Китап - белем чишмәсе.
методическая разработка на тему

Фасахова Венера Таһир кызы

Китап - белем чишмәсе. (1-9 сыйныф укучылары белән әдәби  тематик кичә үткәрү   өчен сценарий үрнәге) .

Максаты:

            - укучыларда китапка мәхәббәт тәрбияләү;

            - китап укуга кызыксыну уяту;

            - кеше тормышында китапның зур әһәмияткә ия булуын ачыклау;

            - китапларны сак белән генә тота белү тәртибен  өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kitap_yana.doc75.5 КБ

Предварительный просмотр:

                   Китап - белем чишмәсе

(1-9 сыйныф укучылары белән әдәби  тематик кичә үткәрү   өчен сценарий үрнәге)

Максаты: 

            - укучыларда китапка мәхәббәт тәрбияләү;

            - китап укуга кызыксыну уяту;

            - кеше тормышында китапның зур әһәмияткә ия булуын ачыклау;

            - китапларны сак белән генә тота белү тәртибен  өйрәтү.

 Җиһазлау:

Плакат: “Белем алыйм дисәң ничаклы- сөй, хөрмәт ит , ярат китапны”(Г.Тукай),

”Минем яраткан китабым” темасына укучылар рәсемнәре күргәзмәсе,  слайдлар, классик музыка язмалары.

                                                   

Эпиграф: (Кичә барышында слайдлар күрсәтелә)

“Акыл тарихы төп ике чордан: хәреф һәм типография уйлап табудан тора; калган барлык чорлар шуларның нәтиҗәләре генә булган. Китап һәм язу кешегә яңа дөнья ача”.

                                                                                            (Н.М.Карамзин)

Кереш өлеш:

I.Китапханәченең чыгышы.

   Хөрмәтле укучылар! Бүген без бу залга китаплар турында сөйләшергә җыелдык.

 Китап дигән дөнья бар, китап дигән галәм бар. Уйлана башласак, алай гына микән? Ай-һай, зур мәгънә ята китап сүзендә. Тормышта бүгенге дәрәҗәсенә килеп җиткәнче, китап үз тарихында гыйбрәтле юл узган, күп төрле язмышларга очраган. Халыкны котыртучы, юлдан яздыручы дигән әллә нинди гаепләнүләр, нахак бәлаләр тагып, учакларда яндыру, таш бәйләп суга салулар дисеңме , зинданнарга ябылуларны, башка авырлыкларны да еш күрергә туры килә аңа. Берәүләр, аны иң яман дошманы күреп, туктаусыз эзәрлекләсәләр, икенчеләре, изгегә санап, аны иң кадерле хәзинә итеп сакларга, буыннан-буынга тапшырырга, аның гомерен озайтырга тырышканнар...    

   Хәзерге заман балалары  бик бәхетлеләр. Чөнки китапханәләрдә , кибетләрдә  китапларның ниндиләре генә юк. Укырга гына кирәк, уку теләген булдырырга гына кирәк безгә.

 

Сәхнәгә алып баручылар чыга.

1нче алып баручы: Исәнмесез, кадерле укучылар, укытучылар! Бүгенге бәйрәмебез дә китап турында.  Ул “Китап- белем чишмәсе. “ дип атала.

 Без гомер буе китапка мөрәҗәгать итәбез. Ул бала чактан ук безне урап алган дөньяны һәм үзебезне танырга, аңларга ярдәм итә. Үз вакытында укылган китап еш кына кешегә нинди һөнәр сайлап алырга кирәклеген әйтеп бирә.

2 нче алып баручы: Китап эшләгән чакта ярдәмче, ял иткәндә- иптәш, кайчакта ул –күңел ачу әйбере, һәрвакытта юлдаш, киңәшче, ә аның белән дуслашкан кеше өчен ышанычлы дус.

