"Якты, зур талант"
материал (11 класс) по теме

Внеклассное мероприятие по математике

Игра «Счастливый случай»

7 класс

 

Цель мероприятия:

-        развивать творческие способности;

-        расширять знания по предмету;

-        прививать познавательный интерес к предмету;

-        расширять кругозор;

-        учить работе в группах.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1_a.docx17.97 КБ

Предварительный просмотр:

Якты, зур талант.

С.Хәким иҗаты буенча әдәби –музыкаль кичә.

1 а.б. Туган җир, туган туфрак... Аңа булган тойгыларны һәр шагыйрь үзенчә әйтә, җырлый. Бөек шагыйребез Г.Тукай үзенең Кырлаен, Һ.Такташ Сыркыдысын мактаса, ә С.Хәкимнең  Күлле- Кимесе поэтик образга әйләнә.Аның таянычы – туган җире.

Туган як- мәңгелек моңым,

Һәрнәрсә гади , садә.

Күземне тутрып карыйм

Җирдәге һәрнәрсәгә.

Туган як – мәңгелек моңым.

Омтыла рухым ояга

Күңелне үртәп йөргән

Мәңгелек дулкыннарга.

Күземне тутырып карыйм

Ул дулкыннар мәңгелек.

Арышлар шул хакта сөйли

Минем биткә бәрелеп.

2.а.б.  С.Хәким бала чагыннан ук халык телендә йөргән җыр, бәет, әкият, мәкальләрне үзенә сеңдерә, халык бәйрәмнәрен , йолаларын, сабантуйларын күреп- белеп үсә.Шуңа күрә дә әсәрләрендә халыкның туган- үскән якларына булган олы мәхәббәтен , тудырган моңын , кешелеклелек, эчкерсезлек белән сугарылган лирик җырлары аша бирергә тырыша.

Җыр: “Әй, язмыш, язмыш.”

1.а.б. С.Хәкимне без бер дә шикләнмичә туган ягын чын күңелдән ярата торган шагыйрь дип әйтә алабыз.Ул- халыкчан шагыйрь.Халыкчанлык, халык күңеленә , аңына чыкмас өчен керә алу, шигырендәге хисләрен башкаларда да уята алу дигән сүз.

Шигырь Туган як”.

2.а.б. Туган як шагыйрьне нечкә күңелле , игелекле, халыкның гореф- гадәтләренә хөрмәт белән караучы итеп үстерә.Шагыйрь татар халык җырларын һәм биюләрен бик яраткан. Шул биюләрнең берсе- "Рәйхан"

Рәйхан “ биюе.

1.а.б.  1930 елда  С.Хәким Казанга килә. Татар рабфагына укырга керә.Соңыннан педагогия институтына күчә.Беренче шигырьләре 1938 елда басыла башлый.

Шигырь “Җырларымда телим.”

Җыр: “Юксыну”.

2.а.б. Сугыш елларында язылган шигырьләре күп түгел. Алар сугыш тынып торган арада язылганнар. Сез әле генә тыңлап киткән  С.Хәким сүзләренә язылган “Юксыну” җыры шагыйрь фронтта вакытта халык арасында бик киң тарала. Бу җыр сугыштагы якыннарын зарыгып көтүчеләрнең  яраткан җырына әйләнә.  

1.а.б. “Мин еш кына 1943 нче елның июнь аен искә алам, -ди шагыйрь. Юк, шагыйрь булып түгел, ә взвод командиры сыйфатында миңа атаклы Курск дугасында барган сугышларда башыннан ахырына чаклы катнашырга туры килде. Бу сугышларда мин- үз гомеремдә беренче тапкыр дисәм дә ялгыш булмас- кешеләрне танымадым.Гомумән, кешеләрнең көчле, бөек рухына сокландым.

Шигырь: “Юллар, юллар.”

