"Җырлы - биюле физика"
материал по физике на тему

Мәктәпләрдә күңелле итеп – фольклор бәйрәмнәре үткәрү, татар халкының җырлы – биюле уеннарын оештыру хәзер гадәти бер күренешкә әверелеп бара. Рухи традицияләребезне  әнә шулай яңартуга барлык фәннәр дә үз өлешен кертә. Халык авыз иҗатына бернинди дә катнашы юк кебек тоелган физика фәнендә дә мондый мөмкинлекләрне күп табарга була. Борынгы заманнардан ук халык, табигать күренешләрен күзәтеп, нәтиҗә ясаган, тормыш – көнкүрешне җитешле алып бару өчен табигать күренешләрен техника үсеше белән бәйләнештә караган.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon физик кичә52.5 КБ

Предварительный просмотр:

Җырлы – биюле физика

Укытучы: соңгы вакытта халкыбызның тарихын, аның рухи хәзинәсен барлауга игътибар көчәйде. Мондый үзгәрешләр мәктәп эшчәнлеген дә читләтеп үтми. Мәктәпләрдә күңелле итеп – фольклор бәйрәмнәре үткәрү, татар халкының җырлы – биюле уеннарын оештыру хәзер гадәти бер күренешкә әверелеп бара. Рухи традицияләребезне  әнә шулай яңартуга барлык фәннәр дә үз өлешен кертә. Халык авыз иҗатына бернинди дә катнашы юк кебек тоелган физика фәнендә дә мондый мөмкинлекләрне күп табарга була. Борынгы заманнардан ук халык, табигать күренешләрен күзәтеп, нәтиҗә ясаган, тормыш – көнкүрешне җитешле алып бару өчен табигать күренешләрен техника үсеше белән бәйләнештә караган. Халык тәҗрибәсе, аерым талантлы шәхесләр ачышлары, барысы бергә тупланып , төрле фәннәр, шул исәптән физика фәне дә, ягъни табигать турындагы фән дә барлыкка килгән. Моны түбәндәгеләрдән күреп була:

1 укучы “Серле ат турында әкиятне” сөйли һәм сорау куя: “Акыл  ияләренең патшага биргән бүләкләре нәрсәсе белән кызыклы? Сез аларның кайсына өстенлек бирер идегез? (Тәвә кошы – ком сәгате, бакыр торба – быргы, оча торган ат – самолет.)

2 укучы “Таңбатыр” һәм  “Камыр батыр”  әкиятләрен сөйли. ( Бу әкияттә җисемнәрнең механик үзлекләре кулланыла)

Камыр батыр агач күсәкне алмыйча, тимер күсәк тотып, юлга чыга. Чөнки тимер күсәк, агач күсәктән аермалы буларак, сынмый да бөгелми дә.

Таңбатыр, дию урлаган патша кызларын үзенең ике туганы белән эзләргә чыга. Юлда аларның азыклары бетә. Шунда Таңбатыр, әнисе биргән энәне утта кыздырып, кармак ясый һәм балык тота.

3 укучы “Зирәк карт” әкиятен сөйли.

  1. Кар ни өчен бүрәнәне суга ташларга куша?(Агачның оч ягы су өстенә калкып чыга, төп ягы суга бата. Архимед законының кулланылышына.)
  2. Ни өчен карт  ташны шунда үсеп утырган агач башыннан карарга куша? (яктылык күренешләре)

Укытучы: Физика фәненең халык җырлары, биюләре белән дә тыгыз бәйләнештәикәнлеген әйтеп узарга кирәк. Галим – физик Я.И.Френкель уенын – чынын бергә кушып болай дигән: “Бию – гәүдә хәрәкәтенең бер төре. Ә бит һәр хәрәкәт – механик күренеш. Шуның өчен дә биюләр механика тарафыннан өйрәнелергә тиеш.”

  1. “Татар халык” биюен башкару.
  1. Әйләнә буенча хәрәкәт
  2. Туры хәрәкәт
  3. Тигез хәрәкәт
  4. Тигезсез хәрәкәт
  5. Әкренәйтелгән хәрәкәт
  6. Күчәр тирәсендә хәрәкәт
  1. Биючеләр конкурсы.

Укытучы: Бию катлаулы сәнгатье төре, аны физик төшенчәләр белән генә белдереп булмый торган күп төрле нәфис элементлардан тора.

“Бишек җыры” яңгырый.

  1. Нишләп тынып калдыгыз әле болай? Бу нинди җыр? Ни  сәбәпле бишек көенә бала изрәп йоклый?

Укытучы: Табигатьтә тигез тибеп – агып торган авазлар бар. әгәр сез кош сайрауларына, агач яфраклары шыбырдавына, җилләр, агымсулар тавышына игътибарлы булсагыз моны аңларга була. Бишек җырында әнә шул табигый – сихри авазлар, талгын тирбәлеп, сабыйга тынычлык иңдерә. Без моны “Тавыш дулкыннары” дигән бүлектә ныклап өйрәнәбез.