1 нче алып баручы: Китап ул могҗиза.Менә өстәлдә куш уч төбе зурлыгында гына китап ята, ә аңа кешеләр, йортлар, шәһәрләр сыйган. Китап өстәлдә хәрәкәтсез ята, әмма ул безне зур тизлек белән бер очтан бер очка, бер илдән бер илгә һәм шулай ук җир шарының төрле почмакларына илтеп куя. Ул безне үткән һәм киләчәк заманга күчерә. 2 нче апрель- балалар китабы көне итеп кабул ителгән. Һәр елны шушы көнне балалар китабы көне буларак төрле чаралар үткәрелә.

2 нче алып баручы: Китап – кеше төзегән бердәнбер вакыт машинасы. Җансыз булса да  -яши, телсез булса да –сөйли.

                                       Китап  (Элвира Г.)

“Укы инде,балам,укы!,-диеп

Кирәкми лә миңа әйтергә.

Минем күңелем үзе ашкына ич

Китаплардан күпне белергә.

Геройлары белән серләшәм дә,

Шатлыклары булса сөенәм.

Кайгыларын миңа сөйләсәләр,

Алар өчен бик тә көенәм.

Җырласалар алар белән җырлыйм,

Күңелем шат була шаярсалар.

Бик ямансу булыр иде миңа,

Китаплардан бер көн аерсалар.

1 нче алып баручы: Китаплар белән шөгыльләнү балачакны ямьләндерә, яшьлекне туендыра, картлыкның күңелен күтәрә, бәхетне бизи, бәхетсезлек килгәндә сыену урыны була һәм юата, өйдә чакта шатландыра, өйдән читкә киткәндә  комачауламый.(Цицерон).

(Тыныч көй  уйнатыла)

2  нче  алып баручы: Хәзер сезгэ Ләйлә “Татар китабы” дигән шигырь сөйли

Минем өчен китап изге әйбер,

Күзем ачты бала чагымда ук:

Киңәшчем дә булды, мең сорауга

Җавап табалмаган чагымда ук.

Әкиятләр белән танышуым

Татар китабыннан башлангандыр.

“Үги кызны” кат-кат укыганда

Ничә тапкыр күзем яшьләнгәндер.

Кулларыма мин еш китап алам,

Серләшәмен ялгыз калган чакта.

Халкымны, дим китап саклаган ич-

Теле онытыла язган чакта.

Адаштырмый әйдәп барасың син

“Нәрсә бар соң сина тиң тагын”- дим.

Башым иеп сина табынамын-

“Рәхмэт сиңа, Татар китабы!”- дим.

1 нче алып баручы: ”Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем, була минем юл күрсәтүче йолдызым”, дип язган Г.Тукай. Дөрестән дә, китапларда чагылдырылган тарих сабаклары үткәннәрне белергә генә түгел, ә хәзерге тормышны  аңларга да һәм киләчәктә үз юлыңны сайларга да  ярдәм итә.

Китап

Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса,  ДИНӘ

Үз-үземне күралмыйча рухым төшсә,

Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны

Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә;

Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш,

Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,

Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса,

Хәзер генә сыгылып-сыгылып елаган яшь,

Шул вакытта мин кулыма китап алам,

Аның изге сәхифәләрен актарам;

Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,

Шунда гына дәртләремә дәрман табам.

                                                               Г. Тукай

2 нче алып баручы: Җор телле татар халкыбыз китап, уку, белемле булу турында мәкальләр иҗат иткәннәр, ә хәзер без сезнең белән татар халкының бу мәкальләрен  исебезгә төшереп китик.

 Китап  -  белем   чишмәсе

Китап - тормыш көзгесе

Китап -  якын сердәш

Китапның белмәгәне юк

Китапсыз өй - тәрәзәсез бүлмә

Китап галим-  телсез мөгаллим

Күп укыган  күп белер

Күп йөргән, күп белмәс - күп укыган күп белер

Гыйлем акчага килми - тырышлык белән килә

Уку каты булса да  җимеше татлы

1 нче алып баручы:  Китап укып, без күп нәрсәгә өйрәнәбез. Ул яхшыны яманнан аерырга өйрәтә, кеше бәхете өчен көрәшүчеләрнең бөек акыллары белән таныштыра.  Кешегә ул бик күп нәрсә хакында сөйли, әмма аңардан басылып чыкканчы, аның нинди юл үтүен без күрмибез. Ә хәзер сүзебез китапның безнең кулга килеп эләккәнче нинди юл үтүе хакында.

