Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен «Күңелле сәхнә» түгәрәге программасы (4 нче сыйныф)
материал (4 класс)

Асылова  Лимуза  Таеповна

     Мәктәптә тәрбия һәм белем бирү эшчәнлегендә бала яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән  аралашырга, әйбер­ләрне танып белергә өйрәнә. Балаларны берләштерүдә, зурлар  белән  аралашуга өйрәтүдә, сөйләм телен үстерүдә, җәмгыятьтә үзен-үзе тота белеп, актив hәм сәләтле кеше булып үсүендә сәхнәләштерү эшчәнлегенең әhәмияте бик зур. Баланың бөтен тормышы уен. Уенда бала тирә-юнь турында, җәмгыятьнең законнары, кешеләрнең үзара аралашу матурлыгы  турында мәгълүмат  алып кына калмый, ә бу дөньяда яшәргә, үзенең максатларын төзергә өйрәнә. Ә бу баланың игътибарлы, яхшы хәтерле, дөрес, матур, әйбәт сөйләшә белүен таләп итә. Сәхнәләштерү уеннарында  катнашып,  балалар   образлар, төсләр, авазлар аша тирә-юнь белән танышалар, ә сораулар балаларны уйларга, анализларга, йомгаклау ясарга мәҗбүр итә. Сәхнәләштерү эшчәнлеген  алып  барганда, hәр бала үзенең кичерешләрен, тойгыларын, теләкләрен, карашларын гадәти сөйләшкәндә генә түгел, ә чит тыңлаучылар алдында  күрсәтә  алырлык шартлар тудырырга яшьтән үк өйрәтергә кирәк. Еш кына без киң белемле, сәнгатьле  сөйләшә  белүчеләрне оялчан  икәнен, чит кешеләр алдында  югалып  калуларын күзәтәбез. Бу проблемалар булмасын өчен, башлангыч сыйныфларда театр кую бик зур булышлык күрсәтә. Сәхнәләштерелгән уеннар балаларны шатландыралар. Спектакльләрдә  катнашып,  балалар  тирә-юнь белән, төсләр, авазлар белән танышалар, ә уйланылып куелган сораулар балаларны анализларга, уйланырга, нәтиҗәләр ясарга өйрәтә. Сәнгатьле  итеп  сөйләргә  өйрәнү   барышында,  сизелмичә баланың сүз байлыгы арта, бала чиста, дөрес, аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәнә. Сүзлек формалаша - яңа сүзләр белән баетыла. 

     Сәләтле укучылар өчен оештырылган сәнгать юнәлешендәге бу түгәрәктә укучылар сәхнә серләренә, тылсымлы театр дөньясының матурлыгын ачарга өйрәнәләр. “Күңелле сәхнә” түгәрәге, исеменнән үк күренгәнчә, театр, сәнгать, җыр-бию яратучы укучылар өчен оештырыла.  

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kunelle_shn_programma.doc177.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе “муниципаль казна учреждениесе

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Азнакай шәһәре 4 нче лицее”

 

        

                                                                                                                               

Рус мәктәпләрендә

укучы татар балалары өчен

«Күңелле сәхнә» түгәрәге программасы

(4 нче сыйныф)

                           Асылова Лимуза Таеп кызы

                                                    Азнакай муниципаль районы муниципаль

                                            бюджет гомуми белем учреждениесе

                                       “Азнакай шәһәре 4 нче лицее”ның

                                             татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                   

                                                     

                                                                   

                                                                                                                                                           

                                             

Азнакай, 2021 ел

Эчтәлек

  1. Аңлатма язуы..............................................................3-6 бит
  2. Педагогик оештыру комплексының шартлары..........7 бит
  3. Программа эчтәлеге......................................................8 бит
  4. Әдәбият исемлеге..........................................................9 бит
  5. Календарь-тематик план …………......................10-11 бит
  6. Кушымта.................................................................12-18 бит

     

Аңлатма язуы

                                               

     Мәктәптә тәрбия һәм белем бирү эшчәнлегендә бала яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән  аралашырга, әйберләрне танып белергә өйрәнә. Балаларны берләштерүдә, зурлар  белән  аралашуга өйрәтүдә, сөйләм телен үстерүдә, җәмгыятьтә үзен-үзе тота белеп, актив hәм сәләтле кеше булып үсүендә сәхнәләштерү эшчәнлегенең әhәмияте бик зур. Баланың бөтен тормышы уен. Уенда бала тирә-юнь турында, җәмгыятьнең законнары, кешеләрнең үзара аралашу матурлыгы  турында мәгълүмат  алып кына калмый, ә бу дөньяда яшәргә, үзенең максатларын төзергә өйрәнә. Ә бу баланың игътибарлы, яхшы хәтерле, дөрес, матур, әйбәт сөйләшә белүен таләп итә. Сәхнәләштерү уеннарында  катнашып,  балалар   образлар, төсләр, авазлар аша тирә-юнь белән танышалар, ә сораулар балаларны уйларга, анализларга, йомгаклау ясарга мәҗбүр итә. Сәхнәләштерү эшчәнлеген  алып  барганда, hәр бала үзенең кичерешләрен, тойгыларын, теләкләрен, карашларын гадәти сөйләшкәндә генә түгел, ә чит тыңлаучылар алдында  күрсәтә  алырлык шартлар тудырырга яшьтән үк өйрәтергә кирәк. Еш кына без киң белемле, сәнгатьле  сөйләшә  белүчеләрне оялчан  икәнен, чит кешеләр алдында  югалып  калуларын күзәтәбез. Бу проблемалар булмасын өчен, башлангыч сыйныфларда театр кую бик зур булышлык күрсәтә. Сәхнәләштерелгән уеннар балаларны шатландыралар. Спектакльләрдә  катнашып,  балалар  тирә-юнь белән, төсләр, авазлар белән танышалар, ә уйланылып куелган сораулар балаларны анализларга, уйланырга, нәтиҗәләр ясарга өйрәтә. Сәнгатьле  итеп  сөйләргә  өйрәнү   барышында,  сизелмичә баланың сүз байлыгы арта, бала чиста, дөрес, аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәнә. Сүзлек формалаша - яңа сүзләр белән баетыла.  

