Асылова Лимуза Таеповна

Сайт учителя татарского языка и литературы

Совершенству нет предела

Профессия: Учитель

Профессиональные интересы: Внедрение и использование новых информационных технологий

Увлечения: Театр, краеведение, чтение художественной литературы, рукоделие

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Азнакаево

Место работы: МБОУ "Лицей №4 города Азнакаево" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан

Звание, ученая степень: Учитель I квалификационной категории

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/asylova-0
"Чтобы быть хорошим преподавателем, нужно любить то, что преподаёшь, и любить тех, кому преподаёшь..." В. Ключевский

Добро пожаловать на мой мини-сайт!

О себе

Я, Асылова Лимуза Таеповна, окончила Елабужский педагогический университет. С 1991 года работаю в 4 лицее. Стаж работы в данной школе - 30 лет. Преподаю татарский язык и литературу. Уроки провожу по ФГОС и каждый урок стараюсь провести интерсно, применяя активные методы обучения.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Г. Әпсәләмов "Ак чәчәкләр", Г.Бәширов "Намус", М.Галиев, Ф.Ярулин шигырьләре

Мой взгляд на мир

Мой взгляд на жизнь - не отступать и не сдаваться!

Мои достижения

*Грант ОАО "Татнефть" 

* Грамота Управления образования " За хорошую творческую лабораторию"

* Диплом отдела образования исполнительного комитета Азнакаевского муниципального района "За авторскую программу по татарскому языку и литературе", I место

*Почётная грамота Татарского республиканского комитета профсоюза работников народного образования и науки "За активную работу в профсоюзе"

*Почётная грамота Министерства образования и науки Республики Татарстан, за достигнутые успехи в обучении и воспитании подрастающего поколения и многолетний добросовестный труд

*Благодарственное письмо Министерства образования и науки Республики Татарстан за организацию всероссийского конкурса "Зирәк тиен"

*Диплом Министерства образования и науки РТ, за успешное выступление в итоговом этапе "Мастер - класс" учителей татарского языка и литературы

* Грамота телерадиокомпании "Татарстан - Яңа Гасыр" за победу в интеллектуально - развлекательной передаче "Тамчы - шоу"

* Почётная грамота Министерства образования и науки Республики Татарстан , за подготовку призера республиканской олимпиады по татарскому языку в 2015-2016 учебном году

*Почётная грамота победителя районной премии имени Махмута Хасанова

Моё портфолио

 

    XXI нче гасыр  мәктәбенең стратегик максаты — белем һәм күнекмәләр формалаштырудан бигрәк, һәр баланың таби­гый мөмкинлекләрен мөмкин кадәр күбрәк үстерү һәм тормышта туган проблемаларны мөстәкыйль чишәргә сәләтле булган кеше тәр­бияләү.

Мәктәп алдында  торган бу зур максатны тор­мышка ашыруда укытучының фән буенча тео­ретик әзерлекле, методик осталыкка, аралашу культурасына ия булуы, аның укучылар эшчәнлеге белән идарә итә алуы зур әһәмияткә ия.

Эшчәнлекне бу юнәлештә үстерү өчен Рәхимовның иҗади үсеш технологи-ясеннән файдалану максатка ярашлы була.Шуңа күрә  методик темамны: “Иҗади үсеш технологиясе җирлегендә укучыларның фикерләү сәләтләрен һәм мөстәкыйльлеген үстерү”дип алдым.Дәресләремдә балаларның фикерләү сәләтен үстерүгә, аларда белемне мөстәкыйль тулыландыру күнекмәсе булдыруга зур әһәмият бирәм.Укучы дәрестә гади тыңлаучы гына түгел,актив катнашучы да булсын өчен уку эшчәнлеген төркемнәрдә алып бару нәтиҗәле була.Укучылар үз уңышларына шатлана, башкарган эшкә тиешле бәя бирергә өйрәнәләр ,ә иң мөһиме – алар иптәшләрен аңлый белү сәләтенә,бер-береңә ярдәмләшү кирәклегенә төшенәләр.

Бу технологиянең логик фикер­ләүне, иҗади сәләтне үстерүдәге әһәмияте бә­хәссез. Гадәттә, дәрестә бала киеренке уты­ра. Ә иҗади үсеш технологиясе буенча  укыт­канда, традицион укыту белән чагыштырган­да, төрле күнегүләр үтәлә.

  Дәреснең һәр этабында балалар төркемнәрдә эшли, бер-берсе белән фикер алыша, бәхәсләшә,төркемнән кем җавап бирергә тиешлеген үзләре хәл итә, хәтта җавап өчен билгене дә үзләре куя. Димәк, бала дәрес материалын бик үк аңлап җитмәсә дә, куркып утырмый. Төрле проблемаларны чишкәндә укучы-ларның  һәрберсе үзенең өле­шен кертергә тырыша, әйткән фикерен дәлил­ли. Әгәр фикере дөрес булса, бала зур шат­лык кичерә. Ә шатлык, бәхет — сәламәтлек ул.

