"Без- Тукайлы халык мәңгегә".Г.Тукай туган көненә багышланган әдәби кичә.
план-конспект занятия (3 класс) на тему

Фасахова Венера Таһир кызы

"Без - Тукайлы халык мәңгегә".Г.Тукай туган  көненә  багышланган әдәби кичә.Кичә башлангыч сыйныфларда Г.Тукай туган көненә багышлап үткәрелә.Кичәдә бөек шәхесебезнең шигырьләре, җырлары тыңлана, аңа багышланган шигырьләр укыла.Кичәдә Г.Тукай иҗатына карата мәхәббәт хисе тәрбияләнә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл g.tukay_tugan_konen_bagyshlangan_kich.docx27.64 КБ

Предварительный просмотр:

“Без-Тукайлы халык мәңгегә”.

Кичә барышы

“Туган тел” җырының көе яңгырый.

1 нче алып баручы. Кадерле укытучылар һәм балалар! Зәңгәр күк йөзендә язгы кояш елмайган ягымлы көннәрнең берсендә, табигатьтә якты апрель ае хакимлек иткәндә, менә ничәмә-ничә еллар татар халкы үзенең сөекле шагыйре Габдулла Тукайныӊ туган көнен зурлап билгеләп үтә.

2 нче алып баручы. Тукайның бөеклегенә һәм аның милләтебез горурлыгы, куанычы булуына без вакыт узган саен ныграк ышана барабыз.Тукай иҗатының да еллар узган саен, әһәмияте арта, бу шәхеснең олылыгы тагын да ачыграк төсмерләнә бара.Без дә бүген сөекле Тукаебызны һәм аның иҗатын ихлас яратуыбызны шигырьләр, җырлар аша аңлатырбыз.

Сәхнәгә 3 сыйныф укучылары чыга.

1 нче укучы.

Илдә кояш, җирдә кояш,

Күздә кояш, йөздә кояш.

Көндәгечә көлә кояш,

Әмма бүген үзгә кояш.

Барысы бергә. Тукай көне! Тукай көне!

2 нче укучы.

Килә язлар, китә язлар,

Һәр ел саен үзгәрелә… үзгәрелә…

Һәр ел саен Тукай гына

Япь-яшь хәлдә килә безгә.

Киңлекләрдә язгы аваз –

Чыр-чу килә кошлар иле,

Чеңләп тора аһәңнәре…

Барысы бергә. Тукай көне! Тукай көне!

3 нче укучы.

Илдә кояш, Җирдә кояш,

Тукай көне канат җәйгән.

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Барысы бергә. Тукай көне – безнең бәйрәм!

Балалар хоры «Бәйрәм бүген!» җырын (Г.Тукай сүзләре, Җ.Фәйзи көе) башкара.

Укытучы. Халкыбызның бөек шагыйре дөньяда бары тик 27 ел яшәгән, нибары 8 ел иҗат иткән, ә шулай да мирас итеп гасырларга җитәрлек рухи байлык калдырган.

Сәхнәгә 2,3 сыйныф укучылары чыга.

1 нче укучы.

Тарих битләренә күз салсак,

Бөек исемнәргә халкым бай;

Гасырлардан гасырларга килә,

Горур татар улы яшь Тукай!

2 нче укучы.

Халкым күңеленә ак нур сиптең,

Кара төндә булдың якты ай;

Шаулы язның сүнмәс тугаедай,

Мәңге дәртле җырчы син, Тукай!

3 нче укучы.

Үксез тормыш читкә типкән чакта,

Иркәләде сине киң Кырлай;

Моңлы Кырлай урманнары ничек,

Шигъриятең синең шулай бай.

4 нче укучы.

Урам ташларыннан эзләмәгез,

Тукай баскан утлы эзләрне.

Йөрәкләрдән аны сез эзләгез,

Йөрәкләрдә Тукай эзләре.

5 нче укучы.

Даны барның җирдә җыры булыр,

Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.

Без – бәхетле, без шагыйрьле халык,

Без Тукайлы халык мәңгегә.

З.Яруллинның «Тукай маршы» яңгырый. Сөйләүчеләр кереп китә, аларны 2 алып баручы алмаштыра.

1 нче алып баручы. Балалар һәм өлкәннәр өчен гаять кадерле шигырьләр, әкиятләр иҗат иткән шагыйрьнеӊ балачагы бик авыр шартларда узган. Язмыш тарафыннан бертуктаусыз кыерсытылган нәни Габдулланың тормыш сәхифәләрен искә төшереп китик әле.