     Сәләтле укучылар өчен оештырылган сәнгать юнәлешендәге бу түгәрәктә укучылар сәхнә серләренә, тылсымлы театр дөньясының матурлыгын ачарга өйрәнәләр. “Күңелле сәхнә” түгәрәге, исеменнән үк күренгәнчә, театр, сәнгать, җыр-бию яратучы укучылар өчен оештырыла.  

 

     Актуальлеге. Стандартларның яңалыгы-белем һәм  тәрбия  алуда универсаль гамәлләрнең  берсе коммуникатив гамәлләрнең камил формалашуы.  Ягъни,  баланың  үз фикерен  диалогта  һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле итеп, әңгәмәдәшен кимсетмәслек итеп җиткерә белүгә әзерләү. Бу таләп – түгәрәкнең актуальлеген раслаучы   мөһим дәлил дә.  Балаларны берләштерүдә, зурлар белән аралашуга өйрәтүдә, сөйләм телен үстерүдә, җәмгыятьтә үзен-үзе тота белеп, актив hәм сәләтле кеше булып үсүендә сәхнәләштерү эшчәнлегенең әhәмияте бик зур.

     Әдәбият ул – сүз сәнгате. Әмма дәресләр чикле. Өстәмә белем бирү, әдәбиятта яңа исемнәр, аларның иҗаты белән танышу; туган якның әдәбият һәм журналистика әһелләрен, аларның иҗатын киңрәк өйрәнү һәм укучыларның иҗади сәләтләрен ачуны күздә тотып, дәрестән тыш эшләрне “Күңелле сәхнә” түгәрәгендә алып барырга булдым.

Бу программа инновацион характердагы язуын билгели.

 Практик әһәмияте. Бу программаны мәктәпләрдә эшләүче театр түгәрәге җитәкчеләре һәм өстәмә белем бирү оешмаларында эшләүче педагоглар үзләренең хезмәтләрендә куллана ала.

Түгәрәк эшенең укучыларга белем бирүдә үзенә караган аерым таләпләре бар:

  1. Укучыларның түгәрәккә ирекле рәвештә язылуы.
  2. Түгәрәк үткәрү өчен метод һәм алымнарны сайлый белү.
  3. Укучыларга индивидуаль якын килеп эш итү.
  4. Түгәрәк эшләренең кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештырылуы.
  5. Түгәрәкнең системалы рәвештә үткәрелүе.

    Түгәрәк дөрес һәм системалы оештырылганда гына укучыларга төпле белем һәм  тәрбия бирелә. Дәрес нинди белем һәм тәрбия бирсә, дәрестән тыш эшләр дә шул әһәмияткә ия булып тора.

    Программаның үзенчәлекле ягы: дәрестә үтелә торган язучыларның әсәрләрен сәхнәгә чыгару, аларга “җан кертү”.

    Түгәрәкнең максаты. “Күңелле сәхнә” түгәрәге оештыруның төп максаты-сәләтле балаларны барлау, аларның иҗади сәләтен үстерүгә шартлар тудыру, татар теле һәм әдәби уку буенча белем бирүнең сыйфатын күтәрү, укучыларда халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, дине, татар халкының язучылары, шагыйрьләре, драматурглары, артистлары, гомумән, күренекле шәхесләрен өйрәнү аркылы туган телгә һәм халкыбызга мәхәббәт һәм ихтирам хисләре тәрбияләү.

  Түгәрәкнең төп бурычлары. Әлеге максатка ирешү юлында татар укучыларына әдәби уку фәне буенча түгәрәк  үткәрүнең төп бурычлары түбәндәгечә билгеләнә:

1. Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү, тел һәм әдәбият буенча иҗади сәләтен үстерү һәм иҗат итәргә омтылыш тудыру.

2. Балаларны мәктәп программасында булмаган, туган ягыбызда  яшәп иҗат итүче  язучы-шагыйрьләр һәм аларның иҗат үрнәкләре белән таныштыру.

3. Шәһәребез, районыбыз язучыларының иҗатын өйрәнү аша шәһәр, район тарихы, аның күренекле кешеләре, традицияләре белән танышу.

