Китап-белем чишмәсе
план-конспект урока (6 класс) на тему

Китап-белем чишмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kitap-belem_chishmse.docx20.86 КБ

Предварительный просмотр:

Класс: 6М                    Дәрес темасы: Китапханәдә

Дәрес тибы: Д/МС

Максат:

1.Китапханәгә йөрү, язылу, китап алу. Китапханәдә сөйләшү өчен лексик минимумны үзләштерү;

2.Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

3. Китап, журнал, газеталарга карата сакчыл караш һәм китапханәче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү;

Дәрес барышы:

I.Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

1.Дәресне оештыру. Исәнләшү, укучыларның хәлләрен сорашу, психологик уңай халәт тудыру.

2.Актуальләштерү.

а)тел күнегүләре:

-Спроси у соседа по парте, какое сегодня число?

-Спроси у соседа по парте, какой сегодня день недели?

-Спроси у соседа по парте, какая сегодня погода?

-Спроси у соседа по парте, любит ли он осень?

-Укучылар, көз көне табигатьтә без нинди үзгәрешләр күзәтәбез?

б)фонетик зарядка:

-Укучылар, без хәзер сезнең белән фонетик күнегү ясап алырбыз. Бүген [ә]

әни, әти, әйбер, әкият, әкрен, әлбәттә, әсәр, әдип, җәй, мәдәният.

-Укучылар, мин хәзер сүзләр әйтәм, [ә] авазы кергән сүзләрне ишеткәч, кул кутәрерсез: мәдәният, сынлы, сәнгать, гасыр, күргәзмә, күренекле, кулъязма, көнкүреш, сәфәр, энҗе, түбәтәй, читек, муенса;

3) Өй эшен тикшерү.

-Укучылар, өй эшен  тикшерәбез.

6нчы күнегү, 21нче бит. Рәсемнәргә карарга һәм әйтергә: бу кешеләр кем булып эшли?

Язучы, китап басучы, укытучы, тегүче, икмәк пешерүче, пешекче, төзүче.

7нче күнегү, 21нче бит. Бирелгән сүзләргә исем ясагыч кушымчалар ялгап, яңа сүзләр ясарга, җөмләләр төзергә.

Китапханәче, киңәшче, ярдәмче, эшче, телче.

Мәктәптәге китапханәче апабыз безне һәрвакыт якты йөз белән каршы ала. Әнием минем өчен кинәшчем дэ, ярдәмчем дә. Эшчеләр бәйрәм көнне ял итте. Минем үскәч телче булып эшлисем килә.

4) Уку мәсьәләсен кую.

Изгеләрдән изге бит ул

Китап, китапханәсе.

Үзенә тарта күңелне

Әллә китап, әллә журнал,

Әллә китапханәче. (Энҗе Мөэминова, “Син ул”)

- Укучылар, бу шигырьне укыгач, бүгенге дәреснең темасын ничек билгели алабыз?

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1)Тәрҗемә эше.

-Мин сезгә текст укыйм. Шуны бергәләп тәрҗемә итәрбез.

Китап. Китапханә. Китапханәче. Бу гади генә өч сүздә күпме мәгънә, күпме сер (тайна). Китап һәр кешенең тормышына кечкенә чагыннан ук килеп керә. Бала китапның башта матур рәсемнәрен карый, аннары ниндидер сәер (странный) билге - тамгалар (знаки) кушылудан “ӘНИ” дигән яраткан сүзе барлыкка килүгәгаҗәпләнә (удивляется). Шуннан башлап китап аның бөтен тормышы буена: балалар бакчасында, мәктәптә, университетта, эштә дә, көнкүрештә дә озата бара. Китаптан күп сорауларга җавап табып була. Кыскасы, китап ул – хәзинә (клад).Укысаң – табасың ул хәзинәне, укымасаң – юк!

-

-Китап турында мәкальләрне искә төшерик әле. Кем хәтерли? Берне дәфтәрегезгә язып куегыз.

Китап – белем чишмәсе.

Китапсыз йорт – кошсыз урман.

Китапсыз өй – тәрәзәсез бүлмә.

Китап – тормыш көзгесе.

Яхшы китап укысаң, тагын бер дустың артыр.

Китап укымаган кеше – чәчәк күрмәгән бал корты.

2)Дәреслек белән эш.

а) 1нче күнегү, 22нче бит. – диалогларны рольләргә бүлеп укыйбыз.

б) Икешәр кеше парлап эшлибез:

3 нче күнегү (а, ә), 22 нче бит. – иптәшегезне мактагыз:

-күп китап укыгыны өчен;

-китапны чиста тотканы өчен;

4 нче күнегү (а, ә), 23 нче бит. – дустыгызга киңәш бирегез:

-маҗаралы китап укырга;

-китапны чиста тотарга;

3) Ишетеп аңлау (Аудирование).

а) Прослушайте и назовите вопросительные предложения.

Мин китапханәгә барам.

Керергә рөхсәтме?

Мин алтынчы сыйныфта укыйм

Китапханәгә язылырга мөмкинме?

Китапны саклап тотарга кирәк.

Син нинди китаплар укырга яратасың?

б) Переведите и укажите, что изменено во втором предложении.

1) Безнең мәктәптә китапханә бар.

Безнең мәктәптә зур китапханә бар.

2) Мин китап укырга яратам.

Мин маҗаралы китап укырга яратам.

3) Китапханәгә китаплар кайтты.

Китапханәгә яңа китаплар кайтты.

III.Рефлексив бәяләү.

Белемнәрне тикшерик: теләгән кешеләр үзләренә татарча-русча китаплар ала.

Йомгаклау.

Өй эше бирү.

-22нче биттәге диалогы ятларга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык тәрбия сәгате "Китап - белем чишмәсе"

Мәктәп укучыларының китапханәгә йөрүләре елдан - елга кими бара. Аларны ничек тә китап укуга тарту максатыннан ел саен укучылар каршында 2 апрель - Халыкара балалар китабы көнендә төрледән - төрле чар...

Китап - белем чишмәсе

Китап- кешеләрнең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, теле, укытучысы. Укучыларда китапка мәхәббәт, белем алуга омтылыш тәрбияләү....

Китап - белем чишмәсе

Сжатый план урока по окружающему миру в третьем классе по теме "Книга-источник знаний"....

" Китап - белем шишмәһе"

Кластан тыш сара...

Китап - белем чишмәсе.

Китап - белем чишмәсе. (1-9 сыйныф укучылары белән әдәби  тематик кичә үткәрү   өчен сценарий үрнәге) .Максаты:            - ...

"Китап- белем чишмәсе" - 5 нче сыйныфлар өчен әдәби -музыкаль кичә

Китап турында табышмаклар, мәкальләр әйтү....

Работа над орфографической зоркостью в рамках школьного проекта « Грамотность на кончике пера » «Ак китап » - « Белая книга » ( татарский язык и литература)

Правильно писать слова должен каждый человек. Будь то первоклассник или же взрослый человек. Есть определенные нормы, которые должен знать каждый. Так называемый орфографический минимум. Научные иссле...