Туган якта һәр тал җырлый...
материал

Хамидуллина Рузиля Ильзаровна

Әдәби- музыкаль кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_yakta_hr_tal_zhyrlyy.docx20.68 КБ

Предварительный просмотр:

                          Туган якта һәр тал җырлый...

                                      (Әдәби- музыкаль кичә) 

Максат: укучыларда туган телебезгә, туган җиребезгә, аның халкына мәхәббәт, горурлык, соклану хисләре тәрбияләү; сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру; укучыларның эстетик зәвыкларын үстерү.

    1 а. б. Хәерле көн, исәнмесез, хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар! Бар табигать кышкы йокыдан уянган бер мәлдә сезне Тәтеш 1 нче урта мәктәбендә күрүебезгә бик шатбыз. Бүген без сезне, хөрмәтле кунаклар, «Туган якта һәр тал җырлый...» исемле кичәгә чакырабыз. Шушы кичәдә туган җиргә, туган туфракка, туган телебезгә  тирән мәхәббәтебезне, горурлык хисләрен җырлар, шигырь юллары  аша җиткерербез.  

 

2 а. б. И туган җир!

Күпме гизсәм дә мин

Чит җирләрне, ятлар төбәген.

Күңел кыйблам минем – туган туфрак,

Тәтешем, дип тибә йөрәгем.

            Сезгә  Садриев Илназ үзенең музыкаль сәламен җиткерә,

                                 “ Мин бит татар малае”

1 а. б. Шагыйрьләргә илһам бирерлек гүзәл табигате, җырларда мактап җырларлык уңган халкы, бишек җырыдай моңлы челтерәгән чишмәләре, шаулап утырган алтын башаклы басулары белән дан тота Тәтешем!

   2 а. б.     Туган илнең кадерен белер өчен читкә китеп карарга кирәк микән? Берәүләр туган җирнең матурлыгын читтән дә күрмәскә мөмкин, икенчеләре туган илнең һәр почмагына сокланып яши.  Сунарчина Алинә һәм Рахманова Рания башкаруында Нәкый Исәнбәтнең гүзәл табигатебез  турындагы шигырьләрен тыңлап үтик.

                 Сунарчина Алинә “Кеше тавышы” шигыре
                Рахманова Рания  “ Урман сагышы” шигыре


 
1 а. б.    Әйе, безнең туган илебез матур да, зур да, бай да. Илебездә ике дәүләт теле яшәп килә- берсе булса- татар теле, икенчесе- рус теле.

  Татар теле –  анам теле,
Иң борынгы бабам теле.

   Буыннардан буыннарга

   Күчеп килгән заман теле.

2  а. б. Ничә гасыр чарлангансың,

  Матурайган , яңаргансың.

  Халкыбызның күңеленнән

  Нур алгансың, моң алгансың.    

 
                   
Камилә Нәфыйгина “Туган тел турында җырлар” шигыре

  1 а. б. Татар теле – телләр теле,

  Милләтемнең бердәнбере.

  Син булганга без дә исән,

  Син булганга без дә тере.

         

2 а. б. Сиңа безнең язмыш сыйган,

  Син – кайгы һәм шатлык теле.

  Татарымны татар иткән

  Беренче һәм актык теле.

              “Туган телем” җырын 2 А сыйныфы укучылары башкара

1 а. б. Әнкәй-әткәй теле сүрелмәсен

Кече халыкларның җанында.

Сорыйм үтенеп, сез саклагыз аны

Җир ананың изге карынында.

2 а. б. Әйе, әгәр без туган илебезгә игътибарлы булсак, булганнарны сакласак, безнең илебез дә, телебез дә сакланыр.

  1 а. б.    Ә хәзер, хөрмәтле тамашачыларыбыз, сезнең хөкемегезгә яшь артистларыбыз башкаруында Илдар Юзеевның “Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз” исемле музыкаль комедиясеннән өзек тәкъдим итәбез. 

1 а. б.   Хөрмәтле кунаклар!

    Хушлашырга вакыт җитте,

    Тәмамланды кичәбез.

    Мондый очрашулар еш булыр

    Гаеп итми китсәгез.

 2 а. б. 

            Бүгенгенең гүзәл бер мизгеле

    Күңелләрдә калсын уелып.

    Соңгы кабат булмас, язган булса,

    Гөрләшербез тагын җыелып.

       

   1 а. б.          Бүгенге кичәбезне        “Шушы яктан, шушы туфрактан без” җыры белән 5 А сыйныфы кызлары тәмамлый.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Исследование химического состава воды озера Якты-куль как гидрологического памятника природы»

«Исследование  химического состава воды озера Якты-куль как гидрологического памятника природы»«Исследование  химического состава воды озера Якты-куль как гидрологического памятника ...

"Җырлы - биюле физика"

Мәктәпләрдә күңелле итеп – фольклор бәйрәмнәре үткәрү, татар халкының җырлы – биюле уеннарын оештыру хәзер гадәти бер күренешкә әверелеп бара. Рухи традицияләребезне  әнә шулай яңартуга барлык фә...

Сыйныфтан тыш чаралар."Җырлы, моңлы халкым" исемле әдәби-музыкаль кичәгә сценарий

Бу материал татар теле Һәм әдәбияты атналыкларында үткәрү өчен бик җайлы.Моның белән без мәктәптә укучылар арасыннан талантлы балаларны сәхнәгә алып чыга алыр идек....

Җырлы моңлы туган телем

Кичә укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, күңелләрендә милли горурлык хисләре уяту, укучыларның үзләре нәшер иткән китапларын тәкъдим итү һәм иҗатка омтылыш тудыру максатыннан үткәрелә....

Физический вечер "Җырлы биюле физика"

Физический вечер с использованием народного творчества....