4. Тормышларын әдәбият дөньясына, журналистикага, артистлыкка багышлаган укучыларны киләчәктә мөстәкыйль белем алуга, алган белемнәренә нигезләнеп, укуларын югары уку йортларында уңышлы дәвам итәрлек укучылар хәзерләү.

5. Түгәрәк шулай ук сәхнә серләренә төшенү, кулдан матур киемнәр әзерләү һәм зәвыклы киенү, тамашачылар алдында үз-үзеңне тотарга өйрәнү бурычларын да үз эченә ала.

    Сәхнәләштерү эшчәнлеге

  • аудиоязмалар тыңлау, курчак театры, мультфильмнар, театраль тамашалар карау  hәм  алар  буенча  әңгәмә  оештыру;
  • уен-драматизацияләр;
  • сәнгатьле итеп сөйләү күнегүләре;
  • этика буенча аерым күнегүләрне үз эченә ала.

  Түгәрәккә йөрүче укучылар яше. Программа 10-11 яшьлек балаларга исәпләнгән. Бу яшьтәге балалар бик кызыксынучан булалар. Ул яшьтәшләрен һәм өлкәннәрне, әти-әнисен күзәтә, аларның психологик сыйфатларын күрә. Шулай ук үз-үзен аңларга, теге яки бу очракта ни өчен үзен шулай хис итүен белергә тырыша.  Аларда яңа төрле шатлыклар һәм шикләнүләр барлыкка килә. Хисләр даирәсе киңәя, ул акыл һәм эстетик өлкәләргә дә тарала. Бу яшьтәге балалар театр түгәрәгенә бик теләп  һөм кызыксынып йөриләр. Аларның шушы кызыксынуларын тагы да арттырырга кирәк.

Түгәрәккә 4 нче А сыйныф укучылары йөри. Анда 15 укучы исәпләнә.

   Программаны үзләштерү срогы, күләме. “Күңелле сәхнә” түгәрәге программасы бер уку елына төзелгән. Укучылар белән шөгыльләр атнага бер тапкыр 1әр сәгать үткәрелә. Укыту планы буенча 35 сәгатькә исәпләнгән.

   Шөгыль формалары һәм режимы. Программада һәр атнада бергәләп рольләр өйрәнүләр, төрле конкурслар, очрашулар, сәхнәдә чыгыш ясау каралган. Якташ һөм балалар язучыларының, күренекле каләм ияләренең әсәрләрен укып өйрәнү, аларга анализ ясау, сәхнәдә иҗади җимешләрен күзәтү укучыларга бер-берсе белән якыннан аралашырга, туган телебезнең матурлыгын тоярга киң мөмкинлекләр ача. Бәйләнешле сөйләм үстерү, сәнгатьлелек, культуралы сөйләм кебек проблемалы мәсьәләләр дә программада урын алган.

   Программаны тормышка ашыруда көтелгән нәтиҗәләр:  

- укучы үзен иркен тотарга өйрәнә, психологик яктан ачыла;

- үзенең мавыгуына туры килгән эш белән шөгыльләнә;

- түгәрәктәге башка укучылар, укытучы белән аралашу вакытында эчке дөньясында ачыла, аралашу әдәбенә өйрәнә;

- укучы фикерләргә, үз фикерен дәлилләргә өйрәнә;

- сөйләм телен камилләштерә ;

- әхлак һәм зәвык тәрбиясе ала;

- шәхес булып тәрбияләнә, үз урынын таба;

- татар теле һәм әдәбияты буенча белемен тирәнәйтә, кызыксыну уята.

 Тикшерү алымнары:  укучыларның шәхси үсеш диагностикасы һәм мониторинг үсеше, чыгыш ясау, бәйгеләр. Түгәрәктә сәхнә серләре белән танышкан укучы дәрестә әсәрләргә анализ ясаганда, үз көченә ышанып, язма эшләр вакытында тел-сурәтләү чараларыннан иркен файдаланып, иҗади фикерләү сәләтенә бай булуын күрсәтә.

 

Укучылар белергә тиеш:

- театр һәм театр сәнгате тарихы турында;

- театр, тамаша залы һәм сәхнә турында;

- театрда үзеңне тоту кагыйдәләре турында;

- актер осталыгының теоретик нигезләре турында;

- сәхнәдә хәрәкәт кагыйдәләре турында;

- текстның эчке мәгънәсен ачыклау.

        Эшли, башкара белергә тиеш:

- театр сәнгатен башка сәнгать төрләреннән аера;

- сүз басымын дөрес куя белергә;

- сулыш күнегүләрен;

- тавыш һәи дикция күнегүләрен;

- сөйләм ритмын;

-  костюмнар һәм декорацияләр әзерләргә;

- грим салырга;

- әкиятләрне сәхнәләштерергә;

- спектакль куярга

Программа эшчәнлегенә нәтиҗә ясау формалары. Әти–әниләр, балалар бакчаларында,  укучылар алдында чыгыш ясау. “Туган тел” фестивалендә, Тукай көннәрендә, “Сәхнә көзгесе” бәйгеләрендә катнашу.