2 нче алып баручы. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай 1886 елның 26 нчы апрелендә Татарстанның Арча районы Кушлавыч авылында туа. Нәни Габдуллага «әти» сүзен әйтергә насыйп булмый – биш айлык вакытында аның әтисе үлеп китә.

1 нче алып баручы. Күпмедер вакыттан соң, яңа гаиләгә ияләшкәч, әнисе улын үзе янына, Сасна авылына алдыра. Нәни Габдулла әлеге гаиләдә яшәгән бәхетле көннәрен якты төш кебек булды, дип искә ала. Ләкин бу бәхет тә озакка бармый – аның әнисе дә вафат була. Бөтенләй ятим калган баланы үги әтисе Арча районы Өчиле авылында яшәүче бабасына кайтара. Үзләре дә бик авыр тормышта яшәгән бу гаиләгә Габдулла артык кашык булып килеп керә.

2 нче алып баручы. Әлеге гаиләдә яшәгәндә, Габдулла еш авырган. Аның авыруына беркем дә игътибар итмәгән, хәтта «Үлсә, бер тамак кимер иде», – дип кенә уйлаганнар. Көннәрдән бер көнне бабасы Габдулланы Казанга баручы бер ямщика утыртып җибәрә. Ямщик аны Печән базарында үз балалары булмаган бер гаиләгә – Мөхәммәтвәли белән аның хатыны Газизәгә асрамага бирә. Яңа әти-әниләре бик тырыш, кул эшенә оста кешеләр булганлыктан, Габдулланы монда тамагы туйганчы ашаталар, матур киемнәр тегеп киертәләр.

Шигырь  карау (видео). ГТукай «Китап».

1 нче алып баручы. Әмма ике ел тирәсе вакыт үткәч, Мөхәммәтвәли белән Газизә икесе берьюлы авырый башлый. Алар, әгәр без үлсәк, бу бала кемгә калыр дип, аны Өчиле авылындагы бабасына кайтарып җибәрәләр.

2 нче алып баручы. Биредәге әби-бабай ничек тә Габдулладан котылу җаен карыйлар һәм малайны Кырлай авылында яшәүче Сәгъди абзыйга асрамага бирәләр. Габдулла өчен рәхәт, матур көннәр килә. Әлеге авылда күргәннәрен, ишеткәннәрен, үсеп шагыйрь булгач, Тукай үзенең шигырьләрендә һәм әкиятләрендә сурәтли.

1 нче алып баручы . Бик күп иҗат кешеләре Г.Тукай турында  шигырьләр  язганнар. Хәзер шуларны тыңлап үтәрбез.

            “Тукай – мәңгелек”    

Тау битендә җиләк пешкән чаклар,

Яңгырлар да ява вакытында.

Су анасы чәчен тарый һаман,

Шүрәлесе һаман акыра.

 

Кәҗә – сарык бәхет эзләп йөри,

Капчыкларын асып аркага:

Тормыш дәвам итә – яши Тукай,

Яши мәңге безнең арада.

 

Пар атлары җитез җилдерәләр –

Ишетелә тояк тавышы.

Күпме еллар, юллар үтелсә дә,

Онытылмый җанда сагышы.

 

Бөтендөнья татарлары бергә

“Туган тел”не җырлый моңланып.

Тукай яши, Тукай ул мәңгегә

Йолдыз булып янар нурланып!

2 нче укучы

             “Ул безнең күңелләрдә”     

Әллә тормыш, әллә инде язмыш

Кагып – сугып йөрткән шагыйрьне,

Гаиләдән гаиләгә биргән

Һәм кызганган аңа гомерне.

 

Бик аз торган Тукай якты җирдә –

Яшьләй генә вафат булган ул.

Үлгәненә бик күп еллар инде,

Ә бит яши, һаман исән ул!

 

Зур шагыйрьне искә ала халык,

Кошлар кайткач җылы яклардан.

Безгә күчкән аның шигъри җаны,

Татар теле үскән Тукайдан!

 Шигырь  карау (видео). ГТукай «Кышкы кич».

1 нче алып баручы. Г.Тукай – безнең буын балаларының да иң яраткан шагыйре. Без аның шигырьләрен, әкиятләрен яттан сөйлибез, көйгә салынганнарын җырлыйбыз.

