“Оныта алмыйм балачакның Гамьсез, рәхәт вакытын.” Ф. Төхбәтуллина иҗаты буенча класстан тыш уку дәресе (рус мәктәбенең татар төркеме, 4 нче сыйныф)
план-конспект урока (4 класс)

Асылова  Лимуза  Таеповна

Тема: “Оныта алмыйм балачакның

            Гамьсез, рәхәт вакытын.”

           Ф. Төхбәтуллина иҗаты буенча класстан тыш уку дәресе.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon f.tohbtullina_syynyftan_tysh_uku.doc60.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе “муниципаль казна учреждениесе

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Азнакай шәһәре 4 нче лицее”

 

         

           “Оныта алмыйм балачакның

           Гамьсез, рәхәт вакытын.”

Ф. Төхбәтуллина иҗаты буенча класстан

тыш уку дәресе

(рус мәктәбенең татар төркеме, 4 нче сыйныф)

                           Асылова Лимуза Таеп кызы

                                                    Азнакай муниципаль районы муниципаль

                                            бюджет гомуми белем учреждениесе

                                       “Азнакай шәһәре 4 нче лицее”ның

                                             татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                   

Тема: “Оныта алмыйм балачакның

            Гамьсез, рәхәт вакытын.”

           Ф. Төхбәтуллина иҗаты буенча класстан тыш уку дәресе.

Максат: укучыларны Фәүзия Төхбәтуллинаның тормыш юлы һәм иҗаты белән

              таныштыру; cәнгатьле уку, күзәтү һәм уку материалы өстендә сөйләм

               үстерү;  табигатьнең, балачакның матурлыгын  күрә белү күнекмәләре

              булдыру; шагыйрәнең шигырьләре аша балаларга әхлак тәрбиясе  

              бирү.

Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья, физик культура, әхлак тәрбиясе.

Ресурслар:

  • өстәмә: “Азнакай тамчылары”, Ф.Төхбәтуллинаның “Көзге моң” китаплары, “Маяк” газетасы, шагыйрәнең тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан презентация.

Пространствоны оештыру: фронталь, парларда, индивидуаль.

Хәзерлек этабы: аерым укучыларга Ф. Төхбәтуллинаның шигырьләрен ятлап килергә.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру.

               Уңай психологик халәт тудыру

  1. Актуальләштерү.

(Слайд 1. Талгын гына музыка яңгырый)

Укытучы Ф. Төхбәтуллинаның “Моңы кала” шигырен укый:

Күз салыйк әле тукталып

Бер тирә - ягыбызга.

Табигатьтә юк кабатлау,

Бердәнбер барыбыз да.

Нинди гүзәл һәр үсемлек,

Газиз һәр җан иясе.

Табигатьтә юк артыклык,

Урынында һәммәсе.

  • Чынлап та, укучылар, һәр ел фасылы үзенчә матур, үзенчә гүзәл һәм алар бер-берсен кабатламыйлар. Бүген без дәрес барышында шуңа инанырбыз да.(Слайд 2)
  • “Оныта алмыйм балачакның

                  Гамьсез, рәхәт вакытын.”

- Без бүген табигатькә һәм балачакка дан җырлаучы, әле генә укылып киткән шигъри юлларның авторы, минем хезмәттәшем Фәүзия Төхбәтуллинага багышланган класстан тыш уку дәресен башлыйбыз. Аның балачагы, тормышы һәм иҗаты белән танышырбыз. Уку дәфтәрләрегезгә теманы язып куегыз.

  1. Яңа материал өстендә эш. (Слайд 3)

- Ф. Төхбәтуллина 1944 елда Норлат районында туа. Аның әтисе Мортаза балта остасы, ә әнисе Мәйсәрә тегүче булган. (Слайд 4)

Җидегән йолдыз шикелле

Җиде туган җирдә без.