Башта кәгазь эшләү өчен    З. Эльвина

Шактый хезмәт сорала,

Әдипләр әсәрне язгач,

Эшләр бераз җайлана.

Язучының һәрбер сүзе

Редактор аша үтә.

Китаптагы һәр сүз өчен

Ул безгә җавап тота.

Эшчән басу машинасы

Биткә хәреф төшерә.

Битләр  әле китап түгел,

Елмаймыйлар кешегә

Ябыштырып, төпләп куйгач

Тышларга кирәк була.

Исемнәрен язгач кына

Ул битләр китап була.

Менә шулай китап туа.

 2 нче алып баручы: Бер язучы болай дигән: “Китап ул язылгач кына түгел, ә укылып чыккач туа”,- дигән. Һәм бу сүзләргә колак салмыйча да булмый. Чөнки китап укучыдан башка, укучының мәхәббәтеннән башка китап юк әле ул. Кайбер укучыларыбыз турында “ул укыштыргалый”, яки “ул китап укырга яратмый” дигән күңелсез сүзләр ишетергә туры килә. Мондый сүзләрне ишетәсе  авыр да, күңелсез дә. Ә менә укый торган укучы булу- гүзәл нәрсә. Шундый гүзәл укучы булырга омтылу бер дә соң түгел.

“Якын дус” җырын җырлату. Динә, Ләйлә, Эльвира.

1 нче алып баручы: Ә менә мин, кемнең дә булса: “Миңа күңелсез! Нәрсә эшләргә дә белмим!”- дип зарлануыын ишетсәм, гаҗәпләнәм. Китаплар булганда, эшләр нәрсә һәрвакытта да бар , дип уйлыйм мин. Китаплар барында берничек тә күңелсез була алмый.

                  М.Гафуриның “Китап һәм балалар” шигыре ( Гөлназ)

Дүрт-биш бала җыелганнар бер урынга,

Нәкъ уртада берсе китап тоткан кулга.

Һәммәсе дә колакларын торгызганнар:

Берсе укый, башкалары тыңлый шунда.

Утыралар китап укып, күңел ачып,

Шатлыкларын бергә-бергә уртаклашып

Кайвакытта тыңлый болар тып-тын гына,

Кайчагында көлешәләр шаркылдашып.

2 нче алып баручы: Ә хәзер  сезнең ничек китаплар укуыгызны тикшереп китик. Бирелгән башваткычны чишкәч сез бик яхшы белә торган бер сүз килеп чыгар. Сорауларны игътибар белән тыңлагыз .

     

1 алып баручы:Бу шигырь юлларын кем иҗат иткән?   Исеме ничек?

Тау башына салынгандыр безнең авыл

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңар күрә сөям җаным, тәнем белән.

(Г.Тукай “Туган авыл”).

2 алып баручы: Бу юллар, кайсы әсәрдән һәм аны кем язган?              

   Безнең Җамал әбинең чуар тавыгы бар. Бер авылда да юк бу тавыкка пар.Чуар тавыкны тавык димәсәң ,Җамал әбинең хәтере калып, бу сүзне улы Гата да күңеленә авыр алыр. Күгәрченнән кечкенә, сыерчыктан зур- чуар тавык әнә шундый ул.                                               (А.Алиш “Чуар тавык”).

1 а.б.Авторын әйтегез. Мин чит илдә матур гөлләр, хуш исле чәчәкләр исним. Ләкин күпме генә иснәмим, барыбер һава җитми, сулыш кысыла. Гүя үз илемнең энҗе чәчәкләре түгел, аның әреме дә бүген миңа шифа булыр иде.

    Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!   (Г.Кутуй “Сагыну”).

2 алып баручы:.  Мин,  Шәвәли- шук малай

Шук малай , уңган малай. , Шәвәлине кем уйлап чыгарган? (Ш.Галиев)

1 алып баручы:  Дәрҗия исемле шагыйрәнең  фамилиясен исеңә төшер.

2 алып баручы: Ә хәзер Абдулла  исемле шагыйрьнен фамилиясен әйтеп карагыз.

