Мәктәбемнең якты йолдызы.
статья на тему

Асылова  Лимуза  Таеповна

 Бу мәкаләдә 4 нче мәктәптә озак еллар укытучы булып эшләгән,  укучылар тарафыннан яратып укылучы шигырьләр авторы Фәүзия Төхбәтуллинаның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү бирелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_microsoft_word_2.docx16.48 КБ

Предварительный просмотр:

Фәүзия Мортаза кызы Төхбәтуллина 1944 елның 1 августында Норлат районы Киекле авылында туа.

             Җидегән йолдыз шикелле

             Җиде туган җирдә без.

             Сөенечләрне кушабыз,

              Кайгыларны бүләбез.

        Әлеге “Җиде туган” шигъри юлларыннан аңлашылганча,алар гаиләдә җиде бала булалар.Иң өлкәне-Фәүзия Төхбәтуллина.Аның әтисе Мортаза абзый авылның иң оста балта отасы,әнисе тегүче булган.”Әтием белән әнием ач-ялангач итмәделәр,кагып-сугып үстермәделәр,без аларга беркайчан да каршы әйтмәдек,тыңлаусыз булмадык”,-дип искә алырга яраткан шагыйрә.

         1951 елны 1 нче класска укырга керә.Мәктәпне 1961 елда уңышлы тәмамлый.Аннан Зирекле авылында 1 ел мәктәптә математика укыта.1962 елны Казан педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә.Укыганда,1965 елда,Актаныш районы Иске Айман авылының бик чибәр гармунчы егеенә-Төхбәтуллин Зәйнуллага кияүгә чыга.Ул авыл хуҗалыгы институтында укыган була.

          1966 елны институтны тәмамлап,яңа туган уллары Альбертны күтәреп безнең Азнакай шәһәренә эшкә кайталар.Шәһәребез шагыйрәгә матур табигате,бигрәк тә шома юллары белән ошый.

          Ул үзенең хезмәт юлын,мин укый торган 4 нче мәктәптә,физика укытучысы булып башлап җибәрә.

          1967 елны,улына 1,5 яшь тулган көнне,Зәйнулла абый авариягә очрап үлә.”Әти-әнием,туганнарым,дусларым,хезмәттәшләрем булмаса,мин нишләгән  булыр идем”,-дип яза шагыйрә.Чөнки ул авырлык,кайгы-хәсрәт күрми,аның балачагы бик рәхәт үтә.

          “Оныта алмыйм балачакның

            Гамьсез,рәхәт вакытын”,-дип яза үзенең “Оныта алмыйм” дигән шигырендә.

           Улына 10 яшь дигәндә,1976 елны,аяк-куллары авыртып нык чирләп китә.Җиде ел эшләми.Шагыйрәне торсыш нык сыный,ләкин ул бирешми.Бераз терелгәч,кире үз мәктәбенә эшкә чыга.

           Халык мәгарифе отличнигы Фәүзия Төхбәтуллинаны укучылары зур хөрмәт белән искә алалар.Фәүзия апа улы Альберт янына Мәскәүгә киткән була.Бер төркем яшьләр,зур-зур чәчәк бәйләмнәре белән килеп,”Ф-әүзия-я Мо-о-та-зов-на-а!” дип озак чакырып та,укытучылары балконда       күренмәгәч,хөрмәт йөзеннән ишек төбен чәчәкләр белән бизәгән булалар.Бу бөтен подъезд өчне искитмәле вакыйга була.

           Фәүзия апаны яратмаслык та түгел шул.Эчкерсез һәм саф күңелле,көчле рухлы һәм оптимист,тыйнак һәм итәгатьле кеше була.Зарланмый,гаеп-кер эзләми,кешеләрнең игелегенә сөенә,һәр уңышына чын күңелдән куанган.Аның белән сөйләшү-үзе бер гомер булган.