Уку елы ахырында укучылар белергә тиеш:

  1. Театр сәнгате, аның төп узенчәлеген белү.
  2. Милли театрыбыз, аның беренче карлыгачларын белү. (Язучы-драматурглары, артист-актерлары, режиссерлары).
  3. Актерлык бурычы, образга керү hәм тоемлап сөйләү.
  4. Режиссер күрсәтмәләрен аңлый, үти белү.
  5. Мәдәниятне аңлый белүче, иҗади талантлы, әхлак сыйфатларына ия кеше булу.
  6. Театр сәнгатен башка сәнгать төрләреннән аеру.
  7.  Сәнгатьле сөйли, образга керү.
  8. Ижади hәм мөстәкыйль эшли, үз киңәшләрен башкаларга да бирә алу.

Педагогик оештыру комплексының шартлары

Иҗади коллектив эшчәнлеге технологиясе әлеге программаны тормышка ашыруда иң кулае. Программа укучыларның аңлылыгын һәм иҗади активлыгын үстерү принцибына нигезләнгән. Укытуны оештыру алымы – ул төркем белән эшләү. Ә укыту шөгылен оештыру формасы – әңгәмә, бәйге, күзәтү, спектакль.

Педагогик контроль. Укучылар йөри башлаган беренче көннәрдә үк укучыларның тел байлыгын, сәнгатьле сөйләмен күзәтү максатыннан алдан тикшерү үткәрелә. Агымдагы тикшерү исә нәни артистларның рольне үзләштерү дәрәҗәсен күзәтү өчен кирәк. Ә йомгаклау тикшерүе - артистларның сәхнәдә чыгыш ясаулары. Ул түгәрәк эшчәнлегенә нәтиҗә ясау максатыннан үткәрелә. 

Дидактик материаллар: китаплар, энциклопедияләр, видеоматериаллар.

Матди-техник һәм мәгълүмати тәэмин итү: магнитофон, компьютер, видеоязмалар. Бу уку елына планны балалар шагыйре Р.Корбанның “Керпе малае дуслар эзли”әсәрен күз алдында тотып эшләдем.  

Методик материаллар. Программа буенча эш укучылар белән бергәләп оештырыла, укыту методларыннан уен, күрсәтмәле гамәли алымнар, ә стимуллаштыру, мактау кебек тәрбия алымнары да кулланыла.

Түгәрәкнең программасы “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на (Казан, ”Мәгариф” нәшрияты, 2017нче ел) нигезләнеп, театр тарихы, әдәбият һәм сәнгать  яңалыклары, газета-журнал материалларыннан файдаланып төзелде.

                         

Программа  эчтәлеге

 

  1. Кереш (1 сәгать)

Кереш дәрес. Укучыларны туплау, түгәрәкнең эш планы белән таныштыру. Инструктаж үткәрү.  

  1. Казандагы театрлар (5 сәгать)

          Театр тарихы турында белешмә. Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры, К. Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театры, Казан дәүләт яшь тамашачылар театры, Татар дәүләт “Әкият”курчак театры турында мәгълүмат бирү.

  1. Без – яшь артистлар (7 сәгать)

Укучыларның сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү. Сәхнә серләренә өйрәнү. Киенү-бизәнү осталыгы турында сөйләшү, кассетадан чыгышлар карау.

Балаларга ялгыз, парлы, күмәк бию элементларын өйрәтү. Бәйрәмнәрдә чыгыш ясау.

 IV. Сәхнә уеннары  (8 сәгать)

Татар халык иҗаты белән танышуны дәвам итү. Татар халык иҗатының үзенчәлекләрен билгеләү.

Татар халкының сәхнә уеннары, такмак, такмаза, тел шомарткычлар турында мәгълүмат бирү. Мәкаль, әйтемнәр һәм табышмаклар буенча ярышлар үткәрү, әкиятләр сәхнәләштерү. Сәхнә өчен куелган уеннарны өйрәнү, сәхнәдә кую.

Җырлы уеннар. Бәйрәмнәрдә, атналыкларда чыгыш ясау.

V.  Туган ягым – яшел бишек. Экологик тема (6 сәгать)

Бүгенге көндә экологик проблема һәм аның әһәмияте. Табигатьне саклауга өлеш кертү: тирә-юньнең чисталыгын саклау, агачлар утырту, чишмәләрне чистарту, кошларга, җәнлекләргә карата мәрхәмәтле булырга кирәклеген төшендерү.

Экологик темага кичә үткәрү.

 Р.Вәлиеваның ”Кыңгырау чәчәк” әсәрен өйрәнү, чыгыш ясау.

            VI.  “Театр атналыгы” конкурсы (6 сәгать) 

Театр, туган тел атналыгы оештыру (атналык программасы аерым төзелә). Атналыкта катнашу өчен Рафис Корбанның “Керпе малае дуслар эзли” әсәрен сәхнәләштерү.

Балалар өчен язылган җырлар тыңлау. Иң матур җырларны өйрәнү, сәхнәдә башкарырга (аерым, күмәк) әзерләнү. Җырга карата киемнәр сайлау.

Кызлар-малайлар белән парлы вальс өйрәнүне дәвам итү.

 VII. Йомгаклау (2 сәгать) Әти–әниләр, балалар бакчаларында, 4нче лицей, 6 һәм 8 нче мәктәпләрнең башлангыч сыйныфлары алдында чыгыш ясау. “Туган тел” фестивалендә, Тукай көннәрендә, “Сәхнә көзгесе” бәйгеләрендә катнашу.

