"Китап- белем чишмәсе" - 5 нче сыйныфлар өчен әдәби -музыкаль кичә
материал (5 класс) на тему

Китап турында табышмаклар, мәкальләр әйтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kitap-_belem_chishmse.docx110.88 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

5 нче а  сыйныфында үткәрелгән әдәби-музыкаль кичә

http://www.clipartsfree.net/vector/large/22142-book-and-pen-vector.png

Китап – белем  чишмәсе .

Максат: Укучыларда китап укуга мәхәббәт уяту, белемле булуның әһәмиятен  төшендерү, Габдулла Тукайның иҗатын искә төшерү, яңа мәгълүматлар  бирү.

Җиһазландыру: Бөек шәхесләрнең китап турындагы сүзләре язылган плакатлар,Тукай җыентыкларыннан торган китап күргәзмәсе.

Укытучы:

 - Беренче кулъязма китаплар моннан 40 мең ел элек барлыкка килгән. Ул вакытларда ташка, агачка, металлга, сөяккә, төрле тукымаларга, балчыктан ясалган тактачыкларга, хәтта яфракларга, тузларга да язганнар.Аннары пергамент бик кыйммәткә төшкән. Аны папирус алыштырган. (Ул- тропик илләрдә үсә торган үсемлек.)

    Китап- кешеләрнең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, теле, укытучысы. Китапсыз халык тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән. Шуңа күрә кайбер әһәмиятле китапларны кабат-кабат басканнар, аларны алтын-көмештән коеп саклаганнар. Монголиядә әнә шундый бер китап 460 килограмм  көмеш һәм 52 килограмм  алтыннан эшләнгән юка калайларга язылып калдырылган.

   Төрки халыклар да китап басу эшенә беренчеләрдән булып керешкәннәр. Соңрак татар халкы да үз китапларын булдырган. Революциягә хәтле татар телендә 12 мең исемнән артык китап басылып чыккан, аның гомуми тиражы 50 миллионга җиткән. Китап басу буенча татарлар руслардан гына калышкан.

  1865 елда Казанда шәһәр җәмәгать китапханәсе ачыла. Ә 1906 елда күренекле татар журналисты, тел галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Әхмәтһади Максуди тырышлыгы белән әлеге китапханәнең мөселман филиалы булдырыла.

    Республикабызда хәзер 1634 китаханә эшли. Шуларның иң зурысы, иң матуры- Татарстан Республикасы Милли китапханәсе. Ул Казан дәүләт университеты бинасы каршында урнашкан. Югары уку йортларында белем алучы студентларның барысы да диярлек әлеге китапханәдән файдаланырга тырыша. Сез дә киләчәктә югары белем алырга омтылырсыз, әлеге китапханә залларында утырырсыз дип уйлыйм.

  Кичәнең беренче өлеше

Китап  турында шигырьләр сөйләү.

1 укучы:  Кулыма алдым китап

                 Шундый матур, рәсемле.

                 Рәссамнар бик тырышып

                Ясаган ул рәсемне

 2 укучы: Ә кәгазен ясарга

               Күпләрнең көче кергән

               Кәгазьне яшел дустыбыз

               Агач, куаклар биргән.

3 укучы: Беркайчан да китапның

                 Үткән юлын онытма

                 Рәнҗетмә син китапны

                 Аның битләрен ертма!

 4 укучы: Башта кәгазь эшләү өчен ,

              Шактый хезмәт сорала.

              Әдипләр әсәрне язгач,

              Эшләр бераз җайлана.

5 укучы: Язучының һәрбер сүзе

                Редактор аша үтә.

                 Китаптагы һәр сүз өчен

                 Ул безгә җавап тота.

 6 укучы: Эшчән басу машинкасы

                  Биткә хәреф төшерә.

                  Битләр әле китап түгел,

                  Елмаймыйлар кешегә.

 7 укучы: Ябыштырып, төпләп куйгач,

                  Тышларга кирәк була.

                   Исемнәрен язгач кына,

                   Ул битләр китап була.

   

8 укучы: Рәссамга төрле төсләр кирәк:

                   Яшел төс язга кирәк.

   9 укучы:  Кояш чыга кызарып,

                    Бөтен җирне балкытып.

                    Чия пешә бакчаларда

                     Кызарып та, балланып.

10 укучы:    Зәңгәр кирәкле һәм яхшы төс

                     Җылы як табигатенә.

                     Бу төстән дә кулайрак

                    Төс юктыр җир йөзендә.

11 укучы:   Бик ярата шул Мәрфуга

                       Китапларны күп укырга.

                       Ятса да ул, торса да ул,

                       Суза тизрәк китапка кул.

 12  укучы:    Оныта урын җыярга,

                       Бит юарга, чәч тарарга,

                Чыкмый урамга уйнарга,

                        Китап булсын гел аңарга!

    13 укучы:    Ашарга дип утырса да,

                        Өстәлгә ул китап сала.

                         Бер укый да, бер аш каба,

                         Белмим нинди тәмен таба?!

 14  укучы:  Ә минемчә бутала ул,

                      Бернәрсә аңламый кала ул!