Физикадагы бик күп мәгълүмат халыкгың күзәтүчәнлеге, зирәклеге, тормыш тәҗрибәсе аша тупланган, алар табышмакларда, мәкаль һәм әйтемнәрдә, канатлы сүзләрдә тупланган.

Табышмаклар:

  1. Бер өй эчендә нәкъ илле егет

Тигез үскәннәр, үлчәнгән кебек.

Һәрбер егет салса бүреген,

Ашың да пешә, җылына өең.  (шырпыл)

  1. Гармун кебек сырлы ул,

Мич шикелле җылы ул. (җылылык батареясы)

  1. Абыйсы булмаса – апасы да юк,

Апасы булмаса – абыйсы да юк,

Икесе бергә - була яшен, ут. (электр тогы)

  1. Күрер күзгә күренми

Каплыйм дисәң беленми

Тузан хәтле үзе юк.

Гайрәтенең чиге юк,

Куәтенең тиңе юк. (атом)

  1. Җаны юк, каны юк,

Үзе тимерне тарта. (магнит)

  1. Сөйләп бирә тел белән,

Сүзе  китә юл белән,

Юлы  агач башында.(телефон)

  1. Попугай түгел, җаны юк,

Әйткән сүзне кабатлый. (магнитофон)

  1. Кечкенә генә өй,

Эче тулы көй. (радиоалгыч)

  1. Эче буп – буш

Тавышы дөньяга сыймый. (барабан)

10. Аягын – башын кистеем, корсагын тиштем,

Эченә өрдем, моңайганын ишеттем. (курай)

11.Ялт итәр дә, йолт итәр, тигән җирне ут итәр.

Ялт – йолт ялтырый, җирнең өсте калтырый. (яшен)

12.Ак ашъяулык таптык, эченә бактык,

Бер сәгатьтә кышын да таптык, язын да таптык. (экран)

13. Сыр , сыр, сыры бар, җиде төрле нуры бар,

җиде кат күккә юлы бар. (салават күпере)

14. Агач ди аты, тимер ди заты,

Эчендә бар ди хаты. (телеграмма)

15. Бер көзгегә дөнья сыйган. (Телевизор) 

Әйтемнәр.

Архимед законына карата.

  1. Чүпне суга атсаң да, өскә калкып чыгачак.
  2. Үрдәк баласы су белән тумас борын ук таныш була.
  3. балыкны йөзәргә өйрәтмиләр.
  4. Суга батырабыз дип, чуртанны куркытмагыз.

Акустика бүлегенә.

  1. Су ташны да шомарта.
  2. Акмаган су үзән сала алмый.
  3. Эз калдырмыйча, юл йөреп булмый.
  4. Юл ераклыгы тизлеккә бәйле.

Яктылык темасыны.

  1. Кеше кешегә иярә, кешегә күләгә иярә.
  2. Кояш барда йолдыз күренми.

Матдәнең агрегат халәте үзгәрү.

  1. Утлы эш утсыз эшләнми.
  2. Дуслар ишәйсә - дошман калтырый.
  3. Ялкын көчәйсә. Корыч та эри.
  4. Күп кыздырсаң, таш та ярыла.
  5. Кипкән балчык ташка ябышмый.
  6. Тимерне кызуында сук.

Энергия әверелешләре темасына.

  1. Кар яуганда салкын булмый, кар киткәндә суыта.
  2. Кешене тун җылытмый, эш җылыта.
  3. Су булмаган җирдә боз да юк.

Авырлык үзәге темасына.

  1. Һәр көпчәкнең үз күчәре була.
  2. Биек кибән тиз ава.
  3. Манараның нигезе – очыннан ныграк була.

Каты җисемнәр (Гук законы)

  1. Алмаз алмазны кисми.
  2. Артык тартсаң җәя дә сына.
  3. Имән тактага зирек кадак какма.

Үлчәү берәмлекләре.

  1. Бизмән җансыз булса да ышандыра.
  2. Һәркемнең дә аршыны була.
  3. Кисәге булса, исәбе була.

Тоташкан савытлар темасына.

  1. С у чокырга җыела.
  2. Су суны таба, су чокырны таба.

Инерция темасына.

  1. Җиңел таш тизрәк тәгәри.
  2. Йөгермәгән сөртенмәс.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Зачетный материал по физике для 12 класса по теме "Атомная физика. Физика атомного ядра".

Зачетный материал по физике для 12 класса вечерней (сменной) школы по теме "Атомная физика. Физика атомного ядра"...

Сыйныфтан тыш чаралар."Җырлы, моңлы халкым" исемле әдәби-музыкаль кичәгә сценарий

Бу материал татар теле Һәм әдәбияты атналыкларында үткәрү өчен бик җайлы.Моның белән без мәктәптә укучылар арасыннан талантлы балаларны сәхнәгә алып чыга алыр идек....

Җырлы моңлы туган телем

Кичә укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, күңелләрендә милли горурлык хисләре уяту, укучыларның үзләре нәшер иткән китапларын тәкъдим итү һәм иҗатка омтылыш тудыру максатыннан үткәрелә....

Физический вечер "Җырлы биюле физика"

Физический вечер с использованием народного творчества....

Туган якта һәр тал җырлый...

Әдәби- музыкаль кичә...