     

    1 нче алып баручы: Җаваплардан күренгәнчә бу залда китап дуслары җыелган икән . Китапларның  чын  дуслары  булу өчен аның тарихын да белергә кирәк бит әле . Сезгә бу очракта С.Львовның “Китап турында китап” дигән җыентыгы ярдәм итәр. (Китап күрсәтелә.) Бу җыентыкта  автор китапның тарихи ролен , кешенең рухи мәдәниятен формалаштыруда аның әһәмиятен күрсәтә. Атаклы галимнәрнең, язучыларның тормышында китап нинди урын алып торуы турында сөйли. Шулай ук, китаплар  белән ничек эшләргә кирәклеген дә өйрәтә.

2 нче алып баручы:   Укучылар, хәзер сезгә 6нчы сыйныф укучылары “Гатаның хатасы”дигән әкият уйнап күрсәтәләр, игътибар белән карап утырыгыз.

 (Х.Шабановның “Кадерлә син китапны”  шигыре сөйләнә).

                                       Китап -киңәшчең синең,  АДЕЛЬ

Дустың, ярдәмчең синең,

Ул хөрмәткә бик хаклы,

Кадерлә син китапны.

Почмакларын бөкләмә, ЭНЖЕ

Битләрен дә ертма син,

Керле кулың белән аны

Беркайчан да тотма син.

Ул яратмый пычракны-  ДИАНА.

Керне, тузанны, тапны,

Саф, көрсез күңелең белән

Бик чиста тот китапны.

                                        Көн дә укы син аны: ЭНҖЕ

Китап -  якын дустың ул,

Синең сорауларыңа

Җавап биреп торыр ул!

1 нче алып баручы:  Чыннан да китапны укып чыгу гына түгел бит әле,  озак яшәсеннәр өчен аларны  кадерләп сакларга да кирәк бит.

Әйдәгез әле без дә сезнең белән  китаплар белән нәрсәләр эшләргә ярамаганлыкны  исебезгә төшереп үтик:

1.  Китапны ашыкмыйча, уйлап укы.

2. Китапларның битләрен бөкләп куярга ярамый.(Адель)

3.Китап эченә карандаш, ручка тыгып калдырырга ярамый.(Энҗе)

4. Китапка язарга, рәсем ясарга ярамый.(Элвина Х.)

5.Китапны пычрак кул белән тотарга ярамый.(Гөлназ)

6. Ашаганда китап укып утырырга ярамый.(Диана)

7. Китапны кояш нурлары төшкән урында укырга ярамый.(Ләйлә)

8. Әгәр миндәге әсәрләрне ошатып укыйсың икән, башка иптәшләреңә дә укырга тәкъдим ит. (Динә)

9. Китапның ертылган битләрен ябыштыр. Әгәр кирәк булса, төплә. (Элвира)

10. Китапханәдән алган китапларны вакытында кайтарып бир. Шуны истә тот: аны башка укучылар көтә. (Элвина З.)

2 нче алып баручы:  Китап битләре пычрактан, кояш нурларыннын, юештән бозылалар. Аларны тагын тузаннан һәм корткычлардан сакларга кирәк.

     Китаплар бигрәк тә үзләренә сак караганны һәм чисталыкны яраталар.

     Китапларны чиста өстәлгә һәм чиста парталарга гына куярга кирәк.

    Бер битне укып бетергәч, алдагы битне өстәге почмагыннан тотып ачарга гадәтләнегез. Һәм беркайчан да бармагыгызны төкерекләмәгез.

    Хәзинә Х.Элвина

Хәзинәләрне

Борын-борыннан

Эзләп бакканнар

Төрле урыннан.

Мөгаен, син дә  

Уйга каласың,

Хәзинә диеп

Хыялланасың.      

Ята кебектер  

Таулар артында.      

Ә үзе сиңа            

Бик тә якында.

Төшә аласың      

Бик тиз эзенә —

Китапханәдә          

Ул бай хәзинә.

                Шәүкәт Галиев

                                   

Йомгаклау.