Сөенечләрне  кушабыз,

Кайгыларны бүләбез. (Слайд 5)

  • Әлеге шигъри юллардан аңлашылганча, алар җиде туган булалар. Иң өлкәне - Фәүзия Төхбәтуллина. Ул балачактан ук китаплар укырга, шигырьләр ятларга ярата. Институтны тәмамлаганнан соң, гаиләсе белән Азнакайга кайта һәм 4нче мәктәптә балалар укыта башлый. Аларга мәхәббәтне аңа, билгеле инде, мәктәп еллары, укытучыларны тәрбияли. Шуңа да ул үзенең язмышын укытучы һөнәре белән бәйли. Гомере буе һөнәренә тугрылыклы булып кала: балаларга белем һәм тәрбия бирә. Фәүзия апагыз дөньяга, табигатькә балалар күзлеге белән карарга өйрәнә. Ул балаларча сөенә, балаларча сөйләшә һәм табигатьтә булган һәр күренешне балалар күзлеге белән бирә белә иде. Бүген укылачак шигырьләрендә шуны күрербез дә инде.
  • Бүген 16нчы апрель. Елның кайсы фасылына туры килә?
  • Яз. (көтелгән җаваплар) (Слайд 6)
  • Язның үзенә генә хас нинди үзенчәлекләрен беләсез?
  • Яз озын, җылы көннәр алып килә, карлар эри, тамчылар тама, җылы яклардан кошлар кайта, агачлар яфрак яра, чәчәкләр үсә.
  • Сезгә яз кайсы ягы белән ошый?
  •  Сезгә язның шушы сыйфатлары ошый икән. Ә Фәүзия апагыз аны ничек итеп тасвирлый ? Әйдәгез, укучылар, аның “Яз килә” шигырен укып китик. (Слайд 7, бер укучы “Яз килә” шигырен укый)
  • Балалар, аңлашылмаган сүзләр бармы?
  • Шагыйрәнең шушы чорга багышлап язылган тагын нинди шигыре бар?
  • “Кояшлы май” шигыре.

(Слайд 8, бер укучы  шигырьне сәнгатьле итеп укый)

  • Ни өчен май ае бәйрәмнәргә бай ай дип атала?
  • Чөнки, май аенда бәйрәмнәр бик күп: 1 Май – Хезмәт бәйрәме, 9 Май – Җиңү бәйрәме, соңгы кыңгырау бәйрәмнәре.
  • Соңгы кыңгырау бәйрәмен ничек аңлыйсыз?
  • Май азагында балалар бакчаларында, мәктәпләрдә соңгы кыңгырау шылтырый. Балалар бакчаларындагы өлкән төркем балалары бакча белән, башлангыч класс укучылары укырга, язарга өйрәткән беренче укытучылары белән саубуллашырга әзерләнәләр. Ә менә 11нче класс укучылары мәктәп белән саубуллашалар. (Слайд 9)
  • Ф. Төхбәтуллинаның шушы вакытка туры килә торган тагын нинди шигыре бар?
  • “Саубуллашу” шигыре.

(Слайд 10, бер укучы  шигырьне сәнгатьле итеп укый)

