Тәнкыйди фикерләү технологиясе Инсерт ысулы Кластер ысулы
презентация к уроку

Мингазова Нурсия Фоатовна

Тәнкыйди фикерләү технологиясе

Инсерт ысулы

Кластер ысулы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл behet_1.pptx299.03 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Тәнкыйди фикерләү технологиясе Инсерт ысулы Кластер ысулы

Слайд 2

Максатлары: укучыларның интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү; мөстәкыйль фикерләүнең төрле типларын кулланышка кертү; укыту һәм танып-белү эшчәнлеген үстерүгә юнәлтелгән күнекмәләр системасын булдыру һәм продуктив иҗат югарылыгына күтәрелергә ярдәм итү. Бурычлары: укучы һәм укытучы арасында иҗади хезмәттәшлек булдыру; укучыларны креатив эшчәнлеккә тарту; белем бирү һәм тәрбия процессын оптимальләштерү һәм белем алуга уңай омтылыш (мотивация) булдыру.

Слайд 3

Инсерт ысулы ˅ (галочка) тамгасын укучы тексттагы мәгълүмат белән күптәннән таныш булган очракта куя. Ул моны белә. + (плюс) тамгасын укучы үзенә таныш булмаган яңа мәгълүматны очратканда куеп бара. ‒ (минус) тамгасын укучы текстта очраган мәгълүматның үзе моңарчы беләм дип йөргән фикер белән туры килмәвен күргәч куя. ? (сорау) тамгасы белән укучы таныш булмаган мәгълүматны билгели. Ул моны белергә теләвен күрсәтә.

Слайд 4

Кластер ысулы Бу инглизчә “тәлгәш”, “бер үзәктә туплану”, ягъни тексттагы фикерләрне, төшенчәләрне аерып алу һәм аларның мәгънәви бәйләнешен график сурәттә күрсәтү дигән сүзне аңлата. Бу ысулның өстенлеге шунда, ул сыйныфтагы һәр укучының дәрес дәвамында фикер йөртүен, эшләвен таләп итә. Монда чикләүләр юк, укучылар барлык фикерләрен яза алалар.

Слайд 5

Бәхет - кешенең үзе яши торган шартлар белән, шулай ук үзенә йөкләнгән вазифаларны үти, ниндидер зур максатларга ирешә баруы белән югары дәрәҗәдә канәгатьләнү кичерүен чагылдыручы әхлакый күренеш.

Слайд 6

БӘХЕТ НИНДИ ТӨСЛӘРДӘ? “Бик сагынсаң, Хатым бассын күңелем ярсуын, Бик бәхетле синең Алсуың...” Һади Такташ Чабатачы Әхми малае сипкелле Биктимер, әкиятләрдә сөйләнә торган канатлы кешегә әверелеп, иртәдән кичкә чаклы бәхет томаны эчендә очып йөри. Фатих Хөсни Шәмсия. Тормышым-язмышым турында сорасалар? Клара. Ягъни? Шәмсия. Сез бәхетлеме, бәхетсезме, дип. Клара. Ничек җавап бирер идегез? Шәмсия. Мин бәхетле... Илдар Юзеев ....Давыт туган авылына берничә минутка кайтуны да зур бәхеткә саный иде... Марсель Галиев

Слайд 7

Исемдә - иске алачык, Учакта күмер яна, Алачыкта картәтием Атларга дага кага. Үзе сөйли: -Гел көмештән Бар бәхет дагасы,-ди,- Бик бәхетле кеше генә Даганы табасы, -ди. ... Мин-бер сабый, мин ышанам, Эзләмим мин яңасын,- Менә-менә табармын, дип, Эзлим бәхет дагасын. Х алисә Мөдәррисова

Слайд 8

Нәтиҗә Шулай итеп, критик фикер йөртү технологиясе шәхеснең ирекле үсеше өчен шартлар тудырып кына калмый, баланы мөстәкыйль фикерләргә өйрәтә. Укучы дәрестә өйрәнелә торган материалның асылына төшенеп, тулысынча анализлый, нәтиҗәләр чыгара. Бу технологиянең нигезендә стандарт булмаган фикерләү, ирекле күзаллау, катлаулы проблемаларның яңа чишелешен табу һәм иҗади эшләү ята. Бу акыл эшчәнлегенең гадидән катлаулыга таба үсешен тәэмин итәргә ярдәм итә.

Слайд 9

Файдаланган әдәбият 1) Бахарева С.А. Развитие критического мышления через чтение и письмо: Учебно-методическое пособие, – Новосибирск, 2003. 2) Бутенко А.В., Ходос Е.А. Критическое мышление: метод, теория и практика. Учебно-методическое пособие, – Москва, 2002. 3) Загашев И.О., Заир-Бек С.И. Критическое мышление: технология развития, – Санкт-Петербург, 2003.

Слайд 10

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер класс (видео) "Хезмәт төбе- хәзинә" (Дәрестә укучыларны тәнкыйди фикерләргә өйрәтү)

Мастер класс (видео) "Хезмәт төбе- хәзинә" (Дәрестә укучыларны тәнкыйди фикерләргә өйрәтү)https://yadi.sk/d/Q2FY_k2sf6YD3...

Татар әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану презентация

laquo;Татар әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану(мастер-класс)         Икенче  буын  федераль  белем  бирү  станда...

Ана теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясе алымнарын куллану» Мастер-класс

Ана теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясе алымнарын куллану мисалы буларак Сораулар ромашкасы алымы тәкъдим ителә....

Укучының танып-белү активлыгын, тәнкыйди фикерләү сәләтен, эзләнү күнекмәләрен үстерү максатыннан татар теле һәм әдәбият дәресләрендә проект методын гамәлгә ашыру

Укучының танып-белү активлыгын, тәнкыйди фикерләү сәләтен, эзләнү күнекмәләрен үстерү максатыннан татар теле һәм әдәбияты дәресендә проект методын гамәлгә ашыру юллары белән танышу, дәресләрдә проект ...

Доклад на тему " Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану

Дәреснең төрле этапларында нинди технологияне куллану отышлы икәнен күрсәтү...

География дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясе ысулларын куллану

География дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясе ысулларын куллану...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясенең кайбер алымнарын куллану.

Эш тәҗрибәсеннән.Бүгенге көн җәмгыяте мәгариф системасына зур таләпләр куя. Югары сыйфатлы белем бирү,  яңа технологияләр куллану - бүгенге заман мәктәбенең төп бурычы. Заман белән бергә атлаучы ...