1нче алып баручы: Әйе, туган телен яраткан, китапка хөрмәт белән караган бала гына белемле, аңлы, әдәпле, тәрбияле, күркәм кеше булып үсә. Без үзебезнең шундый кеше булып үсүебезгә ышанабыз!

( Кичә г. Тукайның “ Туган тел “ җырын җырлау белән тәмамлана.

(Уртада зур хәрефләр белән язылган плакатны бергәләп уку: “ Белем алыйм дисәң ничаклы- сөй, хөрмәт ит, ярат китапны”.(Г.Тукай))

Китапханәче: Кадерле укучылар! Бүгенге кичәдә туган фикерләрегез сезнең күңелләрдә китапка, укуга карата  кызыксыну, күп укуыгыз белән горурлану хисләре уятсын иде.Китапның якын дусты булыгыз, аны  яратыгыз һәм кадерләгез! Бер-берегезгә дә кешелекле , ярдәмчел булып үсегез.

Алып баручы: Укучылар, хәзер сезгә 6нчы сыйныф укучылары “Гатаның хатасы”дигән әкият уйнап күрсәтәләр, игътибар белән карап утырыгыз.

Катнашалар: икенче класс укучысы Гата, аның китаплары, дәфтәре, сумкасы. карандашы.

Гата (ялгызы). Иптәшләр! Мин бүген бер төш күрдем. Төшемдә китап халкы белән эш күрдем. Ул болай булды.

(Гата кереп китә. Шаулашып, китаплар килеп чыга. Пычранып беткән Уку китабы сүз ала. )

Уку китабы. Карагыз әле миңа, туганнар!

Китаплар. Карыйбыз, карыйбыз. Ләкин таный алмыйбыз.

Уку китабы. Берничә генә көн элек мин дә сезнең кебек матур китап идем. ә хәзер, күрәсезме, нинди хәлгә төштем? (Күзләрен сөртә).

Китаплар. Ни булды сиңа, туганкай? Я, тынычлан, борчылма.

Уку китабы. Күптән түгел генә мине кибеттән бер тракторчы абый сатып алды.

Математика. Әйе. әйе, числосын мин хәтерлим. Егерме бишенче август иде.

Уку китабы. Шуннан энесе Гатага бүләк итте.

Математика. Беренче сентябрь көнне.

Уку китабы. Әйе, Гата мине беренче көнне бик яратты.

Әлифба (елмаеп). Яраттымы? Бик әйбәт!

Уку китабы. “Иң матур китап минеке!”-дип, бөтен класска күрсәтеп мактанып йөрде. Ә мәктәптән кайткач, өстәл янында чәй эчкәндә, Гата мине актара-актара майга буяп, чуарлап бетерде.

Китаплар. Ай-яй-яй! Нинди шапшак малай!

Уку китабы. Алай гынамы әле! Ул бер майлы коймакны леп итеп минем битемә салып куйды. Битләрем менә, кайнар майга буялып, кап-кара булып чыкты.

Әлифба. Менә нинди хурлык!

Математика. Әйе, мин санадым. Май аның 10 битенә үтеп чыккан.

Уку китабы. Ә кич белән мине баш астына салып йокларга ятты. Шунда минем кабыргаларым сынып бетте.

Китаплар. Ай-яй-яй! Бу нинди малай?

Математика. Мин санадым, аның ике яктан икешәр кабыргасы сынган.

Уку китабы. Бик җәфалады ул мине. Әнә, сумкасын күрегез бер генә.

(Кыршылып беткән иске сумка керә)

Сумка. Исәнмесез, бәхетле китаплар!

Китаплар. Исәнмесез!

Математика. Сиңа ничә яшь, сумка туган?

Сумка. Әле бер яшь тә юк.

Әлифба. Ә мин сиңа җитмеш яшь дип торам.

Сумка (йөткереп). Гата картайтты инде мине шулай.

Китаплар. Күрәбез, күрәбез!

Сумка. Гата мине чана итеп, өстемә утырып таудан шуды.

Китаплар. Ай-яй-яй! Бик усал малай!

Сумка. Менә минем эчемдә нәрсәләр генә юк! Күрегез!