  • Шушы матур шигырьне укыганнан соң, үзебезнең класстан ничек китеп барырбыз инде дигән сорау туадыр. Ләкин, укучылар, бер дә борчылмагыз. 5 нче класста да сезне нәкъ беренче укытучыгыз кебек ягымлы укытучылар каршы алырлар. Әле аңа хәтле безнең матур җәйне үткәрәсебез һәм рәхәтләнеп ял итәсебез бар. (Слайд 11)
  • Бар дөньяны яшеллеккә төреп, шау чәчәккә күмеп, ямьле җәй килде. Җәйге көннәрнең үз матурлыгы, үз гүзәллеге.
  • Укучылар, сез җәйне яратасызмы?
  • Әйе.
  • Җәй кайсы ягы белән матур, сез аны ни өчен яратасыз?
  • Җәен комда кызынырга, су керергә, җиләк җыярга яратам.
  • Ә мин җәйне каникуллары булганы өчен яратам.
  • Өч айга сузылган озын җәйге каникулларда сез кайларда буласыз, кайларда ял итәсез?
  • Лагерьда, авылда әбием белән бабам янында. (Слайд 12)
  • Ә менә Фәүзия апагызның җәйге каникулны кайда, ничек уздыруы турында аның кайсы шигырендә язылган?
  • “Авылда” шигырендә. (Слайд 13,бер укучы бу шигырьне яттан сөйли)
  • Авылда әби-бабаларыгызга нинди эшләрдә булышасыз?
  • Каз-үрдәкләр ашатам, бабам белән печәнгә барабыз, көтүгә чыгабыз...
  • Бу шигырьдә әтәч турында нәрсә әйтелгән?
  • Әтәч йокыдан уята диелгән.
  • Ни өчен әтәч кешеләрне иртүк уята?
  • Алсуланып таң атуын күрер өчен.
  • Маллар көтүгә соңга калмасын, балыкка бару өчен,...
  • Ә сезнең, балалар, балыкка барганыгыз бармы? Булса, кем белән?
  • Бу турыда Ф. Төхбәтуллина нәрсә язган икән? Әйдәгез әле аның “Балыкта” исемле шигырен тыңлап китик. (Слайд 14, ике укучы укый)
  • “Калкавыч” сүзен ничек аңлыйсыз?(Слайд 15)
  • Сезнең белән дә шундый вакыйгалар булганы бармы?
  •  (бер укучының сөйләве)

IV. Физкультминут.

Су буенда.

Без килдек су буена (йөрү хәрәкәте белән),

Иелдек тә юындык (битне, кулны юу хәрәкәтләре).

Кулларны болай итәбез,

Менә ничек без йөзәбез (йөзү хәрәкәтләре белән).

Дельфиннар кебек йөзәбез (чүгәлиләр, басалар),

Балыгын да тотабыз (балык тоту),

Ә хәзер судан чыгабыз,

Урыныбызга утырабыз (утыралар).

  • Шуны да искәртеп китәсем килә, укучылар, су керергә, балык тотарга        зурлардан башка бармагыз!

      Шигырьләреннән аңлашылганча, Фәүзия апагыз да җәйге каникулны күңелле үткәргән. Ул да сезнең кебек яраткан әби-бабасында ял иткән, аларга булышкан, көтүен дә көткән, җылы яңгырдан соң ялан аяк та йөгереп йөргән. Җәй җитмәсә дә аның шигырьләре сезне җәйгә алып кайттымы?

      Шулай рәхәтләнеп ял итеп, өлкәннәргә булышып, җәйнең үткәнен сизми дә калдык. Ул чәчәкле-бизәкле яшел яулыгын болгап, туган җирдән китеп тә барды. Бөтен дөньяны алтынга манып көз килде. (Слайд 16)

Укучыларны кабат мәктәпкә чакырып кыңгырау шылтырады.

  • Хәзер әйдәгез бергәләп Фәүзия апагызның “Көз килде” шигырен укыйк.

(Слайд 17)