                                                       

                                                     

                                                Кулланылган  әдәбият исемлеге:

 

  1. Әхәт Гаффар: балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2016.
  2. Балалар фольклоры. Казан:/ Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2009.
  3. Бәби: балалар өчен пьесалар/Илгиз Зәйниев. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2018.
  4. Вагыйзов С. Г. Кызыклы грамматика. Татар теленнән дидактик уеннар һәм мавыктыргыч күнегүләр. Тулыландырылган икенче басмасы. Казан. Тат.кит.нәшр., 1980.
  5. Гөлбакча. Балалар бакчалары өчен хрестоматия. Төзүчеләре: Ф.Ю. Юсупов, З.Ф. Камалова, Р.А.Борһанова. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1990.
  6. Исмәгыйлева С.Г. Татар теленнән класстан тыш эшләр. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1981.
  7. Зиннурова Ф.М. Бала сөйләмендәге кимчелекләрне төзәтү. – Казан: Мәгариф, 2005.
  8. Кабыргалы-камчылы: Татар халык уеннары. - Казан: Мәгариф, 2002.
  9. Малай-шалайлар: балалар өчен шигырьләр/Роберт  Миңнуллин. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2019.
  10. Мәктәп сәхнәсе өчен пьесалар [төз.Р.Сәлах]. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2017.
  11. Нәкый Исәнбәт. Балалар фольклоры һәм җырлы-сүзле йөз төрле уен. Казан: Татарстан китап нәшрияты,1984.
  12. Нуриев Г.Р. С. Сәнгатьле уку. Методик ярдәмлек. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2000.
  13. Рәүфә Уразман. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1992.
  14. Рәшит Ягъфәров. Кәҗә-мәкәрҗә. – Казан ”Мәгариф”, 1994.
  15. Сүз эчендә хикмәт бар: мәкальләр, әйтемнәр, канатлы сүзләр/ төз. Т.Р. Шакирова. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2010.
  16. Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия. Төзүчеләре: Л.И. Минһаҗева, И.Х. Мияссарова. - Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2003.
  17. Татар драматургиясе (1980 - 2000 еллар): Сайланма пьесалар. - Казан: “Хәтер” нәшрияты, 2003.
  18. Татар халык мәкальләре: мәкальләр  җыелмасы: 3 томда/ Нәкый Исәнбәт. - 2 нче басма. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2010.
  19. Татар балалар әдәбияты. Шигырьләр һәм пьесалар. Төзүчесе: С.Г. Сәмитова.-Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2003.

            19.  Хафизова Р.С. Карурманда ниләр булмас: Әкиятләр, әкият-пьесалар. Кече һәм      

      урта яшьтәге мәктәп балалары өчен. - Казан: Мәгариф, 1999.  

20. Шәрифуллина Э.М. Җырлы бәйрәм. Мәктәпләрдә әдәби-музыкаль кичәләр  

      үткәрү өчен кулланма. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты,

      2011.                                                                                              

            21. Ягъфәрова Р.Х. Уку әсбабы.  Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2017.

Календарь-тематик план

4 нче сыйныф

(35 сәгать)

Тема

Сәгать саны

I.

Кереш дәрес.

1

II.

Казандагы театрлар.

5

Театр тарихы турында белешмә.

1

Татар дәүләт “Әкият” курчак театры.

1

Казан дәүләт яшь тамашачылар театры.

1

Г. Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры һәм К. Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театры.

1

М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры.

1

III.

Без – яшь артистлар.

7

Тел осталыгына ничек ирешергә? Сәнгатьле сөйләм күнекмәләре.

1

Сөйләм культурасы. Әдәби тел нормалары.

1

Сәхнә серләренә өйрәнү. Киенү-бизәнү осталыгы.  

1

Татар халкының бию элементлары (кызлар өчен).

1

Татар халкының бию элементлары (малайлар  өчен).

1

Күмәк бию элементлары.

1

Җырлы – биюле уеннар.

1

IV.

Сәхнә уеннары.

8

Татар халык иҗаты белән танышу. Татар халык иҗатының үзенчәлекләрен билгеләү.

1

Такмаза, тел шомарткычлар.

1

Тизәйткечләр, такмаклар.

1

Табышмаклар, мәкальләр һәм әйтемнәр.

1

“Кәрия–Зәкәрия”, “Күрсәт әле, үскәнем” җырлы-уеннар.

1

“Ак калач” җырлы- уен.

1

Мәзәкләр сәхнәләштерү.

1

Әкиятләр сәхнәләштерү.

1

V.

  Туган ягым – яшел бишек. Экологик тема.

6

Бүгенге көндә экологик проблема һәм аның әһәмияте.

1

Р. Вәлиеваның ”Кыңгырау чәчәк” әсәрен уку, фикер алышу, рольләрне бүлешү.

1

 

Кыңгырау чәчәк белән Куян рольләрен өйрәнү.

1

Куян белән малай рольләрен өйрәнү.

1

Кыңгырау чәчәкнең җырын өйрәнү.

1

Р.Вәлиеваның ”Кыңгырау чәчәк” әсәрен тулысынча кабатлау.

1

VI .

“Театр атналыгы” конкурсы.