Китаплар (сумканың эченә карыйлар). Әтекәй генәм! Ниләр генә юк!

Әлифба. Авыр шөрепләр, рогаткалар, ташлар.

Уку китабы. Иске кәтүк, әбисеннән калган күгәргән уймак, сынык пычак, чүп-чар бер кочак!

Математика. Санап бетергесез...

Уку китабы. Әнә. мин шулар арасында интегеп яшим инде.

Сумка. Ә мин шуларны күтәреп ташып йөрим.

(Өстәл астыннан бер тавыш килә)

Тавыш. Сез мине күрсәгез иде!

Башкалар (аптырап). Кем бар анда? Гата үземе әллә?

Тавыш. Юк, мин Гатаның хата белән тулган дәфтәре.

Башкалар. Син кайда соң, кил бирегә!

(Өстәл астыннан дәфтәр чыга)

Дәфтәр. Мин матур язу дәфтәре булам.

Әлифба. Алай икән. Ләкин син бер дә матур түгелсең.

Уку китабы. Ә син нигә кырын басып торасың?

Дәфтәр. Оялам. Гата минем бу як битемә кара түкте. Кешегә күренергә оялам.

Башкалар. Ай-яй-яй! Бик шапшак малай!

Карандаш (керә). Ә сез мине күрегез бер генә. Ул көн дә минем башымны чәйни, очымны сындыра.

Әлифба. Бу нинди эш! Менә минем укучым Әлфия, беренче класста гына булса да, һич тә алай түгел. Аның барлык әйберсе дә чиста, сумкасын да, карандашларын да кадерләп кенә йөртә.

Математика. Исәпләп торсаң, исең китә. Күрәсе иде, колагын борасы иде ул Гатаның.

Уку китабы. Юк, минем аны күрәсем килми. Мин аңарда йөргәнче, макулатура булып китәм.

Дәфтәр. Мин дә!

Карандаш. Ә мин нишлим соң?

Әлифба. Ә сине мин үзем белән алам. Әлфия сине очлар, кадерләп кенә йөрер.

Математика. Әйдәгез, Гатага язып калдырыйк.

Карандаш. Мин язам! (Карандаш тиз-тиз яза.) Булды.

(Бар да чыгып китәләр. Гата керә. )

Гата. Кайда булды бу уку китабы! Мич башында да юк, карават астында да юк. Матур язу дәфтәре дә әллә кая киткән. Тапсам, кирәкләрен бирәм инде. (карандаш белән язган кәгазьне укый.) “Без түзеп тора алмыйбыз, сине ташлап китәбез”. Мине ташлап киткәннәр. Уф, нишлим хәзер? (Үз-үзенә.) Әй Гата, Гата, әллә син чынлап та ясадыңмы хата?

(Пәрдә ябыла. Гата сәхнә алдына чыга.)

Менә мин, иптәшләр, шундый төш күрдем. Хәзер мин барлык әйберләремне кадерләп кенә йөртергә сүз бирәм.

Алып баручы: Күрдегезме инде,ишеттегезме? Гатаның хатасын кабатлый күрмәгез. Китап бит ул гаҗәеп хәзинә.Аны яратырга һәм сакларга кирәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык тәрбия сәгате "Китап - белем чишмәсе"

Мәктәп укучыларының китапханәгә йөрүләре елдан - елга кими бара. Аларны ничек тә китап укуга тарту максатыннан ел саен укучылар каршында 2 апрель - Халыкара балалар китабы көнендә төрледән - төрле чар...

Китап - белем чишмәсе

Китап- кешеләрнең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, теле, укытучысы. Укучыларда китапка мәхәббәт, белем алуга омтылыш тәрбияләү....

Китап - белем чишмәсе

Сжатый план урока по окружающему миру в третьем классе по теме "Книга-источник знаний"....

" Китап - белем шишмәһе"

Кластан тыш сара...

"Китап- белем чишмәсе" - 5 нче сыйныфлар өчен әдәби -музыкаль кичә

Китап турында табышмаклар, мәкальләр әйтү....

Китап-белем чишмәсе

Китап-белем чишмәсе...

Тел –белем чишмәсе!

Внеклассная работа....