   Укучының игътибары тотрыксыз. Аның игътибарын җәлеп итү шактый кыен. Даими  рәвештә «акыл киеренкелеге» хәлендә булу нерв системасын ардыра, хәлсезлән­дерә. Балаларның нерв системасын даими ты­нычландырып торырга кирәк. Моның өчен укытучы биргән сорау, мәсьәлә укучыда курку түгел, ә кызыксыну, белергә омтылу теләге уятырга тиеш. Ә менә иҗади үсеш технология­сенә балаларда күңел тынычлыгы булдыру, бер-береңә яхшылык теләү, үзара ярдәмитешү, һәр укучының акыл сәләте һәм көченнән килгәнчә эшләү хас. Дәрес материалын тулысынча үзләштереп бетермәгән бала үзен рәнҗетелгән, эше уңмый торган кеше итеп санамый, аның күңеле тыныч.

  Максатчан хезмәт өчен тыныч шарт булу, үзара тигез, иптәшләрчә мөнәсәбәтләр туу, фикер ачыклыгы, үз көченә, авырлыкларны җиңеп чыга алу мөмкинлегенә ышаныч—күңел тынычлыгын тәэмин итүче сыйфатлар.

  Дәресләремне Ә. Рәхимов концепциясендә күрсәтелгәнчә төзим: уку мәсьә­ләсен аңлау; уку мәсьәләсен чишү; контроль һәм бәяләү.

Уку мәсьәләсен кую. Ул традицион сис­тема белән укытканда дәрескә максат куюны хәтерләтә. Әмма бу этап шунысы белән аеры­ла: өйрәнеләчәк темага нигез булырдай белем­нәрен актуальләштереп, укучылар, укытучы белән бергә, «белмәү, белемнәр җитмәү» си­туациясендә калалар һәм, шул рәвешле, уку мәсьәләсен куялар, ягъни бу дәрескә максат һәм бурычларны билгелиләр.

Шуннан соң дәреснең эзләнү методына ко­рылган иң мөһим этабы — уку мәсьәләсен чишү эше башлана. Укытучы тарафыннан ал­дан уйланган сораулар ярдәмендә, яңа мате­риал «адымлап» үзләштерелә, чишелә. Ягъни, уку материалы теоретик яктан анализлана, аның эчке структурасы ачыла, ул компонент­ларга таркатыла. Гомуми эш ысулы билгеләнә. Эш барышы тактада һәм дәфтәрләрдә модельләргә салынып барыла. Ул киләчәктә дә укучы өчен терәк чара вазифа­сын үти. Шул нигездә бала анализлау, чагыш­тыру, гомумиләштерү кебек фикерләү гамәл­ләренә өйрәнә, үзенчә кагыйдә чыгара, нәти­җәләр ясый.

Традицион бәяләү­дән аермалы буларак, бу гамәлне башкаруда, укы­тучы белән бергә, укучы үзе дә катнаша. Дәрес барышында ул үз эшчәнлеген күп тапкырлар адымлап бәяләп бара. Аннан, нәтиҗә ясап, ур­тача баллны чыгара. Бу гамәлне башкаруда аның бик мөһим гомумкешелек сыйфатлары форма­лаша. Укучы үз хезмәтен, төркемдәге иптәше­нең эшен адекват бәяләргә өйрәнә.

Җыеп кына әйткәндә, бу технологиягә ни­гезләнеп үткәрелгән дәресләр төркемнәрдә фикерләшеп эшләү, укучы — укытучы мөнәсә­бәтенең демократик стильдә булуы, башкар­ган эшенә үзконтроль ясавы, үзбәя куюы белән кызыклы. Ул укучыларны үз эшчәнлегенең субъекты позициясенә куя, пассив тыңлаучы­дан үз эшчәнлеге белән актив идарә итүчегә әйләндерә.

Проектлар методын куллану да  укучыларны иҗади эшкә тарту һәм алга куелган максатка ирешү өчен мөмкинлек тудыра.   Дәресләремдә компьютер технологиясеннән һәм мультимедияле презентацияләрдән файдаланам. Слайдларны укучылар белән бергәләп әзерлибез. Аерым язучылар иҗаты буенча электрон дәреслекләр, компакт-дисклар, аудио һәм видео язмалардан файдаланып үткәрелгән дәресләр нәтиҗәлерәк була. Интернет челтәренә тоташу да күп мәгълүматлы булырга ярдәм итә. Китапта булмаган кайбер нәрсәләрне укучылар шуннан табалар; эзләнәләр, тикшеренәләр һәм нәтиҗәләр ясыйлар. Информацион – технологик чаралар укыту эшчәнлеген җиңеләйтү бурычын үтәсәләр дә , яңа чор мәктәбен барыбер укытучысыз күз алдына китереп булмый. Нинди генә цивилизацияле тормыш шартлары булмасын , укытучының җанлы сөйләмен , ягымлы күз карашын алмаштырырлык бернәрсә дә уйлап табып булмас.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: