Фәнни эш. "Таҗетдин Ялчыгол - әдәбиятыбыз күгендә сызылып үткән якты бер йолдыз"
материал

Забурдаева Раушания Рифовна

  Фәнни эшне язучы: Гафурова Светлана Гарифҗан кызы,Зәй шәһәре 2 нче урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

  Эчтәлек.

I.Кереш өлеш.

1.Т.Ялчыгол турында белешмә.

 II.Төп өлеш.

1.Т.Ялчыгол әсәрләрендә әхлак , тәрбия мәсьәләләре.

III.Йомгаклау.

1.Т.Ялчыгол әсәрләрен өйрәнүнең  актуальлеге  

IV.Кулланылган әдәбият                          

                                          Кереш өлеш.

  Таҗетдин Ялчыголның  дүрт улы,  өч кызы була. Күрәсез, Таҗетдин Ялчыгол – шактый зур гаиләнең башлыгы, җиде баланың атасы. Барысы да диярлек үз тирәсендә гомер сөрә. Әдип балаларына белем, тәрбия биргән, алар турында кайгырткан. Кызы Газизә исемен мәңгеләштереп китап язуы үзе генә дә күп нәрсә хакында сөйли. Улларына да “әй углым” дип яратып кына дәшә торган була. Ишле гаиләне карау атадан зур тырышлык, хезмәт таләп итә. Ул укыту руханилык, гыйльми-иҗади эшләрдән тыш, иген игә, мал асрый, йорт кирәк-яракларының күбесен үзе ясый. Аның балта остасы булуы ды мәгълүм. Таҗетдин Ялчыгол – эш-хәрәкәт, гамәл кешесе.Ул күрергә теләгән камил кеше-иманлы, укымышлы, күркәм холыклы булырга тиеш.Тормыштагы гаделсезлекләргә, күңелсез күренешләргә каршы көрәшнең бер чарасын автор кешеләрнең матур әхлак сыйфатларына ия булып яшәүдә күрә. Мин укыган әсәрдә үзәк проблемаларның берсе дә - кешеләрнең әхлакларын савыктыру һәм шушы юл белән тормышны яхшырту.

                                                        Төп өлеш.

Т.Ялчыгол әсәрләрендәге тәрбиялелек бик күп сыйфатлардан тора. Ул тәкъдим иткән беренче сыйфат - сабырлык. Сабырлык- түземлелек авырлыклар килгәндә үзең белән идарә итә алуны начар гамәлләр кылудан тыелып калуны аңлата. Ләкин сабырлыкны башка төрле аңларга ярамый. Әсәрдә моңа кат-кат басым ясала. Сабыр булуны ялкаулыкка, битарафлыкка кайтарып калдыру, алар белән янәшә кую дөрес түгел. Бу сыйфатларга баш имәскә, дөреслекне яклаганда читтә калмаска кирәк. Сабырлык иң авыр вакытларда да татар халкын милләт буларак саклап калырга ярдәм иткән сыйфатларның берсе. Сабыр булу аркасында халкыбыз киләчәккә ышанычын югалтмаган мыскыл-изүләрне җиңеп яңадан күтәрелеп китә алган. Бүгенге көндә дә уйлап,аек  акыл һәм сабырлык белән эш итү нәтиҗәсендә халкыбыз үз телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклый, яшәтә, үстерә.

“Рисаләи Газизә”дә кешеләр арасындагы күркәм сыйфатларның  тагын берсе гаделлекне яклауга киң урын бирелә.

                              Әгәр кылса берәүнең хаклыгын фаш

                              Шәһадәт бирүче- гәһваридә яшь (бишектәге бала)

Ир-егетләрнең фидакярлек, намуслылык, гаделлек, сүзендә торучанлык сыйфатларына ия булырга тиешлеге әйтелә.

 Алга таба канәгатьлек  иң яхшы сыйфатларның тагын берсе. Ялчыгол бу тормышны йокыдагы хәлгә килү дип аңлата - ә бу нәфсегә буйсыну аркасында. Автор йокыны нәфсегә буйсыну дип атый, мал артыннан куу ди. Йокыдан торып нәфес белән булышмаска куша.

                                   Күзеңдән әйлә гафләт йокысын дур,

                                   Вәләкин булмаган тагәтькә мәгърур

Т. Ялчыгол тагын бер күркәм сыйфатны вәгъдәдә торуны вәгъдәле эшне күрсәтә.

                                   Чыгармагыл агыздин кылмас эшне,

                                   Кылырмын димә кулдан килмәс эшне.

  Шушы шигырь юллары белән автор гыйбрәтле хикәят китерә. Автор сүзендә тормаган кешене косык белән чагыштыра, ”ялганчылык-дошмандыр” ди. Яманлыклар ялганнан туа, ялганны беркайчан да аклап булмый ди.

Автор фикеренчә, юату, берәрсенең күңелен күрү өчен,аның кәефен яхшырту өчен дә алдауга басарга ярамый; икенче лаеклы юлны эзләргә кирәк.

  Т. Ялчыголның дуслык сыйфаты нинди булырга тиеш икәнлеге турында күп җирдә искә ала.Чын дусның кадерен белү кирәклеген әйтә . Шуңа күрә дә үзеңә дус сайлаганда һәрвакыт сизгерлек сорала, сак булырга куша..

                        “Яман дусның зарары -90 яшь  яшәдеке  елан кебидер ди”.

  Юмартлык сыйфатын зурлый, саранлыкны гаепли киң күңелле булырга чакыра. Т. Ялчыгол булган байлыкны башкалардан кызганмыйча, юмартлык белән гомереңне уздыр.”Даим  җумардлык әйләгел”, ләкин  шулай да җумардлык әйләмәкнең хәленчә улсын,хәлендән тыш улмасын “-дип тә өсти. Саран кеше “Рисаләи Газизә”әсәрендә коңгыз корты белән чагыштырылып бирелә.

                                        Мең һөнәр булса бер иргә күп дәгел

                                        Чын бөхил булса ул андый йүб дәгел.

                                            (Х.Кятиб “Җөмҗөмә солтан”)

Шушы шигырь юллары белән автор ир кеше мең төрле һөнәр иясе булса да , саран булса, ул аның башка сыйфатларын юкка чыгарыр ди.

 Тыйнак табигатьле тыйнак тормыш алып барган үзенең уңышларын дәрәҗәсен башкалардан өстен булу максатында кулланмаган кеше тәккәберлеккә каршы куелып үрнәк шәхес буларак күрсәтелә. Т. Ялчыгол фикеренчә , адәмнең “мәртәбәсенә вә шаһлыгына горур улмак ахмаклыкдыр”

Әдип күк образын кулланып кешедә тыйнаклык сыйфатын зурлый.

                                   Бу рәфәгать берлә күкне күр һәмишә,

                                   Йөзедер йир сарый,әй яхшы пишә,-

                                                   Йомгаклау.

Күренгәнчә, “Рисаләи Газизә”әсәре үгет - нәсыйхәтне төп корал итеп публицистик планда язылган. Иманлы, көчле рухлы, ихтыярлы, күркәм эш гамәлле  укымышлы зат - Ялчыгол күрергә теләгән рухи һәм илаһи, әхлакый яктан камил кеше.

                                  Кулланылган әдәбият.

1. Таҗетдин Ялчыголның  “Рисаләи Газизә”әсәре. Л.Шәмсетдинова 58-76 б.-Казан,  2007.-136 б.

2. Р. Фәхреддин.Таҗетдин Ялчыгол.Фәнни архив.  76 б.

3.И.Галәүтдинов.”Болгарлар тарихы”. 39б.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fnni_esh.tazhetdin_yalchygol._ukytuchy_gafurova_s.g.docx24.99 КБ

Предварительный просмотр:

   Таҗетдин Ялчыгол исемендәге V төбәкара фәнни–гамәли конференция

Таҗетдин Ялчыгол - әдәбиятыбыз күгендә сызылып үткән якты бер йолдыз

Фәнни эшне язучы: Гафурова Светлана Гарифҗан кызы,

Зәй шәһәре 2 нче урта гомуми белем мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                       Зәй шәһәре, 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе

                                                     2020 нче ел                                                        

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Исследование химического состава воды озера Якты-куль как гидрологического памятника природы»

«Исследование  химического состава воды озера Якты-куль как гидрологического памятника природы»«Исследование  химического состава воды озера Якты-куль как гидрологического памятника ...

Әдәби-музыкаль кичә "Якты, зур талант"

Якты, зур талант.С.Хәким иҗаты буенча әдәби –музыкаль кичә....

"Якты, зур талант"

Внеклассное мероприятие по математикеИгра «Счастливый случай»7 класс Цель мероприятия:-        развивать творческие способности;-...

Еллар үткән саен яктың арта. (Кәрим Тинчуринның 125 еллыгына багышланган әдәби кичә)

Еллар үткән саен яктың арта.(Кәрим Тинчуринның 125 еллыгына багышланган әдәби кичә)...

Мәктәбемнең якты йолдызы.

Бу мәкаләдә 4 нче мәктәптә озак еллар укытучы булып эшләгән,  укучылар тарафыннан яратып укылучы шигырьләр авторы Фәүзия Төхбәтуллинаның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү бирелә....

"Казан! Казан! Мәңге тыныч булсын, Якты булсын туар таңнарың!" Әдәби-музыкаль кичә өчен сценарий

Әдәби-музыкаль кичә өчен әлеге сценарий башкалабыз Казанның тарихи сәхифәләре, бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйли.Укучыларның нәфис сөйләм телен үстерү белән беррәттән, аларда  туган җирне ярат...

"Иви-чараш мал" (Монгуш Эргеп «Өдүгенде чайлаг"», 5-ки класстыӊ төрээн чогаалынга чугаа сайзырадылгазының кичээли)

5-ки класстыӊ төрээн чогаалынга чугаа сайзырадылгазының  кичээлиИви-чараш мал" (Монгуш Эргеп "М.Эргеп «Өдүгенде чайлаг")...