Cүзләр кушылу ысулы. 5 сыйныф өчен презентация.
презентация к уроку (5 класс) на тему

Фасахова Венера Таһир кызы

Cүзләр кушылу ысулы. 5 сыйныф өчен презентация. Әлеге перезентацияне сүзләр кушылу ысулы темасын үткәндә кулланырга мөмкин. Презентация сингапур технологиясен кулланып төзелгән.

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon kushma_suz_5_kl.ppt1.49 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Сүзләр кушылу ысулы Парлы һәм тезмә сүзләр Сүзләр кушылу ысулы

Слайд 2

Укучылар, сезнең алда альбом битләре ята, башта аны икегә, аннан тагын икегә бүләбез. Шул бүленгән кисәкнең бер почмагын әз генә бөклибез һәм альбом битен вертикаль рәвештә ачып каршыбызга куябыз. Әлеге биттәге бөкләнгән урыннарны карандашлар белән кабатлап чыгабыз һәм уртага парлы һәм тезмә сүзләр дип язабыз. Беренче баганага билгеләмәләрен, икенче баганага характеристика, өченче баганага мисаллар, дүртенче баганага капма-каршы мисалларны язабыз. Һәр кәгазь битен мөстәкыйль рәвештә тутырабыз. Cезгә барлыгы дүрт минут вакыт бирелә. МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР

Слайд 4

Аккош, ташбака, ал ъяпкыч, кулъяулык, карабодай, к өнбагыш Түбәндәге сүзләр нинди сүзләр?

Слайд 5

Бергә берне кушкач ничә? Беләм ике диярсез. Сүзгә сүзне кушкач?.. Менә Анысы нәрсә дигән сүз?

Слайд 6

Кушма сүзләр

Слайд 7

Ике сүз кушылып ясалган сүз кушма сүз дип атала. Кушма сүзләр һәрвакыт кушылып языла.

Слайд 9

“ Кем күбрәк язар” уены Кушма сүзләрдән торган кеше исемнәре яз.

Слайд 10

Сүз ясалышы темасы буенча тест 1.Тамыр сүзне тап: А) баш Ә) башлар Б) башлык В) башны 2.Тамыр һәм ясагыч кушымчадан торган сүзне тап: А) кар Ә) эшче Б) бакчага В) аккош 3.Тамыр һәм бәйләгеч кушымчадан торган сүз: А) дәреслек Ә) көчле Б) кешене В) китап 4.Парлы сүзне тап: А) агачлык Ә) авыл Б) савыт-саба В) акбур 5. Парлы сүзләр ничек языла? А) аерым Ә) сызыкча аша Б) кушылып 6. Тезмә сүзләрне тап: А) кура җиләге Ә) кызыл җиләк Б) җиләклек В) гөлчәчәк 7. Кушма сүзләрне тап: А) ут-су Ә) укучы Б) унике В) хуш исле

Слайд 11

Өй эше Кагыйдә ятларга. 2. Кушма сүзләр кертеп “Минем яраткан китабым” дигән темага инша яз. 3. 334 нче күнегү. (язма)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сүзләр кушылу ысулы.5нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе.

5 нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе.Сүзләр кушылу ысулы....

Сүзләр кушылу ысулы.5нче сыйныф өчен презентация

5 нче сыйныф.Сүзләр кушылу ысулы.Презентация....

Сыйныф сәгате буенча презентация "Наркотикларсыз яшәү" (8 нче сыйныф)

Презентация  8 нче  сыйныфта сыйныф сәгатен  үткәрү  өчен  кулланылды. Сыйныф  сәгатендә  наркотик  матдәләр, аларның  зыяны  турында белешмә  би...

Сүзтезмә. 8 нчы сыйныф өчен презентация.

8 нче сыйныфның татар төркеме өчен....

Тәнкыйди фикерләү технологиясе Инсерт ысулы Кластер ысулы

Тәнкыйди фикерләү технологиясеИнсерт ысулыКластер ысулы...