  • Аңлашылмаган сүзләр бармы?
  • “Ялангач” дигән сүзне ничек аңлыйсыз? Нәрсәләр “ялангач” диелгән?
  • Агачлар. Агачлар яфраксыз.
  • Фәүзия апагыз көзне яраткан. Ул аның килүен ничек тасвирлый? Шигырьдән табыгыз.
  • Кешеләр җылы киемнәрен кияләр, карлы яңгырлар ява, агачлар ялангач, кошлар җылы якларга очып китәләр.
  • Ә сез көзне яратасызмы? Ул сезгә кай ягы белән ошый?
  • Көз миңа ошый. Чөнки көзен басу-кырлардан игеннәрне җыеп алалар,..., укулар башлана.
  • Укучылар, сез инде өч ай рәхәтләнеп ял иттегез. Ә хәзер сезгә тырышып, бөтен көчегезне куеп укырга кирәк. Сез мәктәпкә нинди билгеләр алыр өчен киләсез?
  • “4”ле, “5”ле
  • Ә “3”ле билгесен сез яратасызмы?
  • Юк.
  • Ни өчен?
  • Чөнки “3”ле сыйфатсыз билге.
  • Менә Фәүзия апагыз да бу билгене яратмаган. Бу аның кайсы шигырендә чагыла?
  • “3”ле шигырендә. (Слайд 18, шигырьне бер укучы укый )
  • Аңлашылмаган сүзләр бармы?
  • Бала нинди билгеләргә укый?
  • “3”легә.
  • Ни өчен аңа “3”ле билгесе генә кала?
  • Чөнки ул тырышмый, укымый йөри.
  • Укучы нинди ярамаган эш эшли?
  • Көндәлектәге билгене төзәтә.
  • Дәфтәрдәге, көндәлектәге билгеләрне төзәтергә ярамый, Чөнки алар документ, ә документны бозарга ярамый.
  • Без тырышып, яхшы билгеләренә генә укырга тиешбез дидек. Ә без тагын нинди булырга тиеш?
  • Тәртипле. (Слайд 19)
  • Әйдәгез Фәүзия апагызның “Бу кем?” шигырен укып китик. Ул балаларның, укучыларның нинди булуларын теләгән? (Слайд 20, шигырьне бер укучы укый )
  • Аңлашылмаган сүзләр бармы?
  • Нинди укучы турында сүз бара? (Слайд 21)
  • Тәртипсез, сугыш чукмары турында.
  • Нинди тәртипсезлекләр эшли?

V.  Билгеләр дәрес барышында куела.

VI. Өйгә эш.

  • Тиздән сөекле шагыйребез Г.Тукайның туган көне җитә. Ф. Төхбәтуллинаның “Тукайга мәдхия” исемле шигырен ятларга.

4нче куплеттан беренче юлны укыгыз әле (“Әкиятләрең яши күңелләрдә...”). Бер әкияткә рәсем ясарга. (Слайд 22)

VII. Дәресне йомгаклау.

  • Әйдәгез әле, укучылар, бергәләп ныгытып китик. Безнең тема нинди иде әле? (Слайд 23)
  • Бу юллар белән шагыйрә нәрсә әйтергә теләгән?
  • Чынлап та, балачак иң матур, иң рәхәт, кайгысыз вакыт. Фәүзия апагызның да балачагы бик матур була. Шуңа күрә ул аны гел сагынып искә ала торган була.
  • Аның шигырьләре безне нәрсәгә өйрәтә?
  • Балачакның кадерен белергә, тырышып укырга, тәртипле булырга, табигатьнең матурлыгын танырга өйрәтә.
  • Укучылар, Фәүзия апагызның шигырьләрен сез генә түгел, өлкәннәр дә бик яратып укыйлар. Шуңа күрә композиторлар аның шигырьләренә җырлар иҗат итәләр.Ә хәзер якташ композиторыбыз Сафуан Хәбировның Ф.Төхбәтуллина сүзләренә язган  “Өзмә гөлләр”  җырын башкарабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...

4сыйныф (татар төркеме) "Сыйфат дәрәҗәләре" темасы буенча дәрес планы

4не сыйныфның татар төркеме өчен "Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе" темасы буенча дәрес планы....

Мөстәкыйль эш."Зат алмашлыклары"3 нче сыйныф(татар төркеме)

Зат алмашлыкларының берлек-күплек санда килүен,килешләр белән төрләнешен язма сөйләмдә урынлы куллану....

Мөстәкыйль эш."Килешләр"(3 нче сыйныф,татар төркеме)

Килешләрне ныгыту,сүзләрнең килешләрен билгеләү,бирелгән сүзләрне килешләр белән төрләндерү,язма сөйләмдә урынлы куллана белү....

Татар халык ашлары 3 сыйныф рус төркеме

Конспект урока родного (татарского) языка в 3 классе русская группа...