6

 Р. Корбанның “Керпе малае дуслар эзли”  әсәре белән танышу, рольләргә бүлү.  

1

Керпеләр  диалогын өйрәнү.

1

Ата, ана һәм керпе малаеның диалогы (хәрәкәтләр).

1

Керпе малае һәм Төлкенең җырын өйрәнү.      

1

Декорация һәм киемнәр әзерләү.

1

Р. Корбанның “Керпе малае дуслар эзли”  пьесасын тулысынча кабатлау.  

1

VII

Йомгаклау

2

Мәктәпләрнең башлангыч сыйныфлары алдында чыгыш ясау.

1

Атналыкларда катнашу. “И туган тел, и матур тел” (интеллектуаль викторина)

1

Барлыгы

35

                                                                                                                         Кушымта

“И туган тел, и матур тел”

Интеллектуаль викторина

(4нче сыйныф өчен)

                               Асылова Лимуза Таеп кызы

                                                    Азнакай муниципаль районы муниципаль

                                            бюджет гомуми белем учреждениесе

                                       “Азнакай шәһәре 4 нче лицее”ның

                                             татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                               

“И туган тел, и матур тел”

Интеллектуаль викторина

Чараның максаты. Интеллектуаль уеннар, төрле кызыклы күнегүләр ярдәмендә иҗади фикерләү сәләтен үстерү. Укучыларда бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен ныгыту, татар теле белән кызыксыну, горурлану хисе уяту, аның матурлыгын тоярга өйрәтү, милли үзаң тәрбияләү. Чарада 4 нче сыйныф укучылары (10-11 яшь) катнаша.

Чараның тәлапләре. Класстан тыш чараны оештырганда 4 нче сыйныфтагы әдәби укудан үткән материаллар кулланыла. Таныш фольклор жанрлары, халык авыз иҗаты бирелә. Слайдлар ярдәмендә чараның тәртибе аңлатыла.

Җиһазлау. Ноутбук, интерактив такта, слайдлар, сүзләр язылган плакат, музыкаль әсәрләр, төсле карточкалар, туп, кәгазь битләре. Сыйныф бүлмәсен мәкальләр язылган плакатлар белән бизәү.

“Казан егетләре” ансамбле башкаруында “Туган тел” (Г.Тукай сүзл., халык көе) җырын тыңлау. (Слайд №1) Викторина концерт номерлары белән үрелеп барыла.

Укытучы сүзе.

Тел дигән дәрья бар,

Дәрья төбендә мәрҗән бар.

Белгәннәр чумып алыр

Белмәгән карап калыр.

  • Исәнмесез, балалар! Безнең бүгенге “Газиз туган телем” исемле викторинабыз туган тел бәйрәменә карата үткәрелә. Бүген без ярышып көч сынашырбыз. Татар телебездәге иң матур, иң якын булган җәүһәрләрне җыярбыз. Тапкырлыгыбызны һәм зирәклегебезне ачыкларбыз. Төрле уеннар уйнарбыз. Моның өчен безгә ике командага бүленергә кирәк. Командалар дөрес җавап бирү өчен көрәшәчәк. Уен ахырында күбрәк балл җыйган команда җиңүче була. (Укытучы һәр балага, үзе теләгән төсне сайлап алырга кушып, кызыл һәм зәңгәр төстәге карточкалар тарата).
  • Менә командалар да барлыкка килде һәм без аларның зәңгәрләрен “Тапкырлар” дип, ә кызылларын “Зирәкләр” дип атыйк. Ә хәзер уеннарны башлыйбыз.
  • Уеннарны ике команда да башкара.
  1. “Тылсымлы сүз” уены.
  • Мин сезгә туп ыргытам. Миңа тупны кире ыргытканда, сез тәмле, тылсымлы сүз белән җавап бирегез. (Исәнмесез, сау булыгыз, хәерле иртә һ.б.)

2.  “Ике гөл” уены. (Плакатта сүзләр язылган: тәмсез, акыллы, ягымлы, мактады, ямьсез, тәмле, матур, тупас, шелтәләде, юләр).

  • Балалар, мин ике гөл “утырттым”: берсе – яран гөл, икенчесе – кактус гөле. Плакаттагы сүзләрне ике гөлгә аерып урнаштырырга кирәк. Уйлагыз: нинди сүзне кайсы гөлгә куярсыз? (Слайд №2) (Әзерләнгән кәгазь битләре һәм ручкалар таратыла, уен барышында гөлләр турында җыр тыңлана). Җавапны тапканнан соң укытучы түбәндәге сораулар буенча әңгәмә үткәрә.
  • Сүзләрне ни өчен шулай урнаштырдыгыз? (Яран гөле – күңелне күтәрә, кактус гөле – чәнчи, авырттыра.)
  • Телебез татлы булсын өчен, укучылар, матур сүзләрне күбрәк кулланыйк. Сез минем белән килешәсезме? (Һәр баланың фикере тыңлана).

3. “Уйла һәм әйт” уены.

“Тапкырлар” өчен биремнәр.

