Җырлы моңлы туган телем
методическая разработка на тему

Заһретдинова Әлфия Назиф кызы

Кичә укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, күңелләрендә милли горурлык хисләре уяту, укучыларның үзләре нәшер иткән китапларын тәкъдим итү һәм иҗатка омтылыш тудыру максатыннан үткәрелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zhyrly_monly_tugan_telem.doc44.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әгерҗе  шәһәре  №4  гомуми  урта  белем  бирү  мәктәбе.

Мәктәптә татар җыры фестивале  

үткәрү өчен  эшкәртмә.

                                                 

                                                 

                                               

Эшкәртмәне  әзерләде:  

татар  теле һәм әдәбияты укытучысы

Заһретдинова  Әлфия  Назиф  кызы.

Кичә укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, күңелләрендә милли горурлык хисләре уяту, укучыларның үзләре нәшер иткән китапларын тәкъдим итү һәм иҗатка омтылыш тудыру максатыннан үткәрелә.

Кичә барышы.

 Хәерле көн, кадерле дуслар!

Барчагызга:

Яшегезгә, картыгызга,

Олыгызга, кечегезгә,

Эштә уңган,

Шигырь сөйгән,

Җыр җырларга,

Көй көйләргә

Оста булган һәммәгезгә!

Исәнмесез, диде берәү килеп,

Читтә йөргән чакта каңгырап.

Шул чагында баскан урынымнан

Кайнар чишмә чыкты чылтырап.

Бары бер сүз – Исәнмесез! – диде,

Күпме моң ишетте колагым.

Атам-анам теле  - туган телнең

Газизлеген шунда аңладым.

Исәнмесез, кадерле дуслар, хөрмәтле укытучылар! Бүген без сезнең белән “Җырлы, моңлы туган телем” дигән кичәгә җыелдык. Үзебезнең ана телебезгә булган мәхәббәтебезне, олы ихтирам хисләребезне җырлар-шигырьләребез аша белдерербез.

Арттырмый да, киметми дә шуны бел -

Татар теле – энҗе, мәрҗән тулы тел.

Моңлы тел ул, нурлы тел ул – Туган тел –

Баш очында кояш булып тора гел.

 

Кадерле кунаклар! Каршы алыгыз, сезнең алда 6  сыйныф укучысы Рузилә Рәхмәтуллина.

(“Туган тел” җыры).

-Аида, син нинди  гөлләр  яратасың?

-Мин чәчәк ата торган гөлләрне яратам. Гөлләрем чәчәк атса, күңелләрем күтәрелеп китә. Шуңа күрә аларны кадерләп, саклап кына үстерәм.

-Хөрмәтле тамашачылар! Хәзер сезгә үзләре дә гөлләр кебек матур, чибәр, сөйкемле 3б сыйныфы укучылары  талантларын күрсәтерләр. Каршы алыгыз,

” Гөлкәй “ төркеме.

(“Гөлләр” җыры).

-Гөлсәрия, син беләсеңме, нәрсә ул чикерткә?

-Әлбәттә, беләм, чикерткә ул русча кузнечик була инде. Ә нигә кирәк ул сиңа?

- Бер бәләкәй кыздан ишеттем дә аптырап калдым.

- Ә-ә, ул бит 1б сыйныфы укучысы Алия. Хөрмәтле тамашачылар! Сезнең алда иң нәни җырчыбыз Алия Гыйльманова җырлый.

(“Чикерткә” җыры).

-Аида, гөлләр турында да, чикерткә турында да җыр тыңладык. Алар җәйне бизи инде. Ә менә син кышны яратасыңмы?

- Бик яратам. Миңа ап-ак карлар яудыручы, җирдә чисталык, сафлык тудыручы кыш бик тә ошый. Ә син, Гөлсәрия?

-Ә мин ел саен Яңа елны, Кыш бабайны, хуш исле яшел чыршыны сагынып көтеп алам.

-Безнең нәни шагыйрьләребез дә кышны бик яраталар икән. Кадерле кунаклар! Хәзер сезгә 2 сыйныф укучылары Галиев Артур, Садыйкова Алина, Борисов Айдар һәм 3б сыйныфы укучысы Гимазов Фәрхәд үзләре язган шигырьләрне укырлар.

(Кыш турында шигырьләр).

-Шушы матур балаларга карагач, елыйсым килеп китте.