          Фәүзия Төхбәтуллина шигърияткә соңарып килде диләр.Ул үзе дә бу турыда иҗатында:

                            ”Аһ!Язларда туса бу җырларым”,-дигән.Тик шулай микән?Фәүзия апа шигърияткә соңарып түгел,өлгереп диярлек килә.Әйе,аның моңы да,сагышы да тик үзенеке генә.Беркемгә дә иярми,башкалар табышына кызыкмый.Горур төсмер ,үҗәтлек белән бизәп,үз тавышы белән яза ул шигырьләрен.Шуңа күрәдер,Һәр шигыре сокландыра,уйландыра.

Фәүзия апа шигърияттә бер сукмак белән генә бармый,аның ике олы юлы бар.Бер юлы белән өлкәннәр күңеленә барса,икенчесе балалар күңеленә илтә.Балаларны бик яраткан ул.Шулай нык яратмаса,алар өчен шундый матур шигырьләр язмас иде.Күп еллар мәктәптә эшләгәнгә күрә,аның шигырҗләре балалар өчен аңлаешлы.Шагыйрәнең  “Балыкта”,”3”ле”,”Саубуллашу”,”Өзмә гөлләр”,”Чишмәләр җыры”,”Көз килде”,”Әнигә бүләк”,һ.б шигырьләрен балалар бик яратып укыйлар.Фәүзия Төхбәтуллинаның бу шигырьләре укучыларны табигатьне,әти-әнине,мәктәпне яратырга өйрәтә.

Шагыйрә дистәгә якын лирик җыр авторы.Татарстан инвалидларының  ˅ иҗат фестивале лауреаты,׀-׀׀׀˅  фестивальләр дипломанты.Азнакай композиторы Сафуан Хәбиров,Әлмәт композиторы Рәис Нәгыймов,Казан композиторы Оскар Усманов белән иҗади берлектә язган “Языбызга кайт әле”,”Хуш инде”,Бүләк мендәрләр”,һ.б. җырлары тамашачыга яхшы таныш.

Фәүзия Төхбәтуллинаның лирик һәм балалар өчен шигырьләре ,кечкенә проза әсәрләре “Маяк”,”Идеал”,”Аргамак”,”Казан утлары”,”Сабантуй”,”Мәгариф” газета- журналларында басыла.

1999 елда шагыйрәнең “Көзге моң” китабы басыла һәм укучылар тарафыннан бик җылы кабул ителә.

Көчле рухлы шагыйрә һәм педагогның бүгенге көндә дә шигырьләрен зурлар да,балалар да бик яратып укыйлар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Исследование химического состава воды озера Якты-куль как гидрологического памятника природы»

«Исследование  химического состава воды озера Якты-куль как гидрологического памятника природы»«Исследование  химического состава воды озера Якты-куль как гидрологического памятника ...

Әдәби-музыкаль кичә "Якты, зур талант"

Якты, зур талант.С.Хәким иҗаты буенча әдәби –музыкаль кичә....

"Якты, зур талант"

Внеклассное мероприятие по математикеИгра «Счастливый случай»7 класс Цель мероприятия:-        развивать творческие способности;-...

Еллар үткән саен яктың арта. (Кәрим Тинчуринның 125 еллыгына багышланган әдәби кичә)

Еллар үткән саен яктың арта.(Кәрим Тинчуринның 125 еллыгына багышланган әдәби кичә)...

"Казан! Казан! Мәңге тыныч булсын, Якты булсын туар таңнарың!" Әдәби-музыкаль кичә өчен сценарий

Әдәби-музыкаль кичә өчен әлеге сценарий башкалабыз Казанның тарихи сәхифәләре, бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйли.Укучыларның нәфис сөйләм телен үстерү белән беррәттән, аларда  туган җирне ярат...

" Иң якты кояшым - әнием" музыкаль кичә

quot;Иң якты кояшым - әнием" әдәби  музыкалә кичә...

Фәнни эш. "Таҗетдин Ялчыгол - әдәбиятыбыз күгендә сызылып үткән якты бер йолдыз"

Фәнни эшне язучы: Гафурова Светлана Гарифҗан кызы,Зәй шәһәре 2 нче урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Эчтәлек.I.Кереш өлеш.1.Т.Ялчыгол турында белешмә. II...