау. Тел өчен көрәш- милләт өчен көрәш ул.

   1 нче алып баручы.   Әйе,безнең телебез - Тукайлар, Җәлилләр теле дә әле ул. Без яшь буын бөек шәхесләребезнең мирасын күз карасы итеп сакларга бурычлыбыз.

 4 нче укучы.

Тукай” дигәч, уйлар әллә кая –

Үткәннәргә кире йөгерә.

Бишектән үк халкым моңы булып

Кергән бит ул безнең күңелгә.

Тукай рухы – татар рухы бит ул,

Минем җанда, синең җаныңда.

Без инану белән әйтәбез бит:

“Татар яшәр Тукай барында!”

Тоясыздыр, бүгенгене узып

Тукай бара килер чорларга.

Шулай булгач, “Туган тел”не безгә

Җырларга да әле җырларга!

(“Туган тел” җыры башкарыла).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Инша "Туган телем – татар теле."

Туган тел турында инша...

Туган телем - иркә гөлем (Туган тел бәйрәме)

21нче февраль- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел бәйрәме үткәрелде. Кунакка балаларның яраткан газетасы "Сабантуй"ның әдәби бүлек мөдире, шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпованы да чак...

Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"

Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....

Татар теле - анам теле

ldquo; Татар  теле- анам теле “  Максат: Укучыларда туган телгә, Туган илгә, үз халкына хөрмәт хисе тәрбияләү....