  • Мәктәптә куела торган иң югары балл (биш)
  • Каты түгел (йомшак)
  • Ак таҗлы чәчәк (ромашка) 
  • Татарстандагы иң биек тау (Чатыр тау)
  • Тәртип саклаучы (полиция)
  • Көйсез балага тагылган кушамат (елак)

“Зирәкләр” өчен биремнәр.

  • Укучының иң беренче дәреслеге (әлифба)
  • Татарстанда ага торган иң зур елга (Идел)
  • Татарстандагы иң баш кала (Казан)
  • Зирәк сүзенең синонимы (тапкыр)
  • Иң кадерле ризык (ипи)
  • Иң кадерле кеше (әни)

4.  “Бу кайсы әкияттән?” (Чиратлашып һәр командага әйтү)

  • “Шуннан соң кош талпына да бик матур егет кыяфәтенә керә. Егет әйтә:

- Син мине кош дип уйладың, - ди.

– Мин сине сынар өчен генә кош кыяфәтендә йөрдем, - ди.

– Өеңә киткәч тә вәгъдәңне бозмадың, килдең, - ди. Шуннан соң егет кызны үзенә хатынлыкка алып, бик шатланышып, әле дә булса бергә гомер итәләр, ди. (“Каракош” әкиятеннән)

  • “Бервакыт Кояш елның дүрт фасылын – Көзне, Кышны, Язны һәм Җәйне – үзенә чакырып алган. – Сезнең кайсыгыз матуррак, кайсыгыз эштә батыррак? Шуңа бүләк бирәм, - дигән”. (“Бүләк кемгә?” әкиятеннән) 
  • “Менә бер ел үткән, ике ел, өч ел үткән. Шулай матур гына яшәгәндә, әниләре авырып киткән. Күрше урманда Тиен дусты бар икән, шуны дәшеп әйткән:
  • Тиен дустым, барсана, кызларыма әйтсәнә, хәлемне белергә килсеннәрче,” - дигән. (“Өч кыз” әкиятеннән)

“Бүләк кемгә?” һәм “Өч кыз” әкиятләрен сәхнәләштерү.

  • “Ә Каз, канатларын җилпеп, бер урында торган-торган да очкан да киткән. Төлке авызын ачып калган. (“Төлке белән Каз” әкиятеннән)
  •  “Ике ялкау” әкиятеннән өзек (Слайд №3).
  • “Төлке белән Торна” әкиятеннән өзек (Слайд №4).

5. Бу табышмаклар Г.Тукайның кайсы әсәренә туры килә? (Чиратлашып һәр командага әйтү)

Нәкъ кеше кебек үзе,

Бар маңгаенда мөгезе.

“Былтыр” кысты дип акырына,

Туганнарын чакыра. (“Шүрәле”)

Кулы юк – балчык ташый,

Балтасы юк – өй ясый. (“Карлыгач”)

Сакаллы килеш туа,

Берәү дә гаҗәпләнми. (“Гали белән кәҗә”)

Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаң, уңа бизәге,

Тоттырмый, китә очып,

Я кала җирдә посып. (“Бала белән Күбәләк”)

Кешенең якын дусты,

Йортның тугры сакчысы,

Аннан гел игелек көт,

Ә исеме ничек? (“Кызыклы шәкерт”)

6.  “Мәкаль әйтеш” (Мәкальләрне дәвам итегез. Чиратлашып һәр командага әйтү)

  • Кем эшләми... (шул ашамый)
  • Тырышкан табар... (ташка кадак кагар)
  • Китап – ... (белем чишмәсе)
  • Олыласаң олыны – (олыларлар үзеңне)
  • Теле барның – ... (иле бар)
  • Алтыда белгән ана телен – ...(алтмышта да онытмас)
  1. Җырны уйнап күрсәт.

Тапкырлар командасына “Кәрия–Зәкәрия”, ә Зирәкләр командасына “Күрсәт әле, үскәнем” җырлы-уенны күрсәтергә. (Слайд №5. Җырларның мелодиясен уйнату)

8. “Шигырьнең исемен һәм кем язганлыгын әйт” уены. (Чиратлашып һәр командага әйтү)

  • Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың берлә тор;

         Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

    (Габдулла Тукай. “Кызыклы Шәкерт”)

  •   Су буеннан әнкәй кайтып килә,

                           Каз каурые алган кулына.

                           Чәчләренә, җылы карлар булып,

                           Тал мамыгы ява тын гына.

       ( Марсель Галиев. “Су буеннан әнкәй кайтып килә”)

  • Килеп җитте кыш та.

       Ай яй, салкын тышта...

 Өч ай торыр торса,-

       Аның гомере кыска...

      (Бари Рәхмәт. “Кыш килде”)

 

  • Күмер күзләр янып тора ,

        Тап- таман чиләк бүрек.

         Кар бабабыз җанлы кебек,

         Китеп бармасын берүк...

        (Җәүдәт Дәрзаман.“ Җепшек көндә”)

  • Татарча да яхшы бел,  

       Урысча да яхшы бел.

       Икесе дә безнең өчен

       Иң кирәкле затлы тел.

  (Шәйхи Маннур. “Яхшы бел”)

  • Туган ил ул- алтын арышлар,  

         Туган ил ул - зифа камышлар,

         Туган ил ул- иркен болыннар

         Болыннарда нәни колыннар.

