Китап - белем чишмәсе
план-конспект занятия по естествознанию по теме

Билалиева Гульчачак Фидаиловна

Сжатый план урока по окружающему миру в третьем классе по теме "Книга-источник знаний".

Скачать:


Предварительный просмотр:

Әйләнә-тирә дөнья – _3__

Тема: «Китап – белеем чишмәсе»

Максат: укучыларның китаплар, аларның барлыкка килү турындагы белемнәрен тирәнәйтү; төрле китап төрләре белән таныштыру; китапларга сак караш, китап укуга омтылыш тәрбияләү.

Материал һәм  җиһазлар: дәреслек, эш дәфтәре, словарьлар, энциклопедия, атлас, юлкүрсәткечләр.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:  белешмә китаплар, словарьлар, юлкүрсәткечләр белән эшли белү, китапның авторын, исемен әйтеп таныта белү.

Дәрес барышы:

  1. Уку эшчәнлегенә керү. Исәнләшү, дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

 Укучыларда дәрескә карата уңай халәт тудыру.

2.Актуальләштерү. Әйләнә-тирә дөньяны өйрәнү методлары турында кабатлау. Алар тормышта кайчан кулланылалар?

Китаплар барлыкка килү тарихын искә төшерү.

3.Темага керү. Китаплар белән таныштыру. Әдәби китаплар. Китап, авторы, исеме, кайда чыгарылган, ничәнче елда чыгарылган. Белешмә әдәбият -  сүзлекләр, энциклопедияләр, атласлар, юл күрсәткечләр.

4.Физкультминутка.

“Без барабыз, барабыз ...”

5.Яңа белемнәрне ачу.

Сүзлекләр – мәгънәсен ачыклаучы яки башка телгә тәрҗемә китаплар.

Энциклопедияләр – әйләнә-тирә турында сөйлиләр, алары – универсаль дип аталалар, махсус дип бер генә темага багышланганнарын атыйлар.

Атласлар дип элек карталар җыелмасын атаганнар. Ә хәзер белешмә формасындагырак җыелмаларны әйтәләр. Мәсәлән, “Атлас автомобильных дорог города Москвы”

Юлкүрсәткечләр – шәһәрләр картасын, истәлекле җирләр, тарихи һәйкәлләр карталарын бирә, бару юлларын күрсәтә, кыскача тарихын аңлата.

Нәтиҗә ясау, чагыштыру. Китапны таный, куллана белергә кирәк.

6.Беренчел ныгыту. Китапларны күрсәтү. Бу нинди китап.

“Юлга чакыручы китап” хикәясен укып фикер алышу. Сорауларга җавап бирү.

7.Мөстәкыйль эш. Эш дәфтәрләрендә биремнәр үтәү: №1, 2, 3, 5.

8.Проблемага әйләнеп кайту. Белешмә китаплар – безнең ярдәмчеләребез. Укый белү, кирәкле китапны табу, аны укып аңлый алу, күңелне тетрәткәндә елый алу зур бәхет.

9.Йомгаклау.

Өй эше бирү: эш дәфтәрләрендә бирем №

Рефлексия. Дәрестәге эшчәнлеккә нәтиҗә ясау, үзбәя.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык тәрбия сәгате "Китап - белем чишмәсе"

Мәктәп укучыларының китапханәгә йөрүләре елдан - елга кими бара. Аларны ничек тә китап укуга тарту максатыннан ел саен укучылар каршында 2 апрель - Халыкара балалар китабы көнендә төрледән - төрле чар...

Китап - белем чишмәсе

Китап- кешеләрнең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, теле, укытучысы. Укучыларда китапка мәхәббәт, белем алуга омтылыш тәрбияләү....

" Китап - белем шишмәһе"

Кластан тыш сара...

Китап - белем чишмәсе.

Китап - белем чишмәсе. (1-9 сыйныф укучылары белән әдәби  тематик кичә үткәрү   өчен сценарий үрнәге) .Максаты:            - ...

"Китап- белем чишмәсе" - 5 нче сыйныфлар өчен әдәби -музыкаль кичә

Китап турында табышмаклар, мәкальләр әйтү....

Китап-белем чишмәсе

Китап-белем чишмәсе...

Тел –белем чишмәсе!

Внеклассная работа....