-Нигә алай дисең, Аида?

-Бала чагымны сагындым.

-Әйе, бала чак – иң рәхәт чак шул, тик кайтарып кына булмый аны. Хөрмәтле тамашачылар! Каршы алыгыз, сезнең алда 9б сыйныф укучысы Алсу Ангамова.

(“Ком сәгате” җыры).

-Балачакның матур бер мизгеле - әбидә, бабайда кунакта булу.

-Дөрес әйтәсең, Аида. 4 сыйныф укучысы Рәзил Зарипов та авылны, әбисен, бабасын бик ярата. Кадерле кунаклар! Хәзер ул сезгә үзе язган шигырен укыр.

(“Авылда кунакта” шигыре).

-Әйе, авылда әби-бабай, өйдә әти-әни янында  рәхәт инде ул. Ә менә берүзең генә калганда бик күңелсез була: ашавы да тәмсез, чәе дә салкын кебек...

-Хәзер сәхнәгә 5б сыйныфы укучылары Хисмәтова Аида һәм Әбдрәшитова Эльвираны чакырабыз. Рәхим итегез, кызлар.

(“Салкын чәй” җыры).

-Карап-карап торам да, безнең мәктәп укучылары бигрәк тә талантлы инде, дип, шатланып куям.

-Бик тә урынлы шатланасың син, Гөлсәрия. Менә 5а сыйныфы укучысы Айгөл Заһретдинова болай дип яза:

“Тукай абый кебек бөек

  Шагыйрь буласым килә.

  Матур, кызык әкиятләр

  Иҗат итәсем килә.”

-Кадерле дуслар! Хәзер сезгә Айгөл үзенең бер шигырен сөйләп үтәр.

(“Минем песием” шигыре).

-Гөлсәрия тегендә укучыларыбызга сокланып йөри...     Әллә интервью да ала инде?  Гөлсәрия, чык инде.

(“Тик тимәсен күзләрем” җыры).

-Бигрәк матур җырлыйсың, Гөлсәрия, күз тимәсен инде үзеңә.

-Рәхмәт, дустым.

-Гөлсәрия, синеңчә, чын дус нинди була?

-Чын дусмы?  Синең уңышларыңа чын күңелдән сөенсә, авыр вакытларда ташламаса, ярдәм итсә ул -чын дус була, минемчә.

-Хөрмәтле тамашачылар! Хәзер сезнең алда 5а сыйныфы укучысы Зилә Исмәгыйлова үзенең “Дустыма” дигән шигырен укыр.

(“Дустыма” шигыре).

-Аида,тегендә берсеннән-берсе матур егетләр йөри. Кемнәр икән алар?

-Ә-ә, аларны әйтәсеңме?   Алар  бит мәктәбебезнең иң асыл егетләре – 4 сыйныф укучылары. Тик нишләптер бүген кәефләре юк сыман.

-Нәрсә булды икән?

-Кызлар карамый, диләрме шунда...

-Кадерле кунаклар! Алкышлап каршы алыгыз. Сәхнәдә “Җиде йолдыз” төркеме егетләре.

(“Эх, сез матур кызлар” җыры).

Татар җыры... Ерак тарихлардан

Алып килә халык хәтерен.

Оялчан ул, инсаф, ягымлы ул-

Үзе салмак, үзе әкерен.

Шул җыр белән ерак сәфәр чыгып,

Тарих үрләреннән килгәнбез.

Татар җырын җырлап таралганбыз,

Татар җырын җырлап җиңгәнбез.

Мин хәзер дә, үзәк өзелгәндә,

Җырлар канатында тирбәләм.

Кайгы килеп, башым иелсә дә,

Сөенсәм дә җырлап җибәрәм.

(“Җыр керсен күңелгә” җыры).

Хөрмәтле кунаклар! Бүгенге кичәбез шуның белән тәмам. Без сезгә бәхетле, шатлыклы көннәр, тыныч һәм имин төннәр телибез. Рәхәт яшәгез, гөрләп яшәгез, җырлап яшәгез! Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Инша "Туган телем – татар теле."

Туган тел турында инша...

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган телем - иркә гөлем (Туган тел бәйрәме)

21нче февраль- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел бәйрәме үткәрелде. Кунакка балаларның яраткан газетасы "Сабантуй"ның әдәби бүлек мөдире, шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпованы да чак...

Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"

Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....