        (Зәкия Туфайлова.  “Туган ил”)

9. “Т” хәрефенә башланган татарча кеше исемнәрен кем күбрәк әйтә? (Киңәшергә вакыт бирелә, әзерләнгән кәгазь битләре һәм ручкалар таратыла). 

  • Тәнзилә, Тәлгать, Таһир, Тәзкирә, Тәслимә, Тимергали, Тимерша, Тимербулат, Талия һ.б.

10. “Таркалган сүз” уены.

Тәмхәр-рәхмәт, кҗәнле-җәнлек, азобу-бозау, ңрыяг-яңгыр.

Укытучы.

  • Газиз туган телебездә табышмак, әкият, шигырь һәм җырлар бик күп. Туган телне яратыгыз, матур итеп сөйләшегез, тәмле телле булыгыз. Тырыш, акыллы, гыйлемле булып үсегез.
  • Кичәбезне шагыйрә Энҗе Мөэминованың “Туган телем” шигыре белән йомгаклыйсым килә.

 Дөньяда иң-иң матур ил

 Ул-минем туган илем.

 Дөньяда иң-иң матур тел

 Ул-минем туган телем.

          “Балам!”- диеп, туган телдә

Эндәшә миңа әткәм.

“Әнием!” - дип, әнкәемә

Мин туган телдә әйтәм.

          Туган телемдә сөйләшеп,

Яшим мин туган илдә.

“Туган ил” дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

          Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам.

      Кадерле укучылар, безнең татар телебез бик матур, бик затлы тел. Шуңа күрә татар телендә сөйләшик. Телебезне яратыйк, хөрмәт итик.

 Киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз! (Слайд №6)

Җыр ”Яратыгыз” (Р.Миңнуллин сүзләре, Р.Ахиярова көе)

Бу чараны башлангыч сыйныфларда татар теле һәм театр  атналыгында, кичәләрдә, әдәби укудан йомгаклау дәресләрендә, төрле бәйрәмнәрдә кулланып була. Балалар бик теләп катнашалар, белемнәрен ныгыталар. Үткәреләсе чара турында балаларга алдан әйтеп кую да уңышлы булыр дип уйлыйм.

Кулланылган әдәбият:

  1. Вараксина М. Чәчәк кебек матур туган тел. “Ачык дәрес. Мәктәп” газетасы №1, 2013. – 9 бит.
  2. Гобәйдуллина Э. Шигырьне таны. “Ачык дәрес. Мәктәп” газетасы №1, 2013. –3 бит.
  3. Гыйльманова М. Иң татлы тел – туган тел. “Мәгариф” журналы №12, 2006. - 37 бит.
  4. Нотфуллина А. Башлангыч класслар арасында татар теле атналыгы үткәрү өчен материал. “Ачык дәрес. Мәктәп” газетасы №2, 2013. –28 бит.

                                                   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән эш программасы. 3 нче сыйныф

Авторы А.Х.Нуриева, 3 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы. "Школа России"...

«Шәһәр мәктәпләрендә укучы балаларның татар телен өйрәтүдәге проблемалар».

«Шәһәр мәктәпләрендә укучы  балаларның  татар телен  өйрәтүдәге проблемалар»....

Авторская программа "Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән тестлар җыентыгы"

Укытучы өчен үзе укыткан укучыларның программа таләп иткән  минимумны үзләштерү дәрәҗәсен тиз һәм оператив тикшереп бару  отышлы.      Хәзерге вакытта, минем фикерем...

Рус мәктәбенең 3 нче сыйныфында укучы рус балалары өчен сыйныфтан тыш чара “Көзге уңыш”

Рус мәктәбенең 3 нче сыйныфында укучы рус балалары өчен сыйныфташ тыш чара“Көзге уңыш” Укытучы: Хәерле көн, әти-ниләр, кунаклар! Бездә бүген “Көзге уңыш” бәйрәме. “Яфрак бәйрәме” җыры 1...

Рус мәктәбенең 2 нче сыйныфында укучы рус балалары өчен татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

Рус мәктәбенең 2 нче сыйныфында укучы рус балалары өчен татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресеДәреснең темасы: Кыш. (Дәрес-сәяхәт)Дәреснең максаты: 1. Рус телле балаларның тема буенча белем-кү...

2 нче сыйныфта укучы татар балалары өчен төзелгән әдәби укудан эш программасы

2 нче сыйныфта укучы татар балалары өчен төзелгән әдәби укудан эш программасы түбәндәге дәреслекләргә нигезләнеп төзелде:1 кисәк Г.Сафиуллина,М.Гарифуллина.,Ә Мөхәмәтҗанова.,Ф.Хәсәнова) Казан, &l...

Әдәби уку: рус телендә башл. Гомуми белем бирү мәкт. 2 нче сыйныфы өчен дәреслек. (татар балалары өчен) /Ф.Ш.Гарифуллина; И.Х. Мияссарова; [рәссамы Л.Золондинова] – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр

Әдәби уку: рус телендә башл. Гомуми белем бирү мәкт. 2 нче сыйныфы өчен дәреслек. (татар балалары өчен) /Ф.Ш.Гарифуллина; И.Х. Мияссарова; [рәссамы Л.Золондинова] – Казан: “Мәгариф-Вакыт&r...