                     Алай итмә син , үскәнем,

                     Ашаганда бел аш тәмен,

                     Укыганда-китап тәмен,

                    Барысын да бергә бутап,

                    Җибәрмә син эшнең тәмен!

                    Җырларын ятлап күңелдән

   15 укучы:  Талантыңа таң калып

                       Бөек җырчысы янына

                       Тукайга килә халык

  16 укучы:   “Тәфтиләүләр” белән килә

                      “Зиләйлүк”ләрне көйләп

                     Туган телнең бар аһәңен

                      Аңлатып булмас сөйләп

  17 укучы:  Аның белән тел ачылган

                     Һәр адымда кирәк, бел

                     Туган тел-Тукай теле ул.

   Кызлар башкаруында “Кәрия- Зәкәрия”  уен-җыры.

Кичәнең икенче өлеше

Ә хәзер, әйдәгез ярыш оештырып алабыз. Сорауларны нигездә Габдулла Тукай шигырьләреннән, әкиятләреннән чыгып төзедем.

1 нче тур.

1. Сезгә мәгълүм булганча, кечкенә  Апушка төрле гаиләдә яшәргә, авылга күчеп йөрергә туры килгән. Менә бу юлларны ул кайсы авылда яшәгән елларны искә төшереп язган?  “Үги әбинең  алты күгәрчене эчендә мин бер чәүкә булганга, мине еласам- юатучы, иркәләним дисәм- сөюче булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр”. (Өчиле авылында.)

2. Габдулла Тукай Уральск шәһәрендә төпле белем алуга ирешә. Ул укыган мәдрәсәнең исеме ничек? (Мотыйгыя.)

3. Бу өзек кайсы шигырьдән алынган?

                                 Җен-фәлән дип сөйләнүләр

                                  Искеләрдән калган ул;

                                  Сөйләве яхшы, күңелле-

                                  Шагыйранә ялган ул.

                                                              (“Сабыйга”)

4. Казанга әйләнеп кайту турындагы шигырен әйтергә, бер өлешен сәнгатьле итеп сөйләргә. Соңыннан ул көйгә салына. (“Пар ат”)

5. Бөек Тукайның әкият-поэмасына нигезләнеп иҗат ителгән “Шүрәле” балетының авторы кем? Ул автор турында нәрсәләр беләсез? (Фәрит Яруллин.) (Укучыларның фикерләре тыңлана)

 2 нче тур .

  Шигырьне дәвам итәргә.

  1. Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

(Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән...)

  1. Зур бәхетләр сызганып,

Эшкә бирелгәннән килә,

(Ах, оят, хурлык, түбәнлекләр

иренгәннән килә...)

  1.   Җиктереп пар ат,

       Казанга туп-туры киттем карап,

       Чаптыра атларны күчер,

       Суккалап та тарткалап.

  (Кич иде, шатлык белән, нурлар чәчеп,  ай ялтырый,

        Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый)

                                               

  1. Бар күңеллелек бөтен дөньяда,

Бар бер ямь бүген.

(Нәрсәдән бу? Мин беләм:

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген...)

3 нче тур.

1. “Шүрәле” әкияте ничек башлана?

( Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл-  Кырлай, диләр;

Җырлаганда, көй өчен, “тавыклар  җырлай”, диләр

Гәрчә анда тумасам да, мин бераз  торган идем;

Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән иде  урган идем...)

2. “Су анасы” әкияте ничек башлана?

(Җәй көне: эссе һавада мин суда коенам, йөзәм;

Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм...)

4 нче тур.

Кроссворд чишү.

Т

У

К

А

Й

  1. “ Ә шулаймы?- Акча барда бар да бар  дус шул, бар да яр,

          Акча исе чыкмый торса, бар да  яныңнан таяр!”   -

бу өзек нинди шигырьдән китерелгән? (“Теләнче”)

  1. Тукай яшәгән, белем алган шәһәр исеме. (Уральск.)
  2. Нәрсә ул белем чишмәсе? (“Китап”)

  1.  Күп яшәгән, күпне күргән кеше. (Бабай.)
  2. Тукайның Сәгыйть Рәмиев үрнәгендә язган шигыре. (Йокы”)

Кичәне “Туган тел”  җыры  белән тәмамлыйбыз


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык тәрбия сәгате "Китап - белем чишмәсе"

Мәктәп укучыларының китапханәгә йөрүләре елдан - елга кими бара. Аларны ничек тә китап укуга тарту максатыннан ел саен укучылар каршында 2 апрель - Халыкара балалар китабы көнендә төрледән - төрле чар...

Китап - белем чишмәсе

Китап- кешеләрнең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, теле, укытучысы. Укучыларда китапка мәхәббәт, белем алуга омтылыш тәрбияләү....

Китап - белем чишмәсе

Сжатый план урока по окружающему миру в третьем классе по теме "Книга-источник знаний"....

" Китап - белем шишмәһе"

Кластан тыш сара...

Китап - белем чишмәсе.

Китап - белем чишмәсе. (1-9 сыйныф укучылары белән әдәби  тематик кичә үткәрү   өчен сценарий үрнәге) .Максаты:            - ...

Китап-белем чишмәсе

Китап-белем чишмәсе...

Тел –белем чишмәсе!

Внеклассная работа....