Җыр “Бишек җыры”

2 нче алып баручы. Шагыйрь үзенең әсәрләрендә балаларны тырыш булырга, хезмәтне, табигатьне, хайваннарны яратырга чакыра.

II  сыйныфлар «Бәхетле бала», «Эш» шигырьләрен яттан сөйли. 

1 нче алып баручы. Г. Тукай – үз ватанына, туган теленә, халкына чын күңелдән бирелгән шагыйрь. Ул халкыбызны, аның хезмәтен, гореф-гадәтләрен, бай телен, сәнгатен чын күңелдән яраткан һәм үзенең иҗатында да чагылдырган.

3 сыйныф укучылары «Туган авыл» (Г.Тукай сүзләре, халык көе) җырын башкара.

2 нче алып баручы. Г.Тукайның әсәрләре бик күп телгә тәрҗемә ителгән. Ул татар халкының гына түгел, башкорт һәм азәрбайҗан, казак һәм үзбәк, кыргыз һәм украин, шулай ук башка халыкларның да үз шагыйренә әйләнгән.

1 нче алып баручы. Габдулла Тукай безнең арабызда булмаса да, аның үлемсез әсәрләре – шигырьләре йөрәгебездә мәңгелек урын алды. Бүген карты да, яше дә аның шигырьләрен укый һәм бөек Тукайны олылап искә ала.

2  һәм 3 сыйныф укучылары «Кызыклы шəкерт»,  “Бала белəн Кубəлəк» шигырьлəрен сəхнəлəштерə.

1 нче алып баручы. Үзенең кыска гына гомерен Тукай халкына багышлады, аның бөеклегенә дан җырлады. Шуңа күрә халкым аны үз җырчысы, үз шагыйре итеп кабул итте, ә «Туган тел» җыры татар халкының гимнына әйләнде.

Сәхнәгә 2 сыйныф укучылары чыга.

1 нче укучы.

Тукай! Тормыш сукмагымда миңа

Яшәү өчен көч, дәрт өстәдең.

Әйткән киңәш, теләкләрең синең

Яхшылыкка мине өндәде.

2 нче укучы.

Татар телен, туган телемне мин

Яратырга синнән өйрәндем.

«Туган тел»не сабый чагымнан ук

Матур көйгә салып көйләдем.

3 нче укучы.

Син кабыздың минем йөрәгемдә

Туган телгә олуг мәхәббәт.

Моңлы тел син безгә бүләк иттең –

Шуның өчен сиңа зур рәхмәт.

Укытучы: .

“Тукай” дигәч, уйлар әллә кая –

 Үткәннәргә кире йөгерә.

Бишектән үк халкым моңы булып

Кергән бит ул безнең күңелгә.

Тукай рухы – татар рухы бит ул,

Минем җанда, синең җаныңда.

Без инану белән әйтәбез бит:

“Татар яшәр Тукай барында!”

Тоясыздыр, бүгенгене узып

Тукай бара килер чорларга.

Шулай булгач, “Туган тел” не безгә

Җырларга да әле җырларга.

Бәйрәм укучыларның «Туган тел» җырын (Г.Тукай сүзләре, халык көе) күмәкләп башкаруы белән тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халык педагогикасы нигезендә гаилә тәрбиясен оештыру.

Балаларга күркәм сыйфатлар үзеннән- үзе генә килми. Матур гадәтләр яштән үк ныгысын өчен ата-анага зур көч,тырышлык куярга кирәк. Шуңа күрә бала үстерүче һәр кеше тәрбияче булырга бурычлы. Тормыш үзе ...

Халык уеннары аша - спортка.

Эстафеты на основе народных игр (на татарском языке)...

Халык педагогикасы һәм экологик тәрбия

Халык педагогикасына таянып, балаларга экологик тәрбия бирү....

Халык авыз иҗатына нигезләнеп, әхлакый сыйфатларга ия булган милли рухлы шәхес тәрбияләп укыту.

Һәр халыкның хыялы – камил шәхес тәрбияләү. « Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк », ди халык мәкале.  Ә халык әйтсә хак әйтә. Бүгенге  көндэ үсеп килүче яшь буынны халкыбызнын традицияләре үрнә...

“Без Тукайлы халык – мәңгегә!” сәхнәләштерелгән музыкаль тамашасы (мюзикл)

Татар телле башлангыч мәктәп укучылары өчен сценарий...

Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре буенча дәрес эшкәртмәсе....

: Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре . презентация....