2.а.б. “Сугыш та бетте, ил үзе дә , аның солдатлары да сугышта алган яраларны  төзәтергә  керештеләр. Менә шул хәзер серлерәк тә булып күренгән куаклыклар артыннан бергә хезмәт иткән дусларым каршыма чыгар кебек тоелды,”- ди шагыйрь.

1 а.б. “Дуслык... Хәзер безнең тормышта иң югары чагылышны тапкан шушы дуслыкның ерак эзләре минем балачакның да истәлекләренә килеп тоташа. Ул олы хис минем бөтен иҗатыма сибелгән, шигырь юлларым белән бергә үсеп чыккан,”- ди шагыйрь.

Шигырь “Бер горурлык хисе”

2.а.б. Әни- җирдә иң газиз, иң якын кеше. Чөнки ул сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп бишектә тирбәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын күңеленә сеңдергән.Әниләрнең сиңа кылган изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?

Шигырь:”Әнкәй”.

1.а.б. Әйе,әниләр темасы ул мәңгелек тема.С.Хәким иҗатында да ул зур урын алган.

Кешегә гомере буена әти-әнисе кирәк. Аларның кайгыртучан карашы, җылы сүзләре, акыллы киңәшләре җанга рәхәтлек бирә. С.Хәким дә әти- әнисенә гомере буе рәхмәтле булып яшәгән.  

Шигырь: “Клиндерләр эзлим”.

Җыр: “Ага чишмә”

1.а.б. Бервакыт С.Хәким Күлле –Кимегә кайта. Аны авылдашлары чорнап ала. Сәламәтлеге , нинди әсәрләр язуы турында белешәләр, шәһәр яңалыкларын сорыйлар. Шунда кемдер сорап куя: “Сибгать ага,Фазыл чишмәсен күрергә телисезме?”

-Нинди чишмә ул?- дип аптырый шагыйрь. Соңыннан бар да ачыклана.Авыллары янында гына салкын сулы чишмә чыга башлаган. Авыл яшьләре аңа “Фазыл чишмәсе” дип исем кушканнар.

Композиция “Фазыл чишмәсе”.

Халык шагыйрьләре берәү, икәү...

Күпме алар безнең халыкта?

 Халыкныкы булалмаганнар бар.

Тарихларда аты калып та.

Әй , татарның Алып шагыйрьләре!

Һәркем сыймый андый калыпка

Халыкныкы алар! Шагыйрьләрнең

Калганнары керә халыкка.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Исследование химического состава воды озера Якты-куль как гидрологического памятника природы»

«Исследование  химического состава воды озера Якты-куль как гидрологического памятника природы»«Исследование  химического состава воды озера Якты-куль как гидрологического памятника ...

Әдәби-музыкаль кичә "Якты, зур талант"

Якты, зур талант.С.Хәким иҗаты буенча әдәби –музыкаль кичә....

Еллар үткән саен яктың арта. (Кәрим Тинчуринның 125 еллыгына багышланган әдәби кичә)

Еллар үткән саен яктың арта.(Кәрим Тинчуринның 125 еллыгына багышланган әдәби кичә)...

Мәктәбемнең якты йолдызы.

Бу мәкаләдә 4 нче мәктәптә озак еллар укытучы булып эшләгән,  укучылар тарафыннан яратып укылучы шигырьләр авторы Фәүзия Төхбәтуллинаның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү бирелә....

"Казан! Казан! Мәңге тыныч булсын, Якты булсын туар таңнарың!" Әдәби-музыкаль кичә өчен сценарий

Әдәби-музыкаль кичә өчен әлеге сценарий башкалабыз Казанның тарихи сәхифәләре, бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйли.Укучыларның нәфис сөйләм телен үстерү белән беррәттән, аларда  туган җирне ярат...

" Иң якты кояшым - әнием" музыкаль кичә

quot;Иң якты кояшым - әнием" әдәби  музыкалә кичә...

Туган якта һәр тал җырлый...

Әдәби- музыкаль кичә...